Тарихи әдәбият юлына таба атлаганда (үткәннәрдәге мизгелләр)

Балачак елларым туган авылым Габдрахманда узды. Башлангыч белемне шунда алдым. Хәтеремдә калганы шул: дүртенче сыйныфта укыганда минем алдагы партада утырган кызга гашыйк булдым. Аның гаиләсе кайдандыр безнең авылга кайтты бугай. Балалык мәхәббәтедер инде, әмма булды бит ул хәл, булды. Нигә яшереп торырга.
Халисә исемле кыз кайдандыр чит яклардан кайтып, безнең сыйныфка укырга килде. Кызны күрдек тә без — малайларның күзләре дүрт булды — бер дә авыл кызына ошамаган иде читтән кайткан кыз. Киеме дә башка, җитмәсә башында күзләре кебек зәңгәрсу яулык һәм үргән чәч толымнарында шул төстәге тасма. Кунак кына булып килгән кызны минем алдагы партага утырттылар, нәкъ минем алдыма. Башта мин аның чәч толымнарын үргән зәңгәр тасмаларыннан күзләрем ала алмадым. Соңрак шул яктан хуш ис килә, мәгәр сизеп, тоеп алдым, затлы ислемайга коенган кыз. Мин бу исне җәй көне болында гына тоя торган идем. Безнең Ык буе елгасы болынында мең төрле чәчкә үсә, һәммәсеннән үзгә хуш ис килә иде. Шул исләрнең берсе толымнар үргән тасмадан минем якка дулкын-дулкын булып ага кебек. Шуннан соң укытучы апаның да ни сөйләгәнен онытып, мин дәфтәремнең соңгы битенә тырышып-тырмашып күктән төшкән кызга шигырь язарга керештем. Һәм кемгә дә түгел, минем алдагы партада утырган кызга багышлап.
Толымнарың-толымнарың синең,
Үргәнсеңдер зәңгәр тасмадан —
Кай яклардан килдең, чибәр, кызкай,
Кай яклардан килдең безгә ...
Шигырең яза бир дигәндәй, кыз миңа таба әйләнеп тә карамый, ичмасам. Ә каратасым килә, зәңгәр күзләрен күрәсем килә. Ә мин ни кылганымны да белмәгән халәттә, тырышып-тырмашып шигырь әвәләп утырам. Укытучы апа күреп алган минем чирәшеп шигырь язып утырганымны һәм, килеп, карап тора икән. Язып бетердем дүртьюллыкны, исәп, ничек кенә булса да кызга бирергә. Шулвакыт укытучы апам шигырь язган битне алды да... бөтен класска кычкырып укып чыкты. Бу мизгелдә минем халәтемне, мөгаен, әнием генә аңласа-аңлар иде. Гүзәлем, борылып, ялт итеп миңа карады. Мин гүя зәңгәр сулы күлгә баттым. Партага капландым да тын калдым. Укытучы апа һични булмаган кебек дәресен дәвам итте. Мин исә башым күтәреп карарга оялып, һаман партага капланган килеш утыра бирәм. Аллага шөкер кылам, звонок шалтырады. Ходайның ни хикмәтедер, малайлар бу хәлгә игътибар итмәделәр, кызларыбыз гына, бигрәк тә күрше Сания (без аның белән бергә мәктәпкә килгәли идек) берни булмагандай: «Ул безнең Шәйхелислам абыйларда тора, әтиләре белән читтән кайттылар. Әллә яраттың инде үзен, күзләрең бур мәченеке кебек елтырый?»- диде. Бер сүз дә әйтмәдем. Өйгә таба йөгердем. Хәтердә калганы шул — мин кайтканда зәңгәр күзле кыз безнең капка төбендә басып тора иде инде. Мин авызым ачтым да тәмам өнсез калдым. Җитмәсә исеме дә, каушаудан булса кирәк, хәтергә килми. Ә менә толымнарына үргән зәңгәр төстәге тасмалары, зәңгәр күзләре гүя күңелем пәрдәсенә иңгән. Киндер букчамны селки-селки нидер әйтергә исәп, тик сүзе генә тел очына килми тора. Минем кулда киндер букча булса, аның кулында күн сумка. Аерма бар, әлбәттә, шәһәр кызы. Дәшми кызым, ул да сумкасын селкеп тора башлады. Җитмәсә башын кырын салган да көлемсерәп, һични булмагандай гамьсез елмая. Шәһәр кызы ич, кыю кылана. Ләкин мин дә, авыл малае булсам да, төшеп калганнардан түгел, нидер әйтергә дип авызым ачкан идем, кыз өлгеррәк булып чыкты.
— Синең исемең Мөсәгыйт бит?
— Әти кушкан исем, әни мине тапкач та Мөсәгыйт булыр малайның исеме, дигән. Әни килешкән, — дидем мин югалып калуымны сиздермәс өчен башым чөя төшеп.
— Каян алып кайткан инде ул сине, күл буеннанмы? — ди сорады кыз. Менә кайчан мин тәмам каушый калдым, шуңа карамастан кыю рәвештә йөзенә бактым, янә зәңгәр күзләрен күрдем. Күрдем дә, гүя янә зәңгәр күлгә чумдым. Аның күзләре шундаен зәңгәр иде ки, үзебезнең җәй көннәрендә томбоек чәчкәләре үскән «Якты күл» өстен хәтерләтте. Ә мин ул күлдә көзге юка боз өстендә тимераякта шуганда бер тапкыр батып үлә язган идем инде. Көчкә коткардылар, әни яңа яккан мунчага илтеп, ләүкәгә салып, каен себеркесе белән бер кат тиремне тунаганчы чапкач кына игә килгәнмен. Әти минем кунак кызына шигырь язуымны әллә ишетеп, әллә укытучы ападан белеп:
— Әнисе, рәис Хәйруллага әйтеп куярга кирәк, туры айгыры белән тарантасын хәзерләсен. Малайның борынына ис керә башлаган, — диде.
Әни һични аңламый ашауын белә. Әти исә минем шәрә башка кулын куйды, аннары аркамнан сөеп алды. Ни өчен — аңламадым.
Исәя башлагач, әни сөйләде. Мин тугач та әти авыл советына чапкан. Һәм әти белән совет түрәсе арасында шушындый сөйләшү булган. Ул чорларда һәр гаиләгә малай туганда гына өстәмә сөрү җире биргәннәр. Безнең гаиләдә миңа кадәр ике кыз туган — Зөбәрҗәт белән Наҗия апаларым, канун буенча бу вакытта кыз балаларга җир бирмәгәннәр. Егерме бишенче декабрьдә әни малай тапканны белүгә үк, киләсе елга сөрү җире алып калу нияте белән, әти кәнсәләргә йөгергән. Һәм килеп керүгә:
— Мөхәммәтҗан, теркә малайны, хатын малай тапты, — дип, горур төстә өстәл кырына килеп баскан.
—Исеме ничек? Без оланнарга исем кушкач кына җир бирәбез, — дигән сәркәтип.
—Мөсәгыйт булды, үз исемемнән ерак җибәрмәдем,— дигән әти сәркәтипкә. Әти шактый кычкырып, минем исемне әйткән, күрәсең, Мөхәммәтҗан киләсе елга, Мөдәррис Хәбибуллинга җир бирергә дип журналына теркәп куйган. Һәм әтигә яз килүгә өстәмә сөрү җире биргәннәр. Әнә шулай мин тууга безнең гаиләгә өстәмә җир өлеше чыккан. Әни моны изгегә юраган. Юравын юраган, ләкин миңа өч яшь тулганда колхозлашу башланган һәм, безнең гаиләне урта хәлле крестьяннар санында үтә ялкау һәм гаять ярлы бер агайның мунчадан да кечерәк өенә куып чыгарганнар. Бу өйдә яши башлагач, минем йөгерәсем килә, ары йөгерәм, барып бәреләм дә елап җибәрәм, бире чабасым килә — тагын бәреләм һәм ахыр, чарасыздан үкерә үк башлыйм. Әни минем елаганны ишетми дә, мич каршында урала, акыруда ни файда, апаларымның да берсе җир идәнне себерә, икенчесе бәрәңге әрчи, күрмиләр дә, белмиләр дә. Әни генә үзалдына сөйләнгәндәй: «Зур үскәч, такта идән җәярсең, юкка елап күзең бетермә», дип хәлемә кергәндәй була. Мин әни сүзләренә ышанам, сукыраюдан куркам һәм тынып калам һәм җир идәнгә торып басам да апама идәнне себерергә булышмакчы булам.
