Әтием портреты (Ә.Камал)

Чыганак: Галиәсгар Камал турында истәлекләр / төз.Р. Даутов. - Казан : Татар.кит. нәшр., 1979. – 192 б.

(өзек)

* * *
Безнең әти балаларны бик ярата иде. Иҗат эше арасындагы буш сәгатьләрен ул еш кына безнең тирәдә үткәрә, әле безнең белән шаярыша, әле безне көлдерә, әле нәрсәгә булса да өйрәтә иде. Ул балалар күңелен яхшы белүче, аларның зәвекъләрен тиз тотып алучы, алар турында һәрвакыт кайгыртып торуны үзенә зур бәхет санаучы, кече күңелле, олы җанлы кеше иде.
Ул безнең зурракларыбызны балыкка, урманга җиләккә, гөмбә җыярга алып йөри. Әтидә түземлелек таять зур, балыктан — балыксыз, җиләктән җиләксез кайту аны бер дә борчымый. «Капкан саен калҗа булмый — уңышсызлыкка да өйрәнегез!» — дия иде ул. Балыкны ул оста тота, чирткән вакытта кайчан каптырып алырга, нинди балыкны нинди җимгә тотарга жирәклеген, кайда нинди балыкның күп булуын су өстенә карау белән билгели ала. Бер сайлаган урыннан икенчесенә күчеп йөрүне һич кенә дә яратмый: «Утыргансың икән, утыр шунда, көт. Тавышланма. Ипи валчыклары ыргыт. Уң элек ваклары җыелыр, аннары эреләре... сабыр ит»,— ди. «Балык тотучылык кеше ихтыярын чыныктыруда зур чара. Түземсез кеше .бервакытта да балык тота алмый. Ә яхшы һавада, табигать кочагында, кояш астында булу үзе ни тора!» — дип сөйли иде ул. Җиләк, гөмбә җыйганда да шулай урман арасындагы аланнарга килеп чыгасың. Хәтфә шикелле яшел үлән тигезлегеннән башка берни дә күренми. Монда җиләк юктыр дисең. Ләкин әтидә сизгерлек бик зур. Ул сине шундый урынга китереп бастыра ки, үләнне бер сыпырып җибәрүең белән кеше аягы-кулы тимәгән, мөлдерәп торган җиләклекне күрәсең.
Урман эченнән барганда аның кулында җәлпәкле таяк була. Ул ашыгып атламый, үткен күзләре беләк тирә-юньне күзәтеп бара. Менә гөбердәп торган тип-тигез мүкләр. Күрер күзгә монда гөмбә булмастыр шикелле. Ләкин әтинең күзләре җиде кат җир астын-дагыны да күрә. Юан саплы ак гөмбәләр, өсләре лайлаланып, бүрек аслары сары май төсле эрмәкләнеп торган сары гөмбәләр бер-бер артлы тезелешеп утыралар. Ул гөмбәләрнең барлык төрләрен яхшы таный.
Ул шул тикле оста сызгыручы иде, урманга барып керүе белән: «Котыртыйммы көмеш бугазларны?» — дип әйтә иде дә кош булып сайрарга, күке булып кычкырырга тотынадыр иде. һәм чыннан да, аның дәртле сызгырына башлавы белән, песнәк бармы анда, кызыл түшме, сандугачмы, үзләренчә кызып сайрарга тотыналар иде.
Әти табын янында да кешегә иң ягымлы кешеләрнең берсе иде, аның белән бергә тоз сибеп ашаган кара икмәк тә тәмле, эчкән су да татлы, тәме гомергә авыздан китмәстәй булып калды.
Без семьяда ун бала булганбыз: Әхмәт, Әминә, Фәһимә, Әнәс, Мөхәммәт, Зөфәр, Фаикъ, Наилә, Фәрит һәм Рәфыйка. Дүртәве бик кечкенә вакытта, үлгәннәр (Фәһимә апа гына алты яшенә кадәр яшәгән), алтыбыз үсеп җиттек. Зөфәр һәм Фаикъ исемле энеләребез, инде егет һәм аңлы кешеләр булып җитлеккәч, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булдылар. Мөхәммәт белән Фәрит тә сугышта өлкән һәм кече лейтенант булып катнаштылар. Хәзерге көндә Мөхәммәт - элемтә инженеры, Элемтә эшчеләре обком союзының председателе. Энебез Фәрит 1976 елның көзендә Әлмәт районы Мактама авылында, 54 яшендә вафат булды. Миңлебай бензин заводында техник-механик иде. Рәфыйка - балалар врачы, ординатураны тәмамлады. Без барыбыз да беренче тәрбияне, әтиебездән алдык. Әти, мәсәлән, минем әкият, җыр, шигырь яратуымны белеп, сөйләр өчен материалларны үзе сайлап бирәдер иде.
- Өйрән шушыны, улым,- ди торган иде ул.- Сәхнәдән сөйләрсең!
Бу шигырьләрнең күбесе Габдулла Тукай шигырьләре була торган иде.
