Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр

«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законының (№ 1818, 1998 елның 21 октябрендә кабул ителгән; 2015 елның 9 октябрендә кертелгән үзгәрешләре белән) 7 нче статьясы нигезендә мәгълүмат алу тәртибе, төп хезмәтләрнең исемлеге һәм хезмәт күрсәтү шартлары законнар җыелмасы, китапханәнең Уставы һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән билгеләнә.

Хезмәт күрсәтүнең төп төрләре

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе файдаланучыларга түбәндәге хезмәтләрне бушлай күрсәтә:

  • китапханә фондларының составы турында каталог системасы һәм китапханәдәге башка мәгълүмат чыганаклары аша мәгълүмат алу;
  • мәгълүмат чыганакларын эзләгәндә консультацияләр белән ярдәм итү;
  • китапханәдән файдалану кагыйдәләре төгәл үтәлгән шартларда фондлардагы документларны уку залларында биреп, алардан мәгълүмат алу;
  • китапханә фондларында сакланучы документлар белән тематик күргәзмәләрдә, соңгы вакытта кабул ителгәннәре белән яңа килгән документлар күргәзмәләрендә танышу;
  • ­фондларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрендәге документларны алдыру һәм дәүләт телләрендә хезмәт күрсәтү.

Дәүләт һәм муниципаль китапханәләрдә китапларның булу-булмавы турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтыннан, «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталыннан алырга була.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләр фондларыннан тупланган библиографик мәгълүмат «Китапханә каталогы: китаплар турында мәгълүмат алу» бүлегендә бирелгән. Мәгълүматка мөрәҗәгать итү турыдан-туры сайт аша бара һәм файдаланучының шәхси мәгълүматларын күрсәтү таләп ителми.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә мөрәҗәгать иткәндә аның фондларындагы документлар турында библиографик мәгълүматларны китапханәнең басма һәм электрон каталогларыннан алырга мөмкин.

Хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләре

Файдаланучыларга өстәмә хезмәтләр күрсәтү гамәлдәге Өстәмә хезмәтләр прейскуранты нигезендә башкарыла.

Документларны электрон юл белән алдыру

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 28 августы, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International