“Сәйяр” труппасы составында (Ф. Бәкер)

Чыганак:  Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

1914 елның октябрь аенда мин Оренбургтан Казанга килдем. Килүемнең максаты: Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсеннән киткәч башланган русча укуымны Казанда дәвам иттерү иде. Казан университетлы шәһәр булгач, русча укуым өчен күбрәк мөмкинлек булыр, дип уйладым. Өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшыру нияте дә юк түгел иде.
Казанга килгәч, учитель яллап русча укый башладым. Уку белән бергә татар театрына йөрергә бик һәвәсләнеп киттем. «Сәйяр» труппасының һәр спектаклен бик яратып карый идем. Рус театрына да йөри башладым. Беренче мәртәбә рус операсын Казанда күрдем, һәр караган спектакль минем өчен зур мәктәп иде.
«Сәйяр» труппасында минем бар дикъкатемне беренче нәүбәттә Габдулла Кариев үзенә тарта иде. Габдулла Кариевны миңа төрле рольләрдә күрергә туры килде. Ул уйнаган спектакльләрне карап кайткач, икенче көнне дә аның сүзләрен эчемнән тәкрарлап йөри идем. Социаль мохиты, заманы, табигате һәм эчке сыйфатлары белән бер-берләренә һич охшамаган рольләрне Г. Кариев индивидуаль характерлы образ итеп сурәтли иде.
Г. Камалның «Банкрот» пьесасында Сираҗетдин бай, Н. В. Гогольнең «Ревизор»ында городничий, Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендә Хаҗи, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәрендә Миллер - аларның милләтләре, характерлары бер-берсеннән бик нык аерылып торуга карамастан, Г. Кариев уйнавында чын образлар булып күз алдына килеп баса иде.
Г. Кариев башка артистларга зур рольләрдә чыгарга мөмкинлек бирер өчен еш кына үзе кечкенә рольләрдә уйный иде. Кечкенә дигән роль дә аның башкаруында онытылмас тәэсир калдыра иде. Г. Кариев комедияләрдә генә түгел, драмаларда да, трагедияләрдә дә үзен зур сәнгать остасы итеп күрсәтә иде.
Ул чорда «Сәйяр» труппасы составында талантлы артистлар шактый иде. Гөлсем ханым Болгарская, Кәрим Тинчурин, Нури Сакаев, Габдрахман Мангушев, Нәгыймә Таҗдарова, Камал I, Камал II тамашачыларның тирән мәхәббәтен казаналар иде. Соңрак аларга зур талантка ия булган Фатыйма Ильская өстәлде.
Тора-бара мин дә «Сәйяр» труппасы артистлары түгәрәгенә кереп киттем. Моның сәбәбе Кәрим Тинчуринның мин торган гостиницага (Панаевское подворье) күчеп килүе булды. Г. Кариев белән дә еш кына очраша башладык, ул Кәрим Тинчурин номерына килгәли иде.
Шунда яши торгач, артистлар белән генә түгел, күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр белән дә танышып киттем. Габдрахман Сөнгати, Габдулла Харис, Кыям Юлдаш, Нәкый Исәнбәт, Фәтхи Бурнашлар белән якыннан таныштым. Шулар тәэсирендә үзем дә язгалый башладым. Жуковскийның «Лесной царь» дигән шигырен татарчага тәрҗемә иттем. Бу тәрҗемә басылып чыкмаса да, берничә мәртәбә сәхнәдә укылды. Соңрак «Сөембикә» журналында «Мөгаллимә», «Каре фаҗигасе» исемле хикәяләрем, «Аң» журналында «Язмыш» дигән нәсерем басылды. «Ялт-йолт» журналында бераз катнашкаладым.
Әлбәттә, аларның художество кыйммәте әллә нәрсә булмагандыр, 16-17 яшьлек бала гына идем ул вакытта. Шулай да алар басылып чыккач, түбәм түшәмгә тия иде.
1916 елның көзендә мин Казан музыка мәктәбенең драма бүлегенә укырга кердем. Мәктәпкә керер өчен имтихан тотарга туры килде. Имтихан алучы миңа Габдулла Тукай шигырьләреннән берсен ана телемдә яттан укып бирүемне сорады. Мин «баш өсте» дидем дә: «Җиктереп пар ат Казанга...» дип укып киттем.
