Галимҗан Ибраһимов мирасы һәм хәзерге әдәбият белеме

1910 елда язылган "Әдәбият мәсьәләләре" исемле мәкаләсендә Г.Ибраһимов "Әдәбият нидән гыйбарәт?", "Аңа ниләр керә?" - дигән сорауларны калкытып куя да, үзе үк җавабын да бирә. "Бу мәгънәи гам (гомуми мәгънә) илә алынган әдәбият роман, хикәя, драм, шигырьне һәм фәнни, фәлсәфи вә гыйльми әсәрләрнең һәммәсен эченә алган ки, гавам авызында йөргән вә халык мосаннәфаты (народное произведение) дип атала торган җыр, табышмак, мәкаль вә әкиятләрнең бөтенесен җәмыгь (эченә алу) буладыр" (Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. 5 т. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1978,18-19 нчы б. (Алдарак шул басмадан бит саны гына күрсәтелер.). Әмма югарыда саналган жанр төрләренең үзенчәлек-таләпләрен белү үзеннән-үзе уңышка, яхшы әсәр язуга алып килми, ди автор. 1905-1907 ел инкыйлабы матбугат иреге ачып, буаларны ерып җибәрә, әдәбиятка төрле төбәкләрдән язучы булырга хыялланучылар төркеме килә. Әдәбият мәйданына халык күңелендәген әйтеп бирү сәләтенә ия каләм әһелләре белән беррәттән, язучы исемен йөртү теләгеннән башка хасияте булмаганнар да ачыла. Г.Ибраһимов язганча, "Ашны - ташка, канны - җанга оештыра белгән һәркем шагыйрь булды, шигырь язды, имза алды... Шулай итеп, татар көтепханәсе канунсыз, юлсыз, мәгънәсез язылган әсәрләр белән тулды" (5-6 б.). Автор үзенең агымдагы әдәби барышка бәя бирергә хакы барлыгын сиздереп, фикерен-бәясен ачык, төгәл, каршы әйтергә юл калдырмаслык гайрәтле итеп укучыга җиткерергә тырыша. Төрле төбәкләрдән килгән, әмма талантлары булмау сәбәпле әдәби әйләнештән төшеп калырга тиешле исемнәрне санап китә. Шигърияттә үз урыннарын тапкан абруйларга нисбәтән дә әдип кырыс. "Думави, Укмасилар да караңгылык эченә кереп, күз колактан югалырга якын калдылар", - ди ул шул ук "Татар матбугаты" исемле мәкаләсендә (6 б.). Ул чорда әдәбият дөньясында ат уйнаткан М.Гафури "балына" да бер кашык дегет төшә. "Тукаевтан кала иң беренче урынны алган Гафури да әүвәлге шәүкәтен вә әүвәле мәүкыйгын (урынын) җуйды" (6 б.). Объектив кырыслыгында иҗатчының туры Тукайдан үрнәк алуы, аңа якынлыгы сизелә. Хәзерге әдәбият белеменә, тәнкыйтькә яхшы белән начарны үз исемнәре белән әйтә белүгә, дуслык, кода-кодагыйлык йогынтысыннан котылып, объектив принципиальлеккә Г.Ибраһимовның 1910-1912 елларда иҗат ителгән хезмәтләреннән үрнәк алу муафыйк булыр иде.
Хәер, Г.Ибраһимов үзенең бәяләрендә, таләпчән катгыйлыгында чама хисен югалтуын сиземләп, тонын йомшартып, майлап-сыйлап та куя. Янәсе, бу еллар "тәҗрибә вә гыйбрәт дәвере" идее, һәр милләт башыннан үткәргән "каләм сынау дәвере", дип өсти (6 б.). Тукай иҗаты турында сүз чыкканда, авторның аһәңе, бәясе бөтенләй үзгә. "Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галәбәле (җиңү) рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки: татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд (пәйда була).
Бу шагыйребез көннән-көн күтәрелә. Халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр" (7 б.).
