Г. Камал иҗаты һәм татар драматургиясе үсешенең кайбер үзенчәлекләре (Т. Миңнуллин)

Чыганак : Галиәсгар Камал : әдип һәм заман : Язучының 125 еллыгына багышланган мәкаләләр җыентыгы / Татарстан ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИ.. - Казан, 2005. - 156 б.

Мөхтәрәм җәмәгать, мин үз сүземне «Петербургский театральный журнал»да басылган бер мәкаләдән башламакчы булам. Аның авторы - Алсу Вәлиуллина - татар драматургиясенең башлангыч чорына һәм бүгенге заман драматургиясенә үзенең кискен бәясен бирә. Безнең элекке драматургиябез, шул исәптән, әлбәттә, Галиәсгар Камал да, аның фикереңчә, ниндидер бер феодаль көнкүреш темаларына, абыстайлар, муллалар, асраулар, хезмәтчеләр турында пешәр-пешмәс пьесалар иҗат иткән, дигән фикер калдыра икән. Бу фикер, әлбәттә, яңа түгел, чөнки безнең әдәбиятка, безнең мәдәнияткә рус империясе күзлегеннән чыгып бәя биргән вакытта бу башкача була да алмый. Чөнки автор татар телендә белем алмаган, татар театрын өйрәнмәгән, татар тормышын белми, кемнәрнеңдер сүзенә ияреп кенә, ул татарның бөтен театры да, драматургиясе дә, гомумән әдәбияты да урыс чикмәненең итәгенә ябышып кына дөньяга килгән, дип бәяләргә ашыга, һәм сүзен «бүгенге татар драматургиясе тирән кризиста» дип бетерә. Мин, әлбәттә, матбугатта бу турыда чыгыш ясадым. Үземнең сүземне әйттем. Бәлки кайберләрең монда да кабатларга кирәктер. Кем башлап җибәргәндер, белмим, без кем турында гына да сүз барса да, әйтик, «Сәйдәшев - ул урысның фәлән композиторы», драматург булса ул - «татарның Островские» дип, һәркемгә бары тик шул күзлектән генә бәя биреп барабыз. Әмма ләкин әгәр дә татар театры рус театрына караганда соңрак туган икән, бу әле һичничек тә татар театры өйрәнчек булган, пьеса иҗат итүчеләр, театрны ачучылар ниндидер ярымнадан кешеләр булган, алар бары тик ияреп кенә эшләгәннәр дигән фикергә нигез бирми. Мин мондый караштан бик ерак торам, чөнки рус империясе албастысы астында татарның иҗтимагый аңына үсәргә ирек бирелмәгән бер чорда ук безнең алдынгы зыялыларыбыз, алдынгы яшьләребез инде өлгереп җиткән фикер ияләре булганнар. Алар нидер эшләмәгән икән, бу эшли белмәгәннән, эшли алмаганнан түгел, бары аның тик тыелган булуыннан килгән.