Бу өйдә ничә көн, ничә ай яшәгәнебезне хәтерләмим. Авыл советы карары белән безнең гаиләне ярлы агайның өенә күчергәч, әти волостька барып, байлыгыбыз чамалы булуын аңлатып, моңа советтан рәсми кәгазь алып, волость рәисеннән өебезгә кайтырга рөхсәт кәгазе алып кайта, авыл советы безгә янә үз өебезгә кайтырга рөхсәт итә. Әнә шулай башлана минем сабый елларым — кулак улы да булып алганмын.
Туган авылымда дүртенче сыйныфта укыган вакытта мин китап укырга ияләнеп киттем. Чөнки мин яраткан кыз ике ай укыды да китеп барды. Мин кулыма кергән һәр китапны укый башладым. Гүзәл кызны юксынуданмы, китапта тасвирланган һәр кыз образын аңа охшатам, зәңгәр күзле кызны күз алдымнан җибәрә алмый интегәм. Шуннан соң миңа китап уку җене кагылды. Аз гына буш вакытым булдымы, китапка ябышам. Өйдә бик шаулашсалар, мич башына менеп китәм, анда сукыр ут алам да янә китапка ябышам. Рәхәт, мине тәмам югалталар, аннары гаиләдә малай булуның да уңай ягы бар икән — вак-төяк эшкә ике апам бар, бер-бер йомыш төшсә, аларны йөгертәләр. Мәктәп китапханәсендәге барлык китапларны укып бетердем кебек, авыл клубына бардым, кемнәндер ишетеп клуб китапханәсеннән «Мең километр су астында» дигән китапны сорадым. Китапханәче абый өстәлдән аз гына калку булган малайга карап торды торды да: « Мәктәбегездә китапханә юкмыни?» — дип сорады. Мин бер дә исем китмәгәндәй кырт кына, андагы китапларны укып бетердем инде, дидем. Һәм эретерәк кенә: «Мин укырдай китаплар калмады анда!» дип, өстәп тә куйдым. Һәм юкка әтәчләндем бугай, китапханәче абый торып ук басты: «Бар әле чыгып тор әле, малай актыгы, башта һәйбәтләп әлифбаңны укы, шуннан китапханәгә килерсең», — дип, куып ук чыгарып җибәрде. Үпкәмә-үпкә зәһәрен тутырып, китапханәдән чыгып киттем. Карасам, ишек янында сабакташым Кәгъбел, мине көтә. Ачык форточкага карап, миңа ым какты. Ул минем яныма килде дә барысын да белгән кебек: «Кайгырма, сабакташ, җаен табарбыз», — дип, форточкасына карап, баш кагып алды. Ул китапханәче янында булып чыккан икән инде. Мин аны шундук аңладым. Без колхоз балалары идек ич, барысын да белә идек — советлар кануны буенча, китап урлаган өчен төрмәгә утыртмыйлар. Аннары без бит бары тик китапларны укырга гына алабыз. Укып чыгу белән китапларны алган киштәгә кире кертеп куячакбыз. Китапханә мөдире ишегенә йозак салып кайтып китте. Без клуб артына посып карап тордык. Китапханәче солдат хезмәтеннән кайткан яшь егет иде, без малайлардан шикләнмәде бугай. Ул арада без ачык форточкадан китапханәгә кердек, икешәр китап алдык Жюль Вернның — «Сигез мең лье су астында» һәм гарәп әкиятләре «Мең дә бер кичә»не. Соңгы мәлдә генә мин Алексей Толстойның «Сәгать карагы» китабын эләктердем. Җай гына форточкадан чыктык. Һәм кайтыр юлда сабакташ белән болай сөйләштек: мин укыгач, аңа үзем укыган китапларым бирәм, ул укыгач, ул миңа үзе укыган китапларны бирә. Аннары аларны китапханәдән ничек алып чыкканбыз, шулай кертеп куярга сөйләштек. Һәм шулай иттек тә. Ни гаҗәп, без форточка аша кереп, үзебез укыган китапларны яңадан үз урнына куеп, башкаларын алдык һәм беркайчан да безне тотмадылар, китапларның югалганын да белмәделәр. Ләкин, ни гаҗәп, һәр укыган китапта әнә шул зәңгәр күзле кызны эзләдем. Хак, алар безнең авылда озак тормадылар, каядыр китеп тә бардылар, ләкин минем күңелдә җуелмас бер хәтирә булып, зәңгәр күзле кыз калды. Һәм бик озак җәфалады ул мине...
Дүрт сыйныфны тәмамлагач, бишенче сыйныфка Татарстан республикасына кергән безнең авылдан биш-алты чакрым гына булган күрше Яңа Шалты авылы мәктәбенә укырга бардым. Агай-энеләргә фатирга урнаштым. Җитмәсә агай-энеләрнең минем кебек Зөфәр атлы уллары бар, нәкъ минем кебек бишенче сыйныфка бара икән. Бергәләп укыдык. Хәер, салкын кышларга кадәр мин ике арада җәяү йөреп укыдым. Күп вакытта биш-алты чакырым араны йөгереп барам, йөгереп кайта идем. Күрше авылда укый башлагач, мин инде зурлар китапханәсенә йөри башладым. Миңа карусыз нинди китапны сорыйм, шуны бирделәр. Авыл китапханәсенең бар китапларын да укып чыктым кебек иде, тик күрше авылда уку елымда сугыш башланды. Китапханәдә утырган абыйны фронтка алдылар, анда эшләргә бер кыз килде. Әле булса яхшы хәтерлим, бермәлне минем кулыма сугыш чорында Казанда басылган Абдулла Алишнең «Фронт хикәяләре» китабы килеп керде. Әни һаман: «Сукыр ут янында укыма, күзең нурың бетерәсең», дип әрли. Ә мин мич башына менәм дә китапханәдән алып кайткан китабымны, дөньям онтып, сукыр ут яктысында укыйм. Әти торакторчы иде, олырак яшьтә булганга фронтка алмадылар, бронь белән калдырдылар, авылда кулга тотарлык эшче калмады, тракторларга яшь кызлар утырды, әти шулар белән эшли, аларны өйрәтә, тракторлары ватылса, төзәтә, булыша. Җәйге коникулга чыккач, мин әти янында сукачы булып эшли башладым. Өйгә кайтмыйбыз, тракторчы җиткән кызлар янында будкада йоклыйбыз. Ичмасам ирләр исе килсен дип, мине әле берсе кочагына алып йоклый, әле икенчесе...
Җиденче класста укыганда мине район военкоматы Магнитагорск шәһәренә җибәрделәр. Без анда Габдархман авылыннан өч малай киттек — сабакташым Кәгъбел, ул тәмәке тарта иде инде, Өлфәт — җитди үсмер, соңрак институт тәмамлады, рус кызына өйләнде һәм шунда калды да һәм мин. Русиянең Магнитлы «Тимер» шәһәренә җиткәч, өчебезне өч җиргә һөнәр мәктәпләренә урнаштырдылар.
* * *
Сугыш беткәнне чәч алдырырга кергән урында ишеттем, чәч алучы белән бергә, ярты башым алган килеш йөгереп урамга чыктык, кычкырышабыз, кочаклашабыз, үбешәбез. Куанычның исәбе-хисабы юк, әйтерсең лә дөнья асты-өскә килгән. Һәм шулай булды да — сугыш бетте ич, Совет халкының канын суырган сугыш!.. Шаулаштык-шаулаштык та кире чәчтарашка кердек, чәч алучыга әлләни булды – ике сәгать чирәште минем белән, әле кулыннан качысы төшеп китә, әле бер алган чәчне яңадан ала башлый.
...Һөнәр училищасын мин хәрби заводта тәмамладым. Сугыш беткәнче шунда эшләдем. Сугыш беткәч, безне техникумга укырга күчерделәр. Шунда футбол уйный башладым. Башта яшьләр командасында, ахыр шәһәр командасына алдылар. Җәй көннәрендә җиде ел футбол тибеп, кыш килгәч хоккей алкасы куып гомер үтте. Беренче тапкыр туган авылга ялга кайткач, әти әйтеп куйды:
—Кайчанга кадәр трай тибеп яшәргә исәбең инде, улым. Һөнәрең бар. Туган якларга кайт. Ике кулыңа монда да эш табылыр. Октябрьск шәһәрендә әнә дөнья бетереп нефть чыгаралар. Әниең дә авырып тора...
