Истәлекләрем

Чыганак: Казан утлары.-1982.- № 1

Кереш сүз

Миңа балачагымны искә алу авыр. Чөнки шат, якты балалык еллары миңа таныш түгел. Балачагымны гел караңгылык эчендә күрәм. Мәсәлән, менә болайрак итеп: ... Оренбург: Вокзал янындагы кечкенә генә йорт. Ул йортны землянка дип атасаң дөресрәк булыр. Йортыбыз янында — ниндидер төзелеш, тирә-юньдә йомычкалар. Мин йомычкалар җыям. 12 яшькә кадәр гел йомычка җыйдым мин. Йортыбыз эчендә исә гел бик күп капчык була иде. Бабам Галимҗан, әбием Гөбәйдә үз гомерләрен капчык арасында уздырганнар; Бабам —тегермәндә йөк ташучы иде, әбием исә — капчыклар ямаучы. Әти, әниемне хәтерләмим. Сукыр лампа яктысында әбием, бабам алар турында җай гына, матур гына итеп сөйлиләр иде. Әнием Һиҗәстә Оренбургта туган. 15 яшендә аны кияүгә биргәннәр. Төскә бик чибәр булган минем әнием, зифа гәүдәле. Әтием Салих та матурлыгы белән кешеләрнең игътибарын үзенә тарткан. Ул кара эшче булган. 25-26 яшьләрендә, ничектер, эш эзләп киткәнме, Кара диңгез буенда үлгән. Мин әтиемнән 9 айлык чагымда калганмын. Әнием—күкрәк бакасыннан (йөрәк авыруыннан) үлгән. Ул үлгәндә миңа яшь ярым була.
8 яшьтә, мәктәпкә керәсе урында, мин җиңгәм белән бергә эшкә йөри башлыйм, йон ташыйм. Оренбург байлары Мәхмүд, Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлар сарык, кәҗә тиресе, йон җыеп, аларны эшкәртеп, зур сәүдә алып баралар. Аларның йон юу өчен зур корылмалары — Оренбург янындагы елганың икенче ягында, фабрика сыман бина иде. Анда йөзләгән хатын-кыз, бала-чага мәш килә. Гади халык аны мойка дип йөртә. Менә шунда — мойкада, йон юам, йон ташыйм. Иртәнге 6 дан кичке 6 га кадәр.
Тагын шуны хәтерлим: бабам мине җәйләрен үзе белән, далага, ка-
закъ авылларына алып китә иде. Ул эшли. Ә мин иксез-чиксез казакъ
сәхрәсе буйлап чабып йөрим... Кычкырып көләм. Далада тавышым Матур булып яңгырый. Аның яңгыравы мине тагын да куандыра, ярсыта.
Тавышымның үзенчәлеге, бәлкем, әнә шул далада чарлангандыр, чыныккандыр.
12 яшь. Зурлар мәктәбенә, ул заманда оренбурглылар әйткәнчә, «Воскресенская школа»га рус мәктәбенә йөрим. Русча укырга, язарга өйрәнәм.
Миңа 15 яшь. Көннәрнең берендә, әлеге мойкадан кайтканда, афиша күрәм: татарча спектакль «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф. Шиллер әсәре. Беренче тапкыр спектакль карыйм, таң калам. Үзем аңлый алмыйм әле. Күңелдә сәхнәгә омтылу туа. Сәхнәдә буласы, әнә шулай уйныйсы килә. спектакль йөрәгемә ялкын салып китә. Театр турында хыяллана башлыйм.


Мине сәхнәгә беренче башлап алып чыгучы артист Локман Аитов булды. Язгы кояшлы көн иде. Урамда мине Локман Аитов туктатты:
- Бәләкәй кыз, «Народный Дом»га кил. Без сине артистка итәбез. Мин куркам. Икеләнәм. Аптырап торам. Ничек инде артистка?
- Безнең труппа, русчадан тәрҗемә итеп «Өрәкләр» дигән спектакль куя. Мәрьям ролен уйнарга бер кыз кирәк. Кил. Без сиңа сүзләрне әйтеп торырбыз. Өйрәтербез.
Артистка булырсың.
Каушавымнан ничек уйнаганымны да хәтерләмим. Уйнавым ошаган булса кирәк, мине тагын чакырдылар...
Озак та үтмәде, Габдулла Кариевтан хат килә. Мине «Сәйяр» труппасы чакыра. Казанга чакыралар!
Миңа Казан якын, кадерле. Мин «Сәйяр»да тудым. Минем, иҗади яшәвем дә 1916нчы елның көзеннән «Сәйяр» труппасында башланды.
