Халык драматургы (М.Г. Арсланов)

Чыганак: Арсланов, М.Г.Тылсым.Татар театры : режиссерлар һәм драматурглар / Г.Арсланов.- Казан : Мәгариф, 2008.- 287 б. : фот.б-н.

Татар театр сәнгате үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Бу олы тантанага ул шактый бай һәм катлаулы юл үтеп, биек иҗат үрләре яулап, ә кайчак сизелерлек уңышсызлыклар кичереп, канатлы әйтем куллансак, ут-су кичеп, бакыр торбалар аша үтеп килде. Аның үсешенә йөзләгән драматург, артист, режиссер, композитор үз өлешен керткән, бик күп талантлы шәхесләр гомерләрен, иҗатларын багышлаган. Андый олуг шәхесләр арасында К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗани традицияләренең дәвамчысы, татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы, татар әдәбияты классигы, артист, режиссер Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалның исеме бүген аеруча якты бер нур белән яктырып, балкып тора. Җәмгыять тормышына Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек корифейларыбыздан да бераз алдарак, Г. Исхакый белән бер чорда аяк баскан өлкән әдипнең эшчәнлеге татар халкының рухи үсеше, мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән теркәлгән.
Татар театры Г. Камал иҗаты белән инде менә йөз елга якын гомер кичерә. Сәнгать тарихыбызда әле моңарчы бер генә шәхеснең дә бу кадәр озын гомерле әсәрләр калдыра алганы юк иде. Әйе, Г. Камал иҗаты бүген дә исән, актуаль, театрларыбыз репертуарында аның пьесалары лаеклы урын алып тора.
Әйтерсең лә Г. Камал татар халкына театр булдыру миссиясе белән дөньяга килә. Югыйсә аның әле хәреф таный башлау белән үк Г. Ильяси, Ф. Халиди пьесаларын кат-кат укуын, өйдән чыгып йөри башлау белән, базарда курчак тамашалары каравын, бераз үсә төшкәч, шәһәр рус театры спектакльләренә йөрүен, үзлегеннән рус, дөнья драматургиясе әсәрләрен өйрәнүен ни белән аңлатырга? Боларның барысы да алдан планлаштырылган, җентекләп уйланылган һәм, булачак драматургны тәрбияләү өчен, билгеле бер эзлеклелектә тезелгән шикелле. Югарыдан кемдер юл күрсәтеп, кирәк вакытта төзәтеп, җитәкләп барган төсле. Драматургия — әдәбиятның иң катлаулы төре. Әле яшәү тәҗрибәсе дә бөтенләй диярлек булмаган егерме яшьлек егетнең пьеса язарга алынуы һәм бу пьесаның бераз гына төзәтүдән соң ук сәхнәгә куярдай килеп чыгуын ничек дип аңлатырга? Очраклылыкмы? Ай-һай, бу кадәр очраклылыкның бергә туплануы мөмкинме икән?
1933 елда «Яза башлавымның тарихы» дип аталган чыгышында Г. Камал үзенең әдәбият дөньясындагы тәүге адымнары турында түбәндәгеләрне сөйли:
«...И.Әхмәтҗанов дигән яшь егетнең агасымы, бабасымы... Истанбул талчогыннан берничә сандык ... тотылган төрек әдәбияты алып кайта. Алардан Нәмыйк Камалның таш басмага казылып басылган «Заваллы чоҗук» дигән драмасы килеп чыга. Аны кат-кат укып аңлыйм. Нәкъ шул вакытларда минем үземнең башымда да бер тема йөри. Н. Камалның китабы мине кузгатып җибәрә дә, мин, үзем уйлап йөргән «Бәхетсез егет»дигән нәрсәмнең беренче редакциясен язып, укытучым Миргаяз Иманаевка күрсәтәм».