Өйләнергә дә вакыт дип әйтергә исәбе иде әтинең. Ләкин бит мин шәһәр командасында футболист, җитмәсә кыш көннәрендә хоккей алкасы куабыз. Әни ягына карап алам, әнинең күзләрендә яшь. Өйдә ике сеңелем — Шәһидә, Мәсрүрә, энем Гамир бар, апалар инде кияүдә. Мин нәрсәгә әти белән әнигә артык кашык. Аннары мин инде күптән шәһәр баласы, авылда миңа нишләмәк кирәк, җитмәсә футболчыга, гәрчә кесәмдә юк булмаса да техникум тәмамлаган дипломым булырга тиеш. Чөнки бу вакытта өч-дүрт ел белем алган шәһәреңдә эшләмәсәң, кая гына китсәң дә дипломыңны кулыңа бирмиләр иде. Мине Магнитагорск каласында калырга димләделәр, имеш, ике ел заводта эшләмичә каладан китәргә хакың юк. Һәм ул шулай иде дә. Әмма мин Магнитагорскийдан барыбер киттем. Дипломсыз. Әти: «Кайчанга кадәр трай тибеп йөрергә иәбең инде, улым, — дип үгетли, әни дәшми утыра, мин дә дәшмәдем. Әти хаклы иде. Ләкин беләм, командадан мине җибәрмәячәкләр, команда инде оешкан, футболчы буларак мин начар санда түгел. Чит республикаларга кадәр барып, уйнап йөрибез. Ялга кайтуым да ун көнгә генә, тренер ун көннән каршымда бул, дип кисәтеп җибәрде. Алай да әти-әнигә сүз әйтү кирәк иде.
— Мин уйлап карармын, әти, — дидем.
х х х
Магнитагорск шәһәреннән тиз генә китә алмадым. Бер сүз белән әйткәндә — җибәрмәделәр. Тик анда да ике елдан соң гына — гадәти уенда тубык яныннан аягымны имгәттем. Сөяге сынгын булып чыкты. Гипслы көйгә Магнитагорскийга кайттым. Айга якын больницада аунагач кына, авылга юнәлдем — дипломсыз, дипломны бирмәделәр. Авылда бераз юангач, Башкорстанга кергән Октябрьск шәһәренә барып, эшкә урнаштым. Тәүге һөнәрем буенча эшләдем — токарь. Ниһаять, яза торгач, минем дипломым җибәрергә ышандырдылар. Бораулау инструментларын ремонтлау мастерскоенда мастер булып эшли башладым. Шунда мин Татарстаннан килгән ансамбль концертында булдым һәм артист кызлар хакында җылы гына очерк кебек бер нәрсә яздым һәм язмамны Уфа каласының яшьләр газетесына җибәрдем. Язмам кемгәдер ошаган, көннәрдән бер көнне минем яныма Уфадан хәбәрче килеп төште. Очраштык. Ул мине башкорт яшьләре газетасына эшкә чакырды. Мин тәмам аптырый калдым. Мин бит башкортча яза белмим, дидем. Өйрәтербез, диде ул бер дә исе китмичә. Миңа бу эш бөтенләй таныш түгел, дип көчкә котылдым. Ул арада, Хрущев чоры килде, мине предприятие директоры үз кырына чакырып алды. Аз-маз сорашып утырды. Өйләнгәнме, имеш. Мин өйләнмәгән идем әле. Оренбург ягыннан икәнемне искәрде һәм турыдан-туры:
—Туган ягыңа кайтасың киләме? — дип сорады.
—Туган як һәрвакыт һәммә кешегә дә кадерле, — дидем мин фәлсәфәгә бирелә төшеп.
—Үзәк комитет карарына нигезләнеп, без сине Оренбург өлкәсенә чирәм җирләр күтәрергә җибәрергә булдык. Теге кешене алып карадык, моны — барысы да гаиләлеләр. Ә син ялгыз...
—Ярый соң, — дидем мин, әтинең күптәнге сүзләрен искә төшереп.
Әнә шулай мин янәдән әйләнә-тулгана йөри торгач, үз туган авылыма әйләнеп кайттым.
х х х
Авылда мин иң әүвәл электрик булып эшләдем. Аннары инженер-механик вазыйфасын үтәдем. Электр станциясенең җегәрен арттыру өчен Оренбургка барып, куәтлерәк генератор алып кайттык. Аны Ык буасына мең бәла белән урнаштырдык. Урамнарга кадәр утлар куярлык мөмкинлек туды. Аннары агач эшкәртү стонаклары алып кайтып, аны урнаштырдым, такта яру өчен пилорама куйдым. Авылда яңа өйләр барлыкка килә башлады. Мәскәүгә барып, кулдан 45 мең сумга «ЗИМ» автомобиле алып кайттым. Аны колхоз рәисе белән Бөгелмәгә илтеп, нефтьчеләрдән ике йөк машинасына алыштырып алыштырдык. Өлкәдән ике ГАЗ-51 машинасы һәм бер җиңел машина бирделәр. Колхозда дүрт йөк машинасы эшли башлады. Урманнан утын, агач ташыйлар, өйләр бурыйлар, күзгә күренеп, авыл яңара башлады. Кичләрен һәркөн клубка җыелабыз, спектаклләр куябыз. Мин үзем бер пәрдәлек пьесалар яза башладым. Язам, хәзерләнәбез дә үзебез үк башкарабыз да. Кыш көннәрендә хәтта авылдан-авылга спектакльләр куеп йөри башладык... Шушы елда көтмәгәндә мине военкоматка чакырдылар, армиядә булмагансыз дип (сугыш елларында мин хәрби заводта токарь булып эшләгән идем), мине Владивостокка армиягә озаттылар. Мин анда Америкадан китерелгән һәм безгә японнар белән сугышырга җибәрелгән десант йөртә торган корабка сигнальщик булып хезмәткә эләктем. Диңгезгә чыгабыз, Курил утрауларына туктап, анда күчеп килеп (япон балыкчыларыннан калган баракларда торалар иде) балык эшкәртү заводында эшләгән хатын-кызларга ярдәм иттек, алар безне балык белән сыйладылар, кунак иттеләр. Курил утраулары чын мәгънәсендә японнар кулында калырга тиеш булган икән, ләкин СССР империясенең атасы Сталин бер сүз белән БДБ карарына каршы килеп, без яуладык бу утрауларны дип, утрауларга Русия флотын кертә. Ярты елга якын әнә шулай йөри торгач, безне кире Владивостокка кайтардылар. Аның сәбәбе дә булган икән, Америка, Курил утрауларын Русия минлекләүне белүгә, тиз арада Русиягә ярдәмгә биргән 30 десант корабын һәм йөзләрчә автомобильләрен алырга зур кораблар җибәрә һәм көн эчендә диярлек барысын да — йөзләрчә автомобильләргә кадәр зур пресс белән кысып, трюмнарына тутырдылар. Ә без хезмәт иткән корабларны аларга ияртеп алып киттеләр.
Хәтеремдә, минем кулымда беләгем безнең авыл тимерчесе алтын куллы Зөфәр ясаган һәм тәмам алтын төсенә кертеп эшкәрткән бакыр беләзек бар иде, Американың негр матросы үзенең кулындагы сәгатен биреп, минем беләгемдәге бакыр беләзеккә алышты. Ләкин безнең бер «кызыл авыз»быз моны күзәтеп-карап торган икән, кораблар китүгә, берсе килеп, минем кулымдагы сәгатьне алып китте. Мин дәшмәдем, бары тик эчемнән: «Башыңа катсын»,- дип кенә үз-үземне юаттым. Беләзекне миңа авылда инженер-механик булып эшләгәндә алтын куллы тимерче Зөфәр исемле чыбыгоч туганым ясап биргән иде. Ул чынлап та алтын куллы оста иде. Йөрәкне яман хәлләрдән саклый, дип ышандырган иде. Корабларны алып киткәч, безне су асты көймәләренә күчерделәр. Яңа формалар бирделәр, чөнки аккмуляторлар белән эшли торган көймәләр җылытылмый, җылы киемнәр белән генә котылып була. Аллага шөкер кылам, Сталинның кулы корыгач, 1927 елгы солдатларны һәм матросларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Имеш, илгә эшче куллар җитми. Һәм ул шулай булгандыр да. Әнә шулай мин янәдән туган ягыма әйләнеп кайттым һәм инде матрос-сигнальщик булып. Кайтып ярты ел үтмәде, мине янә военкоматка чакырдылар. Безнең советлар иленә һәрдаим кемдер яный бит, шуның өчен солдат-матросларның югары һәм техникум тәмамлаганнарын офицерлар итәргә боерык булган икән. Килдем военкоматка, сәламәтлекне тикшерделәр. Таза-сәламәт дип комиссия нәтиҗә ясый. Мине офицер итү өчен укырга җибәрмәкчеләр. Ләкин үзем теләгәндә генә икән. Мин бу хакта белеп алдым да, сигнальщик булып калуым бик җиткән дип, ул бәладән дә ансат кына котылдым.
