Тарихны үзгәртеп булмый. Төрлечә аңлатып була

Чыганак: http://www.vatantat.ru/page56735.htm

2012 елда илебездә Россия дәүләтчелеге оешуның 1150 еллыгы билгеләп үтеләчәк



Шул уңайдан РФ Президенты Дмитрий Медведев 22 июль көнне Владимир шәһәрендә тарихчылар белән очрашты. Әлеге очрашуда КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ тә катнашты. Ул хәбәрчебезгә түбәндәгеләрне сөйләде:

– Очрашуда нигездә Мәскәү һәм Петербург вәкилләре, милли республикалардан мин генә катнаштым. Барлыгы 12 генә кеше иде. Очрашу сәгать ярым чамасы гына барды. 2012 ел Россия тарихы елы дип игълан ителәчәк. Шуңа күрә ул әлеге датага тарихчы галимнәрнең карашын, мөнәсәбәтен ачыкларга булган. Һәм бу уңайдан ирекле рәвештә нинди проблемалар булганлыгын әйтүебезне сорады. Мин, әлбәттә, беренче чиратта бу дата урыс халкының гына бәйрәме итеп үткәрелмәскә тиеш, дидем. Чөнки бу дәүләтне булдыруда, үстерүдә башка халыкларның да әһәмияте зур. Хәтта Киев Русе чорын алсак та, ул күчмә төрки халыклар белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәгән. Сугышлардан тыш мәдәни, икътисадый, сәяси багланышлар булганлыгын онытырга ярамый. Аерым алганда, Владимир шәһәре үзе феодаль таркаулык чорында Суздаль кенәзлегендә булган. Ачлык елларында Суздаль кенәзлегенә Болгардан икмәк килгән. Бу факт урыс елъязмаларында теркәлгән. Владимир шәһәре төзелешендә болгар һөнәрчеләре дә катнашуы мәгълүм. Тарихта сугышларны гына түгел, менә шушындый уңай күренешләрне дә күрергә кирәк. Дустанә мөнәсәбәт, аралашу, бер-береңә йогынты ясау ике яклы булган. Янә мин шуны да әйттем: урыс тарихчылары ничек кенә тискәре караса да, Алтын Урда дәүләте тәэсирен күрмәмешкә салышу дөрес булмас. Алтын Урда булмаса, урыс дәүләте мондый формада, мондый хәлдә барлыкка килмәс иде. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганда Мәскәү дәүләтенең халкы белән чагыштырырлык, бер чама булган. Шул вакыттан соң 450 ел чамасы вакыт узды. Хәзер урыс халкы ничә мәртәбә артык! Бу хәл кайдан килеп чыккан: урыс халкы башка милләтләрне йоту, урыслаштыру нигезендә үскән. Димәк, бүген үзләрен урыс дип санаучыларның бик күбесе тамырлары белән башка халыкларга барып тоташа. Димәк, Россиядә яшәүче башка халыклар тарихын да онытырга тиеш түгелбез.
Мин тагын бер билгеле фактны искә төшердем. Бик күп татарлар урыс хезмәтенә күчеп, урыслашып, христианлашып ил тарихында гаҗәеп зур урын алып торган бөек дворян фамилияләренә нигез салган. Болар – язучылар, сәяси эшлеклеләр. Бу да бит бер күрсәткеч. Димәк, бу юбилейда татарларның, башка халыкларның да роле бик зур.
Тарих дәреслекләренең роле дә гаҗәеп зур. Кызганычка каршы, Россия тарихы дәреслекләрендә башка халыкларга урын бик аз бирелгән, анда хаталар да бик күп. Үз заманында күп кенә дәреслекләрне анализлап чыкканга, моны яхшы беләм. Яшь буынга тарихны дөрес, мөмкин кадәр объектив һәм хис кулланмыйча аңлатырга кирәк. Бигрәк тә яшьләр Россияне күп милләтле дәүләт икәнлеген, башка милләтләрнең дә тарихыбызда зур урын алып торганлыгын аңларга тиеш. Медведев та соңрак бу зарурлыкка тукталып, яшь буынга тарихны ялгыш, хатаны аңлату турыдан-туры экстремизмга, ксенофобиягә юл ача; башка милләтләрне танымасаң, аңламасаң, бу дәүләттә ничек яши аласың, дип әйтте. Тарих бит ул үзеңне генә күтәрү, үзеңне генә күрсәтү түгел.
Шулай ук мин очрашуда мәгариф стандартларыннан алып ташланган милли-төбәк компонентын ниндирәк рәвештә булса да кабат кайтару кирәклеген әйттем. Чөнки тарих – патриотизм хисен тәрбияләүче төп фән ул. Кеше тарихын белгәндә генә үз дәүләтенең патриоты була ала. Бу уңайдан Медведев үзе дә бик күп кешеләрнең әби-бабайларының исемнәрен, шәҗәрәләрен дә белмәүне әйтте.
Россиядә башка милләтләрне пропагандалау, алар хакында сөйләү җитеп бетмәвен дә әйттем. Бигрәк тә телевидение бу җәһәттә күп нәрсә эшли алыр иде. Ә безнең телевидениедә башка халыклар турында тапшырулар оештырылмый диярлек.
Без еш кына тарихи вакыйгаларны үз каланчабыздан карап бәялибез. Татарлар – үзләренчә, чуашлар, урыслар – үзләренчә. Бер дәүләттә яшәсәк тә, ниндидер аерым тарих корырга тырышабыз. Алай булырга тиеш түгел. Инде ничә гасыр бер дәүләттә яшәгәч, борчыган мәсьәләләрдә уртак фикергә килергә тиешбез. Әйтик, Алтын Урдага, Казан ханлыгына мөнәсәбәттә. Милли, дини мәсьәләләрдә. Уртак фикергә килү өчен киңәшләшергә кирәк. Бу җәһәттә РФ Этнология институты директоры Валерий Тишков Россия тарихчылары берлеге оештырырга тәкъдим итте. Мин дә аны хуплап чыктым. Тарихны үзгәртеп булмый, әмма тарихи вакыйгаларны төрлечә аңлатып була. Кызганычка каршы, төрлечә аңлатабыз. Әйтик, Казанны яулап алу вакыйгасы. Аны урыслар – үзенчә, татарлар үзенчә аңлата. Димәк, координацияләү үзәге җитеп бетми.
Медведев, үз чиратында, Россия – бик катлаулы дәүләт, бәлкем дөньяда безнең кебек катлаулы тарихлы дәүләт юктыр да, саф бер этносның тарихы бер утрауда яшәгәндә генә булырга мөмкиндер, ә бездә бөтенләй башка күренеш, башка хәл, дип әйтте.
Дөрес, Алтын Урдага, милли-мәдәни компонентны тергезү кирәклегенә башкалар игътибар итмәде. Ләкин мин шуларны әйтүемә канәгать. Бу фикерләр җыелыш беркетмәсендә чагылмый калмагандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, мин үз позициябезне яктыртырга тырыштым.

Соңгы яңарту: 27 сентябрь 2012, 10:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International