IV Кәримуллин укулары

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Мәгълүмати белдерү

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган Дүртенче мемориаль укуларда катнашырга чакыра. Укулар 2014 елның 18 июлендә Милли китапханәнең төп бинасында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) узачак.
Әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак. Регламент: докладлар – 15 мин., хәбәрләр – 10 мин.

Кәримуллин укуларында түбәндәге тематик юнәлешләрне яктырту күздә тотыла:
  • Академик Ә.Г.Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау;
  • Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше;
  • Милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте;
  • Кулъязма һәм басма татар китабы тарихы;
  • Вакытлы матбугат тарихы;
  • Балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге;
  • Милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр;
  • Китап бизәү сәнгате;
  • Китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле.
Укуларда катнашуыгыз турында белдергән язма хәбәрне 2014 елның 31 маеннан да соңга калмыйча оештыру комитетына җибәрүегез сорала.

Докладларның татар яки рус телендәге, күләме 5 биттән артмаган тезислары 2014 елның 31 маена кадәр гадәти яки электрон почта аша кабул ителә. Доклад тезисларын компьютерда җыюга карата таләпләр: MS WinWord (95–97) текст редакторы; абзацлар арасында бер буш юл калдыру; Times New Roman шрифты; шрифт үлчәме – 14; юллар арасында берле интервал.
17 июль – конференциядә катнашучыларны каршы алу һәм кунакханәләргә урнаштыру көне, 18 июль – конференциянең эш көне, 19 июль – конференциядә катнашучыларны озату көне.
Укуларда катнашу бушлай, катнашучыларның юл һәм яшәү чыгымнары аларны җибәргән оешмалар тарафыннан түләнә.

Оештыру комитеты укуларда катнашу турындагы хәбәрләрне һәм доклад тезисларын түбәндәге адреслар буенча кабул итә:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт.
факс (843)238-73-18; е-mail: Redf.Nbrt@tatar.ru

Белешмәләр өчен телефоннар:
(843)238-73-83 – Татарстан Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы;
(843)292-09-28 – Татарстан Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.

IV Кәримуллин укуларында катнашу теләген белдергән гариза формасы






Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International