Әнә шулай җай гына янәдән авылга эшкә кайттым. Янә үз вазыйфамны башкара башладым. Көннәрдән бер көнне мине Баулыдан килеп, эшкә алып киттеләр. Ул болай булды. Баулы бу дәвердә күтәрелеп килә, шактый җир мае суырта, предприятияләр артканнан-арта бара. Безнең авыл рәисе белән «Баулынефть» предприятисе начальнигы танышып киттеләр. Ул еш кына безнең авылга балык тотарга килә иде, су буена төшеп, балык тотып, ял итәләр. Авыл кырыннан ук аккан Ык елгабыз бар, авыл очында ук километрга сузылган Зур күл. Бу күлгә хәтта аккошлар төшкәли. Үрдәк-каз турында әйтеп тә торасы юк. Ләкин колхоз рәисенең дусты аучы түгел, балыкчы, балык тотарга ярата. Ял көннәрендә авылыбызга шоферсыз, рульдә үзе дә килгәли. Балыкка мине дә алгалыйлар. Бер вакыт ял көне алдыннан бу үзе генә машинасы белән авылга килергә чыккан һәм безнең ындыр артына җиткәч кенә машинасы сүнгән. Машинасын кабыза алмый берара интеккәч, «җенарбасын» ташлаган да, җәяүләп, идарәгә килеп керде бу. Машинасын калдыруы турында әйтте. Мин бу вакытта колхозда инженер-механик булып эшлим. Кыш-яз машиналар ремонтлыйбыз, машинаның ни икәнен һәйбәт беләбез. Дусты килеп керүгә һәм хәлне белүгә, рәис мине чакырып алды, бар, тартып булса да мастерскойга алып кайт, җайла, кунак арка терәп утырып кайтып китәрлек булсын, диде. Кунак минем якка күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде, бары тик машинасының ачкычын гына сузды.
Күп тә үтмәде, мин машинаны рәиснең капка каршына китереп туктаттым. Ватылмаган да иде машина, бик тиз җаен таптым. Белгән кешегә вак-төяк эш кенә иде. Машинаны алып кайттым. Рәис кунакны өенә алып киткән икән. Машинаны рәис өе кырына алып килдем дә, зур урыс капкасын ачып, тимер арбаны рәиснең йортына кертеп үк куйдым. Ахыр ачкычны бирергә дип өйгә таба уздым.
—Булдымы? — дип сорады рәис.
—Бар да тәртиптә, — дидем мин һәм чыгып китәргә дип, борыла башладым.
—Тукта әле, тукта. Сиңа кунакның нидер әйтәсе килә, — диде рәис.
—Кһм, — дип тамак кырдлы кунак. — Миңа эшкә килер идеңме?
—Мин эштән курыкмыйм, рәис җибәрсә — барырмын да, тик озакка булмасын иде, — дидем.
—Сөйләштек алайса, минем белән үк китәсеңме, үзең җыенып килерсеңме?.. Мин сезнең рәискә синең урныңа бер җәйгә бушлай бульдезор биреп торам. Бер җәйгә. Юллар салсын, силос трашеялары казытсын, таш чыгартсын, теләсә нишләтсен...
Кунак шаярта дип уйлаган идем мин, шаяртмый икән. Рәис баш кагып утыра. Уйланырлык иде. Мин анда нишләрмен. Диплом бар-барын. Ул да кесәдә түгел, Магнитагорскийдан җибәми интектерәләр. Ахыр килеп, мин дипломга тәмам кул селектем. Нәрсә ул диплом, нинди эш тәкъдим итә бит әле.
—Кем булырмын инде мин сездә?
—Шофер, механик, цех начальнигы...
—Мин башта шофер булып эшләп карар идем.
—Килештек, — Һәм рәискә таба борылып: — Егетең югалтмам, курыкма,— диде.
—Ә мин аның өчен курыкмыйм. Ышанычлы кеше, — диде колхоз рәисе.
Әнә шулай язмыш мине Татарстанның Баулы шәһәрчегенә алып килде. Һәм һич уйламаганда бөтенләйгә калдым.
Бер елга якын йөк машинасында эшләп алдым. Аннары мине механик иттеләр. Тагын бер елдан квартира бирделәр. Янә бер ел үтүгә, мине Баулы районы газетасына эшкә чакырып алдылар. Менә кайчан миңа язу чире кагылды. Мин тормышымда күргән-белгән гадәти булмаган хәлләр турында хикәяләр язарга керештем.. Гөнаһ шомлыгына каршы, минем хикәяләремне үзем эшләгән «Байрак» газетасында баса башладылар. Безгә эшкә Казан кадәр Казаннан Шәйхи Садретдинов килде. Университетның татар әдәбияты теле бүлеген тәмамлаган. Без беренче көннән үк танышып, дуслашып киттек. Җитмәсә безнең газетага күп еллар бер гаепсезгә төрмәләрдә, сөргеннәрдә утырып кайткан шагыйрь Сирен ага килеп йөри башлады, аңа шагыйрь Мәгъсүм килеп кушылды. Ул күптән үзен язучыга саный икән инде, ләкин бер кимчелеге бар — күп сөйли һәм «шайтан суын» ярата. Сирен агага бу ошамый. Ул аңа бер сүз әйтмәсә дә күп очракта дәшми утыра. Ахыр түзми, әйтеп куя: «Җитте, җитте сиңа, Мәгъсүм!..» — дип, ачуланып ташлый.
Безнең Сирен агага хөрмәтебез зур, Мәгъсүм тынычлана һәм без янә шигърият-әдәбият турында сөйләшә башлыйбыз. Аксакал Сирен ага үзенең яңа шигырьләрен укый, без аның шигырьләрен киләсе санга газетада бирәбез, дип алып калабыз.
Көннәрдән бер көнне Сирен ага минем хикәя укыганымны тыңлап торды торды да:
— Мөсәгыйт энем, сиңа повесть-романнар яза башларга вакыт, диде Мин хәтта тураебрак утырдым, чөнки гадәти булмаган тәкъдим иде. —Сынап кара әле үзеңне шул өлкәдә. Яшь чакта башлаган эш уңышлырак була, — дип, минем күңелемдә әвәләнеп йөргән хыялыма гүя канат куйды. Мин, сентябрь аенда ук Баулының беренче мәктәбенә унынчы сыйныфның кичке татар мәктәбендә укый идем инде. Яза башлагач, урыс арасында йөри-йөри милләтебезнең энҗедәй матур кайбер сүзләрен хәтеремә төшерә алмый туктап калам. Моны, әлбәттә, Сирен ага күрми калмаган. Бер тапкыр ул болай диде:
— Сиңа университетка барырга кирәк, Мөсәгыйт туган. Миңа тимәде уку. Бирмәделәр, — диде Сирен абый. Безгә ул бинаһакка утырган елларында «кызыл шайтаннар» ничекләр рәнҗетүләрен сөйләр иде, кимсенүдән үз-үземә кул сала язган мәлләрем дә булды дип, яшьле күзләрен яшереп, бертын дәшми утырыр иде. Без дә ни әйтергә аптырап, күп михнәтләр күргән татар шагыйрен ничекләр юатырга белми утырабыз. Шунда Мәгъсүм үзенең «Җырлар җырлар» җырын җырлап җибәрер иде. Һәм без дә кушылып, бераз тынычланыр идек. Кәефебезне төшермәс өчен Сирен ага нинди дә булса мәзәк сөйләп ташлар иде.
* * *
Тик мин кичке мәктәпне тәмамлагач, университетка бармадым, ә документларымны Казанның Химия-техгология институтына илтеп бирдем. Дипломымны да, җиәргәннәр иде, минем документларны карусыз алдылар. Минем университетка бармавымны әти-әни дә хупладылар. Хими-технологя институтына имтиханарымны биреп, беренче лекцияләрне тыңлап кайтсам да, язмыш мине барыбер Казан дәүләт университетына алып килде. Ә ул болай булды.