Хәзер В. И. Качалов исемендәге рус драма театры ул елларда «Большой театр» дип йөртелә иде. Менә шул театр бинасында «Шәфкать туташы» спектаклендәге Юлечка булып мин беренче тапкыр Казан тамашачыларына күрендем. Мәңге онытылмаслык спектакль! Беренче чыгыш! Театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам бер төркем язучылар белән сәхнә артына кереп мине котлый. Габдулла Карцевка үзләренең
соклануларын белдерәләр.
Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасында уйнавым — бусы инде икенче чыгышым. Мин — Рокыя ролендә. Спектакль тәмамлангач залны алкышлар күмеп китә. ...
Бераздан минем каршыма коляскада сөйкемле генә яшь кеше килә. Кулында чәчәкләр. Ул елмая. Кемнеңдер тавышын ишетәм:
— Фатыйма, таныш, бу — мөхәррир Фатих Әмирхан!
|— Мин бүген чын спектакль карадым. Мин үзем язган Рокыямны күрдем! Минем Рокыям Оренбургтан килгән икән!—Шулай ди Фатих Әмирхан һәм миңа чәчәкләр суза. (Ул чәчәкләр минем өчен бик кыйммәтлеләр. Алар минем күңелемдә бүген дә сакланалар)...
«Мөхәррир!» Бу сүз мине аптырашка сала. Адым саен мине ниндидер яңалык көтә. Яңа сүзләр. Аларның һәрберсе минем өчен серле. «Мөхәррир» диләр. Күрәм: «Мөхәрриргә» хөрмәт бик зур. Кем соң ул мөхәррир? Аны да мин соңрак кына аңлыйм. Татарча укый да белмим әле. Рус мәктәбенә нибары 3—4 ел гына йөрдем. Аннары тегүчелек мәктәбе! Сизәм, бу мохитта мондый белем белән генә яшәү читен. Аз
белемле икәнлегемне әйтергә оялам. Мең рәхмәт, Габдулла Кариев моны тиз сизә. Аның тырышлыгы белән университет студентларының берсе миңа дәресләр бирә башлый...
Казанга килүемә озак та үтми, көннәрнең берендә Габдулла Кариев сүз башлый:
— Бу кызыбыз ятим. Ул ил өчен туган кыз. Ил кызы булсын Ил
ская дип атыйк. Аның фамилиясе бүгеннән башлап Ильская. Фатыйма
Ильская! Хуҗасәетова фамилиясе онытыла...
Хәзер инде миңа 80 яшь. 62 елга якын мин өзлексез сәхнәдә. Озын
гомер кичердем. Күп күрдем. Шатлык та, кайгы да аз булмады Күз
яшьләрем дә коелды. Күп уйландым. Гомерем буена бер фикер миңа юлдаш булды: «Бары үзең өчен генә яшәү, тыныч кына яшәү — ул ящәү түгел. Ул — тормыш түгел!.. Хезмәтең кешеләргә кирәк булсын! Син кешеләргә кирәк бул!»
Менә шул хакта, яшәү мәгънәсе турында сөйлисем килә минем. Язмыш миңа күп нәрсә бирде. Язмыш миңа бик күп бәхетле очрашулар бүләк итте. Тормыш юлымда берсеннән-берсе игелекле кешеләр очрап алар миңа ярдәм кулларын суздылар. Барысына да үземнең рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар хакында бигрәк тә яшьләргә сөйлисем килә:
Беренче сүзем Габдулла Кариев турында.
Һәр яктан гүзәл...
Халкыбызның кыю фикерле, кайнар йөрәкле улы Габдулла Кариев тормышын театрга багышлаган күркәм кеше иде. Һәр артистның иҗат мөмкинлекләрен күрә белгән режиссер, сабыр педагог та, оештыру сәләте зур булган җитәкче — театр хуҗасы, элеккечә әйткәндә, антрепренер да ул.
Артист Габдулла Кариев сәхнәдә бервакытта да үзен кабатламады.? Ул бер-берсенә һич охшамаган образлар иҗат итте. Шуларның бер-икесенә генә тукталам. Мин аның «Соңгы сәлам» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә балыкчы, Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре»ндә шкафчы Әхмәтҗан рольләрендә уйнавын һичбер кемнең уйнавы белән чагыштыра, тиңли алмыйм. Алар бик төгәл, дөрес эшләнгән портретлар.
