Күләгәдә ниләр бар?

Галимҗан Ибраһимов юбилееның Акмулланыкыннан соң туры килүендә ниндидер тәкъдири бәйләнеш бар. Хәзер яңа гасыр югарылыгыннан караганда, бу милләтпәрвәр затларның ике төрле тарихи роле яки вазыйфасы ачыграк булып күзаллана. Бер яктан, иге-чиге әле ачыкланып бетмәгән татар дөньясының тарихка кергән Урал төбәгендә туып, алар үзләренең киң милли яңгырашлы эшчәнлеге белән халкыбызның бердәмлеген һәм бөтенлеген саклау факторына әверелә. Мәсәлән, Г. Ибраһимов әлеге милли-тәкъдири әһәмиятле процесста, ягъни XIX гасыр татар дөньясында һәм аның әдәбиятында яңарыш өчен көрәштә данлыклы якташы Акмулланың әйдәп баручылардан булуын башлап диярлек күрсәтә. Үз чиратында, якташының эшен дәвам итеп, Г. Ибраһимов үзе дә XX йөз башында әлеге хәрәкәтнең лидерларыннан берсенә әверелә. Акмулла белән Г. Ибраһимов эшчәнлеге, икенче яктан, халкыбызның гасырлар дәвамында мөһим милләтара миссия башкаруын ачык чагылдыра. Ягъни башкорт, казах һәм башка төрки халыкларның иҗтимагый-рухи тормышында да актив катнашып яки аны үз әсәрләрендә яктыртып, алар төрки дөньяның күренекле эшлеклеләренә әверелде. Хәлбуки, бу очракта Г. Ибраһимов эшчәнлеге мисалында татарның әлеге милләтара миссиясе әле бик аз өйрәнелгән хәлдә кала. Халкыбызның төрки дөньядагы абруен күтәрә торган бу мәсьәләне хәл итү өчен Г. Ибраһимовның шул юнәлештәге эшчәнлеген тагын да ныграк өйрәнергә кирәк.
Инде бу мәкаләдә каралачак мәсьәләгә - Г. Ибраһимовның татар әдәбиятындагы роленә килсәк, аны өйрәнү өлкәсендә дә эшлисе эшләр җитәрлек. Биредә шуларның кайберсенә тукталып үтик. Әйтик, әдипнең XX йөз башындагы иҗатын һәм идея, һәм эстетик яктан тагын да нигезләбрәк, бер үк вакытта күпмедер яңартып та өйрәнү сорала. Эш шунда: үткән елларда бу иҗат күбрәк шул вакыттагы идеологиягә нигезләнеп яктыртылды, нәтиҗәдә бигрәк тә аның милли максатчанлыгы һәм асылы күләгәдәрәк калдырылды. Чынлыкта ул Г. Исхакый кебек үк милләтпәрвәр әдип һәм иҗатында милләт яшәеше белән язмышының мөһим мәсьәләләрен үзенчәрәк яктыртты. Г. Ибраһимовның бу чор иҗатын теоретик планда өйрәнү дә әле байтак дәрәҗәдә киләчәк эше булып кала. Биредә, бигрәк тә, жанр һәм стиль мәсьәләләре игътибар сорый. Чөнки бу яктан Г. Ибраһимов әсәрләре узган гасыр башы татар прозасында шактый үзенчәлекле урын алып тора һәм аның кызыклы поэтик сәхифәсен тәшкил итә. Моның шулай икәненә Г. Ибраһимов иҗатын Г. Исхакый яки Ф. Әмиранныкы белән чагыштырып караганда тагын да ныграк инанасың.
Г. Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында бу төбәкнең хөрмәтле мулласы Гыйрфан хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Башта ул авыл мәктәбендә белем ала, ә аннары Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә гыйлем өсти. "Галия" мәдрәсәсеннән куылгач (аның сүзләренә караганда, "беренчедән, белем бирү программасын һәм системасын тәнкыйтьләгән өчен, икенчедән, мәдрәсә җитәкчелегенә каршы даими чыгышлар ясаганы өчен, өченчедән, әлеге мәдрәсә шәкерте була торып, "Коръән алладанмы, әллә юкмы?" дигән китап язган өчен), ул 1909 ел ахырында университетка укырга керү теләге белән Казанга килә һәм тиз арада иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышның үзәгендә кайный башлый. Революцион рухлы X. Ямашев һәм Г. Коләхмәтов белән якыннан танышкач, ул аларның рухи идеяләрен кабул итә, ә бу үз чиратында аны җәмгыятьне социаль үзгәртеп коручылар сафына алып килә. 1913 елда Г. Ибраһимов "гамәлдәге җәмгыятькә каршы көрәш чараларын эшләү"не максат итеп куйган Россия мөселман студентларының корылтаен оештыручыларның берсе була. Әмма корылтайга әзерлек тәмамланган көннәрдә ул башка оештыручылар белән бергә кулга алына һәм төрмәгә утыртыла. Шул ук елны иреккә чыккач та, Г. Ибраһимов 1917 елга кадәр полициянең даими күзәтүе астында кала. 1915-1917 елларда, инде "Галия" мәдрәсәсенең мөгаллиме буларак, ул мөгаллимлек, методик һәм фәнни-тикшеренү эше белән беррәттән, ул вакытта Уфада барган сәяси вакыйгаларда катнаша.