Көннәрдән бер көнне минем фатирыма — кем диярсез?.. Татарстан язучылары идарәсенең Әлмәт бүлеге рәисе Гариф Ахунов килеп керде. Беренчедән, минем аны беренче тапкыр күрүем иде, икенчедән, ни өчен килүен белмәдем Аннары. Химия-технология институтына уку ниятем белән китаплар да алып кайткан, хәзерләнә дә башлаган идем инде, язган лекцияләремне укып ята идем. Хак, үземчә язып тәмамлаган һәм нокта куйган «Унсигезенче яз» дигән повестым өстәлдә ята, хәтта рус хәрефле машинкада татарчалап баскан идем. Инде кабат укып та чыктым. Әмма химик булырга исәп бит, һәрхәлдә, агай-энеләр дә шулай киңәш иткәннәр иде. Ә монда танылган язучы (мин аның повесть-романнарын, кызыклы очеркларын да укып бара идем) Гариф Ахунов үзе килде. Һәм кемгә — билгеле булмаган кешегә. Ай-вайга карамый чәй куйдым. Гариф абый, үз өендәгечә иркен тота, сораша. Аягында авыл карчыклары бәйләгән калын һәм ап-ак йон оекбаш, чүәкләр бирсәм дә кимәде. Чәйләп алдык. Гариф абый ишекле-түрле йөри. Ахыр өстәл янына килде де минем повестьны күрде. Кулына алды, актарып карады. Бермәл, башын кырын салып, миңа карап торды:
—Повесть язгансың ич, синекеме?
—Һәй, чирәштем бераз, барып чыкмас ахыры. Яшьләр турында иде нидер майтармакчы идем дә...
—Менә нәрсә, Мөсәгыйт туган, мин синең бу повестыңны алып китәм, Әлмәттә һәйбәтләп укырмын. Ә хәзер әйдә редакциягезгә, мин анда очрашу уздырам. Без бит Әлмәттә бүлек ачтык, нефтьче яшьләребезне әдәбиятка тартасы иде. Сөйләштекме!..
х х х
Баулыда һәйбәт кенә эшләп ятканда Азнакайга күчеп киткән, ә элек бу калада баш врач булып эшләгән танышым Хазбулат агай Шәмсетдинов килеп төште һәм мине Азнакайга күчәргә өнди башлады. Күчеп китәргә риза булдым. Алтын таулар вәгъдә итмәсә дә, баш врач тиз арада квартира бирергә вәгъдә итте. Тик мин больницаның ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында шофер булып эшләргә тиеш булачакмын икән. Риза булдым.
Азнакайда мин район газетасы баш редакторы белән таныштым. Дөресрәге, ул мине үзе эзләп тапты. Гариф абый шалтыратып әйткән икән. Таныштык. Ибраһим ага Дәүләтшин мине, артык та түгел, ким дә түгел, «Маяк» газетасына эшкә чакырды. Мин аңа уйлап карармын, дидем, һәм ике көннән шоферлар тормышыннан бер хикәя язып, илтеп бирдем. Газетада исеме-аты татар укучыларына күптән таныш булган Мәхмүд Хәсәнов та эшли икән. Ул минем хикәяне укып чыга да ял санында бастырып та чыгара. Мин тәвәкәлләдем. Газетага эшкә килдем. Әнә шулай минем язмышымда янә бер борылыш булды. 1964 елның җәендә документларымны алып, университетка илтеп бирдем. Кабул иттеләр, ләкин имтиханнар бирәсе бар бит әле. Ул үзе минем өчен бер Сират күпере. Гариф абый кулына биреп җибәргән повестым белән эшләр болайрак булды. Гариф абый повестьны укып чыккан, ошаткан һәм «Совет әдәбиты» (хәзерге Казан утлары) журналынның проза бүлегендә утыручы сабакташы Яхья Халитовка җибәргән. Имеш, кара, укы һәм фикереңне әйт. Әлбәттә, Яхья Халитов повестьны укып чыккан һәм киләсе санга бирәбез дип, Гариф абыйга хәбәр иткән. Шуннан соң Гариф абый мине Әлмәткә чакырып алды..
Әлмәт бүлеге әле ул вакытта Культура сараеның ике зур булмаган бүлмәсенә урнашкан иде. Мин шунда килеп кердем. Гариф абый мине аягүрә торып каршы алды. Берара сөйләшкәч, сарайдан ерак булмаган квартирасына алып китте. Безне Гариф абыйнның җәмәгате Гөлшәһидә апа каршы алды. Ул миңа кай ягы беләндер әнине хәтерләтте. Йомшак кына сөйләшә, мине тәмам үз улыдай кабул итте. Гөлшәһидә апа татар әдәбиятыннан үтә хәбәрдар кеше. Ул да минем повестьны укып чыккан икән. Җылы гына сүзләр әйтте. Яшьләргә багышланган, укыла, теле бар, геройларның хәрәкәте җанлы булып күз алдына килә, диде. Минем өчен бу зур мактау иде, әлбәттә. Өйләдән соң янә бүлеккә килдек. Гариф абый үзе үк машинкага утырып, миңа университетка керергә характеристика-тәкъдимнамә кебек теләк язып бирде. Документларым белән бергә мин әнә шул тәкъдимнамәне дә тапшырган идем. Беренче имтихан инша булды. Теләсәң ни яз. Мин инде табигать турында яздым. Имтиханны Диләрә Тумашова атлы тәҗрибәле укытучы-профессор алды. Ул инша язылып беткәч, ни сәбәпледер минем янга килде дә, иншамны кулына алды һәм кай тарафкадыр чыгып китте. Мин котым алынып көтеп тордым. Ни була? Әлбәттә хаталар да булгандыр. Фикер сөрешемә шикләнмәдем, ә менә хаталар булуы бар иде. Бераздан ул елмая-елмая килеп керде. Барыбызның да күзләре аңарда.
Өстәл яныа утырды, барыбызга да күз йөртеп чыкты һәм бары тик бер сүз әйтте.
—Әйбәт, барысы да әйбәт, — диде. Ул гүя бу сүзләрен миңа карап әйтте, һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Аннары иншаларны җыйды да безне кайтарып җибәрде. Мин имтихан бирүчеләр белән икенче имтиханда гына аралаша башладым. Беренче танышым Азнакай егете Әнәс Исхаков булды. Ул шигырьләр яза мин Азнакай районының «Маяк» газетасында эшләгәндә үк таныш идек. «Яздыңмы, булдымы?» - диде бу. Мин бер сүз дә әйтмәдем. Чөнки мактанырлык яза алмаганымны беләм, хаталар да киткәндер кебек. Югыйсә тырышкан идем дә инде. Шул мәлдә келт итеп исемә төште. Бит мин «табигать» сүзен, гап-гади ничек ишетәм «тәбигать» дип яздым. Шул мәлдә хәтта бу гонаһ шомлыгы сүз ап-ачык булып күз адыма килде. Аркам тирләп чыкты. Шул вакыт безнең янга юантынырак, әмма нигездән таза-саллы гәүдәле егет килеп туктады. Исәнләште. Кызлар ягына күз ташлап алды. Кызлар чыр-чу киләләр, көлешәләр. Күбесе татарча укып, татар мәктәпләрен тәмамлап килгәннәр, курыкмыйлар иде. Һәрхәлдә эчем белән тоям минем кебек «тәбигать» дип язмаганнар. Хәер, мин дә алар кайгысы юк иде. Мин имтиханнарны биргәнменме, бирмәгәнме, болар арасында ары таба йөрерменме, дип уйлыйм, ә күңел белән каласым килә, нигәдер шушы университетта укыйсым һәм татар теленең нечкә кагыйдәләренә кадәр су кебек эчәсем килә. Күп укысам да, телем бераз аксый кебек. Курку бар. Имтиханнан соң якташ Азнакай егете Әнәс Исхаков белән сөйләшеп тора идек, безнең янга тагын өч-дүрт егет килеп кушылды: Кадыйр Ситбгатуллин - Балык бистәсеннән булып чыкты, Әсрар Галиев - Алексей районыннан һәм Казан егете Әхәт Халиков. Алар да минем кебек каләм тибрәтәләр икән. Үзара сөйләшә, хәтта әдәбият турында бәхәсләшә башладылар. Ә мин һаман уйланам, университетка үтмәсәм, химия институна кире кайтырга туры киләчәк, ә бит без барыбыз да язучы булырга хыялланган егетләр, нигәдер химия ягына аягым тартмый иде инде. Гөрләтеп татарча сөйләшкән, төрле төбәкләрдән җыелган милләттәшләрем янында каласым килә. Магнитагорскийда яшәгәндә татарлар җыелган бер сарайда мин Гамил Афзал ага белән очрашып, сөйләшеп торган идем. Җитмәсә якташлар булып чыктык. Кызганыч, ары таба без очраша алмадык, ләкин сыраханәдә бәхәсләшә-бәхәсләшә утыруыбыз әле булса күз алдымда. Әмма язмыш безне Әлмәттә тагын кавыштырды. Без Әлмәткә килеп, татар халкының танылган шагыйре булып киткән Гамил Афзалның квартирасында бер кич кундык. Гамил агай белән төне буена дияргә була әдәбият турында сөйләштек. Ул миңа яңа шигырьләрен укыды. Магнит якларында очрашканнан соң шактый еллар үтеп янә бер-беребезне табуыбыз турында кинәнә-кинәнә сөйләштек, татлы гына шәрап та салып алгач, бигрәкләр күңелле булып китте. Гамил Афзал: «Безне, Мөсәгыйт, туган якларга, татар халкының рухы кайтарды, бабаларыбыз каны тартты. Хәер, моны Ходай да шулай теләгәндер», - дип кинәнде.