Г.Ибраһимовның хәзергәчә кыйммәтен югалтмаган, XXI гасыр башы әдәбиятына бәя биргәндә дә игътибарга лаеклы фикерләре берничә нәтиҗәгә алып килә. Әдипнең агымдагы әдәби процесска бәясендә идея-эстетик карашлары ачык, тәгаен һәм билгеле бер системага урнашкан булуы сокландыра. Аның тәнкыйте XX нче йөз башы әдәбияты нык тамыр җибәргән дидактизмга, үгет-нәсихәтчелеккә, коры акыл сатуга, сурәтләүне сөйләп бирү белән алыштыруга, ягъни халтурага каршы юнәлтелгән. Г.Ибраһимов халыкка матбугат аша чыккан каләм ияләреннән дөньяны, кеше кичерешләрен бөтен камиллегендә, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә сурәтләүне таләп итә. Бу фикерләр хәзерге әдәби барышыбызны өйрәнгәндә дә эстетик бәяләү критерие булып торырга лаеклы.
Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлап Чаллыда, Казанда уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә 100 ләп доклад укылды, вакытлы матбугатта төрле юнәлештәге күп санлы мәкаләләр басылды, әмма Тукай иҗатының асылын, халыкчан рухын, сәнгати-фәлсәфи югарылыгын Г.Ибраһимов дәрәҗәсендә, кыска һәм төгәл итеп әйтеп биргән чыгыш-мәкаләләр күп булдымы икән?
Вакыт бәяләрне үзгәртергә, яңартырга, әһәмиятсез фактларны арткарак этәреп, сынау узганнарын алгарак чыгарырга да мөмкин. Г.Ибраһимов иҗаты да мондый каршылыклардан азат түгел. 1913 елда Оренбургта басылган "Татар шагыйрьләре" үз чорында ук кискен бәхәс, бәя каршылыклары уяткан хезмәт булды. Авторның С.Рәмиев белән Дәрдмәндне Тукайдан өстенрәк куеп, беренчесен романтик-идеал дөньяны сурәтләве, икенчесен фәлсәфи фикерләүгә, интеллект җегәренә өстенлек бирүе өчен күтәреп, Тукайны артык реалист-тормышчан, вакыты белән гавам теләк-ниятләренә якынлыгы өчен "төшереберәк" куюы сәер тоелды. Тукайның дидактизмнан, тел чуарлыгыннан арына барып, иҗатында ирешкән югары сәнгатьлелекне, шигъри осталыкны күрмәмешкә салышуы шәхси үч алуга якын иде. Дөресрәге, Г.Ибраһимов Тукай поэзиясенең иҗтимагый асылын, татар шигырен ныклы милли җирлектә үстерүен, дөнья эстетикасы дәрәҗәсенә күтәрүен аңлап җитми яисә кабул итми. Г.Халит, М.Хәсәнов, Э.Галеева, Д.Заһидуллина кебек галимнәр бу мәсьәләгә ачыклык керттеләр. Г.Ибраһимовның шул чорда "сәнгать - сәнгать өчен" нәзарисе белән мавыгып, хаталар җибәрүенә карамастан, Тукайга бәясендә дөрес фикерләр әйтүен дә онытмасак иде. Авторның үзен укып карыйк. "Халык бөтен дөнья мөселманы өчен кайгырганда - Тукаев шуны җырлады, аннан миллияткә күчкәч - аның теленнән татарлык аһлары коелды... Шулай итеп, халык Тукаевта үз саны, үз күңеле эзләгәнен беркадәр таба килде... аның бик күп сүзләреннән чынлап ук татар исе килә; аның таснифаты (язганнары) эчендә байтагы татарның җанын һәм тәнен ап-ачык күрсәтеп тора торган көзге, алдамас көзге дәрәҗәсендә хәятлы (тормышчан) чыккан" (134 б.). Теләсә кайсы олы шагыйрьгә, шул исәптән Тукайга да моннан да затлырак, югарырак бәя биреп булырмы икән? XX йөзнең беренче чирегендә бәхәс уяткан мәсьәләләрнең катлаулысы - татар сүз сәнгате үз кабыгында бикләнеп яшәргә, халык иҗатына борынгы һәм урта гасыр әдәби мирасыбызга гына таянып үсәргә, әллә Европа һәм Көнчыгыш мәдәниятләренә дә таянырга тиешле, шул очракта кайсына өстенлек бирергә икән дигәнрәк мәүзугъ иде. Ул чор әдәбият белемендә бәгъзе галимнәр Европа биеклегенә өстенлек бирсә (Г.Нигъмәти, Г.Гали Һ.6.), икенчеләре татарның фикерләү рәвешенә Көнчыгыш, төрек мәдәниятләре якынрак (Г.Сәгъди) дип чыкты.
