Бүген (Әбү Сәгыйд)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

(Г.Кари иптәшне искә төшерү, «Бүген» шигырен үзгәртеп)

Сәхнәбезнең мәк кебек нурлы гөле – ул
сулмады,
Калды чәчкән орлыгы... гөлдән чәчәк
кыркылмады.
Сүнми йолдыз... тынмый диңгез... тынмый
сәхра.. тынмый кыр...
Кырт киселми моңлы җыр... Шартлап
өзелми соңгы кыл...
Тынмый кош-корт җырлары, тынмый
тавышлар, шау-шулар...
Тынмый тормыш... Боз булып катмый
агып торган сулар.
Сәхнәбездә сулмый гөлләр, кәгъбәбездә
сүнми ут.
Ай, кояш нурлы һаман, киң күкне басмый
бу болыт.
Сәхнәбездә саф күңелләргә азыклар әл дә бар,
Ярлылар өчен нур да бар һәм ямь дә бар, ал
гөл дә бар.

1921
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International