* * *
Тик минем язмыш башкачарак булган икән, 1965 елда без гаиләм белән Таҗикстан республикасының Ленинабад шәһәренә киттек.. Чорух-Дайрон дигән шәһәр кырындагы шахтерлар яшәгән салага җитеп, эшкә урнаштык. Ленинабад шәһәренә кергән салада нигездә Татарстанннан һәм башка төбәктән килгән тартарлар эшлиләр иде. Кайда авыр эш— татар шунда ич инде. Бер генә үзбәк тә, бер генә таҗикта җир астына шахтага төшеп эшләми икән. Һәм ул шулай иде дә. Шәһәрчектәге шахтада нигездә татар, урыс, украина, безнең тарафлардан килгән удмурд егетләре эшлиләр иде. Яхшы ук хезмәт хакы алалар, җитешле яшиләр. Таш астына калучылар да булгалады. Хәер, безнең бирегә килүбезнең сәбәпчеләре дә алар булдылар.
Әле булса шаккатам, тәвәккәл булгангмын да соң. Дөнья чите дияргә була бит инде. Тик анда мине барыбер язмыш алып килгән булып чыкты. Мин мәктәптә тарих фәне укыта башладым. Ә дәреслекләрдә татарларга карата үтә ачы каһәр укыла. Еш кына дәрестә үк, мине бимазалы уй баса иде. Безнең татар бабаларыбыз шул чиккә җитеп явыз булганнар микәнни?.. Үзем сөйлим, үзем үз бабаларыбыз турында уйлыйм. Нигә безнең бабаларыбызны Русия тарихчылары шул дәрәҗәгә җитеп яманлыйлар икән?.. Мин еш кына бабаларым өчен ояла идем, ул вакытта Русия тарихчыларына язмаларына ышана идем әле. Ничек алар язган, шулай булгандыр кебек иде. Шулай уйланып йөргәндә мин биредә яшәгән саф татар аксакалы белән очраштым. Ул руслар җәберләү аркасында — көчләп чукындырудан качып, бу якларга бик күптәннән килеп урнашкан аксакал иде. Гади генә әйткәндә туган илен ташлап, качып китәргә мәҗбүр булган кеше. Күпмедер вакыт Оренбург каласында имам булып торган. Кыскасы, Русия иимпериясе иезуитлары тарафыннан җәберләнгән, рәнҗетелгән зат. Ул мине үзенә чәйгә чакырды. Монда да ул югалып калмаган, имам вазыйфасын үти. Өе тулы борынгы китаплар. Менә кем минем тәүге тапкыр күземне ачты — Оренбург аксакалы имам Мөхәммәтҗан — татар халкының чын тарихы турында сөйләде, бигрәк тә безнең бабаларыбыз төрки-болгарларның тарихында булган вакыйгаларны тәфсилләп, үз язмаларыннан кириллица имласына күчереп бирде. Җитмәсә, киткәндә галим Бартольдның томнарын бүләк итте. Шул очрашудан соң Мөхәммәтҗан агай тәмам минем мөгаллимем булып китте. Мин аңардан дәресләр ала башладым. Ул дәресләр татар халкының чын тарихы иде. Шул хакта укучыларыма да җиткергәләдем. Ә минем сыйныфта руслар бик аз, таҗик, татар, украин, үзбәк һәм кыргыз балалары утыра. Көтмәгәндә борынгы бабаларыбыз турында укучы балаларга хакыйки мәгълүматлар бирергә җай чыкты. Һәм мин кыю рәвештә аңлатмалар бирә башладым. Балалар дикъкать белән тыңладылар. Бу хакта мәктәп директорына җиткерүче дә табылган, әмма күпне күргән директорның моңа бер дә исе китмәде: «Сезне балалар ярата, тарих ул чәбәләнгән ятмә, сөйләгез, тик зыянга булмасын», - диде.
х х х
Әнә шулай мәктәптә тарих фәне укытканда минем язмышымда янә бер кискен рухи борылыш булып алды. Мин аны да янә язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, беренчесе кебек үк янә бер олуг галимне миңа Аллаһ үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем. Һәм ул шулайрак булды да. Көннәрдән бер көнне мине мәктәп директоры чакырып алды.
— Мусагит Мударисович, приехал к нам известный ученый, он согласился встретится с учителями города. Пожалуйста сходите, послушайте его.
Мин карусыз килештем, галимнең кем икәнен белмәссәм дә кызыксынуым җиңде. Мин анда ашкынып, борынгы бабаларыбыз турында мин белмәгән яңа хәбәрләр ишетермен дип бардым. Һәм ул шулай булды да, күңелем дөрес сизгән икән. Очрашу борынгы шәһәрнең зур сараенда булды. Лекцияне йөзгә үк мөләем булган миңа таныш исемле — галим тюрколог Лев Николаевич Гумилев укыды. Миңа бу галим турында Мөхәммәтҗан ага сөйләгән иде инде. Менә кем Русиядә хак тарихчы дип әйткән иде. Лекцияне бераз сакаулап, матур аһәң белән укыды галим. Мин ихлас күңелдән тыңладым. Кайбер хак тәгаләгә якын сүзләрне әйткәндә аңардан кат-кат әйттерәсе килә. Ул бүгенге татарларны борынгы заманда Кытайда яшәгән хуннарга, ауропа тарихчылары «гуннар» дип язган халыкка илтеп ялгады, гуннар каһарманы Атилла, аның дәвамы булган һәм VII көнчыгыш Европада бернчеләрдән булып дәүләт төзегән Кубрат хан турында аеруча дәртләнеп сөйләде кебек тоелды миңа. Һәм шуның белән минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма янә ялкын өстәп җибәрде. Сорау бирдертеп тормадылар, ә сорау бирүчеләр күп иде. Әмма лекцияне оештырган райком вәкиле, эшне кыска тотарга уйлады. Галимнең вакыты тар, самолетка ашыга дип, сораулар бирүне туктатты. Минемчә, ул һәрьяктан хәзерле галимгә кирәкмәгән сораулар бирерләр дип курыкты бугай. Совет чорында рус халкы тарихыннан битәрне сөйләргә дә, язарга да ярамый иде. Русиянең бөеклеген әнә шулай да күтәрергә тырыштылар. Ә башка халыкларга вә иллләргә өлге вә үрнәк була алмады. Коммунизм төзеп ята идек ич... Хәер, лекция бетүгә, ул кеше юкка да чыкты. Мин ашыга-кабалана галим чыгасы коридорга ашыктым, галим чыгып барганда каршына төшеп, сорауым бирергә авызым ачкан идем, кунак өлгеррәк булып чыкты. Минем каршыга туктап бертын дәшми торды да үзе үк сөйләп китте: «Откуда такой народ здесь?» — дип, бармагы белән күкрәгемә кагылып алды. Миңа җитә калды: « Татарстаннан мин, Лев Николаевич. Хотел бы с вами познокомиться, я интересуюсь со своим народом, истории татар».
— Казан татары, димәк, — диде бу татарчалап, бераз сакаулап. — Ты и есть внук Кубрат хана, молодой человек. А он впервые в Восточной Европе создал государство Великая Булгария. Да, вообще история булгарских татар начинается с великого Кубрат хана. Каждый народ от какой-то личности начинает историю своего народа. Хотя история древных татар очень далек, с Алтая, но история казанских татар начинается с Кубрат хана. Запомните это, молодой человек, если вы интересуетись истории своих предков. Древние хунны в лице ваших предков перекочевали еще 156 году Придуралье и Поволжье… Это точная дата, эту дату подвреждает и другие источники.
—Я писатель, у меня есть книги ...
Ул миңа якын ук килде һәм янә бармагы белән күкрәгемә төртә-төртә:
— Вот вам совет бывалого человека, молодой писатель, пишите исторические произведение. Через художственные произведения история того или иного народа скорее доходит до сознания читателя. Да, я вижу вы долго не будете в этих краях, вернувшись в Татарстан выберите время приежайте ко мне в Ленинград, я вам о ваших предках, в частности о татарах исчерповающие ответы дам… А пока вот возмите мой труд о «Хунны в Китае». От них, с Алтая начинается жизнь ваших предков.