Алар үзләренең фикерләрен матбугатта яки театрда кычкырып ачыктан-ачык әйтә алмаганнар. Әмма алар тирән белемле кешеләр булганнар. Кайсын гына алсаң да, шул ук Габдулла Кариевне алсаң, шул ук Сәхибҗамал Волжскаяны, театрның башында торган башка кешеләрне алсаң, алар - тирән белемле кешеләр. Шул җәһәттән Галиәсгар Камал да урысның шул чордагы кешеләреннән надан булган дип әйтү һич кенә дә килешмәс. Татар драматургиясенең, әгәр дә ныклап торып өйрәнсәк, күрербез, аның укучылык, шәкертлек чоры бөтенләй булмаган. Моны шуның белән исбатларга мөмкин: Галиәсгар Камалның пьесаларын бүген дә уйнап була! Әгәр дә инде пьесаны йөз елдан артык вакыт үткәннән соң да уйный аласың икән, ул спектакльнең гомере шулай озын була ала икән, бу инде көнкүрештә булган ниндидер абыстайларга гына яки шәкертләрнең талашларына гына кайтып калган драматургия түгел. Шул ук «Безнең шәһәрнең серләре»н генә алыйк. Бүген шуны уйнап буламы? Була. Бик аз төзәтүләр белән. Бүгенге Казан урамына чыгып утырсак, ниндидер үзгәреш бармы Печән базарында? Һич кенә дә юк. Безнең бүгенге абзыйларыбыз, апаларыбыз, һәм шул исәптән без барыбыз да, әле шушы Печән базарыннан бик ерак китмәгәнбез. Бу безнең артталык түгел, ул Галиәсгар Камал шушы җәмгыятьнең Рәсәй менталитетында, Рәсәй эчендә яшәгән халыкларда, халыкның яшәү рәвешенең һич кенә үзгәрмичә озак елларда дәвам итүен күрә. Бер француз авторының 1850 елларда язылган сәяхәтнамәсен мин әле күптән түгел яңадан укып чыктым. Анда без, гүя, бүгенге Рәсәйдән үтеп китәбез. Күрәсез, монда рухи тормыш шушы хәтле әкренлек белән үзгәрмичә бара. Без инде Рәсәйнең үзәгендә яшәүче халык буларак үзебез дә бик алга китә алмыйбыз. Без - шушы тормыш кешеләре, һәм алыйк Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет»ен. «Бәхетсез егет»ләр бүген бармы алар? Бар һәм Камал заманындагыдан да күбрәк, һәм алар тагын да бәхетсезрәк, алар кыйбласызлар, алар кая барып бәрелергә белмиләр. Алар, кеше буларак, үзләренең дөньясын камилләштерүгә ирешә алмыйча буталып йөриләр. Камалның бәхетсез егете, ул әле кешелеклерәк, ул гашыйк була белгән. Бүген гашыйк та булмыйча, наркоманлык исереклегендә йөргән бәхетсез егетләр дөнья тулы, татарларда гына түгел, урыста да шушы хәл. Әле анда күбрәктер дә. Яки менә «Банкрот»ны алыйк. «Банкрот» бүген дә безнең сәхнәләребездә уйнала һәм аны берничә урынны аз гына төзәткәләп, бүгенге автор исеме белән дә дөньяга чыгарырга мөмкин. Ягъни мәсәлән, татар драматурглары, мин инде Галиәсгар Камал турында сүз булгач, аеруча аңарга тукталам, алар - еракка карап, дөньяны аңлап, дөньяның бөтен тирәнлеген үзләре аша кичереп иҗат иткән кешеләр. Алар укымышлы, зыялы кешеләр дип әйтәсем килә. Безнең еш кына, үзебезне әллә кемгә куеп, «без инде искелек юлыннан китмибез, без яңалыкка барабыз» дип әтәчләнеп алган чорлар булды. Ул чорда язылган пьесаларыбыз бүген юк. Галиәсгар Камал - исән. Без әгәр бүгенге вакытта да безнең элгәрләр булмаган, без үзебез генә дөнья ачабыз, без генә талант ияләре, дип мактанышып йөрибез икән, безнең бәябезнең поты бер тиен. Ул ерактан килгән традицияләр безнең элеккеге - бездән остарак, бездән акыллырак, бездән тәртиплерәк, бездән зыялырак яшьләребез тарафыннан иҗат ителгән әдәбият, без бары тик шуның дәвамчылары. Әгәр шуны аңласак кына, без үзебез нәрсә булса да иҗат итә алабыз. Шуңа күрә бүген без Галиәсгар Камалны зурлап, аның юбилеен үткәрәбез, фәнни конференцияләр оештырып, аны тирәнрәк аңларга тырышабыз. Менә докладчы тарафыннан әйтелде: Галиәсгар Камал әле өйрәнелеп бетмәгән, аңа тулы бәя бирелмәгән. Классик әдипләре-безнең драматургия алымнары, иҗат ысулларына басым ясалса да, иҗтимагый фикер иясе, сәясәтче буларак, аларга әле бәя бирелеп җитмәгән. Аларны бит, мәсәлән, Галиәсгар Камалны, яки Мирхәйдәр Фәйзине, яки Шәриф Камалны аерым-аерым гына карарга ярамый. Алар бит берләшкән татар зыялыларының зур төркеменең берсе. Әгәр шул ук Тукай «мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин политик, мин дипломат та» дип әйткән икән, башкаларының да уенда менә шушы фикер яткан. Мин бу көндәге яшьләребезгә, бигрәк тә урыс мәктәпләрендә белем алып, татарда бер әйбер дә булмаган, татарда бер әйбер юк, дигән «мәктәпне» үтүчеләргә, игътибарлырак булырга, татар тормышын, татар театрын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чынлап торып өйрәнергә киңәш бирер идем. Игътибар өчен рәхмәт.



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International