Бу шигырьне бик яхшы ятлап алган һәм берничә мәртәбә сәхнәдә укыган булсам да, дулкынланудан ялгышып киттем. Шигырьнең сүзләре буталды. Мин, ялгышканыммы сиздермәс өчен, белгән шигырьләремнән нәрсә исемә төшсә, шуны тезә башладым. Сәгыйть Рәмиевнең «Сызла, күңелем»ен дә кыстырып җибәрдем. Декламацияне артыграк сузып җибәрдем булса кирәк, мине «яхшы» дип туктаттылар. Шулай итеп, имтиханнардан үтеп, мәктәпкә кабул ителдем.
Минем театр студиясенә керүемне «Сәйяр» труппасы артистлары, беренче нәүбәттә Габдулла Кариев, бик хуп күрде. Чөнки бу вакыткача әле татарлардан студиядә укучылар юк иде. Г. Кариев һәрвакыт минем ничек укуым турында хәбәрләшеп тора иде.
Ул елны «Сәйяр» труппасы Габдулла Кариевның антрепризасына әверелде, һәм барлык артистлар да договор белән эшли башладылар.
Беркөнне Г. Кариев мине үз труппасына штатлы артист сыйфатында керергә тәкъдим итте. Мин,
дөрес, аңарчы да спектакльләрдә катнаштыргаладым, ләкин штатта түгел идем. Бу тәкъдим минем өчен гаять зур шатлык булды. Мин, театрга булган мәхәббәтемне һәм «Сәйяр» труппасына булган хөрмәтемне әйтеп, труппада бушка хезмәт итәргә дә риза икәнлегемне белдердем. Чөнки ул вакытларда өйдән дә яхшы гына ярдәм алып тора идем. Г. Кариев жалованьесез эшләвемә риза булмады.
«Сборларда һәммә артистның өлеше бар, синеке дә бар. Мин фәкать бу эшне оештыручы гына»,- диде.
Труппада әһәмияткә ия булган барлык мәсьәләләр артистлар белән күмәкләшеп хәл ителә иде. Әгәр труппада берәр аңлашылмаучылык булса, моны да Г. Кариев ялгыз, үзе хәл итмәстән, коллективка куя иде.
Г. Кариев, беренче карашка, бик вәкарьле, кырыс кешегә охшап күренә иде. Әмма аның белән якыннан танышсаң, бу карашны үзгәртергә туры килә, чөнки чынлыкта ул кешеләргә яхшы мөгамәләле, кече күңелле, олы җанлы кеше иде. Хәтта ул үзенә яманлык кылган кешеләрдән үч алу, аңа яманлык белән кайтару кебек нәрсәләрдән дә ерак тора иде.
Г. Кариев үзе бик югары әхлак сыйфатларына ия булган хәлендә, труппа коллективының да үз-үзләрен тотышына нык игътибар бирә иде. Бервакыт аның Нури Сакаевның шаяртуына бик каты ачуланганы хәтердә.
Вакыйга шулай булды. Беркөнне Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, «Йолдыз» һәм «Кояш» газеталары редакцияләреннән тагын, берничә кеше ял итеп алу өчен карта уйнап утыра идек, ишек шакыдылар. Номерга өстенә солдат киеме кигән берәү белән Нури Сакаев килеп керде. Кулына скрипка тоткан. Барыбыз белән исәнләште дә бу, миңа мөрәҗәгать итеп:
— Туганкай, мин патшага солдат булып хезмәт итү өчен иртәгә китә торган кеше. Юлга акча кирәк.
Менә шул скрипканы сатып ал инде,- дип ялына башлады.
Миңа гәрчә скрипка кирәкмәсә дә (скрипкада уйный белми идем), бик ялынгач, күпмедер акча биреп, скрипкасын алып калдым. Акчаны алып чыгып киттеләр. Күп тә үтмәде, солдат иптәше белән Сакаев аракы һәм закускалар күтәреп килеп керде.
Түгәрәк өстәл әйләнәсенә утырып алдык. Алар алып килгән шешә бушады, закускалар да ашалып бетте. Шуннан соң Сакаев саубуллашып китәргә җыенды. Миңа саткан скрипкасын да урап култыгына кыстырып алды.
— Саттың түгелме соң скрипкаңны? - дигән идем, ул:
— Кичер инде, туганкай, мин солдатка китүче кеше.
Турыдан-туры килеп, мине сыйла дисәм, риза булмас идең. Шуның өчен мин бу хәйләне уйлап таптым. Скрипка да үземнеке түгел бит. Мин аны башка берәүдән алып кына торган идем. Хуҗасына кайтарырга кирәк. Сыең өчен рәхмәт, гаепләштән булмасын,- дип, солдат иптәше берлән чыгып китте.