Әдипнең XX гасыр башындагы мирасында тәнкыйть белән әдәбият фәненә караганы хәзер шулай ук игътибарны җәлеп итә. Дөрес, бу мирас инде күпмедер өйрәнелгән. Шул ук вакытта биредә әле ачыкланып бетмәгән яки объективрак бәяләүне сорый торган мәсьәләләр дә бар. Аерым алганда, Ибраһимовның Исхакый белән Тукайга биргән кайбер бәяләре бәхәс уята яки объективлыктан читтәрәк тора. Мисалларга килсәк, Г. Исхакыйның "Мөгаллимә" пьесасы героинясы образына автор берьяклырак бәя бирә. Әгәр бу пьеса турында язган башка тәнкыйтьчеләр (Г. Гыйсмәти, Ш. Әхмәдиев, Г. Кәрам, Җ. Вәлиди, Ә. Мөхетдиния һ.б.) аны автор идеалын чагылдырган романтик әсәр дип исәпләсәләр, Г. Ибраһимов аны реалистик позициядән торып бәяли. "Соңгы дәвердәге әсәрләре белән бытоописатель булып күренгән Исхакый әфәнденең "Мөгаллимә" дигәне игълан кылынгач, - дип яза ул, - хәят белән реаль әдәбият арасындагы мөнәсәбәтне аңлаган һәркем, әлбәттә, әсәрдә... татар хәятендә бар булган мөгаллимә тибы күрсәтелгән дип уйлады, шулай уйлагандыр, шулай көткәндер. Ләкин боларның һәммәсе бушка чыкты". Әсәрне бәяләүгә кырыс реализм позициясеннән торып якын килеп, Г. Ибраһимов, табигый, романтик рухта язылган бу пьеса героинясы Фатыйма образында "хакыйкый мөгаллимә язмышына гаид бер ишарә дә" күрми, һәм мондый нәтиҗә ясый: "Мөгаллимә" - укып җуаныр өчен күңелле бер әсәр. Әмма әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын". Мәкаләсенең ахырындарак ул Пушкинның: "Әсәрне, мөхәррирне тәнкыйть өчен иң элек аның үзенең әдәбияттә нинди кануннарны рәһбәр итә икәнен белергә, соңра шул кануннар мизаны белән үлчәргә кирәк", - дигән сүзләрен китерә. Моннан соң Ибраһимов Исхакый "күп урында: тормыштан алу, тормыштан алу, тормыштан алу, дип тәкърар" кылса да, ягъни башкаларны тормыштан алып язарга чакырса да, әлеге әсәрендә үзе шушы чакыруыннан читләшүен искәртә. "Мөгаллимә"гә бәя биргәндә исә Ибраһимов Исхакыйның әлеге чакыруына нигезләнүен белдерә, Пушкинның алдарак искә алган сүзләрен ничектер онытып җибәрә. Табигый, болар барысы бу пьесага объектив анализ һәм бәя бирергә комачаулый.
