Новинки издательства «Милли китап» за 2024 год

Әдәбият ханы – Әмирхан: күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең 115 еллык юбилеена багышланган методик-библиографик ярдәмлек /Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; төз. З.Ә.Җамалиева; мөх-ре И.Г.Һадиев. – Казан: Милли китап, 2024. – 40 б.

Ярдәмлек Әмирхан Еникинең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәбият белән эшләү өчен китапханәчеләргә тәкъдим ителә. Бирелгән материалларны семинарлар, әдәби
кичәләр, фикер алышулар һәм башка мәдәни чаралар үткәрүдә файдаланып була.

Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре / төз. Р.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2024. – 248 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 33 нче китап).

Китапта Нигъмәтулла Солтанбәковның (1841–1928) шигырьләре, дүрт мәрсиясе һәм үзе төзегән нәсел шәҗәрәсе – 1895–1925 еллар арасындагы әсәрләре туплап бирелде.
Фаҗигале язмышлы (38 ел урын өстендә яткан) Нигъмәтулла мулланың сагышлы-моңлы иҗаты татар әдәбияты тарихын, һичшиксез, баета. Әсәрләреннән аның тирән дини белемле, киң мәгълүматлы, хөр карашлы һәм тәнкыйди фикерле әдип булганлыгы аңлашыла.

Продвижение ценностей спорта и здорового образ жизни в библиотечной среде: методические рекомендации / ГБУК РТ «Национальная библиотека Республики Татарстан»; автор-составитель К.Б. Фатхеева; ред. И.Г. Хадиев. − Казань: Милли китап, 2024. − 52 с.

Методические рекомендации предназначены сотрудникам библиотек для продвижения литературы и информационно-библиотечных ресурсов спортивной тематики, а также популяризации здорового образа жизни современными и доступными формами среди населения.
Издание включает подборку интересных фактов о спорте и здоровом образе жизни, список интернет-ссылок по теме и другие материалы.

Гарәп хәрефле татар кулъязмаларының палеографик үзенчәлекләре. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2024. – 248 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 34 нче китап).

Китап гарәп хәрефле татар кулъязма текстлары белән эшләүчеләргә киңкырлы мәгълүмат бирү һәм аларның гамәли үзенчәлекләре белән берникадәр таныштыру максатында хәзерләнде. Урта гасырлардан алып 1920 нче елларга кадәрге язылыш үзенчәлекләре мисаллар белән аңлатылды.
Ярдәмлек гарәп хәрефләрен танып белүчеләр һәм татар кулъязмаларын гомуми рәвештә булса да күзаллаучылар, шулай ук аларны өйрәнүчеләр өчен тәкъдим ителә.

Татарстан: Календарь знаменательных и памятных дат = Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2025 /Национальная биб-ка Респ.Татарстан; сост. Г.Ш.Зимаголова; ред. И.Г.Хадиев. – Казань: Милли китап, 2024. – 111 с.

 

 

 

 

 

 

 

Последнее обновление: 10 марта 2025 г., 17:20

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International