Риза Ишморат

Чыганак: Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. 1 том. / тйз. Р.Н. Даутов, Р.Ф. Рахмани.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.- 751 б.

Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов) 1903 елның 1 ноябрендә (искечә 17 октябрьдә) хәзерге Башкортстан Республикасының Яңавыл төбәгендәге Бәдрәш дигән авылда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе, чыгышы белән ярлы крәстиян катлавыннан булып, малай чагында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта хәлфә, аннары шул төбәктәге Йосыф исемле авылда указлы мулла хезмәтләрен башкара. 1913 елда исә, муллалык эшен ташлап, туган-үскән авылы Уразайга (хәзер Татарстанның Актаныш районында) кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда гади крәстиян тормышы белән яши.
Булачак драматург алты яшеннән әтисе укыта торган авыл мәктәбенә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары үз авылларыннан илле-алтмыш чакрым ераклыктагы Янбарыс мәдрәсәсендә һәм Сараш авылының рус-татар земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1916–1918 елларда Минзәләдә һәм Уфаның «Госмания» мәдрәсәсендә укый. 1921 елда Уфадагы укытучылар әзерли торган даими курсларны тәмамлап, берникадәр вакыт Эчке иминлек гаскәрләренең Уфа сәяси бүлегендә хәрби хезмәткәр, соңга таба Актаныш төбәгендәге авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм Минзәлә шәһәрендәге балалар йортында тәрбияче булып эшли.
1923 елның көзендә Р.Ишморат Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1926 елда техникумны тәмамлагач, Татар дәүләт театрында режиссер булып эшли башлый. Шушы елларда беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Йокы патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) исемле сатирик комедияләрен яза һәм, режиссер буларак, аларны сәхнәгә үзе куя.
1927–1930 елларда Р.Ишморат Ленинград (Петербург) сәнгать тарихы институты каршындагы Югары театр сәнгате курсларында укый. Укуын тәмамлап кайткач, Татарстан Мәгариф комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор, 1930–1940 елларда Татар дәүләт академия театрында режиссерлар коллегиясе җитәкчесе, режиссер-куючы һәм театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан әдип Татарстан Халык Комиссарлары Советы (ТХКС) каршындагы Сәнгать эшләре Идарәсе мөдиренең урынбасары вазифаларын башкара. Язучы-драматург буларак та исеме шушы чорда таныла. Игенчеләр, эшчеләр, интеллигенция вәкилләре, студентлар тормышын, илне саклау темаларын гәүдәләндергән, шул заман кешесенең күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә әхлакый сыйфатларын, ватандарлык хисләрен чагылдырган «Пожар» (1929), «Данлы чор», «Мәдинә» (1930), «Тургай» (драматург К.Тинчурин белән бергә язылган, 1932), «Ил өчен» (1936), «Ватан» (1938), «Гөлзадә» (1940) исемле драмалары, бигрәк тә соңгысы, театр сәхнәләрендә кат-кат куелып, тамашачыларның мәхәббәтен казаналар.
Сугыш башлангач, Р.Ишморат фронтка китә. Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта – хәрби мөхбире, соңыннан җаваплы мөхәррире сыйфатында Воронеждан Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында каты яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз (1943), II дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Драматургның сугыш чорында иҗат иткән әсәрләреннән «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары» (1941), «Кайту» (1942) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Театр сәхнәләрендә озак еллар уйналып килгән «Кайту» пьесасы шул заман татар драматургиясенең
уңышлы әсәрләреннән берсе буларак тәкъдир ителә.
Сугыштан соң Р.Ишморат тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Хезмәт кешеләрен олылаган, сугыштан соңгы авыр елларда аларның фидакарьлекләрен, әхлакый сафлыкларын данлаган «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952), «Шайтан таягы» (1954), «Иске дуслар» (1957), «Серле моң» (1959), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964) кебек драма һәм комедияләр драматургның иҗат мирасында күренекле урын тоталар.
Тарихи шәхесләрнең образларын сәхнәдә гәүдәләндерү шулай ук әдипнең төп иҗат темаларыннан берсе була. Муса Җәлилнең фашист әсирлегендә күрсәткән батырлыгын тасвирлаган «Үлмәс җыр» (1955), идарәсез һәм азык-төлексез калган көймә-катерда Тын океан давылларын җиңеп узган Әсгать Җиһаншин һәм аның иптәшләре турында «Алар дүртәү иде» («Океан батырлары», 1961), Ленинның Казан университетында укыган елларындагы тормышын һәм сәяси эшчәнлеген чагылдырган «Давылга табан» (1963), Габдулла Тукай һәм аның мәшһүр замандашларының (Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй һ.б.) тарихи образларын гәүдәләндергән «И мөкатдәс моңлы сазым» (1982; үзгәртелгән соңгы исеме – «Килер ул якты көн») пьесалары әнә шундыйлардан.
Гомумән, әдипнең иҗат мирасы кырыкка якын исемдәге пьесаны үз эченә ала. Аның аерым пьесалары («Үлмәс җыр», «Давылга табан», «Шаулыйлар дулкыннар» һ.б.), рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, үз заманында рус, башкорт, мари, үзбәк театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казаналар. Моннан тыш Р.Ишморат язучы-публицист, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, хикәяче, мемуарчы да. Ул татар сәхнәсендә куелган башка милләт драматурглары иҗатыннан Вс. Ивановның «Бронепоезд»ын (1929), Д.Фонвизинның атаклы «Недоросль» («Җитлекмәгән егет», 1953) комедиясен, украин милли әдәбияты классигы Иван Франконың «Украденное счастье» («Урланган бәхет», 1951) пьесасын һәм башка
рус язучыларының аерым проза әсәрләрен тәрҗемә итә.
Гомеренең соңгы елларында әдип туган-үскән яклары, замандашлары, әдәбият-сәнгать әһелләре турында «Сайрасын тургайлар» (1982) исемле документаль повесть, «Гомер сукмаклары» (1987), «Дусларым, остазларым» (1988) исемле хатирә һәм истәлек китаплары язып бастыра.
Язучының драматург буларак иҗади йөзен билгели торган төп пьесалары аның 1966–1967 елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән ике томлык «Сайланма әсәрләр»ендә, «Пьесалар» (1953), «Гүзәл син, хәят» (1973), «Моңлы сазым» (1983), «Килер ул якты көн» (1993) исемле күләмле җыентыкларында
урын ала.
Татар әдәбиятын һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда – Татарстанның, ә 1983 елда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Әдәби-мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлеген тәкъдир итеп, Совет хакимияте аны шулай ук 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм ике тапкыр (1957,1963) «Почет Билгесе» ордены
белән бүләкли.
Ул 1995 елның 29 октябрендә Казанда вафат була.
Р.Ишморат – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.





Соңгы яңарту: 3 июнь 2013, 14:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International