Г.Ибраһимов төрле уңай белән язылган тәнкыйть мәкаләләрендә каләмдәшләрен, сәнгатькәрләрне "үз кабыгыгыз эчендә тончыгып ятмаска, бәни адәм хәятына кушылып, гакыл вә фикерегезне алар кояшы илә яктыртырга" чакыра (223 б.). Шул ук "Хәзерләнә башларга вакыт җитмәдеме?" (1916) мәкаләсендә ул Көнбатышның әдәби казанышларын иҗади үзләштерү ихтыяҗын искә төшереп, Көнчыгышның гүзәл үрнәкләреннән дә ямь һәм мән алу кирәклеген онытмаска өнди. "Мәдрәсә көрсиләренә (урындык, парта), аннан бөтен татар йөрәгенә "Илиадалар", "Илаһи комедия"ләр белән бергә үк гарәпнең "Мөгалләка"ләре, Мәгарри, Фирдәүсинең "Шаһнамә"ләре, Сәгъди белән Фөзүлинең "Гөлстан" вә "Ләйлә - Мәҗнүн"нәре кереп утырырга... боларны укып, тикшереп, алар илә нык танышыр өчен юл ачуны уйлый башларга бик тиешледер" (224 б.), - дип яза.
Г.Ибраһимовның әдәби-тәнкыйди мирасын тәфсилле өйрәнү - XX йөзнең беренче чиреге ирешкән эстетик фикер үсешен күзаллау дигән сүз. Әдәбиятның халыкчанлыгы, тормыш белән бәйләнеш алымнары турында уйланыйкмы, реализм, натурализм, романтизм, символизм кебек иҗат юнәлешләре турында фикер туплыйкмы, күбесенә Г.Ибраһимов мирасыннан җавап булмаса да, мөнәсәбәт табарбыз. Мәгәр галимнең әдәбият тарихына, нәзариятенә карашлары сумаладай катып калган әдәби-эстетик төшенчә түгел, ул эзлекле, системалы өйрәнүне, аналитик гомумиләштерүне сорый. Җөмләдән, аның 1910-1916 елларда әдәбият белеменең төрле кыйтгаларына кагылышлы хезмәтләрен искә төшерик. "Татар матбугаты", "Әдәбият мәсьәләләре", "Мәктәптә милли әдәбият мәсьәләләре", "Мәктәптә әдәбият" кебек хезмәтләре сүз сәнгатенең үсеш кануннарын тирәнтен анализлаулары, эчке үзенчәлекләре хакында уйланулары, осталык, тел, шигъри индивидуальлек, талантлы шагыйрьнең чынбарлыкка шәхси мөнәсәбәте тудырган кабатланмас слүбе мәсьәләләрен яктыртулары белән хәзергәчә яңача, заманча яңгырыйлар. Әдип халык мәнфәгатьләрен маяк итеп алган, аның рухына, теләк-ихтыяҗларына якын әсәрләрне вакытында күреп алып, бәя бирергә өлгергән Г.Тукайның "Күңел җимешләре" ("Яңа әсәрләр"), Ф.Әмирханның "Урталыкта" ("Зур романнар"), Ш.Камалның "Хикәяләр төркеме" ("Яңа әсәрләр, яңа имзалар һәм яшь куәтләр") кебек яңа җыентыкларга, милли рухлы әсәрләргә туктала, аларга җәмгыятьчелекнең игътибарын юнәлтә. Аның шул елларда "халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, авыр хәятына бер нур, бер җиңеллек бирүне вазифа" (533 б.) итеп алучы язучының һәм әсәрне күтәрүе искердеме? Юктыр, дип уйлыйм.