Менә Кариев—балыкчы. Бик гади, урта яшьләрдәге татар. Өстендә көрән кыска кием, башында иске татар бүреге. Йөреше салмаграк. Ул Идел яры буенда, кармакларын суга салган. Үзе сөйләшә, ә игътибары суда, балык чирткәнне көтә. Аның сөйләшүләрендә, хәрәкәтләрендә халыкның эчкерсез, аз сүзле, гади, акыллы кешесен күрәсең... Печән базары каһарманы, кара фикерле Әхмәтҗан сөйләшүендә бөтенләй икенче, ямьсез ят тавыш, явызлык, тупаслык ишетелә. Әхмәтҗан күңелдә чиркану тудыра. Бу рольдә Кариевның мәһабәт гәүдәсе ничектер кечерәеп кала. Икенче бер рольдә Кариев — чын Европа кешесе, чын аристократ. Соклангыч матур, мәһабәт гәүдә. Өстендә гаҗәп пөхтә фрак, йөрешләрендә затлылык, тәрбиялелек күзгә бәрелә. Кариевны бу рольдә күргәч аның. кичә генә шкафчы Әхмәтҗанны уйнавын күз алдына китерү дә мөмкин түгел төсле. Свингали зәңгәр күзләре белән миңа тутырып карый. Ул күз карашында ихтыяр көче шул кадәр куәтле, мин ирексез
тулысынча аңа буйсынам. Буйсынмыйча, булдыра алмыйм. Ул мине гипнозлаган. Пәрдә төшкәч, тәнәфестә үз бүлмәмә кергәч тә мин әле озак вакытлар айный алмыйм, һаман үземне образда, Свингали гипнозында итеп сизәм. Габдулла Кариев сәхнәдә әнә шундый тирән ышандыру көченә ия иде. Спектакльдән соң, репетицияләр үткәргәндә, байтак вакыт мин аның режиссер Кариев булуына җайлаша алмый тора идем. Чөнки күңелдә әле һаман ул тудырган образлар хакимлек итә.
Габдулла Кариев — реалистик юнәлеш артисты, аның образлары тормыштан алынган җанлы, реаль кешеләр. Ул һәр образның төп характерын оста билгели. Мин аның катнашы белән барган спектакльләрне сәхнә артыннан онытылып карый идем.
Габдулла Кариев зур рухи көчкә ия булган, талантлы Һәм бик таләпчән режиссер иде. Ул биргән дәресләр, аның көндәлек репетицияләрдә әйткән сүзләре, өйрәтүләре, спектакльдән тыш очрашулар — барысы да минем өчен зур мәктәп булдылар.
Сәхнәдә :үзеңне тормыштагыча табигый тот.
— Сүзеңне ихлас күңелдән сөйлә, һәр сүзең, һәр хәрәкәтең, һәр күз '
карашың тамашачыны ышандырсын. Аларда гадилек тә, нәфислек булсын.
— Фикерең тамашачыга анык булсын, сүзең югалмасын. Ул тамашачының аңына барып җитсен, йөрәгенә үтеп керсен.
— Гәүдә хәрәкәтләре билгеле ритмга буйсынсын. Хәрәкәтләр җиңел,
матур булсыннар. Моның өчен музыканы белергә, музыканы тынларга,
тыңларга кирәк.
—Сәхнәдә бертөрлелек, кабатлану булмасын, һәр обрәз өчен үзенчәлекләрне билгели бел, моңарчы күрелмәгән төсмерләүләр эзлә. Һәр образга үзенә генә хас йөрү, сөйләшү, кулларны оста файдалану алымнарын тап. Шулай булганда гына иҗатка ирешербез. Иҗатсыз сәхнә юк! — дип өйрәтә иде артистларны режиссер Кариев. Чын сәхнә иҗатчысы булу өчен безнең алга зур тәрбияви таләпләр, куйды: «Артист көр күңелле, бик тәрбияле булырга тиеш. Эчке рухи күркәмлек тышкы матурлык белән бергә үрелгән булсын. Артист — чык мәгънәсендә рухы
белән дә, тышкы кыяфәте белән дә күркәм кеше булсын». Үзеңне пөхтә
йөртүне ул, хәрби кешеләрнең Устав үтәве мәҗбүри булган кебек, катгый таләп итә иде. Бу таләпләрне үтәүдә ул үзе бик зур үрнәк булды.
