Сәхнәбезнең йөзек кашы (А. Арсланов)

Чыганак: Арслан, А. Сәхнәбезнең йөзек кашы : [Г.Камал театрының мәшһүр артисткасы Ф.Ильская тур.] / А. Арслан // Сәхнә. - 2006. - № 11-12.-Б.10-11.

Фатыйма ханым Ильская кулында татар театр сәнгатенең эстафета йөзеге йөрде. Бенефис спектакле вакытында татар халкы исеменнән Габдулла Кариевка алтын йөзек кидертәләр. Бөек артистыбыз вафатыннан соң, бу йөзек Кәрим Тинчуринга бирелә. Татар халкының сәнгатенә, үз театрына булган олы хөрмәте рәвешендә йөргән бу йөзекне соңрак Заһидә ханым Тинчурина Фатыйма Ильская кулына тапшыра.

Фатыйма ханым үзенең 80 еллык юбилеенда Г.Кариевтан калган бу эстафета йөзеген Г.Камал театрын үстерүгә зур көч куйган, театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның кулына кидерүе турында әйткән иде.
Димәк, бу йөзек, театрыбызның башлангыч чорыннан алып, йөз еллыгы якынлашкан шушы көннәргә хәтле эстафетаны, гүзәл традицияләрне дәвам итү символы булып яши.

Фатыйма Салих кызы Ильскаяның тууына йөз ел тулган көннәрдә шәһәребез музейларында, Г.Камал исемендәге академия театрында чорыбызның бөек актрисасын олылап искә алу кичәләре үткәрелде. Миңа М.Җәлил музей-фатирында үткәрелгән шундый кичәләрнең берсендә катнашырга туры килде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Л.Шакирҗанова кичәгә килүчеләрне Фатыйма Ильскаяның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, Татарстанның халык артисткасы Р.Хәйретдинова белән без Фатыйма ханым белән бергә эшләгән еллар турындагы истәлекләребез белән уртаклаштык. Фатыйма Ильскаяның Татарстан дәүләт музееннан китерелгән күпсанлы фоторәсемнәре һәм аның кайбер шәхси әйберләре кичәгә килүчеләрдә зур кызыксыну тудырдылар. Фатыйма ханымның Ильская псевдонимын ничек алуы да күпләрне кызыксындырды.

Ә ул менә болай була: 1916 елның 21 октябрендә «Сәйяр» труппасы артистлары Казанның Зур театрында «Шәфкать туташы» исемле драма куялар. Бу драмага чыгарылган афишада: «Яңа артистка Фатыйма Ильскаяның иштираке бер лә...» дигән юллар да була. Бу — Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетованың Казан тамашачылары алдында беренче чыгышы. Шушы чыгышы белән ул профессиональ артистлык юлына баса. Аңа, Урал буеннан килгән кызга, бу фамилияне Г.Кариев һәм К.Тинчурин бирәләр.

— Җәмәгать, Фатыйма беренче мәртәбә сәхнәгә чыга, аңа сәхнә өчен бу үз фамилиясе ярамый, ул бит халык арасыннан чыккан ил кызы! — ди Тинчурин.
— Әйе, ил кызы. Менә шуңа күрә аның фамилиясе Ильская булсын, — ди Кариев.

Ф.Ильская «Шәфкать туташы»нда Юлечка ролен башкара һәм, сәхнәгә яңа гына аяк баскан булуына карамастан, шактый осталык күрсәтә.

1902 елда Оренбург шәһәрендә эшче гаиләсендә туган Фатыйма Хуҗасәетова 13-14 яшьлек яшүсмер вакытында Оренбург яшьләренең үзешчән спектакльләрендә уйный башлый, шулай ук Казан һәм Уфа труппаларының спектакльләрендә дә бик теләп катнаша. Үтә дә сәләтле кызны 1916 елны танылган артист һәм режиссер Г. Кариев үзенең «Сәйяр» труппасына чакыра. Бу труппада яшь актрисаның таланты ачыла, аңа еш кына зуррак рольләр тапшыралар, ә инде 17 яше тулган вакытта Ф.Ильскаяны татар театры күгендә кабынып килүче яңа йолдыз дип атыйлар. Гражданнар сугышы елларында Ф.Ильская, татар театрының күренекле артистлары белән берлектә, Идел буе укчы полк составындагы фронт театры труппасының артисткасы буларак, Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары өчен концертлар бирүдә актив катнаша.