1917 ел октябрь борылышы бөтен яшәешнең астын-өскә китергән шикелле, Г.Ибраһимовның дөньяга карашын үзгә якка борып куя. Ул большевикларның ялтыравык шигырьләренә ышанган язучыларның алгы сафына баса. Сәясәткә кереп китүе, иҗтимагый шөгыльләргә күп вакыт бирүе нәтиҗәсендә булса кирәк, Г.Ибраһимов берничә елга әдәбият белеменнән, тәнкыйтьтән читләшеп тора. 1920 елда язылган "Габдулла Кариев иптәш рухына", "Кызыл каләмгә юл ачылсын", "Дүртенче елга кергәндә (Әдәбият, матбугат хисабы урынына)" мәкаләләрендә әүвәл әдәбиятны бәяләүдә өстенлек иткән камил һәм эзлекле методологияне сыйнфыйлык һәм марксизмның материалистик карашы алыштыра, "икътисади мөнәсәбәтләр һәммә нәрсәнең нигезе, тамыры" (241 б.) дип игълан ителә.
Татар театр сәнгатенең беренче профессиональ режиссеры (120 еллыгы туган ягында, 2006 санәдә Нурлатта зурлап уздырылды) Г.Кариевның вакытсыз үлеме Г.Ибраһимовны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Бәясендә сыйнфыйлык принцибы алга бәреп чыга, ягъни Кариевның талантлы артист, драматург, оештыручы булуына басым ясалмый, төп акцент аның ярлы крестьян гаиләсендә тууына төшә. Янәсе, ул "Татар тормышының төбеннән, ярлы, караңгы авыл эченнән күтәрелде". Чынлыкта, Г.Кариевның туган авылы Колбай Мораса Болгарның данлыклы шәһри Бүләренә якын урнашкан, тирә-якта танылган мәдрәсәсе, һөнәрчелеге алга киткән, берничә мәхәлләле булуы белән аерылып торды. Тукайның яхшы танышы, Ис-хакыйның җан дусты, гаярь журналист, милләт яшәеше өчен җан атып йөргән Ф.Туктаровтай шәхеснең шул авылдан чыгуы да чор стилистикасына туры килми. Киресенчә, Кариев "Исхаков - Туктаров компанияләренә эләгеп, бераз адашып киткән" икән (236 б.).
Г.Ибраһимов үзен совет чоры татар сүз сәнгате үсеше, аның дөрес юлдан баруы өчен җаваплы саный, төзәтә, кисәтә. "Татар әдәбияты" (1922), "Татар әдәбиятын өйрәнү юлында" (1923), "Еллык хисап урынына" (1924), "Татар әдәбияты җәмгыяте" (1927), "Кайбер әдәби мәсьәләләр" (1933) - шул омтылыш җимешләре язучыларны күбрәк килеп чыгышлары ("буразнадан күтәрелүе"), яңа тормыш төзүне дөрес күрсәтеп, искелеккә каршы көрәшә белүе буенча бәяли. Гомумдемократик карашлар, матурлыкка омтылыш, рухи дөнья катлаулылыгы кебек төшенчәләрне сыйнфыйлык, дус-дошман, ак-кара төсләр алыштыра. Кешелеклелек принципларына турылыклы калып, борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын күтәргән олы галим Җамал Вәлиди белән бәхәскә керә ("Татар әдәбиятында өченче дәвер. (Аңларга тырышыгыз)", "Татарның соңгы тарихында өч дәвер (эпоха). (Аңлау юллары)". Әдәбиятыбыз тарихын дөрес аңлау һәм аңлату юнәлешендә ике галим арасындагы алып барылган полемика, гади сүз көрәштерү генә булмыйча, мирасыбызны дөрес бәяләү, әдәбият белеменең үсешен аңлау юнәлешендәге, киләчәктә үсеш юлларын билгеләүче фикер каршылыгы иде. Берьяклы методология, вульгар-социологизм шаукымы Г.Ибраһимовның бу чор хезмәтләрен ярлыландыра, тоныкландыра. Әсәрләрнең эстетик кыйммәтенә бәя биреп җиткермәве М.Гафуриның яңа җыентыгы уңае белән язылган "Карт шагыйрьнең яхшы сайланмасы" (1933) мәкаләсендә ачык күренде.