Теге-бу әдипнең иҗат максатын яки юнәлешен исәпкә алмыйчарак һәм шәхси карашлардан чыгып кына фикер йөртү белән без Г. Ибраһимовның "Татар шагыйрьләре"ндә дә очрашабыз. Анда, мәсәлән, автор, бер яктан, Тукайның иҗат эволюциясен гомуммөселманлык идеясеннән татарлыкка күчү рәвешендә күзалласа һәм шул нигездә теленең дә халыклашуын таныса, икенче яктан әлеге халыклашуның шагыйрьнең гомумән стиленә тәэсирен бер яклырак аңлата һәм бәяли. Ачыграк әйтсәк, үз халкының авыр тормышын һәм аянычлы язмышын чагылдыру максатында, Тукайның шигърияттәге традицион "югары" өслүбтән гавамгә якын "түбән" өслүбкә күчүен Ибраһимов кабул итеп бетерә алмый. Гомумән, поэзиягә романтик карашта торган, ягъни аны илаһилык, гүзәллек һәм нечкә хисләр дөньясы итеп караган Ибраһимовка Тукайның шигъриятне "җирләштерергә" омтылуы ошап бетми. Моның нәрсәгә китерүен ул берничә мисалда күрсәтеп бирә. Әйтик, "шагыйрь" һәм "сөю" төшенчәләрен синонимнар итеп караган Ибраһимовка Тукай мәхәббәт турында язганда бу хис белән үзе илһамланмый һәм укучыны да илһамландыра алмый кебек тоела, һәм ул Тукайның бик борынгыдан шагыйрьләрне әсир итеп килгән әлеге хисне чагылдырган шигырьләрен болай бәяли: "Болар бит йөрәк ялкыныннан түгел, тел вә баш хезмәтеннән генә туарга мөмкин". Гәрчә мондый бәя белән тулаем һәм тулысынча килешеп булмаса да, Тукайның мәхәббәт турында кайчак салкынрак кан белән һәм күбрәк акылга нигезләнеп язуын, күрәсең, шагыйрьнең шәхси язмышы белән, ягъни кыска гына гомерендә саф мәхәббәтне ныклап татып өлгерә алмавы белән дә аңлатырга мөмкиндер.
Ибраһимов тагын Тукайның табигать күренешләрен укучыга тәэсирле итеп сурәтли алмавын искәртә, һәм бу хәлне шагыйрьнең әлеге күренешләрне традицион рухта күзаллаудан читләшүе белән бәйләп аңлата. Мәсәлән, яз, Ибраһимов-ча, моңа кадәр "йөрәкне кузгатырлык вә рухка сәгадәт бирерлек җәмал вә гүзәллек" дөньясы, ә көз "адәмгә картлыкларны, үлемнәрне искә төшерә вә шундый тәэссорат, күңелсезлек уята". Тукай исә яз һәм көз турында язганда әлеге стереотипны юкка чыгара. Шунлыктан аның шигырьләрендә, Ибраһимов фикеренчә, "язны да хис кыйлмыйсың, көзне дә".
Ибраһимовның Тукай әсәрләрендәге табигать сурәтләнешен кайчак кабул итә алмавы, гомумән алганда, аларның бу дөньяны поэзиядә яктыртуга төрлечәрәк караулары белән бәйләнгән. Ибраһимов табигать күренешләрен шигърияттә тасвирлауның төп максатын аларны кешеләрдә иң күркәм һәм изге хисләр тудыручы гүзәллек дөньясы итеп сурәтләүдә күрсә, Тукай әлеге күренешләргә күбрәк үзенең билгеле бер уй-фикерен чагылдыру чарасы итеп карый. Ибраһимов искә алган "Яз", "Яз галәмәтләре" һәм "Көз" кебек шигырьләрендә ул, мәсәлән, яз белән көзне милләт язмышы турында уйларын чагылдыруда файдалана:
Качан соң, и фәкыйрь милләт,
бәһарең!
Качан китәр кичең, килер нәһарең?
Ибраһимов белән Тукайның идея-эстетик яктан төрлерәк позициядә торулары "Татар шагыйрьләре"ндә тагын бер мәсьәләдә ачык чагыла. Романтик рухлы әдип буларак, Ибраһимов үзенең симпатиясе "хиссият вә хыял галәмендә яңа бер дөнья" ачучы шагыйрьләр, ягъни романтиклар ягында икәнен белдерә. Тукай исә мондый шагыйрьләрдән ерак тора: "...гүя аның "менә мин" дип аерырлык җан вә йөрәге юк. Гүя аның "җан вә йөрәге мөмтаз шәхсиятлелектән мәхрүм яратылган". Ибраһимовның бу фаразы белән килешүе кыен, әлбәттә. Аның түбәндәге фикере отышлырак: "Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыйла, ниләр язгалый -Тукаевта да шул. Халык үзендәге тәэссоратны, әфкяр вә хиссиятне Тукаевта таба". Тукайның халыкка мондый якынлыгы аларның язмыш уртаклыгы белән бәйләнгән. Шагыйрьнең кыска гына гомерендә татарның бөтен авыр язмышы диңгез тамчысындагыдай чагыла кебек. Әмма ул вакытта күпмедер "саф сәнгать" позициясендә торган, шунлыктан романтик поэзияне өстенрәк күргән Ибраһимов реалист Тукайның үз әсәрләрендә халык тормыш-көнкүрешен, аның илаһилыктан ерак булган гадәти, дөньяви уй-хисләрен үзене-кедәй якын күреп гәүдәләндерүен "куәт вә кабилият ноктасыннан артык мактаулы эш түгел, ләкин халык каршында күтәрелү, илтифатка керү, дикъкатькә алыну өчен моннан да уңайлы талант юктыр" һәм мондый иҗат бары "вакытча муаффәкыятьне тәэмин итәдер", дип фаразлый. Бу -Тукайның реалистик халыкчан иҗатын романтикларча бәяләү нәтиҗәсе.