Аның «сәхнәдән сөйләрсең!» диюенең дә сере бар иде.
Без торган ишек алдында зур озын амбар, аның өстендә буйдан-буйга сузылган балконлы печәнлек бар иде. Без күрше-тирә балалары җыелып, шул печәнлектә сәхнә төзедек, театр оештырдык. Декорацияләребез чыпталарга кәгазьләр ябыштырылып ясалганнар. Җәй көннәре атна саен диярлек шунда театр уйныйбыз. Амбар ишегенә кызыл буяу белән зур итеп: «Балалар кәефе» дип язып та куйдык. Бу инде театрыбызның исеме иде. Афиша язарга кәгазь булмагач, аны ак буяу белән асфальтка язабыз. Балалар күп җыела. Кояш нурларыннан печәнлекнең калай түбәсе уттай кыза. Нәни тамашачыларыбыз тирләп-пешеп безнең уенны карыйлар. Шулар арасында беренче рәттә безнең әти утыра. Нишләп утырмасын ул анда?! Сәхнәдә бит аның олы улы тарафыннан язылган «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә» исемле «драмасы» бара. Мин бу пьесаны «Чегән бәете» сюжетыннан оештырган идем. Ул заманнарда көйләрдән, бәетләрдән чыгып пьесалар язу бик модада иде. Мәсәлән: «Сакмар суы буенда», «Фирдәвескәй», «Урман кызы», «Пороховой Фатих», «Мәдинәкәй», «Энҗекәй белән Юлдакай», «Җәмилә» һәм башкалар. Мондый пьесалар сәхнәләрне басып киттеләр һәм берничә тапкыр гына уйналдылар да онытылдылар. Ләкин шул чорларда язылган М. Фәйзинең «Галиябану», «Ак калфак», «Асылъяр», Г. Камалның «Хафизәләм иркәм», К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» («Каз канаты» көенә нигезләнгән), «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» кебек пьесалары драматургиябезнең алтын фондына кереп калдылар. Ул елларда мин дә кешедән күрмәкче «Җизнәкәй» исемле музыкаль комедия язган булдым, ләкин ул сәхнәдә берничә тапкыр уйналса да, уңыш казана алмады, аны әти дә ошатмады.
Әти безнең «Печәнлек театры»ндагы уеннарыбызның берсен дә диярлек калдырмыйча карый иде. Пәрдә араларында безнең янга сәхнә артына кереп, безнең декорацияләребезне төзәтә, гримнарыбызны ясаша, киендерешә, өйрәтә. Аннан тагы чыгып утыра да рәхәтләнеп безнең уенны күзәтә.
Әтинең булышлыгы белән «Печәнлек театрымның, эшләве киңәеп китте. Безнең эшләр белән артист Касыйм Шамил да кызыксына башлады, һәм 1924 елда аның җитәкчелегендә балалар театры төзелде. Ул хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында эшләп килде. Кыш көннәрендә бу театр атна саен яңа спектакль куя иде. Репертуарда «Галинур», «Бабайның сакалын кискәннәр», «Ялкау Гали», «Робин Гуд», «Чәлдерүчеләр» (авторларын хәтерләмим), Касыйм Шамилнең «Тычканга үлем, мәчегә көлке», «Иске мәдрәсәдә»,, Эмма Шамилнең «Әтәчләр кычкырганда» кебек яхшы ук кызыклы һәм тәрбияви әһәмиятле әсәрләре бар иде. Заманында Г. Кутуй, бу театрның постановкаларына яхшы бәя биреп, күп кенә рецензияләр язып чыкты. Әти дә бу театрны бик ярата һәм аның оештыру эшләрена актив катнаша иде. Ул бигрәк тә без язган пьесаларны, тәрҗемәләрне төзәтешүдә күп булышлык күрсәтте. Соңыннан бу коллективта катнашкан балаларның күбесе, театраль уку йортларын бетереп, хәзерге көндә күренекле артист-артисткалар булып киттеләр.
1927 елда язылып, 1928 елда беренче тапкыр басылып чыккан «Бишмеңле Гайнетдин» комедиясен төзәтешүдә дә миңа әтинең бик күп ярдәме тиде. Ул аның беренче вариантын клуб сәхнәләрендә карады һәм, күп кенә җитешсезлекләрен табып, ничек төзәтү турында конкрет киңәшләр бирде. Туй пәрдәсендә никах уку, алдым-бирдем ясау гореф-гадәтләрен мин язганны ошатмыйча, үзе язып бирде.