Китерелгән өзектән күренгәнчә, Г. Камал әдәбият дөньясына, рус, чит ил классикасы әсәрләреннән тыш, тугандаш төрек әдәбияты үрнәкләреннән дә хәбәрдар булып аяк баса. Бу турыда моңарчы бик әйтергә ярамаганмы, яки игътибар ителмәгәнме ? Булачак драматургка кулына каләм алырга күренекле төрек язучысы Нәмыйк Камал әсәре иң беренче этәргеч булган икән. Төрекчәдән татарчага тәрҗемә эшчәнлегең дә Г. Камал шушы «Заваллы чоҗук» әсәреннән башлап җибәрә. 1900 елда ул әсәр Г.Камалның «Бәхетсез егет», «Өч бәдбәхет» исемле пьесалары белән бер чорда аерым китап булып басылып чыга һәм 1906 елның 22 декабрендә — татар театрының рәсми туган көнендә — Казанның алдынгы яшьләре тарафыннан сәхнәгә куела. Спектакльне оештыручылар арасында Г. Камалның булганлыгы, алай гына да түгел, аның үз кулы белән тамашаның афишасын язганлыгы билгеле. Казанда татарча беренче спектакль уйналу Г. Камал иҗатына зур этәргеч була. Бер яктан, ул яңа туган театрны репертуар белән тәэмин итү бабында армый-талмый эшләсә, икенче яктан, оештыру эшләре, актерлык, режиссерлык хезмәте белән дә ярдәм итә. Бер-бер артлы аның «Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Уйнаш», Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре» кебек драма һәм комедияләре языла һәм куела. Бу әсәрләр ул чорда шулай ук бик актив эшләп килгән Г. Исхакый пьесалары белән берлектә Октябрь борылышына кадәр яшәгән «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» татар профессиональ труппалары репертуарының нигезен тәшкил итәләр.
Алай гына да түгел, оригиналь әсәрләр язудан бушаган арада Г. Камал, шундый ук тырышлык, максатчанлык күрсәтеп, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләрнең саны кырыкка якын дип исәпләнә. Милли сәхнә сәнгате үсешенең тәүге елларында рус, төрек, Көнбатыш Европа классик драматургиясе үрнәкләреннән тәрҗемәләр репертуар проблемасын уңышлы хәл итү өлкәсендә генә түгел, бәлки әле бик үк тәҗрибәсе булмаган актер, режиссер, драматургларның сәхнә культурасын үстерү, осталыкларын чарлау өчен дә җитди мәктәп булып торалар.
1911 елда Г. Кариев кул астындагы «Сәйяр» труппасы «Шәрык клубы» штатына алынгач, клуб җитәкчеләренең берсе буларак, Г. Камал аңа оештыру эшләрендә зур ярдәм итә: спектакльләр кую өчен рөхсәт алу, акча табу, кием-салым җыю, декорацияләр булдыру, хәтта афишалар язу өстенә ул, үз әсәрләрен сәхнәгә куйганда, режиссерларга да булыша. Эш барышында авторның катнашуы артистларга зур җиңеллек китерә. Аңламаганнарны сорап, күп төсмерләрне төзәтеп, яңа детальләр белән баетып, алар үз рольләрен тагын да камилрәк, төгәлрәк итәләр. XIX гасыр ахыры — XX йөз башында иҗтимагый мәйданга чыккан Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан һ. б. кебек үк Г. Камалның күпкырлы эшчәнлеге нигезендә милли идея ята. Халыкның милли үзаңын тәрбияләү, аның мәдәниятен алга киткән халыклар ирешкән фәлсәфи-эстетик югарылыкка күтәрү, милләт вәкилләрен җәмгыять, ил, заман, кешеләр, дөнья белән күп төрле, тирән мөнәсәбәтләрдә күрсәтү бурычы аның алдында да бөтен җитдилеге белән тора. Милләтне тагын да камилрәк, рухи яктан баерак, сафрак итү максатында, Камал комедияләрдә татар тормышының җитешмәгән якларын, әшәке, бозык кешеләрен сатира утына алса, драмаларда шәхес, гаилә, җәмгыятьтәге чишелмәгән проблемаларның кызганыч нәтиҗәләргә китерүен сурәтли. Мисал өчен, «Беренче театр»да төп герой Хәмзә байның теше-тырнагы белән милли театр тууга каршылыгы фаш ителсә, «Безнең шәһәрнең сер-ләре»ндә ул вакытта аеруча модада булган төрле рәсми һәм рәсми булмаган җәмгыять, комитетларны җитәкләүчеләрнең, Печән базары әһелләренең ничек итеп милләт файдасына «тырышулары» сатира утына алына. Ә «Бәхетсез егет» драмасында исә гаиләдәге тәрбия өлкәсендә игътибарсызлыкның, наданлыкның, җәмгыять тормышындагы бозыклыкның, әхлаксызлыкның шәхесне таркатуы, юкка чыгаруы дәлилләнә.