Гомумән алганда, хәлле һәм зыялы гаиләдә тәрбияләнеп, романтик рухлы шәхес булып формалашкан яшь Ибраһимов ул вакытта әле тормышка да, әдәбиятка дә еш кына шундый карашта тора. Мәсәлән, ул поэзияне күбрәк хис дөньясы итеп күзаллый. Тумыштан ук диярлек ятим калып, балачактан ук тормышның ачысын җитәрлек татыган Тукай исә яшәешкә аек акыл белән караучы һәм уйчан шәхес булып җитлегә. Шунлыктан аның иҗатында да акыл, уй-фикер өстенлек ала. Шул нигездә романтик Ибраһимов белән реалист Тукайның идея-эстетик карашларында кызыклы гына аермалар хасил була. һәм хәзер бу ике әдипнең XX йөз башында бер-берсенә мөнәсәбәтен бәяләгәндә шушы хакыйкатьне истә тотарга кирәк.
Ибраһимовның узган гасыр башындагы иҗатын тулырак бәяләргә алынганда тагын "Татар хатыны ниләр күрми" белән "Безнең көннәр" романнарының беренче вариантларына игътибарны арттырырга кирәк. Чөнки моңа кадәр алар ничектер үтеп барышлый гына искә алына һәм төпле анализдан читтә калдырыла килде. Хәлбуки, бу вариантларны дикъкать беләнрәк тикшергәндә, әдипнең шул чор иҗатында аларның әһәмиятле урын тотканын аңлыйсың. Ачыграк әйтсәк, алар да Ибраһимовның ул вакытта татар дөньясын гомуммилли позициядән торып сурәтләвен һәм аның мөһим мәсьәләләрен яктыртуын раслый. Ахыр чиктә алар Ибраһимов иҗатының узган гасыр башындагы гомумәдәби сөрешкә аның үзенчәлекле, әмма аерылгысыз өлеше булып килеп керүенә булыша.
1917 ел Г. Ибраһимовның иҗтимагый эшчәнлегендә яңа этапны билгели. Октябрь инкыйлабында һәм гражданнар сугышында актив катнашучы буларак, ул республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышының үзәгендә оештыручы һәм татар телендә беренче совет вакытлы матбугатының мөхәррире ("Чулпан" газетасы һәм "Безнең юл" журналы) һәм, бигрәк тә, Академик үзәк рәисе буларак вакыйгалар үзәгендә кайный. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен аңа 1928 елда РСФСРның Хезмәт герое исеме бирелә. Ә 30 нчы еллар ахырында, каты авыруына карамастан, "халык дошманы" буларак, репрессияләнә, һәм 1938 елның гыйнварында Казан төрмәсендә аның гомере өзелә.
Әдипнең 1917 елдан соңгы тормышына һәм иҗатына килсәк, хәзер бу мәсьәләләрне күпмедер яңартып өйрәнү һәм бәяләү сорала. Монда, барыннан да элек, Ибраһимовның совет чорындагы фаҗигале язмышын яктыртуга игътибарны арттырырга кирәк. Биредә сүз әдипнең үзе ихластан хезмәт иткән системаның корбанына әверелүен ачу турында бара. Аның бу чор иҗатын яңартып өйрәнгәндә исә, беренче чиратта, аны революциягә кадәргесе белән күчемле бәйләнештә анализлауга дикъкатьне көчәйтү сорала. Мәгълүм ки, моңа кадәр бу иҗатның әлеге ике дәверен бер-берсеннән аерып карау, ә кайчакта хәтта капма-каршы куюда күзәтелә иде. Бу ялгыш позициядән арынып, хәзер Ибраһимов прозасының ике чорын үзара бәйләнештә өйрәнү XX йөз татар әдәбиятын, аның ике мәгълүм дәвере арасында билгеле бер каршылыклар булуга карамастан, бербөтен әдәби процесс итеп күрсәтүгә булышачак. Чөнки Ибраһимов әдәбиятыбыз тарихында XX йөз башы белән совет чорын үзара бәйләп торучы күпер Вазыйфасын башкарды.
