Ул елларда әле туып кына килгән татар балетының гадәти булмаган шундый зур уңышка ирешүен ничек аңлатырга соң? Бу сорауга бер сүз белән генә җавап биреп булмый, әлбәттә. Шулай да, минемчә, бу уңышның сере иң әүвәл халкыбыз шагыйре Габдулла Тукайның шигъри әкият-поэмасындагыча тирән һәм мәһабәт халыкчанлыкта.
Күңелләрне кечкенәдән үзенә тартып торган чын поэзия һәм халык тапкырлыгы белән тулы бу әсәр Фәрит Яруллин музыкасы белән бербөтен булып сәхнәгә күтәрелде, тагын да җанланып китте, баеды. Әлеге әкият инде күптәннән халык җанының бер кисәге булып яши иде. Хәзер ул сәхнәдәге моң һәм бию аша яңадан туды. Биредә халкыбыз зирәклеге, яктылык һәм яхшылыкның усаллыкны җиңеп чыгуы тантана итә. Әсәрнең ифрат зур идея көче әнә шунда. Һәм, әлбәттә, балет музыкасының һәркемне таң калдырырлык лирикага байлыгы, халкыбыз җырларына якынлыгы күңелне биләп ала. Шул ук вакытта бу музыка Европаның гомумбалет сәнгате кануннары буенча, профессиональ кул белән, оста симфоник телдә язылган. Былтыр белән Сөембикә биредә халык күңеленең сафлыгына, аның холкындагы иң яхшы якларга җыелма образ буларак иҗат ителгәннәр.
Ә Шүрәле кул астындагы көчләр өчен кискен, хәтта тәнең белән тоя алырлык итеп, «кадап» ала торган интонацияләр тудырылган. Бу — композиторның сокландыргыч, моңа кадәр күрелмәгән табышы. Чыннан да, «Шүрәле» балетын карап, югарыда әйтелгәннәрне тойганнан соң, бар, онытып кара бу «урман сарыгын»! Юк, оныта алмыйсың син аны, гомерең буе оныта алмыйсың!
Бу балеттагы чын сәнгатьчә уңышларны һәм табышларны тиз генә сөйләп бирү мөмкин түгел. Тик шунысы хак: әсәр безнең балет сәнгатебезнең йөзек кашы булып тора!
Казан утлары. 1984. № 1. 169—170-нче б.
Мәкалә Ф. Яруллинның тууына 70 ел тулу уңае белән язылган.
...әле генә ачылган опера һәм балет театрында... — Татар дәүләт опера театры (1941 елдан опера һәм балет театры) 1939 елның 17 июнендә ачыла.