Ул янәшәсендә торган егет кулыннан китабын алды һәм аяк өсте генә автограф куеп, китапны миңа сузды. Һәм озатучылар белән сөйләшә-сөйләшә китеп тә барды.
Әнә шулай мин татар халкын яклаучы олуг галим Лев Николаевич Гумилев белән очраштым. Галим кул куйган китабны куеныма салып, очып диярлек, мәктәпкә кайттым. Директорга елмая-елмая килеп кердем, галимнең лекциясен тыңларга җибәргән өчен рәхмәт әйтеп кунымдагы Лев Николаевичның имлалы китапның җылысын тоеп, өйгә кайтып киттем. Тизрәк, тизрәк укыйсы килә иде олуг галим биргән китапны.
Тагын бер елдан, янә көтмәгәндә язучылар союзы идарәсе рәисе Зәки Нури һәм «Казан утлары« журналы баш редакторы Гариф Ахунов белән киңәшеп — мин бахырыгызны Казанга язучылар союзына эшкә чакырып алдылар. Әнә шулай язмыш мине Казанга алып килде. Биредә мин Татарстан язучылар союзында оештыру эшләре буенча унсигез ел, ягъни пенсиягә чыкканчы, сәркәтип вазыйфасын башкардым..
* * *
Минем тормышымда яңа сәхифә башланды. Мин бу күчешне янә язмышыма юрадым. Гүя мине шулай борынгы бабаларыбызның рухы йөртә иде. Союзда эшли башлавыма ярты ел да үтмәде, мин иҗат командировкасы алып, Ленинградка киттем. Башта Ленинград язучылар союзына барып, Лев Николаевичның телефонын таптырдым. Аннары аңа шалтыраттым. Телефонда аның сакаурак тавышын ишеткәч, аңа Таҗикстанда сез «Хунны в Китае» хезмәтегезне биргән татар малае, дидем. Ә-ә, Кубрат хан оныгы дип кабатлады ул татарчалап, һәм шундук җитди сүзгә күчте: хәзер үк союздан тарихи әсәр язам дип, Эрмитажга юллама ал, диде ул күптәнге танышын тапкандай, һәм эрмитажга килгәч, Борис Борисович Пиотровскийга кер. Иң зур түрә ул анда. Мин аңа минем шәкертем килә, ул теләгән Кубрат ханның хәзинәләрен күрсәт дип әйтеп куярмын. Калганын соңнан миңа шалтыратып аңлатырсың. Торыр урның бармы соң?.. Юк. Минем адресны Борис Борисович бирер. Эрмитаждан соң туры миңа килерсең. Аңлаштыкмы?..
«Аңлаштык», — дидем мин бераз уңайсызлана калып. Әмма, кинәнә-кинәнә Ленинград язучылар оешмасыннан юллама алдым да Эрмитажга йөгердем.
...Олы кеше булуына карамастан Борис Борисович мине өстәл артыннан торып ук каршы алды. Ике куллап күрештек. Мин аңа юлламаны суздым. Ул юлламага карап алды да, хәлнең асылына төшенеп, селектордан гидлар чакырып алды һәм мине алар кулына тапшырды. «Запазниктагы Кубрат ханның бар булган хәзинәләрен күрсәтегез һәм хәзинәләр турында язган мәгълүматларыгызны менә бу егеткә бирегез»,- диде. Бер егет һәм хатын-кыз мине калын тимер ишекләр белән кыйммәтле хәзинәләр сакланган аскы катка алып төшеп киттеләр. Кубрат ханның бай хәзинәсен күргәч, таң калуымның, тәмам ни кылырга белми һәр хәзинәне тотып карарга омтылуым турында язмыйм — моны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Гидлар шул хакта сөйләделәр — хәзинә төркиләрнеке булгангамы, ичмасам бер тапкыр да халыкка күрсәткәннәре юк икән. Бары тик галимнәргә генә күрсәтәләр, анда да шул өлкәдә хезмәт язганнарына гына. «Сез яшь галимме?» - дип сорадылар миннән. Мин яшь язучы дип кенә котылдым. Ике сәгатьләп экспонатлар карап йөргәч, без янәдән Борис Борисович кабинетына кайттык. Гидлар аңа хәзинәләр турындагы мәгълүматларын бирделәр һәм чыгып та киттеләр. Ә Борис Борисович мине чәй өстәле янына дәште. Мин аңа Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил китапларын бүләк иттем.. Китапларны кулына алгач, ул бераз актарып утырды да: «Йә чәйлик, үзең ни турында язарга исәбең соң?»- дип сорады. Кубрат хан турында язарга исәп, шул исәп белән сезгә килүем иде, дидем. «Тарихны әдәби әсәр аша укучыларга җиткерү иң камил чараларның берсе, – дип кинәндерде Борис Борисович мине. - Мин дә менә җыентык чыгардым. Сезгә бүләк итим әле. Борынгы көнчыгыш халыклары тарихы. Монда шул өлкәдә эшләгән төрле галимнәрнең хезмәтләре», - диде. Без сөйләшә-сөйләшә һәйбәтләп чәй эчтек. Олуг галим Борис Борисович үз гомеренә биредә эшли икән, киләсе елга пенсиягә китәсе, менә шуның өчен истәлеккә бу китап чыкты да инде дип әйтте. Чәй эчеп утырганда телефон шалтырады. Лев Николаевич икән, мине Борис Борисовичтан үзенә озатуы хакында үтенә. Борис Борисович миңа үзенең машинасын бирде һәм шофер мине җилтерәтеп Лев Николаевичка алып китте. Шофер юл буена үзенең туган авылы турында сөйләде. Шофер мишәр малае булып чыкты, изге әдамдер сез, сезне Борис Борисович та яратты. Мин үзем, брат, Пензя якларыннан, биредә армиядә хезмәт итем, шунда бер татар кызы белән танышып киттем һәм аңа йортка кердем. Атам — йортка керү— утка керү, дип үртәлсә дә килеште тагын. Килен ипле, дип кинәнде. Ә үзләре ел саен килеп, кунак булып китәләр. Эрмитажга алып керәм үзләрен. Исләре китә, малай. Ике малаем бар, икесен дә әтәйләрдә авылда үстерәм татарча сүләшсеннәнр. Сүлиләр, такылдап торалар. Хатын кинәнә үзе юньләп татарча белми, ә малайлары татарча такылтап торалар. Сиңа, кордаш, Лев Николаевичка бит әле?.. Борис Борисович белән җан дуслар алар, тегесе килсә, бер самаварны егалар. Сүйләшәләр, сүйләшәләр, бәхәсләшеп тә китәләр. Әмма беркайчан да өстәлләрендә шәрап күрмәдем. Тәмам әүлиялар инде, алимнәр, хөрмәтле әдамнәр...
Лев Николаевич ишекне миңа үзе ачты. Өстендә пижама, берьялгызы. Өйдә башка беркем дә юк.
—Исәнме, Кубрат хан оныгы, — диде бу әллә шаяртып, әллә чын-чынлап елмая-елмая татарчалап. — Әйдә, чишен дә түрдән уз. Мин татарча беләм, 14 ел сөргеннең файдасы тарих өйрәнүгә китте. Анда минем белән гадәттә төрки-татар халыкларының галимнәре утырдылар. Кулың ю да, башта чәй эчеп алырбыз.
Ул кухняга кереп китте, мин исә галимнең эш кабинетына үттем. Һәм стеналар, өстәл аслары, бүлмә почмаклары тулы китап шүрлекләрен күреп, туктап калдым. Саташырлык иде, кай шүрлектә нинди китап ятканын галим үзе генә белеп бетерәдер, мөгаен. Һәм шулай булып чыкты да. Чәйләп алгач, ул үзе белгән генә киштәдән миңа борынгы бабаларыбызга караган папка-папка язмаларны, гарәп, яңалифтә, революциягә кадәр урыс телендә басылган китапларны күрсәтте. Ахыр менә бу папкада Кубрат хан хакындагы материалларны миңа сузды. Цензурадан үткәннәре дә, үтмәгәннәре дә, дип өстәде. Ләкин язучы кешегә мәгълүматлар гына җитми, аңа әле башка бик күп сыйфатлар кирәк. Мин ышанам, синдә ул бардыр. Юкса, бирегә килеп чыкмас идең, диде. Шунда мин аңа татарча Казанда, русча Мәскәүдә чыккан «Водовороты» китабымны күрсәттем. Ул ике китаны актарып чыкты, ахыр янәшәсенә куйды һәм күзләремә карады.