Әдипнең үз иҗатында әлеге бәйләнешне бигрәк тә аның "Татар хатыны ниләр күрми" белән "Безнең көннәр" романнарының ике вариантын чагыштырып өйрәнү аша ачыкларга мөмкин. Бу эш бер үк вакытта Ибраһимовның совет чорындагы иҗат эволюциясен дә нигезләбрәк ачарга булышачак. Фәнни тикшеренүләрдә әдипнең бу чор иҗатындагы тагын бер үзенчәлек әле һаман игътибардан читтәрәк кала. Монда сүз авторның заман идеологиясенә бәйле рәвештә әйтергә теләгәне белән әсәрнең объектив мәгънәсе арасында кызыклы гына аерма хасил булуы турында бара. Бу үзенчәлекне бигрәк тә "Кызыл чәчәкләр" повесте белән "Тирән тамырлар" романы мисалында ачыкларга мөмкин. Аларда әсәрнең язучы таланты белән тудырылган объектив мәгънәсе авторның башта үз чоры рухында әйтергә теләгәненнән киңрәк тә, тирәнрәк тә булып чыккан.
Г. Ибраһимовның идеологик сәбәпләр аркасында совет чорында онытылуга дучар ителгән "Адәмнәр" повесте соңгырак вакытларда кабаттан өйрәнелә башласа да, аның идея-эстетик кыйммәте һәм 20 нче еллар әдәбиятында тоткан урыны әле тиешенчә ачылмаган. Г. Исхакыйның "Дулкын эчендә" пьесасы, Ф. Әмирханның "Шәфигулла агай", Ш. Усмановның "Шәмсетдин бай" повестьлары кебек, бу әсәр дә үзенең объектив мәгънәсе белән совет системасына тәнкыйтьчел карауга корылган. Шушы позиция повестьның жанр һәм стиль табигатенә дә эз сала. Ягъни ул елларда әдәбияттә илда төзелә торган яңа җәмгыятьне романтик планда һәм оптимистик формаларда яктырту хакимлек иткәндә, Г. Ибраһимов шушы ук җәмгыятьтә барлыкка килгән, дөресрәге, китерелгән ачлыкны үтә кырыс буяулар белән сурәтли. Табигый, бездәге социализмны дөньядагы иң гадел һәм кешелекле җәмгыять дип күрсәткән совет пропагандасы бу әсәрне кабул итә алмады, ул яңа тормышны каралтып тасвирлауда гаепләнде. Хәзер исә аны совет җәмгыятендә дә социаль фаҗигаләр булганлыгын һәм аларны яктырту өчен трагедия жанры кирәклеген раслаган әсәр дип карарга һәм бәяләргә кирәк.
Г. Ибраһимовның совет чоры мирасының мөһим өлешен тәнкыйть һәм әдәбият фәненә караган хезмәтләре тәшкил итә. Болар инде күпмедер өйрәнелгән, шул ук вакытта бу өлкәдә тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеге дә сизелә. Бердән, әлеге мирасны, "ак тап"ларны бетереп, тулырак күзаллыйсы бар. Икенчедән, Ибраһимовның бу чордагы тәнкыйди һәм фәнни карашларын объективрак өйрәнү дә сорала. Аларда, бигрәк тә әдәбият тарихына мөнәсәбәттә без әле һаман да искә алып бетермәгән, әмма фәнни яктан әһәмиятле фикерләрдән тыш заман идеологиясенә генә бәйлеләре, ягъни фәннилектән читтә торганнары да очрый.
Г. Ибраһимовның иҗади феноменын өйрәнүнең моңа кадәр рәтләп искә алынмаган, әмма мөһим булган тагын бер аспекты бар. Эш шунда: Тукай яки Такташ кебек, Ибраһимов та әдәбиятта үз мәктәбен булдырган әдип. Ә менә шушы мәктәпнең нидән гыйбарәт икәне, ягъни аның традицияләренең бу очракта прозада ничек үстерелүе әле һаман да махсус өйрәнүне көтә.

Флүн МУСИН
филология фәннәре докторы.

Татарстан.- 2007.- N3.- Б.42-45.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International