Режиссер Кариев спектакльләрнең сәнгатьчә кыйммәтен күтәрүгә күп көч куйды. Рус театры казанышларын яңа аякка басып килүче татар театрына күчерергә теләге зур иде. Моның хакына ул теләсә нинди чыгымнардан да курыкмый иде. Спектакльләрдән килгән акчаның зуррак өлеше, кагыйдә буенча, антрепренерга тиеш булса да, ул акчаны үзенә түгел, ә постановка чыгымнарына файдалана. Рус режиссерларын, рус художникларын чакыра. Кариевның бөтен омтылышы — иҗади үсү, камилләшү, театрның җәмгыять тормышында әһәмиятен югары күтәрү. Моның өчен ул күп кенә оештыру эшләре башкара, һәр спектакльнең кичек үтүенә, һәр артистның ничек уйнавына җентекләп анализ ясый. Булган кимчелекләребезне ачып сала. Уңышларыбыз булса — сөенә. Аны бигрәк тә труппага яңа кергән яшьләрнең уңышлы адымнары куандыра. Кариев бик еш якын дусты Габдулла Тукайны искә ала, аның сөйләгәннәреннән, әсәрләреннән безгә мисаллар китерә. Мондый сөйләшүләр, репетицияләр, әлбәттә, безнең өчен онытылмас сабак иделәр. Минем кебек махсус театр мәктәбен үтмәгән, сәнгать теорияләрен өйрәнмәгән, Казанга килгәнче «Сәйяр» артисткасы булганга кадәр, Оренбург байларында йон юып тамак туйдырган кызга Кариев дәресләре чын сәнгать университеты иде. Мин генә түгел, минем кебек халык арасыннан чыккан эшче кызы Нәфига Арапова, Нәгыймә Таҗдарова, Гөлсем Болгарская һәм башка бик күп сәхнәдәшләрем мең рәхмәтләр укып, Габдулла Кариевка бурычлы булуларын гомер буе әйтә килделәр. Чөнки Кариев мәктәбе — ул кешегә тирән ихтирам тәрбияләүче, иҗади хезмәткә өндәүче, артистны илһамландыручы, рухландыручы сәнгать мәктәбе иде,
Режиссер Кариев бездә иҗат оптимизмы, үзендә булган сәнгать очкыннарын дерләтә белүне тәрбияләде. «Сәйяр» артистларын, театрга булган чиксез мәхәббәт, бергә эшләү, бергә иҗат итү теләге берләштерде. Тормыш вак-төякләрен, көнкүреш мәшәкатьләрен репетиция башлану белән бөтенләй онытабыз. Фәкать иҗат итү генә кала. Үпкәләүләрле, көнләшүләрне белми идек без. Андый хисләр театрны, сәнгатьне кимсетәләр кебек тоела иде. Репетициягә кичегеп килү—акылга сыймаслы. Спектакль уйныйсы көнне без театрга өч-дүрт сәгать алдан килеп әзерләнә башлый идек. Спектакль — ул безнең өчен зур тантана, бәйрәм иде. Спектакль уйнауны — эшкә килү, хезмәт бурычын үтәү дип карау — ул театрны кимсетү булып тоела иде. «Рухланып» илһамланы яшә, тормышта тыйнак бул!» — шулай өйрәтә иде безне режиссер Габдулла Кариев.
«Һәр спектакльгә рецензия булсын!» — Габдулла Карцев әнә щундый бурыч куя, аны гамәлгә ашыру өчен язучылар, тәнкыйтьчеләр белән алдан сөйләшә, аларны спектакльләргә анализ ясаган җыелышларыбызга чакыра. Шул заманның театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам, язучы Фатих Әмирхан, драматург Галиәсгар Камал безнең труппада бик еш булалар. Кариев тәнкыйтьтән, рецензияләрдән кимчелекләрне күрсәтүләреннән һич курыкмый. Ул акыллы киңәш, яңа фикерләр,
1
кыйммәтле тәкъдимнәр ишетергә ашкына, театрга ярдәм итәргә теләүчеләргә ниндидер бер ялкынлы омтылыш белән яши иде. Кариев киңәшеп эшләргә ярата. Аның иң якын киңәшчесе, дусты Кәрим Тинчурин иде. Хәтеремдә, Кәрим Тинчурин бервакыт «Сәйяр»дән аерылып торды, берничә ай Мәскәүдә булды. Шул чакта режиссерыбыз канаты каерылган-кош кебек йөрде, Кәрим Тинчуринның юклыгын авыр кичерде.
