Сәхнә остасы (И. Кули)

Чыганак: Габдулла Кариев турында истәлекләр / төз. Х. Гобәйдуллин.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1967.- 168 б.

Кечкенә Миңлебай башта авыл мәдрәсәсендә укый. Ысул җәдид яңа тарала башлап, бәделмәгариф, сәведхан, тәҗвит укулар мәдәниятка таба бик зур адым дип танылган бер заманда, шул чүп-чарларны укуда да һәммә иптәшләреннән алда бара. Путаллап басылган «Имтияз» шаһәдәтнамәләре ала. Гарәп, фарсы, гарәп нәхүе, фика һәм мантикъларга да яхшы төшенә, аның ядка алу куәсен күреп, ун яшендә вакытта хәлфәсе Зариф мулла коръән бикләтә. 11—12 яшьләрдә корьәнне бикләп бетереп, рамазаннарда мәчетләрдә хәтем иттереп йөртә башлыйлар. 1899 елда инде Морасада Габдуллага укырлык «гыйлем» калмаган булырга кирәк, ул Такталы дигән авылга килеп, 1904 елларга кадәр шундагы мәдрәсәдә укый. Аннан соң Уральскига китеп, Гайнетдин карый мәдрәсәсендә укып, шунда Габдулла Тукай вә башкалар белән якынлашып, 1905 ел революциясенең дулкыны белән икенче бер дәвергә, эзләнү дәверенә керә. һәм төрле мәдрәсәләрдә башына тутырган чүп-чарларга, бикләнгән коръәннәренә хатимә бирә.
1906 елларда «Сәйяр» исемендә бер ширкәт труппа төзелә һәм Габдулла Кариев шул труппаның мөдире булып әверелә.
Казан муллалары, Казан байлары, бу «харам» эшне туктатыр өчен, Гобәйдулла бутишниктан башлап губернатор бусагаларына кадәр таптап бетерделәр. Ләкин Кариев көрәштә өстен чыкты. Мең төрле газап, хурлык, даими ачлыкларга карамастан, татар театрына гражданлык бирде. Театр әдәбияты тудыру, бай әсбаплы, киемле-галымлы, махсус декорацияле, бай көтепханәле бер татар театры дөньяга китерүгә омтыла башлады. Аның сизгер йөрәге шул эшләрне барлыкка китерергә вакыт җиткәнлеген аңлаган иде инде. Кариев бу теләген үз күзе белән күрә алмаса да, ул үлгәннән 2—3 ел соңында, Казанда аерым шәрык стилендә Дәүләт татар театры дөньяга килде.
«Сәйяр»ның иң парлак вакыты 1916—1917 еллар. Бу елларда инде «Сәйяр» үзенә махсус бик күп киемнәр, пьесалар, хәтта зур театр бинасында татар тормышыннан алынган әсәрләр өчен аерым декорацияләр булдыру дәрәҗәсенә ирешкән һәм теләсә нинди җитди пьесаларны уйнарлык көчле бер труппага әйләнгән иде.
Кариев алган эшен ахырына кадәр, һичбер авырлыкларга карамыйча, дәвам итә торган көчле, иманлы бер кеше иде. Ул үзе, ничәшәр көн җылы аш ашамаганы хәлдә, иптәшләрен туйдыру өчен һәртөрле юллар белән акча таба, аларны ачлыктан коткара. Өсләренә кияргә җылы киемнәре булмаса да, одеаллар ябынып яки алмаш-тилмәш киелеп булса да, театрга барып спектакль куя. «Изге корьән»не ташлап, шамакай булып нитүе өчен бөтен белеш-танышы, кардәш-ыруы ләгънәт укыса да, илтифат итми, үз эшен дәвам итә. Шул авыр хезмәт дәверендә үпкә авыруы эләктерә. Үлем күләгәләре Кариевның күз алдында йөри башлый. Ләкин алар да аны куркыта алмый. Эшли алачак эшләрне исән чакта тизрәк эшләп калырга кирәк дигән шикелле, тагы да ашыгычлык белән эшен дәвам иттерә. Шул хәлдә февраль революциясенә килеп керә.
Байларга дошманлык Кариевның канына сеңгән, шуңа күрә ул, февраль революциясеннән соң, Мулланур Вахитов кул астында булгаң «Мөселман социалистлар комитеты» тирәсендә эшли башлый. Чын иман белән пролетариат сәхнәсенә үсәргә булыша.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International