Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәкый Исәнбәтнең (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров, 1899-1992) тууына 115 ел тулу уңаеннан төзелде.
Әдип турындагы материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде. Биредә аның тәрҗемәи хәле, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, фотоархив, сценарийлар, презентацияләр, методик материаллар, видеоматериаллар, аңа багышланган шигырьләр, әдипнең әсәрләре белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Н. Исәнбәтнең китаплары, аның турындагы басмалар, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.
Интернетта Н. Исәнбәткә багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
2024 елда, әдипнең тууына 125 ел тулуны истә тотып, биобиблиографик белешмәлек тулыландырылды. Аңа соңгы биш елда Интернет киңлекләрендә дөнья күргән материаллар өстәлде.
Н. Исәнбәтнең тәрҗемәи хәле
Н. Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты турында
Видеоматериаллар
Н. Исәнбәт әсәрләре
Н. Исәнбәткә багышланган шигырьләр
Н. Исәнбәткә багышланган сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр
Нәкый Исәнбәт турында мәгълүмат чыганаклары
Филология фәннәре кандидаты, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинованың билгеле татар язучысы, бик кызыклы һәм үзенчәлекле шәхес, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстан һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәкый Исәнбәт турында чыгышы
Татар әдәби мирасын барлаганда, һәрбер әдипнең үзенчәлекле әсәрләрен телгә алабыз. Һәркемнең – үз урыны. Һәркемнең – үз киштәсе.
Библиография
Соңгы яңарту: 2024 елның 2 ноябре, 10:43