Антрепренер Габдулла Кариев үзен дәрәҗәле итеп тота. Кешеләр белән оста сөйләшә. Аның матур,тулы, төз буй-сыны, кешеләргә ихтирам белән мөрәҗәгать итә белүе һәр эшне уңай чишәргә ярдәм итә. Аңа беркем дә кире җавап кайтарырга батырчылык итми иде төсле. Әгәр шулай үтемле сөйләшә, кешеләр каршында үзен куя белмәсә, 1917 елда әле рус җәмәгатьчелегенә бөтенләй диярлек таныш булмаган
татар труппасы Мәскәүдә гастроль спектакльләре куя алыр идеме? Ә ул спектакльләр Мәскәунең танылган театрларыннан берсе — Корш театры бинасында бардылар. Шул гастроль вакытында Габдулла Кариев безне Мәскәүнең художество театрына алып барды, К. С. Станиславский белән таныштырды. Кариевның соңыннан да К. С. Станиславский белән очрашып сөйләшкәне хәтеремдә. Станиславскийның йогынтысы
Каркевка, аның аркылы безгә зур булуын мин еллар узгач кына аңлый алдым.
Кариевта рус культурасын үзләштерергә омтылыш көчле. Ул шул заманның танылган артистлар иҗатын якыннанрак белергә тиеш. Казандагы рус театрлары спектакльләрен карап бара. Безне дә рус спектакльләренә йөртә... Мин аның белән бергә «Кармен», «Фауст», «Евгений Онегин» операларын тыңладым.
Кариевның карашы киләчәккә төбәлгән иде. Ул татар театрының, киләчәген бик матур итеп күзаллый иде. Минемчә, монда дусты Фатих Әмирханның да йогынтысы булгандыр. Олы әдипнең «Фәтхулла хәзрәт» яки «Гарәфә кич төшемдә» дигән әсәрләрен искә алыйк. Татар мәдәниятенең киләчәген сурәтләгән язучы белән тынгысыз сәнгатькәр киләчәк турында күп сөйләшкәннәр, күп хыялланганнардыр. Чөнки Кариев безгә кабат-кабат искәртеп тора:
— Эх, безнең, театр шәп булачак! Безнең дә Вера Федоровна Комиссаржевская кебек ялкынлы артисткаларыбыз тамашачыларны гүзәллекне сөяргә, аңларга өндәячәкләр.
Сәхнәдә 18 генә ел уйнаса да, мәңге онытылмас иҗатчы булып калган Вера Федоровна: «Сәхнәдә уйнарга кирәкми, сәхнәдә тик дөреслек
белән генә яшәргә кирәк. Сәхнәдә бер генә дә уйланмаган, акланмаган, урынсыз хәрәкәт эшләнмәсен»,— дигән фикер белән иҗат иткән. Образларын ул заман рухын тирән аңлап тудырган. Аның, сәхнәдә үз-үзен тотуында хатын-кызларга гына хас гүзәллек, нәфислек, нәзакәтлелек, иреккә ашкыну көче нык чагылган.
Кариев татарның да әнә шундый артистлары булуы турында хыяллана. Татар театрында В. Ф. Комиссаржевская кебек артисткаларның тууына ышану—халкыбызның талантына ышану дигән сүз.
Габдулла Кариев тормышта гүзәллекне яратүчан кеше иде. Кием пөхтәлеге, торак чисталыгы - бу инде үзеннән-үзе мәгълүм булган иң гади таләп. Аш-су тәмле булсын, ул мөмкинлек булганда көндезге ашны иң яхшы рестораннарда ашый. Дуслар белән бергә булырга тырыша. Аның, визит карточкасы һәрвакыт үзе белән бергә. Театр эшләрен хөкүмәт оешмаларында хәл иткәндә ул пролетка ала. Татар артисты, татар театры вәкиле мескен булып күренмәсен. Ул артистның, кешелек дәрәҗәсен югары тоту өчен борчыла. Музыка тыңларга, поэзия әсәрләрен укырга, бигрәк тә Тукайны укырга ярата. Художникларның рәсемнәрен сокланып карый.
Чеховның «Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш...» дигән фикерен Кариев тормышта гамәлгә ашыручыларның, берсе иде диясем килә.
Узганнарга борылып карыйсың, озын юл үтелгән. Театрыбызның уңышы зур. Шулай да көрсенеп куясың. Яшьләребез театрның матур традицияләрен белеп бетермиләр яки онытып куялар. Еш кына сәхнәдә яшь партнерларның, салкын уйнавын, шаблоннарга бирелүен күрәсең. Кайчак үз театрын икенче, өченче планга куеп, «төшемле» хезмәтне алга куючылар белән дә очрашасың. Менә аларга Кариевны ишеттерәсе, аның тормыш юлын исләренә төшерәсе килә. Күпме генә сәхнәдә уйнасам да, күпме генә тырышсам да, мин Кариевка рәхмәт тойгымны,-аңар булган чиксез ихтирамымны әйтеп бетерә алмадым шикелле.

Соңгы яңарту: 17 гыйнвар 2013, 9:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International