Аерым сыйныф мәнфәгатьләрен генә кайгыртуны алга куйган Советлар дәүләтендә милли идея официаль интернационализм тәгълиматына каршы куела, милли һәм дини «үзгәлекне белмәгән» бердәм совет халкы төзүне максат итеп алган илдә дин дәүләттән аерыла, аерым халыкларның үзенчәлекле якларын тигезләү буенча эш башлана. Иҗатының башыннан ук милли идеягә хезмәт итәргә алынган Г. Камалның эшчәнлегенә бу яңалыклар, әлбәттә, уңай тәэсир итми. Аның Совет чорындагы хезмәтен 1907—1912 еллар белән чагыштырып караганда, иҗат нәтиҗәләренең бик нык вагаюы, төссезләнүе күренә. Гомеренең соңгы дистә елында ул күбрәк кече күләмле сәхнә әсәрләре — бер пәрдәлек пьеса, скетч, интермедияләр, эстрада дуэтлары, миниатюралар һ. б. яза. Биредә, чыгарма буларак, бары тик 1924 елда язылган «Хафизәләм-иркәм» дигән дүрт пәрдәлек музыкаль комедияне генә атарга була. Тормыш-көнкүреш шартлары да аны иркәләми. Яшәү аеруча авырлашкан егерменче елларда ул төрле газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнә. Әмма, нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, Г. Камал бер вакытта да сәхнәдән аерылмый. Г. Камалның артистлык эшчәнлеге дә шактый кызыклы. Төрле елларда ул М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында Бәдри, М. Горькийның «Тормыш төбендә» әсәрендә актер, Ф. Шиллерның «Юлбасарлар», «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедияләрендә Патер һәм Миллер, Ж. Б. Мольерның «Саран» комедиясендә Хәмит рольләрен башкара. Аталган классик образлардан тыш, Г. Камал көлке картлар, урта яшьләрдәге җитди ирләрне дә оста уйный. Эстрадада ул шаян куплетлар башкара, курайда, сыбызгыда, кселофонда музыкаль миниатюралар уйный. Аның грим салу остасы булганлыгы да мәгълүм. Улы Әнәс Камалның язуы буенча, «кечкенә генә, туп шикелле түгәрәк, сакал-мыексыз, тап-такыр башлы» актерның сәхнәгә һәр чыгышы тамашачы тарафыннан зур кызыксыну белән каршы алына һәм көчле алкышлар белән озатып калына. Үзенең башка бик күп каләмдәшләреннән аермалы буларак, Г. Камал — исән чакта ук хезмәтләренең хөрмәтен күргән кеше. Иң беренче 1910 елның 5 ноябрендә Шәрык клубында татар зыялылары тарафыннан Г. Камалның иҗади эшчәнлегенә 10 ел тулу тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Кичәдә «Бәхетсез егет» һәм «Бүләк өчен» әсәрләре уйнала. Соңыннан юбилярга «Сәйяр» труппасы артистлары кул куйган адрес тапшырыла һәм бүләкләр бирелә. Кичәдән соң чиксез дулкынланган Тукай, «татар тормышының, «Казан мещаннарының» моңа кадәр мәгълүм булмаган якларын, почмакларын сәхнәдә якты кояш кебек күрсәтергә каләменең көченнән килгәнлеге өчен, Г. Камалны «Татар Островские» дип атый.
Совет елларында да Г. Камал иҗаты югары бәяләнә. Татарстан хөкүмәте 1924 елда иҗатының 25 еллыгы бәйрәм ителгән көндә аңа «Хезмәт батыры», ә 1926 елда татар театрының 20 еллыгы уңае белән «Татарстан халык драматургы» исемнәрен бирә. 1939 елдан алып бүгенгәчә Татарстан театр сәнгатенең таҗы булган Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә. Бүгенге көндә Казандагы үзәк урамнарның берсе, элеккеге Фукс урамы, аның исеме белән аталган. Әмма Г. Камалның истәлеген мәңгеләштерү эше тәмамланган дияргә иртә әле. Әйтик, әдипнең соңгы торган йортын (хәзерге Нариман урамы 48 нче номерлы йорт) Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Камал музейлары үрнәгендә Г.Камал музее итәргә вакыт җитмәдеме икән? Әлбәттә, ул бик искергән. Ләкин хөкүмәт карарына керткәндә, андый гына акчаны табып буладыр дип уйларга кирәк. Һәрхәлдә, үзенең иҗаты, тормышы белән Г. Камал бу хөрмәткә күптән лаек.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International