Якты хатирәләрем (Ш. Апакай)

Чыганак : Рустем Яхин в воспоминаниях современников / сост. и ред. Ф. И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276 с.

Композитор Рөстәм Яхин белән мин Сан-Францискодан Казанга беренче кат (1975 елда) баруымда туганнарым Нури һәм Әлфия Апакайлар өендә таныштым. Рөстәмнең Калифорниядә яшәүче туганнан-туганы Разия апа Дәүләтнең энесенә минем белән җибәргән бүләген тапшыру бу күрешүгә сәбәп булган иде.
Беренче очрашудан ук Рөстәм белән якын туганнардай дуслашып киттек. Моңа сәбәп, беренчедән, Рөстәмнең миңа карата гаять мөлаем һәм нәзакәтле мөгамәләсе булса, икенче яктан, үземнең дә музыкага, милли җырларыбызга һәвәслегем булудан, дип уйлыйм. Шул вакыттан бирле Казанга һәр баруымда Рөстәм белән күрешеп, аның белән сөйләшеп утырулар һәрвакыт кызыклы, гыйбрәтле була иде. Очрашкан мәҗлесләрдә аның фортепианода уйнап, шунда булган мөхтәрәм затларның җырга-көйгә кушылуы белән узган күңелле вакытлар мәңге истә калачак. Яшәгән илләребез бер-берсенннән ерак булса да, Рөстәм белән элемтәм өзелмәде, һаман хатлар алышып тордык.
1982 елның көзендә Разия апа белән бергә Казанга сәфәр итәргә насыйп булган иде. Разия апаның Рөстәм белән хәбәрләшеп, хатлар алыша башлаулары мин Казанга барып кайтканнан соң башланды. Берәүнең әйткәне кебек, мин ике арада "күпер" булдым. Разия апаның Казанга кайтып, Рөстәм белән күрешү теләге бик зур иде. Менә 1982 елда Рөстәм Разия апага Казанга чакыру кәгазе күндерү белән аның бу теләге вөҗүдкә ашты. Шулай итеп, иң якын туганнар бер-бере белән күрешү бәхетенә ирештеләр.
1975 елда Казанга беренче мәртәбә барганымда Рөстәм Яхинның иң якын дусларыннан берсе шагыйрь Мостафа Ногман белән очраштым. Мостафа Ногманның "Ак җилкән" һәм "Сагыну җыры" атлы ике шигыренә Рөстәм музыка язган. Боларны җырчы Эмиль Җәләлетдинов Казан радиосында башкарган. Туганнарым Калифорниягә кунак буларак килгәннәрендә шуннан тасмага күчереп, миңа китергәннәр иде. 1982 елда бу ике җыр һәм башкалар Татарстан китап нәшрияты тарафыннан: "Рөстәм Яхин. Ак җилкән. Җырлар һәм романслар" исеме белән нәшер ителгән. Бу музыкаль ноталар китабын Рөстәм түбәндәге сүзләрне язып, истәлек буларак миңа буләк итте: "Хөрмәтле Шәмсия ханым! Шушы җырларым белән Сезгә, Сезнең гаиләгезгә булган тирән ихтирамымны, дуслык хисләремне тапшырам. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, зур шатлыклар, бәхет теләп калам. Рөстәм Яхин. 25.Х.82 ел.
Казан. "Ак җилкән" белән "Сагыну җыры" Шәмсия Апакайга багышлана", дип язган иде.
Татарстан җөмһүриятенең дәүләт гимнына Рөстәм Яхин музыкасы сайлануы радио аша халыкка белдерелгәндә мин Казанда идем. Бу хәбәрне ишетү белән шатлануымны Рөстәмгә телефон аша белдердем. Икенче көнне туганнарым белән өйләренә барып, ихлас күңелемнән бу уңай белән тәбрикләп, татар халкының тарихында Рөстәм исеме мәңгеләштерелүенә, һич онытылмаслыгына ышанычым барлыгын әйттем. Бу минем Рөстәм белән соңгы очрашуым булды. Шул ук елны аның вафат булган хәбәрен тирән тәэсират эчендә ишеттем. Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәтендә булса иде, дип даимән теләктәмен.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International