Татар әдәбияты тарихында Г. Камалның урыны (А. Әхмәдуллин)

Чыганак: Галиәсгар Камал : әдип һәм заман : Язучының 125 еллыгына багышланган мәкаләләр җыентыгы / Татарстан ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ.. - Казан, 2005. - 156 б.

Галиәсгар Камал атлы шәхеснең язмышын билгеләгәндә, Ходай Тәгалә аның татар тарихындагы урынын бик тә мөһим күчеш чорларына куйган. Ул - милләтебез тарихының үзенчәлекле дәверләрен үз эченә алган вакытларда, әдәбиятыбыз үсешенең 3 мөһим чорында иҗат иткән язучы. XIX гасыр ахырында, ягъни мәгърифәтчелек реализмы хакимлек иткән елларда яза башлаган Галиәсгар Камал XX йөз башында чәчәк аткан реализм әдәбиятының күренекле вәкиле булып җитешә, иҗатын совет чорының беренче елларында да дәвам итә. Мәгърифәтчелекнең уңай якларыннан шул соңгы чорлар иҗатында да уңышлы файдалана.
Бу чорда татар әдәбияты яңа жанрлар һәм жанр формалары белән байый. Урта гасырлар әдәбиятыбыз традицияләрен уңышлы дәвам иттереп, аларны төрек һәм рус әдәбиятлары йогынтысында барлыкка килгән яңалыклар белән төрлеләндерә, баета. Шулардай иң мөһимнәре, күренеклеләре - роман жанры һәм драма төрләре барлыкка килү. Галиәсгар Камал үз иҗаты өчен аларның соңгысын сайлый һәм драматургия жанрлары формалашуда, ныгуда төп иҗади көчләрнең берсе булып әверелә.
Аның башлангыч чордагы иҗатында XIX йөз ахырында - милли әдәбиятыбызның ныклы реализм юлына килеп чыгу вакытындагы казанышлары чагылыш таба. 1898-1900 еллар арасында язылган «Бәхетсез егет», «Өч бәдбәхет», төрек язучысы Намык Кәмал әсәренең тәрҗемәсе булган «Кызганыч бала» драмалары, гаилә корылышы, хатын-кызның гаиләдәге урыны, әхлак-тәрбия мәсьәләләре, акчага һәм байлыкка мөнәсәбәт, аларның тормыш-көнкүрештәге урыны кебек, мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятында актуаль булган төп тема һәм проблемаларны чагылдыра. Боларда мәгърифәтчелек реализмы методының үзенчәлекләре дә ачык чагыла. Наданлыкны фаш итү һәм кире кагу, уңай геройларны мәгърифәткә, белемгә омтылган итеп сурәтләү, мохитнең кешене тәрбияләүдәге ролен күрсәтү (ә бу - реалистик әдәбиятның төп билгеләреннән берсе), персонажларны кырт икегә бүлеп, ягъни уңайларын бик тә уңай итеп, тискәреләрен гел кара буяуларга манчып тасвирлау югарыда аталган әсәрләрдәге сәнгатьчә эшләнешнең нигезендә ята.
Әйе, Г.Камалның актив иҗаты XX гасыр башына карый. Аның күпгасырлык татар әдәбияты тарихындагы урынын дөрес билгеләү өчен, иҗатын нәкъ менә узган гасыр башындагы хәлләргә куеп карарга кирәк. Бу чор, алда әйтелгәнчә, татар әдәбиятының чәчәк аткан, зур уңышларга ирешкән вакыты, һәм Г.Камалның да иҗатында бу чор аерылып тора. Иң көчле һәм продуктив, әдәбиятыбыз үсешенә җитди тәэсир иткән вакыт.
Гасырның беренче унъеллыгында илдә, шул җөмләдән татар җәмгыятендә дә барган иҗтимагый-сәяси үзгәреш һәм вакыйгалар милли сүз сәнгатенә көчле тәэсир ясады, аны яңа, моңарчы күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Әдәбиятта гына түгел, башка өлкәләрдә дә яңарыш башланды. Шул исәптән әдәбиятның актив бер тармагы, төре булган драматургиянең һәр жанрындагы үсешенә хәлиткеч йогынты ясаган театр сәнгате туды. Бу хәл иҗатын шушы төргә багышлаган Г.Камалга да этәргеч көч булды.
