Нәби Дәүли (1910-1989)

Чыганак: http://tatar.org.ru/kurs/8-adabiyat/cyr_61.html

Нәби Дәүли – катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрь һәм язучы. Ул 1910 елның 1 июнендә Татарстанның элеккеге Әлки районы Мәүләшә (Иске Камка) авылында туа. Нәбиуллага сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә. Аңа 4 яшь чагында әтисе үлә. Берникадәр вакыттан соң әнисе дә вафат була. Нәбиулла ятим кала һәм Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә.

Н. Дәүлинең беренче язмалары 1928 елда «Пролетар» газетасында чыга. Соңыннан ул шушы газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1935 елда Н. Дәүли Казанга кайта. Сугышка кадәр «Татарстан яшьләре» редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу елларда аның дүрт шигырь җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»).

Нәби Дәүли сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. 1941 елның август аенда Орша тирәсендә барган сугышларның берсендә чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә. Аны Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла. Аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла.

1945 елның декабрендә Нәби Дәүли Казанга кайта. Башта рәссам-бизәүче булып эшли. 1956 елдан башлап әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Җир язмышы, тынычлык, азатлык өчен көрәш, шул чорда корбан булганнарга дан җырлау, тормышта очрый торган һәртөрле җитешсезлекләргә, гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек—болар әдипнең бу чор иҗатындагы эчтәлекне тәшкил итә. Бу темалар аның күп санлы лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, шигъри парчаларында, «Берлинда окоп» (1956), «Авыл дәфтәре» (1954—1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба.

Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повестен һәм «Җимерелгән бастион» (1965) романын укучылар аеруча кызыксынып укыдылар. Бу әсәрләр автобиографик материалларга, сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган.

Язучы үзенең ятимлектә, балалар йортында үткән үсмер чагы турында «Ак ат» исемле әсәр язды. Бу турыда ул болай ди: «Ничек кенә ярлы үтсә дә, бала чак хатирәләре кадерле. Язарга рәхәт».

Н. Дәүли 1989 елның маенда Казанда вафат булды.






Соңгы яңарту: 5 май 2015, 10:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International