Мин үзем бала чагымнан ук сәхнәгә омтылдым һәм әтинең булышлыгында сигез яшемнән тамашачы алдына чыктым. Әле дә хәтеремдә, 1918 елларда булырга кирәк, «Шәрекъ клубы»нда балалар кичәсе уздырылды, һәм мин «Чәчәкләр арасында» дигән ике пәрдәле пьесада Якты корт ролендә уйнадым. Габдулла Кариев - Бакчачы карт ролендә, татар хатын-кызларыннан беренче җырчы Фатыйма Гомәрова Бакчачы кыз ролендә иде. Пьесадан соң концерт булды. Мине дә сәхнәгә чыгарып урындык өстенә менгереп бастырдылар. Башта Г. Тукайның кайсыдыр шигырен сөйләдем, аннан җырладым, ике чыгышыма да бик каты кул чаптылар. Халык кул чапкач, нигә миңа чапмаска, аларга кушылып мин дә үз-үземне алкышладым... Шулай итеп мин «бәләкәй артист» булып киттем. Зурлар театрына да мине балалар ролен башкарырга чакыралар иде. «Галиябану»дагы Садри, «Таһир-3өһрә»дә гарәп малае, «Талир тәңкә»дә староста улы, «Диңгезләр артында» драмасында Жан исемле бала ролендә гел мин уйный идем. Бу рольләрне миңа һәркайчан әти өйрәтә иде. Хәтта баштан ахырынача җырдан гына торган «Корсын, балам, бу кала» музыкаль драмасын ул миңа төбәп язды. Андагы иң зур роль — Бала ролен мин, Ана ролен Рокыя Кушловская, Атаны әтинең энесе, минем абый Габдрахман Камал II башкара иде.
Ләкин үсә төшкәч, әтинең мине артист итүдән күңеле сүрелде. Миндә тавыш һәм сиземләү сәләте яхшы булса да, гәүдәмнең тәбәнәк һәм зәгыйфь булуы аңа ошамады булса кирәк, ул мине сәхнәдән биздерү юлларына кереште. Мин җидееллык мәктәпне бетерүгә, ул вакытта яңа гына ачылган Татар театры техникумына кермәкче булдым. Ләкин әти бу эшемә башы-аягы белән каршы булды һәм, сүзендә нык торып, Педагогия техникумына укырга кертте..Мин бу техникумны бетергәндә дә артист булу теләге белән янадыр идем әле. һәм яңадан театральныйга гариза бирдем, хәтта сынауларны үтеп, техникумга кабул да ителгән идем. Әти моны сизеп алды да:
— Алай, бик сәнгать эше белән кызыксынасың икән, бераз рәсем ясарга да кулың бара, кер әнә художественныйга, берәр рәссам чыкмасмы үзеңнән! — диде.
Мин әтинең таләп итүе аркасында Казан сәнгать техникумының сынлы сәнгать бүлегенә укырга кердем. (Ул елларда художество, музыка, театр техникумнары бергә кушылган булып, Сәнгатьләр техникумы дип атала иде.) Шулай итеп, мин художество бүлегендә икенче курска кадәр укырга мәҗбүр булдым, ләкин күңелем гел сәхнәгә тарта иде. Шуннан мин Сәнгать техникумының театр бүлегенә, икенче курска кереп укый башладым. 1931 елны бу техникумны режиссерлык дипломы белән тәмам итеп, Татарстанда беренче һәм яңа гына оештырылган Районара колхоз-совхоз театрына художество эшләре җитәкчесе итеп билгеләндем.
Әти: «Синнән бервакытта да юньле артист чыкмаячак, юкка хыялланып йөрмә!» - дип, дөрес әйткән икән - чыннан да, мин чын мәгънәсендә артист була алмадым.
* * *
Менә әле дә күз алдымда. Шундый авыр еллар иде. Өй тиешенчә ягылмаган. Төн уртасы. Әти шинелен җилкәсенә салган да бәрәңгене уеп эченә туң май тутырган, ясалма шәм яктысында язып утыра. Аягында киез ката. Ул бөрешкән, шулай да бирелеп яза. Ара-тирә каләмен куеп, кулларын уа, махорка төреп тарта. Мин аның язу өстәле кырында гына йоклап ятам. Туңып уянган чакларымда әтинең йончыган йөзенә күз төшерәм. Ул язган ак кәгазь өстенә карыйм. Сүзләр тигез юлларда чигелгән үрнәкләр кебек тезелеп торалар. Аз гына кыеклык та, бозылган сүз дә, бер генә тап та юк... Мин сокланам, кызыгам. Язасым килә... Ләкин мондый зур эшкә кыюлыгым җитмәстер кебек. Тирән уйларга чумып, изрәп китәм...
Яңадан уянып күземне ачсам, язу өстәле артында әти юк. Ул каршыдагы кәнәфигә барып яткан да тыныч йокыга талган... Иреннәрендә үтәлгән хезмәтнең рәхәтен татып елмаю чагыла... Күз кабаклары кабарган, куе кашлары тузгып киткән...
Мин дә йокыны китерә торган авыр юрганны өстемнән алып ташлыйм да, сикереп торып, иртәнге саф һаваны сулыйм. Әтинең өстәлдәге кулъязмаларына карыйм. Яктырып кояш чыга. Әти йөзенә дә, аның язганнарына да ал төс йөгерә. Язулар шул тикле ачык, һәм аларны тануы да җиңел. Алар үзләреннән-үзләре бик тирән мәгънәле нәрсәләр вәгъдә итеп торалар...


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International