Татар әдәбияты гасыр башында зур уңышларга иреште, яңа бер баскычка күтәрелде, дидек. Ул әдәбиятның иң мөһим сыйфатларын үзләштерде, күпчелек иҗат методларын да шушы чорда формалаштырды. Соңгыларының, ягъни төрле иҗат методларының һәм әдәби агымнар-юнәлешләрнең янәшә яшәве татар әдәбиятын башка әдәбиятлардан аерып куя торган үзенчәлек булып тора. Галимнәр татар әдәбиятының нәкъ менә шул елларда тәнкыйди реализм методы нигезендә зур уңышларга ирешүе белән бергә романтизм иҗат методында да күренекле әсәрләр белән баюын расладылар. Алай гына да түгел, соңгы фәнни тикшеренүләр бездә модернистик агымның да көчле булуын, аерым язучылар иҗатында матур нәтиҗәләргә ирешүен күрсәтә. Болар янәшәсендә «пролетар әдәбияты» дип аталган юнәлешнең дә туып-үсеп килүен истән чыгармаска кирәк, һәм алар, берберләренә йогынты ясап, әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше югары һәм бай булуына китерә.
Әлбәттә инде, милли әдәби процесста иң ачык булып формалашканы һәм зур уңышларга ирешкәне тәнкыйди реализм методы юнәлеше иде. Төп иҗади көчләр дә аның орбитасына тартылды. Аларны бу иҗат алымының җәмгыятьнең торышы, бу шартларда кешенең урыны, шәхес һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәте, кешеләр арасындагы сыйнфый аерымлыклар кебек җитди, яшәештәге төп мәсьәләләргә игътибарны үзәктә тотуы җәлеп итә иде. Бүген татар әдәбиятының классиклары дип аталган төп көчләрнең күпчелеге шушы метод кысаларында иҗат итә. Бу классик язучылар әдәбиятыбыз торышының югары сыйфатлы булуы өчен аның кайсы якларын, нинди өлкәләрен тәэмин иткән, нинди тема һәм проблемаларны күтәреп чыккан соң? Боларны иң күренекле язучыларның татар тормышына һәм татар җәмгыятенең торышына булган, мөнәсәбәтенә, бу тормышның кайсы якларына һәм ничек каравына, сурәтләвенә нисбәтән түбәндәгеләргә аерырга мөмкин.
Татар тормышының, татардагы төрле иҗтимагый катламнарның хәл-әхвәлләре, яшәеш рәвеше, гореф-гадәте, рухи халәтләре шактый ук тулы булып, иң әүвәл, Гаяз Исхакый әсәрләрендә чагылдырыла. Алар тормышның реаль чынбарлыгында, кырыс дөреслегендә, кыскасы, реалистик сәнгатьнең бөтен дип әйтерлек үзенчәлекләрен-мөм-кинлекләрен файдаланып гәүдәләндерелә. Язучының «Теләнче кыз», «Мулла бабай» кебек романнарында, «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Бай угылы», «Зиндан», «Остазбикә», «Тормышмы бу?» кебек повестьларында, «Корбан гаете», «Кияү», «Солдат», «Башкорт бәхете», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Бер тоткарның саташуы», «Кәҗүл читек», «Ул икеләнә иде», «Ул әле өйләнмәгән иде» кебек хикәяләрендә, «Ике гыйшык», «Мөгаллим», «Тартышу» кебек драмаларында һәм күпләгән башка әсәрләрендә милли яшәешнең күп кенә үзенчәлекле яклары сурәтләнә. Шулардай чыгып без Гаяз Исхакыйны татарда тәнкыйди реализм әдәбиятын төп формалаштыручы һәм әйдәп баручы дип бәялибез.