1923 елда Ф.Ильская Татар дәүләт театрына (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) чакырыла. Ул бу театр сәхнәсендә уйнаган елларында татар, рус һәм дөнья драматургиясе әсәрләре буенча куелган йөзләгән спектакльләрдә гүзәл сәхнә образлары галереясын тудыра.

Ф.Ильская театр сәхнәсендә С.Гыйззәтуллина-Волжская башлаган романтик традицияләрне дәвам иттерә. Үз вакытында татар театрының күренекле артисты һәм режиссеры Зәйни Солтанов: «Татар халкына онытылмаслык иң югары һәм гаҗәеп үтемле рухи азык бирүче артисткаларның берсе — Фатыйма Ильская», — дип язып калдыра.

Табигать Ф.Ильскаяга, ачык йөзлелек, гадилек сыйфатлары белән бергә, искиткеч иҗади сәләт һәм гаҗәеп интеллектуаль талант биргән.

«Фатыйма ханым Ильская — татар сәхнәсенә табигатьнең үзе тарафыннан бүләк ителгән артистка, — дип язды үзенең «Фатыйма Ильская» дип исемләнгән иҗат портретында Шәриф Рахманкулов, — күркәм грация, коеп куйган сын, гүзәл кыяфәт, күңелләрне эретә торган ягымлы тембрлы тавыш. Фатыйма ханымга табигать тарафыннан челтерәп аккан чишмә суыдай саф, ягымлы, һәр интонациясе тамаша залының иң ерак почмагына барып җитә ала торган көр, ачык тавыш бирелгән. Әгәр дә халык, күзне җанның көзгесе, дип атаса, без Фатыйма ханымның күзләрен иҗат көзгесенең бер детале дип танырга мәҗбүрбез».

Безгә, Татар дәүләт театр училищесында укыган яшьләргә, кырыгынчы еллар уртасыннан бирле Фатыйма Ильская башкарган рольләрнең байтагын күреп, аның башкару осталыгына соклану бәхете насыйп булды. Мин Татарстан радиосында эшләгәндә, 1954 елны академия театры К.Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча эшләнгән «Сәүбановлар» спектаклен сәхнәгә куйды. Спектакльнең режиссеры Ш.Сарымсаков мине большевик Халявин ролен башкарырга чакырды.
Спектакльдә большевикларның шәһәр үзәге белән элемтәдә торучы фабрика эшчесе Ксения ролен Фатыйма ханым Ильская башкара иде. Шулай итеп минем театрда беренче «чирканчык алуым», беренче ролем Фатыйма ханым белән бергә уйнаган спектакльдә булды. Әлбәттә, ул образны әзерләгәндә миңа, әле тәҗрибәсез яшь актерга, Ильская кебек олы актрисаның ярдәме ифрат зур булды. Ә инде театр труппасында эшләгәндә миңа Фатыйма ханым Ильская белән М.Әмирнең «Тормыш җыры», Э.Золяның «Рабурден варислары», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Шекспирның «Король Лир» спектакльләрендә бергә уйнау бәхете насыйп булды. Ф.Ильская иҗаты турында язучылар еш кына: «Ильская сәхнәгә яшьлек кертә», — дип кабатлыйлар иде. Бу сүзләрнең дөреслегенә без, актрисаның инде олыгайгач уйнаган рольләрен күреп тә, инана идек. Ф.Ильскаяның сәнгать осталыгын бик күп татар актрисалары үзләренә үрнәк итеп санадылар.




Соңгы яңарту: 16 гыйнвар 2013, 15:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International