"...совет шагыйренең бу "Сайланма"сы безгә үзенең сүз чибәрлеге, стиль уенчаклыгы, бетем, басым гармонияләре, композиция шаянлыклары белән түгел, бәлки, үзенең үсә-үсә Октябрьгә килеп җитә алуы, Советны җырлавы, Совет өчен көрәш моментларын массага ачуы, Ленин, Кызыл Армия, комсомоллар турында... тиешле мәгънәләрне бирергә теләве белән кадерле, шулар белән кыйммәтле" (518 б.).
20 нче гасыр башында яшәгән һәм әдәбият фәне үсешен эзлеклелек, системалылык белән тәэмин иткән Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин, Габделбарый Баттал, Габрахман Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәтиләр, социалистик реализм башларына авыр йөк булып төшкәнче, татар әдәбиятының милли йөзен билгеләп, уртак байлыкларны бергәләп өйрәнгәннәр, эзләнгәннәр. Бүгенге әдәбият белеменең авырлык белән үсә килгән тармагы - әдәбиятның этик, әхлакый, фәлсәфи, дини эчтәлеген ачып бирергә чакырылган нәзария өлеше. Профессор Ф.Хатиповның әдәбият теориясенә багышланган хезмәте башка галимнәрнең эзләнүләре белән тулыландырылырга тиеш. Көнбатыш һәм рус әдәби мохитеннән иңгән атамаларны кулланганда да, миллилек "утравы" турында онытмасак иде.
Югарыда аталган чор белән чагыштырганда, бүгенге әдәбият фәнендә язучыларның иҗат психологиясенә һәм поэтикага, бигрәк тә аның әһәмиятле өлешен тәшкил иткән герменевтикага яки текстны тәфсилләүгә игътибар җитми. Профессор Х.Госманнан соң һәрдаим, һәр чорда үзгәрә килгән татар шигъри төзелешен өйрәнүче галимебез дә офыкта күренми. Яшьләрнең бу катлаулы тармакка керергә теләмәүләрен аңлап була, иң четерекле, математика фәне кебек төгәллек сораучы өлкә шул.
Егерменче гасыр башында ук кайбер язучылар, бигрәк тә шагыйрьләр иҗатында тәгаен шәрехләнгән бер агым ачыклауны, фәнни аңлатуны көтә. Кеше аңының тирән катламнарына үтүгә омтылган, мифологиягә таянган, прозада М.Кәбиров, Ф.Бәйрәмова, Г.Гыйльманов, шигърияттә И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Зөлфәт, Габделнур Сәлим, драматургиядә З.Хәким, М.Гыйләҗев иҗатларында бөреләнгән бу юнәлешне Ю.Нигъмәтуллина "соңарган модернизм", Д.Заһидуллина "постмодернизм" дип, читтән кергән атамаларга төрсәләр дә, галимәләр үзләре үк бу феноменның асылында халык мифологиясенә һәм суфичылык хәрәкәтенә, идеологиясенә барып тоташкан милли чыганакларга таянып тамырланганын инкарь итмиләр.