Без һәммәбез дә көлешеп калдык. Бу вакыйга икенче көнне Г. Кариевка ишетелгән. Кариев бу алдавы өчен Нури Сакаевны: «Ул труппабыз авторитетына, артистлар исеменә тап төшерә», - дип бик каты орышкан.
Г. Кариевның труппадагы артистлар белән мөгамәләсе шундый гади, шундый эчкерсез иде ки, аны җитәкче кеше дип әйтүе дә бик кыен иде. Ул һәркемгә дусты итеп, якын кешесе итеп карый иде. Бигрәк тә ул артисткаларыбызны хөрмәтли һәм башкалардан да аларга шундый хөрмәт таләп итә иде. Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Нәфига Арапова, Фатыйма Гомәрова һәм башкаларның барлык сорауларын да гамәлгә ашырырга тырыша иде.
Ул татар сәхнәсенә яңа чыккан һәр артист һәм артистканы зур өметләр белән каршы ала, аның үсеше өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырыша иде. Арапованың беренче уңышларын күреп бик куанганы хәтердә.
Оренбург шәһәренең татар группасында Фатыйма Әхмерова исемле яшь, талантлы артистка хакында «Вакыт» газетасыннан рецензияләр укыгач, Г.Кариев аны «Сәйяр» труппасына алдыру турында уйлана башлады. Минем Фатыйма Әхмерова белән яхшы таныш булганлыгымны белгәч, аңа Казанга чакырып хат язуымны сорады. Мин артист Мортазин җитәкчелегендәге труппа адресына Фатыйма Әхмерова исеменә бер хат яздым. Ләкин җавап килмәде. Г. Кариев, ярым шаяртып: «Менә Фатыйма Әхмерова синең хатыңны бөтенләй игътибарсыз калдырды, хәтта җавап бирергә дә кирәксез тапты»,— дип еш кына искә төшерә иде. Мин бераздан башка бер кеше аша Фатыйма Әхмеровага тагын хат яздым. Озак та үтмәде, шул хат буенча Фатыйма Әхмерова Казанга килде. (Труппа адресына язылган беренче хатның Әхмеровага тапшырылмаганлыгы мәгълүм булды.)
Г. Кариев, К. Тинчурин һәм мин, өчәүләр утырып, Әхмерова фамилиясен башка, яңгыравыклырак фамилия белән алмаштыру турысында киңәштек. Нәтиҗәдә «Ильская» дигән фамилиягә тукталдык. Фатыйма Ильская, Казан тамашачылары алдында берничә мәртәбә уйнап, театр сөючеләр алдында дан казангач, Г. Кариев аны монда чакырып китерүдәге тырышлыгым өчен кат-кат рәхмәт белдергәне исемдә.
Г. Кариев труппага һәвәскәрләрне дә тарта һәм аларның өметләрен үстерергә тырыша иде. Айдаров, Колмәмәт, Искәндәров, Шахбаз һәм башкалар аның турыдан-туры ярдәмендә артист булып җитештеләр. Г. Кариев труппаның режиссеры сыйфатында яшьләрне үстерү буенча армый-талмый эшли иде. Минем сәхнәгә беренче чыккан көннәремдә каушап, тотлыгып кала торган кимчелегем бар иде. Г. Кариев һәм К. Тинчурин бу кимчелегемне бетерүдә миңа зур ярдәм күрсәттеләр.
Тагын бер эпизод хәтердә калган. Фәтхи Бурнаш 1916-1917 елларда артистлар өчен рольләрне кулдан күчереп язучы сыйфатында труппада эшләде. Бер пьесада кечкенә генә бер рольне башкару өчен кеше җитми калгач, Г. Кариев Ф. Бурнашны тәкъдим итте. Ул сәхнәдә ниндидер уңай белән бары бер генә сүз әйтергә тиеш иде. Фәтхи репетициядә оялып, каушап шул сүзне дә әйтә алмады. Г. Кариев бу сүзне берничә мәртәбә үзе тәкрарлады һәм нәтиҗәдә Бурнаш та рольне ярыйсы гына башкарып чыкты.
Г. Кариев шул вакытларда Казан университетында укый торган студентлардан бер төркем һәвәскәрләрне труппага тартты. Алар арасында Гыйззетдин Сәйфелмөлеков (Гакәс), Ханзафаров, Иделбаев, Мөстәкыймов, Габәши һәм башкалар бар иде. Аларның кайберләре хәтта зур рольләрне дә башкаралар иде. Мәсәлән, Г. Сәйфелмөлеков Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» пьесасындагы Шмага ролен уңышлы гына башкарды.
