Хокукый мәгълүматлар үзәге

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы Хөкүмәт элемтәсе үзәге (ФАПСИ) белән берлектә Милли китапханәдә 1999 елның 4 июнендә Хокукый мәгълүматлар үзәге ачылды. ТР Министрлар кабинеты тарафыннан 2004 елның 9 июлендә кабул ителгән 981-р номерлы Күрсәтмә нигезендә ТР Милли китапханәсенең Хокукый мәгълүматлар үзәге Хокукый мәгълүматларның Республика җәмәгать үзәге дип үзгәртелде.

Үзәкнең бурычы - республика гражданнарының хокукый белемен арттыру, хокукый мәгълүматлар һәм рәсми документлар табуда ярдәм итү. Шул максаттан чыгып, Үзәктә тулы текстлы хокукый электрон базалар туплана, бу РФ, ТР һәм башка дәүләтләрнең төрле дәүләт хакимияте органнарының кирәкле булган документларын эзләүне бик күпкә җиңелләштерә, аларның халыкка барып ирешүләрен тизләтә.

Түбәндәге хоукый мәгълүматлар базалары куллануга бирелә:  
  • "Система" фәнни-техник үзәгенең
    • "Хокукый актлар банкы", ул РФ дәүләт хакимияте югары органнарының хокукый актларын үз эченә ала (1992 елдан).
    • Хокукый мәгълүматларның рәсми вакытлы басмаларының (җыентыклар) электрон төре.
  • "Консультант Плюс" хокукый-белешмә системасы (РФ законнары җыелмасы, ТР законнары җыелмасы, төбәкләр законнары җыелмасы, халыкара хокук).
  • "Гарант" хокукый-белешмә системасы (РФ законнары җыелмасы, ТР законнары җыелмасы, Суд һәм арбитраж практикасы һ.б. аңлатмалары белән).
Әлеге мәгълүмати-эзләүче системалар түбәндәге мөмкинлекләрне тәэмин итәләр:
  • эзләү шартлары буенча норматив-хокукый актларны сайлау;
  • сайлап алынган норматив-хокукый актларны компьютер мониторында карау;
  • кирәкле документларның кәгазьдәге күчермәсен алу.
Үзәкнең дежур консультанты куллануга бирелгән мәгълүмат базалары белән эшләргә өйрәнүдә һәм алардан кирәкле мәгълүмат табуда булышлык күрсәтә.

Барлык төрдәге хокукый сорауларга да профессиональ юрист киңәшләре бирелә.

Кулланучыларга Интернет хокукый ресурсларына керә алу һәм Интернетта төрле темаларга мәгълүматлар эзләү буенча киңәшләр алу мөмкинлеге дә бирелә.



 

Соңгы яңарту: 2024 елның 8 апреле, 16:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International