Г.Ибраһимов әдәбият белеменә караган, аерым алганда "Мәктәптә әдәбият" (1913) исемле хезмәтендә татар әдәбияты тарихын дәверләргә бүлеп өйрәнү мәсьәләләрен күтәрә. Бу чакыру хәзергәчә көн тәртибендә кала бирә. Озак еллар дәвамында эшләнеп, басылып, таралып беткән 6 томлык татар әдәбияты тарихы методологик яктан искерде. Инде яңа күп томлыкның план-проспекты әзерләнеп, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче галимнәребезне "өмәгә" чакырып, бу гамәлне Г.Ибраһимов исемен йөртүче ТӘСИ башкарырга тиешлеге (татарчасы кимендә 8-10 томнан торыр дип фараз кылына) якты көн кебек ачык.
Алдынгы әдәбиятларда (әйтик, рус, украин) классикларның энциклопедияләрен төзеп, бастырып чыгару җайга салынган. Безнең әдәбият галимнәре, фән докторы З.Рәмиев җитәкчелегендә (бу эшне Н.Юзиев кузгатып җибәргән иде), Тукай энциклопедиясен язуны башлап җибәргәннәр иде.
Матди ярдәм бик чамалы булу сәбәпле, бу хезмәт гафу ителмәслек дәрәҗәдә сузылды. Бик теләп һәм тырышып эзләгәндә чыгу юлын табып булыр иде кебек. Ник дисәгез, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында энциклопедия институты яшәп, эшләп килә. Шул оешмада татар язучыларының энциклопедияләрен булдыру өчен махсус бүлек ачу бик муафыйк булыр иде. Юбилей көннәрендә М.Җәлил энциклопедиясенә ихтыяҗ туу турында да фикерләр әйтелде. Г.Ибраһимов иҗатын шул юнәлештә өйрәнү дә рухи хәзинәбезне барлауның бер юлы булыр иде.
Ниһаять, фәннәре алга киткән халыклар һәр яктан ышанычлы чыганак итеп классикларының академик басмаларын бастырып чыгаралар. Ул язучы каләменнән төшкән һәр җөмләне, вариантларны, хаталарны, гыйльми комментарийларны, аңлатмаларны эченә ала. Русларда Пушкин, Лермонтов, Толстой, Чехов һ.б.ларның академик басмалары күптәннән дөнья күрде инде. Бездә хәтта Тукайның мондый бәхеткә лаек булганы юк. Академик басма һәр милли әдәбият фәненең үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче берәмлек икәнне онытмасак иде.
Хәзерге татар әдәбият белеме каршында, торган, барыбызга да мәгълүм мәсьәләләргә җитдирәк итеп алынсак, Г.Ибраһимов васыятьләрен гамәлгә ашыру булыр, рухы да оныкларыннан канәгать калыр иде. Әдип үзе әдәбият гыйлеме үсешенә мөһим өлеш кертү рухы белән яшәве, сүз сәнгатен өйрәнүгә килгән һәр исемгә игътибарлы булуы белән аерылып торды. XX гасырның беренче чиреге белән XXI йөз башы арасында социалистик реализм догмалары торса да, ике чор арасында уртак яклар җитәрлек. Ясалма киртәләрне, шикләрне читкә ташлап, Г.Ибраһимовның турыдан-туры үз хезмәтләренә мөрәҗәгать итсәк, анда хәзергәчә яңачалыкларын саклаган күзәтүләр, хәвефле вә шатлыклы уйланулар, мәсьәләләр уртаклыгын күрми калмабыз. Әдипнең 1917 елга чаклы иҗат ителгән хезмәтләрендә алга сөргән әдәби-эстетик фикерләре "төсләрен" җуймаганнар, заманча яңгырыйлар, чөнки аның бу юнәлештәге эшчәнлеге, әдәби иҗаты кебек үк, бай, күп яклы һәм киң колачлы булуы белән үзенә җәлеп итеп, укучыны рухландырып тора.

Тәлгат Галиуллин,
филология фәннәре докторы.

Мәйдан.- 2007.- N3.- Б.156-160
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International