Асылда татар зыялыларының халәт-рухиясе, татар җәмгыятен алга үстерү фикерләре Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә», «Хәят», «Урталыкта» кебек проза, «Яшьләр», «Тигезсезләр» кебек драма әсәрләрендә сәнгатьчә нәфислек һәм фикри үткенлек белән сыйфатлана. Иҗаты тулаем алганда реализмга нигезләнгән әдипнең каләме астыннан чыккан Хәятлар, Сөләйман һәм Рокыяләр милләтебезнең романтик рухын чагылдыра.
Нигездә татар хезмәт иясенең, ярлылар катламының тормышы, җан асравы, рухи дөньясы Мәҗит Гафури («Үги балалар», «Ярлылар, яки өйдәш хатын») һәм Шәриф Камал («Козгыннар оясында», «Акчарлаклар») прозасында чагылыш таба. Кешенең кешелеклелеге бу язучыларның әсәрләрендә катлаулы, еш кына авыр шартларда сынала, нинди генә кызганыч-аяныч хәлләрдә дә әдәби геройлар хезмәт иясенә хас булган оптимизмны, рухи матурлыкны, мәрхәмәтлелекне җуймыйлар. 1905-1907 еллардагы Беренче рус революциясе тәэсире астында иҗтимагый фикер өлкәсендә башланган кузгалыш татар җәмгыятендә дә көчле яңгыраш таба, иҗтимагый-сәяси өлкәдә генә түгел, мәдәният дөньясында да яңарыш башлануга сәбәп була. Болар татар әдәбиятында да чагыла. Җәмгыять үсешенең тоткасы пролетариат кулында дигән марксистик тәгълиматка килү юлларының башлангычлары әдәби әсәрләрдә гәүдәләнә башлый. Бу өлкәдә беренчелекне Гафур Коләхмәтов һәм Гаяз Исхакый драмалары уйный. Татарның зыялы вәкиленең сыйнфый көрәш идеологиясенә килү юлы Давыт («Ике фикер») образында гәүдәләнә. Гали («Яшь гомер») һәм Закир, Насыйр, Сабир («Тартышу») кебек персонажлар инде үзләрен сыйнфый көрәшкә багышлаганнар, эш-гамәлләре белән шуны раслыйлар. Татар әдәбиятында, беренче буларак, революцион көрәшкә тартылган Вәли, Йосыф кебек эшчеләр («Яшь гомер») һәм Галим кебек крестьян образлары («Тартышу») барлыкка килде, алардагы сыйнфый бердәмлек, дуслык сыйфатлары күркәм итеп сурәтләнде. Модернистик әдәбият вәкилләре М.Хәнәфи, Гали Рәхим, Г.Газиз, Ш.Әхмәдиев һ.б. кебек язучыларның әдәби геройларыннан аермалы буларак, болар - актив хәрәкәт, реаль элыамәл кешеләре.
Татар җәмгыятенең тискәре һәм кимчелекле якларыннан көлү, аларны сатира утына тоту Галиәсгар Камал өлешенә тиде. Дөрес, бу яктан комедия өлкәсенә Гаяз Исхакый һәм Идрис Богданов та, Сә-гыйть Рәмиев һәм Мирхәйдәр Фәйзи дә җитди өлеш керттеләр. Шулай да монда беренчелек Г.Камал кулында булды.
Аның көлкеле һәм сатирик әсәрләрендә татар тормышының күп кенә яклары сәнгатьле чагылышын тапты. Сираҗетдин Туктагаев («Банкрот»), Садри, Касыйм, Насыйр, Фатих («Безнең шәһәрнең серләре») кебек сәүдәгәрләрнең чын йөзе; Хәмидә («Бүләк өчен»), Гөлҗиһан, «Туганым апа», Гарифә, Мәликә («Банкрот») кебек мещан хатыннарның тар, тынчу дөньясындагы көлкеле дә, аяныч та хәлләр; Хәмзә образында («Беренче театр»), «Базар чатында» күренешендә («Безнең шәһәрнең серләре») һәм башка комедияләрдә чагылган татар гаиләсендәге, үзара мөнәсәбәтләрдәге наданлык, искелек аркасында яшәп килгән гадәт-йолалар; «Клубта», «Әдәбият кичәсендә җәнҗал» күренешләрендә («Безнең шәһәрнең серләре») гәүдәләнгән татар мәдәнияте өлкәсендәге кимчелекләр гаять үткен тәнкыйть ителә.
