Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр
Рөстәм Яхин. Биобиблиографик белешмәлек
Р. Яхинга багышланган шигырьләр
Рөстәм Яхин (Р. Харис)
Рөстәм Яхин (Р. Харис)
Чыганак:
Харисов Р,М. Сайланма әсәрләр: 7 томда / Ренат Харис; төз. һ. кереш сүз авт. Ф. Хәсәнова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2006
3 т.: Шигырьләр (1995-2005).- 2006.- 511 б.
4 т.: Поэмалар.- 2006.- 367 б.
Рөстәм ага, исеңдәдер,
безнең өйдә пианино эзләттең син...
Әзер көйгә җайлы шигырь яздырмакчы идең...
Бары гармун гына таба алдым.
Әйттең:
«Ярый, болай гына, шыңшып кына көйләп бирәм.
Күз алдыңа китерә күр: су һәм чирәм...»
Син көйләдең.
Мин китердем күз алдыма:
кояш тулы яңгыр ява авылымда...
Ләкин никтер язалмадым.
Бәлки, ул җыр бүгенгәчә
чәчелмичә калган кырдыр,
көтеп ятадыр орлыгын, яңгыр исен,
һәм киләдер җанга тулып яңгырыйсы.
Исеңдәдер, нәкъ шул көнне, дөрес, кичен,
Йосыф-Зөләйха турында
әллә ничек үзеннән-үзе сүз купты.
Бәхәс сүзе!
Ак йөзеңнән алсу болыт үтте йөзеп,
һәм син әйттең:
«Бар минем олы хыялым:
гүзәл Йосыф — минем ирлек идеалым,
сәхнәләргә чыгарасым килә аны!..»
Ә мин әйттем: «Йосыфны мескен дип саныйм
Зөләйхадай асыл аңа йөрәк ача,
сезнең ирлек идеалы куркып кача.
Шул да каһарман булдымы татар өчен?!
Шуңа сарыф итәргәме илһам көчен?!»
Син башладың сүзләреңне таштан сыгып:
«Кем бар, ата, бу җиһанда гүзәл Йосыф кебек
җанын саф, пакь килеш саклый алган,
җәннәт вәгъдә иткәндә дә сатылмаган?!
Дон-Жуанмы? Йә Фаустмы? Отелломы?..»
һәм мин әйттем: «Атый алмыйм! Атый алмыйм!..»
Күзем синең ул кичтә яшеңне эчте,Рөстәм ага!
Аннары соң синең өчен хыялыңа,
бәлки, ярдәм булыр, диеп,
«Йосыф-3өләйха»ны яздым.
Яздым сөеп синең бөек идеалыңны...
һәм хуш калдым...
Син үзең Йосыф икәнсең!
Мин ышандым!
Үпкәләттем,
кичерә күр, Рөстәм ага.
Чыгып киттең син лоджийга, саф һавага...
Офыкка тигән кояшның нуры сүрән генә яңрый иде...
һәм ни күрәм —
күзләреңдә кага идел дулкыннары,
офык төсле кызгылт-сары, кызгылт-сары...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз