Әдәбиятыбызның көләч сәхифәсе (Фоат Галимуллин)

Чыганак: Коллектив. Риза Ишморат: истәлекләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.- 240 б.

Мин Риза ага Ишморат белән аралашып яшәгән кеше түгел. Татар әдәбияты һәм сәнгате белән танышып барган кеше буларак, исемен беләм, әсәрләрен беләм, театрыбыз үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхесләребезнең берсе икәнлегенә һәрдаим шаһит булып торам. Көтмәгәндә ул миңа телефоннан шалтырата:
— Фоат энем, миңа килеп китмәссеңме? — ди.
— Ярар, — дидем.
Шундый олы кешенең гозерен кире кагу мөмкин түгел.
Бу 1987 елның 23 декабрь иртәсе иде. Хәтеремә генә таянсам, бу кадәр дөрес итеп әйтүемә ышанмас та идем, әмма акка кара белән көндәлегемә язып куйганмын. Шул ук көнне кичкә таба, педагогия институтындагы деканлык вазифаларымны үтәп арыгач, өйгә кайтышлый, Риза абыйның Лесгафт урамындагы фатирының кыңгырау төймәсенә бастым.
Ул мине шатланып каршы алды. Хәләл җефетеннән чәй әзерләтте. Өстәл тирәсендә хәл-әхвәл сорашу булды, минем эшләрем белән кызыксынды. Аннан соң сүз аның эш бүлмәсендә дәвам итте.
Риза абый өстәленнән сак кына тотып (әйтерсең лә төшеп ватылуыннан курка), бер калын гына китап алды:
— Менә, дөньяда сиксән дүрт ел яшәдем. Шул хакта «Гомер сукмаклары» дигән китап бастырдым. Юк, бу китап минем турыда гына түгел, ул заман, дусларым, остазларым хакында. Әлбәттә инде, шулар арасында мин да бар. Бу
китапка Җамал Вәзиева бәяләмә язды, ул «Социалистик Татарстан» гәзитендә
12 декабрьдә басылып та чыкты. Җамал ханым минем замандашым буларак фикер йөртә. Ә менә синдә, башка буын вәкилендә, «Гомер сукмаклары» нинди уйлар кузгатыр икән?
Мин рәхмәт хисләре белән китапны кулыма алдым. Бу минем әлеге өлкән язучыбыз белән беренче, әйтергә кирәк, бердәнбер очрашып сөйләшүем булды. Мин тагын бераздан Риза абыйның «Дусларым, остазларым» дигән китабын да укып чыктым. Бу китаплар тормышны тамырыннан үзгәрткән егерменче гасырның кеше язмышына ясаган гаять зур тәэсире турында иде, һәм алар Риза аганың үткән гомеренә шәхес буларак та, иҗатчы буларак та бәя бирү мөмкинлеге тудыралар. Әгәр дә кеше «үтелгән гомер юлына әйләнеп караган чакларымда, зарланмыйм, тормышымнан канәгать, диңгездән бер нәни тамчы кадәр генә булса да, татар театрын, драматургиясен үстерүгә, димәк, культурабыз үсешенә бераз булыштым бугай. Шат мин моңа», дип әйтә ала икән, аның үткән юлы мәгънәле булган дигән сүз.
Ни генә дисәң дә, кешедәге затлы сыйфатлар очраклы гына булмый. Монда нәсел-нәсәпнең дә әһәмияте зур. Менә булачак язучының әтисе Фәхретдин. Ярлы гаиләдән чыгып, үз тырышлыгы белән хәлфә һәм кечерәк бер авылның мулласы була алган кеше ул. Ахирәтне кайгырту белән бергә, ул бу дөньяны матурлау тарафдары да. Иртәгә үләм дип гыйбадәт кыла, мәңге яшәргә исәпләп эшли, дип, әнә шундыйлар турында әйтәләрдер. Кара син аның хезмәт яратуын, эш рәтен белүен, уңган хатыны белән бергәләп балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләвен. Башкорт якларыннан Актаныш тирәсендәге Уразай авылына әйләнеп кайткач, иң беренче эш итеп җиләк-җимеш куаклары һәм һәртөрле җимешле башка агачлар утыртуын, һәрхәлдә моның белән ул балаларына тормыш дәресе бирә, дөрес һәм файдалы яшәүнең әлифбасын өйрәнә. Яки менә Фәхретдиннең дөнья гыйлеменә, укуга булган мәхәббәте. Үзе ярый инде, ярлы баласы булгач, сайланып торырга туры килмәгән, иске мәдрәсәдә мөмкин булганны укып, хәлфәлек һәм муллалык итәрлек хәлгә килгән. Әмма аның моңардан гына канәгать түгеллеге әллә каян сизелеп тора. Кайдан тапса, шуннан китап ала, егерменче гасыр башында күпләп чыга башлаган газета-журналларны алдыра.
Фәхретдин абзыйның улларын укытуга булган тырышлыгы да таң калдыра. Балаларның киләчәге илгә һәм халыкка файдалы кешеләр булып үсәргә тиешлекләре турында ул аталарча кайгыртып тора. Янбарыс мәдрәсәсендә да укытып карый ул аларны. Әмма, рәт чыкмаслыгын аңлагач, ерак дип тормый Сараш авылының яңачарак укытыла торган мәктәбенә илтеп бирә. Минзәлә югары башлангыч мәктәбендә дә белем ала балалар. Ничек итсә итә, улларының тормышка мөмкин кадәр әзерлеклерәк килүен тели. Менә кайда ул халкыбызның затлы сыйфатларының нигезе! Г.Бәширов, М.Әмир, Ш.Маннур, Ә.Еники һәм башкаларның автобиографик әсәрләреннән дә без моның шулай икәнлеген күргән идек.

(Кыскартып бирелде)



Соңгы яңарту: 3 июнь 2013, 14:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International