Г. Кариев, әйтеп үткәнемчә, артистларның тату яшәүләрен, алар арасында төрле тавыш-гауганың, аңлашылмаучылыкның булмавы өчен нык кайгырта иде. Бер вакыйга исемдә калган. Труппада эшләвемнең беренче елында мин, Г. Кариев кушуы буенча, администраторлык эшләрен алып бара идем.
Афиша әзерләү, аны бастырып тарату минем өстемдә иде. Ниндидер сәбәп белән бер афишада Габдулла Камал белән Габдрахман Камалның исемнәре тулы язылмаган, һәр икесе дә «Г. Камал» дип куелган иде. Аерылып торсыннар өчен мин аларның исемнәрен Г. Камал I, Г. Камал II дип төзәтеп яздым.
Афиша чыккач, бу яңалык бераз шау-шу чыгуга сәбәп булды. Бигрәк тә Габдрахман Камал тавышланды: «Безне беренче, икенче дип атап йөртергә әллә без патшамы», — дип ризасызлык белдерде. Бу нәрсәне мин үз башымнан эшләгән булсам да, Г.Кариев, тавышны туктату өчен, гаепне үз өстенә алды.
Шулай итеп, Камаллар «I» һәм «II» булып киттеләр.
Шул елларда труппаның үсешендә, аның яңа пьесалар, рус классиклары әсәрләрен уңышлы куя башлавында Г. Кариевның роле зур булды. Труппада көчле режиссер булсын дигән максат белән, ул рус театрыннан Михаленко дигән тәҗрибәле иптәшне чакырды. Михаленко, кулдан килгәнчә, труппа постановкаларын яхшыртырга тырышты. Фатыйма Ильская бенефисына куелган «Трильби» һ. б. күп. кенә спектакльләрне сәхнәгә Михаленко куйды.
«Сәйяр» труппасының шул еллардагы үсешендә, татар тормышыннан алып язылган яңа пьесаларны күбрәк куя башлауда Кәрим Тинчурин да зур роль уйнады. Кәрим Тинчурин, Г. Кариевның якын дусты булу белән бергә, көндәлек эшләрендә аңа менә дигән ярдәмче иде. Ул елларда Кәрим Тинчурин үзенең берничә пьесасын язды, аның иҗаты торган саен киңрәк колач ала барды.
Кәрим Тинчурин зур культуралы артист-режиссер гына түгел, бәлки кеше буларак та олы җанлы, киң күңелле иптәш иде. Миңа да аның зур ярдәме тиде. 1916 елда «Язмыш» дигән әсәремнең «Аң» журналында басылып чыгуы турыдан-туры аның ярдәмендә булды.
1916-1917 елларда «Сәйяр» труппасы минем ике пьесамны сәхнәгә куярга әзерләде. Аларның эчтәлеге икесенең дә русчадан алынган булып, беренчесе - «Мәңгелек сәяхәтчеләр», икенчесе — «Үз кайгысын көйләүчеләр» исемле пьесалар иде (соңгысы сәхнәдә «Ялланган кияү» дигән исем белән куелды), «Мәңгелек сәяхәтчеләр» исемле пьесага патша цензурасы рөхсәт бирмәде. Бу пьеса хәзерге көндә Ленинград театр музеенда саклана.
Г. Кариев сәхнәгә мәгънәсез пьесаларны куюга һәрвакыт каршы булды. Бервакыт Казан рус театрларында (1916 елда булса кирәк) Арцебашевның «Дошманнар» дигән натуралистик пьесасы белән кызыксыну башланган иде. Труппада кайберәүләр ул пьесаны татар тамашачыларына да күрсәтүне тәкъдим иттеләр. Мин аны тәрҗемә итәргә алындым. Ләкин Г. Кариев бу түбән әхлакны алга сөргән пьесаны татар сәхнәсенә мендерүдән баш тартты.
1917 елның май аенда «Сәйяр» труппасы Мөселманнар съездында спектакльләр кую өчен Мәскәүгә китте. Мин, Казан укучы яшьләренең соравы буенча, «Новый клуб» бинасында бер кичә оештырдым. Анда революциягә багышланган «Нурлы таң» исемле бер пәрдәлек маҗаралы пьесам куелды. Андагы рольләрне Казанда калган артистлардан Н. Таҗдарова белән Г. Камал I уйнадылар. Бу кичәгә мин беренче мәртәбә режиссер сыйфатында катнаштым. Бу - 18 яшьлек егет өчен әйтеп бетергесез зур шатлык һәм горурлык булды. Бу кичәне үткәргәннән соң, Казаннан киттем.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International