Моңыбызның йөзек кашы

Чыганак : Рустем Яхин в воспоминаниях современников / сост. и ред. Ф. И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276 с.

Рөстәм Яхин дисәм,
Күңелемдә
Чишмә булып чыңлый якты моң...
Сәйдәш биеклеген кыйбла иткән
Җырчысы ул татар халкының.

Ә көй язып танылучы затлар
Яхин гына түгел дөньяда.
Талантсызлар чатыр кора алмый
Моң баш төрткән зәңгәр кыяда.

Халык күңеленә андыйларның
Сукмак таба алмый исеме.
Яхин моңы кояш белән тулы,
Хәтерләтә язгы Иделне.

Дәрдмәндләрне көйгә салып та,
Дәрәҗәле исем алып та,
Җыры моңсыз икән,
Ат казана алмый халыкта.

Тәэсиратын җырның тик моң белән
Үлчи халык, сәнгать дөньясы.
Мең төсмерле чын моң, шиңмәс бөре,
Йөрәк аның шыткан оясы.

Милли романслар чәчәк аткан
Моң бакчабыз үсә, ямьләнә.
Бакчага җан иңдерүче Яхин
Үзе классикка әйләнә.

Яшьтән үк ул ана назын тойды,
Рухын аның, җыры җылысын...
Сайрады ул яшь сандугач булып,
Үз халкының тоеп сулышын

Шуннан бирле газиз анасының
Байрак итеп хәер-догасын,
Кыю җәеп иҗат колачын,
Моңыбызның йөзек кашы Яхин
Сөендерә сәнгать дөньясын.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International