Мин җыр булып калдым (Г. Ибушев)

Чыганак : Рустем Яхин в воспоминаниях современников / сост. и ред. Ф. И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276 с.

Казан күге ап-ак, җиңел буран
Аклык.сибә, нинди чисталык.
Шул аклыкка кушылып җыр тарала,
Гаҗәпсенеп калдым тукталып.

Казан үзе тынып калган төсле
Шушы моңга, шушы тавышка.
Урамнарны айкап җырың йөри,
Җанны төреп җиңел сагышка.

Нинди ихлас, чын йөрәктән бу җыр
Сиреннәрнең шавы турында.
Беренче кар, шушы җиңел аклык
Синнән сәлам төсле тоела.

Оча карлар, ә җыр һаман агыла,
Йомшап кала арган күңелләр.
Өзгәләнеп, кемне сагына җырчы?
Күзләрем тик сине эзлиләр.

Туктап торам, шушы гүзәл мизгел
Сихерләде мине юлымда.
Мин җыр булып калдым сезгә, диеп,
Эндәштең күк үзең җырыңда.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International