Сокландыргыч Кәрим ага

Чыганак: Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр.- Казан : Татар.кит. нәшр., 2003.- 159 б., рәс. б-н.

Кәрим Тинчурин исеме телгә алынуга, аны һәркем драматург, режиссер, артист итеп күз алдына китерә. Кәрим ага моннан тыш гаҗәп сөйкемле, саф күңелле, холкы һәм эчке табигате, тышкы кыяфәте, үзен-үзе тотышы белән чын интеллигент иде. Ул - талантлы артистлар коллективын тәрбияләгән кеше. Безнең күңелләрдә ул шулай яши.
Менә ул театрга килеп керә. Без барыбыз да, ирексездән, аның тирәсенә җыелабыз. Күңел үзеннән-үзе аңа тартыла, чөнки аның нинди дә булса яңалык алып килгәнен белеп торасың.
- Менә яңа пьеса алып килгән идем әле, - ди ул. - Акка күчереп чыкканчы, бергәләп укып чыксак, ничек булыр икән?
Без, “Сәйяр“ труппасының барча кешеләре, аның тирәсенә түгәрәкләнеп утырабыз һәм аның укыганын йотлыгып тыңлыйбыз. Без үз фикерләребезне әйтәбез. Тинчурин һәр сүзне бик җитди кабул итә. “Мин моны уйлармын әле, бу җөмләне чыннан да карарга кирәк икән“, - дип, кулъязмасының читенә билге куя иде.Ул пьесаларында кайбер рольләрне аерым артистларга атап яза иде. Әйтик, “Җилкәнсезләр“ пьесасындагы Оркыя - Нәфыйга Арапованы, Дилбәр роле мине күздә тотып язылса, “Зәңгәр шәл"дәге Ишан ролен Зәйни Солтанов өчен язган иде. Шуннан соң репетицияләр башлана. Режиссер Габдулла Кариев һәм Кәрим Тинчурин белән бергә иҗат итү үзе бер бәхет иде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кайчак репетициягә киләсең, рольгә кереп булмый. Берни эшлисе килми, һичнәрсәгә күңел бармый. Шулчак Тинчурин күренә, дөнья кинәт яктырып киткәндәй була. Ничә еллар бергә эшләп, мин Тинчуринның чытык йөзле чагын, ачулы карашын күрмәдем. Ул һәрвакыт якты чырайлы була иде. Сиздерми генә сиңа рольнең асылын, образның характерын ачып бирә иде.
Кәрим Тинчурин сәхнәдә еш кына үзе дә уйный иде. “Җилкәнсезләр"дә Батырханны уйнады. Хәер, уйнады дип әйтү төгәл үк булмас, ул сәхнәдә яши иде. Образга шулчаклы бирелеп керә, аның чын Батырхан икәненә бернинди шигең калмый. Син дә аңа ияреп онытылып китәсең - Дилбәр булып кына каласың. Аның белән иҗат итүе үзе бер бәхет, бу иҗади рухлану бирә иде.
Аның "Ревизор"да иҗат иткән Хлестаковы бигрәк тә истә калган. Ул - ялганчы; үз ялганына, үз уйдырмасына үзе ышанган, кешене ышандырып уйный, шулкадәр бирелеп, ихластан, ышандырып сөйли. Тамашачы буларак, Хлестаковка ышанып утырасың. Аның ягымлы, дәртле Хлестаковы шундук сине биләп ала.
Ул сүзгә бай, аның башында - бетмәс-төкәнмәс хикәяләр. Ул ниндидер вакыйгаларны искә ала, кешеләрне сурәтли, ниндидер фикерләрне гомумиләштерә. Болар барысы да артистка иҗади азык, иҗади хыялга юнәлеш бирә. Шуңа күрә аның театрга килүен һәркем зарыгып көтә иде.
Тинчурин - үзенең күңел байлыгын юмарт өләшүчән кеше иде. Аның бөтен хәрәкәтендә, йөрешендә, кешегә мөрәҗәгать итүендә, артистларга күрсәтмәләр бирүендә кешегә зур хөрмәт сизелә. Ул һәрвакыт якты йөзле. Уен-көлке ярата. Менә ул репетициядән соң күзлеген эзләргә тотына. Күзлеге исә маңгаена күтәрелгән була. Ул моны белә, ләкин шаярта: “Күзлегем кая соң?..“ Менә җыелыш бара. Берәү урынсыз һәм күңелсез сөйли башласа, Кәрим ага бик әдәпле генә, сөйләүчегә сиздермичә генә кәгазьдән күгәрченнәр ясап, шуларны очырта башлый.
Ул үзе күргән, тормышында очраткан кешеләрдән, ишеткән, күргән вакыйгалардан сюжетлар кора, образлар тудыра. “Җилкәнсезләр“ комедиясендә Кәрим Тинчурин иске дөнья вәкилләренең һәлакәтен ачы көлү белән тасвирлый һәм гади, гадел кешеләргә үзенең зур мәхәббәтен белдерә. Безгә, артистларга, “Җил-кәнсезләр“дәге күп кенә образларның прототиплары таныш иде. Без аларның күбесен күреп белә идек. Дилбәр образында, мәсәлән, гимназиядә укыган безгә таныш бер туташның язмышын чагылдыра.
Кәрим ага шат күңелле, эшкә бирелгән кеше иде. Ул шул яклары белән артистларда хезмәт дәрте, иҗат уты кабындыра иде. Хатын-кызларга аеруча игътибарлы иде. Артистларның хезмәтенә ул югары бәя бирде, һәр кешенең хезмәтен, урынын ихтирам белән билгели белде.
Зур педагог Антон Макаренко үзенең шәкертләренә, иң авыр профессия - чын кеше булу, дигән фикерне әйткән. Кәрим ага турында сүз кузгатканда, шушы фикер искә төшә. Кәрим ага чын кеше, олы йөрәкле кеше иде. Бу аның драматургиясендә, нәтиҗәле режиссерлык, актерлык эшендә чагылыш тапты. Без, өлкән буын артистлар, аны онытылмас, сокландыргыч Кәрим ага, дибез.

Соңгы яңарту: 17 гыйнвар 2013, 9:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International