Әгәр дә Г.Камал комедияләре тәнкыйди реализм иҗат методының югары баскычларын билгеләшсә, драма жанрына караган әсәрләре («Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Дәҗҗал») исә мәгърифәтчелек реализмы традицияләрен уңышлы дәвам итәләр. Ләкин аларда инде тәнкыйди реализм билгеләре дә ачык ук чагыла башлый. Мәсәлән, «Бәхетсез егет» драмасының 1898 елгы вариантында Закирның фаҗигале язмышы аның тотнаксызлыгы, җүнле тәрбия күрмәгән булуы, ягъни мәгърифәтчелек идеологиясе һәм эстетикасы белән генә аңлатылса, соңгы, 1907 елгы вариантта егетнең психологик кичерешләренең нигезендә чын мәхәббәт газаплары ята. Шуңа да аның эш-гамәлләрен анализлаганда, тәнкыйди реализмның төп принципларыннан берсе булган психологик детерминизмны исәпкә алмый һич ярамый.
Г.Камал драматургия төренең художестволылыгын эшкәртүгә дә үзеннән зур өлеш кертте. Әлеге төр өчен бигрәк тә мөһим булган хәрәкәт берлеге таләбенә ул нык игътибар бирә. Аның пьесаларында сюжет үзенең төзеклеге, җыйнаклыгы һәм тәмамланган бербөтен тәшкил итүе белән аерылып тора («Банкрот», «Беренче театр», «Уйнаш»). Шуның белән бергә драматург сюжет төзүнең башка ысулларын да куллана. Мәсәлән, «Безнең шәһәрнең серләре» комедиясендә нигезгә фабула алынып, һәр пәрдә үзенә аерым бербөтен, «йомры» сюжетлардан тора. (Моны бүгенге әдәбият белемендә «тартмалы сюжет» дип атыйлар.) Сюжет төзүнең бу алымын бүгенге драматурглардан Туфан Миңнуллин үзенең «Шәҗәрә» драмасында уңышлы кулланды. Сюжетны болай кору вакыйгаларны эпик киңлектә сурәтләүгә хезмәт итә. Шул ук вакытта без Г.Камал драматургиясендә инде кичәге көндә калган алым-чараларны да күрәбез. Болар - читкә карап әйтү, яисә бер эш-гамәлне тәфсилләп аңлату, афишаларда персонажларга характеристика бирү, ремаркаларны киң алу һ.б. Бу сәнгати алымнарны татар драматургиясенең үсеш баскычындагы бер басма дип карарга кирәк.
Г.Камал чын милли характерлар иҗат итте. Аның абыстайларын, асрауларын, абзыкайларын башка бер генә милләт вәкилләре белән дә бутап булмый. Алар үзләренең кимчелекләре: наданлыклары, кирелекләре, сөйләү рәвешләре, бүген бик тә вак күренгән омтылыш-те-ләкләре белән гаять милли, үзенчәлекле, кабатланмас характерлар. Алар чын татарча сөйләшәләр, уйлыйлар-ниятлиләр, аларның кирелекләре дә, наданлыклары да чын татарча. Халыкчан, чын сөйләм телен сәхнәгә кертүдә, сәхнә телен формалаштыруда Г.Камал гаять зур роль уйнады, бу юлда чын остаз булды. (Боларны үзенең «Камал теле» исемле монографиясендә галим Искәндәр Абдуллин бик әтрафлы итеп күрсәтте.)
Иҗатына бирелгән бәяләр буенча Галиәсгар Камал - бәхетле язучы. Аны үз чорында ук каләмдәшләре, театр җәмәгатьчелеге «татарның Островские» дип, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть «классик язучы» дип атады; Совет хөкүмәте аңар Хезмәт батыры дигән мактаулы исем бирде; татарның сәхнә сәнгате флагманы булган Академия театрына аның исеме бирелде; аның иҗаты буенча хезмәтләр, күпсанлы мәкаләләр язылды, һәм драматург, аның кабатланмас иҗаты, һичшиксез, боларның барысына да лаек.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International