— Күрәм, зур эшкә кереп китәргә җыенасың. Әгәр дә мәгәр Кубрат хан турында язарга телисең икән, башта җәяүләп дисәм дә ярыйдыр, Таманярым утравынна барып кайт. Мин шулай йөреп яздым «Открытие Хазарии» дигән хезмәтем. Төрки халкының VII гасыр каһарманы Кубрат хан биләгән ил-җирләрне күреп кайт, күңелеңә сеңдер. Җиһангир буларак, ваш Кубрат хан не ординарный шәхес булган. Ул христиан, мөселман диннәре ныклап аякланып киткән чорда яши, барысын да аңларга тели һәм үз фәлсәфәсе аша. Безнең галимнәребезнең күбесе төркиләрнең Тәңре динен мәҗүсилеккә кайтарып калдыралар. Бу хәл хата дип уйлыйм мин. Һәр диндә Тәңре чыганагын күрергә була. Шуның өчен ул образ синең романыңда төп шәхес булырга тиеш. Калган геройларың барысы да аның тирәсендә уралалар, барысы да. Ләкин Кубрат хан, төп героең һәрвакыт укучының күз угында торырга тиеш. Юкса, тарихи роман юк. — Ул елмаеп миңа карап торды-торды да көлеп җибәрде һәм: — Язучыны ничек язарга өйрәтергә рәхәт тә соң, ә! Ләкин нишләмәк кирәк, тарихи роман дөреслеккә юл тотарга тиеш. Тарих фәнен язучы академиклар гадәттә империя сәясәтенә йөз тоталар, ягъни белә торып ялганга баралар, дәүләт ашата ич. Кемнең дә иписез каласы килми. Ләкин матур әдәбиятта түгел, чөнки матур әдәбиятның ышандыру көче күп тапкыр өстенрәк — шул дәвердә яшәгән образлар аша бирелә, шул чорның каһарманнары аша...
Әлегә кадәр мин галимне бүлдерергә кыймадым. Әйе, олуг галимгә сүз катырга ни хакың бар, җитмәсә үзендә кунакта. Шулай да сорап куйдым.
— Мин бу хакта китап язырга хыялланып кына йөрим әле, — дидем.
— Иң мөһиме, язучыга хыяллана белү. Бу бик һәйбәт сыйфат. Ничек әйтәләр әле сездә, иншалламы?.. — рәхәтләнеп көлеп алды, иңемә кулын салды. — Мин сиңа бу мәсьәләдә ярдәмчең булырмын. Төрки халыкларының тарихы шулкадәр бай ки, ул әле сезнең халыкка кереп кенә килә, сез әле үз-үзегезне ачасыз гына, туганкаем...
Бер хатын килеп керде, безнең белән исәнләшеп алды да кухня ягында савыт-сабалар белән нидер хәстәрли башлады. Лев Николаевич һични булмаган кебек һаман сөйләде, ахыр болай диде:
—Мин университетка китәм, бер пар лекциям бар. Без хәзер Марфа апаң хәзерләгән ризыкны ашыйбыз да аерылышабыз. Син өйдә каласың. Сиңа мин татарларга караган барлык язмаларымны бирәм. Карап чык. Кирәкләрен сайлап ал. Цензура үткәрәсен мин файдаландым инде, — диде.
Ашарга кухняга кердек, Марфа апа булган ризыкларны куйган, өстәлне матур итеп хәстәрләгән иде. Без ашаган арада ул арлы-бирле йөрде, әле чәй ясады, әле калаклар куйды. Соңнан ишек яры басты да, кулларын кушырып: — Кичкә нәрсә китерим? — дип, Лев Николаевичка дәште.
—Кичкә килмә, Марфа, без кунакка барабыз, — диде Лев Николаевич.
Марфа апа кая дип тә сорамады, нигә дип тә кызыксынмады, дәшми-тынмый без ашаган савыт-сабаларны җыярга, юарга тотынды.
Лев Николаевич ваннага кереп бик озак тешен тазартты, аннан чыккач, миңа карамый гына:
—Марфа апаң заманында әниемә хезмәт иткән, бер дә исең китмәсен. Хәзер мине карый. Күршедә генә тора ул, аш-суны да үзендә үк хәстәрләп кертә. Анам кебек ул миңа, — диде.
Кара уем белән мин шулай дип уйлаган идем дә, бер сүз дә әйтмәдем, ахыр чиктә ни хакым бар. Иң мөһиме, ул бер үзем яшим дип әйтмәде. Лев Николаевичта минем кебек кунаклар шактый еш булгалыйлардыр, күрәсең... Алар бер ишектән диярлек чыгып киттеләр. Мин сарай кебек фатирда, бер кабинет китаплар арасында берүзем калдым. Әле бу китапка, әле теге китапны ачып укыйсым килә. Хәер, кемнәрнең хезмәтләре генә юк иде икән сарай кебек бу кабинет шүрлекләрендә. Алай да татарлар турындагы китаплардан башладым. Лев Николаевич кайтмады да кайтмады, ә мин укый-укый арып-алҗып, өстәл янында ук йокыга киткәнмен. Уянып китсәм, Лев Николаевич кайткан, чәй кайнаткан, өстәл хәстәрләгән. Мине уянуга, чәйгә дәште.
— Булгалый, — диде ул көлемсерәп. — Өстәлгә капланып минем дә йокыга киткән чакларым була. Менә кинәнеп утырам әле, авыз тутурып, татарча сөйләшергә җай чыкты. Ә бит кайбер сүзләрне онта башлаган идем инде. Әти-әниең турында да сорашмадым.
— Авыл кешеләре алар, авылда торалар. Кайткалап йөрим. Апаларым, сеңелләрем, энем бар. Җиде бала үстек. Хәзер бишәү генә калдык инде. Күбебез укытучылар, гади авыл балалары без...
— Ә син тарихка кереп китәргә булдыңмы?
— Мине язмыш йөртә шулай, Лев Николаевич, бабаларым рухы.
— Мине кем йөртә, мине, дорогой Мусаиит. Мине дә әби-бабаларым рухы йөртә кебек миңа. Русиянең һәр икенче кешесе төркидер. Моны яшерәләр генә. Бу — шулай. Барысы да 1589 елда башлана. Чыгышы белән татар булган Борис Годунов патша рәсми рәвештә православия динен кабул иткәч. Бөтен Дәште Кыпчак даласы асты-өскә килә. Гаҗәеп хәл, тәхеткә утырган Михаил патша Польшага барып котолик динен кабул итә. Ә соңнан аның урнын биләгән Алексей патша барлык татарларны да чукындырырга керешә һәм бу яман гамәлен төрки телдә сөйләшкән Дон казакларыннан башлый. Тагын да яманы, дәүләт архивларындагы татар алпавытларының шаҗәрәләрен яндырта. Бераллалыкка тугры калган татар алпавытлары тиз генә баш бирмиләр. Ә патшага хакимият динен таратырга кирәк. Нәтиҗәдә, җир-хезмәтчеләреннән мәхрүм ителгән татар алпавытлары, «чабаталы алпавыт» исеме алып, өй-каралтыларын, җир-торакларын калдырып, көнчыгыш тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Китәргә теләмәгәннәре чукыналар — православия динен кабул итәләр. Әнә шулай православия дине Русиянең төрле милләт вәкилләреннән торган халыкларына сугыштан да яман фаҗига китерә, янау, үтерү, бәкеләргә ташлау, куркыту чаралары аша халыкка иңдерелә. Тик бит Русия ул бер үк халык була— венед-төрки кавемнәре, ә инде моңголлар кул астында калгач, татар-болгар аты алган халык. Соңнан Русия калкып чыга. Ә ике этносның да нигез ташы — бердәмлек. Тарихи татарларны яклаучы буларак, менә нәрсә кыен хәлгә куя мине. Әйтик, Аксаковны,, Апраксинны, Арсеньевны Бекетовны, Булгаковны, Милюковны, ахыр Третьяков, Тургенев, Ушаков, Урусов, Юсупов, Салтыков, ниһаять,хәтта Пушкин кебек татарларның исемлеген төзегән Баскаковка кадәр. Очень даже, кстати, Юрий Алексесевич Алексеев в свои книге «Господь всея Руси» хезмәтендә род великонго русского поэта Александра Сергеевича Пушкина предки вышли от Товаркова-Пушкиных, которые добросовестно служили ханам Золотой Орды. Позднее Товарбек, (как утверждает русские историки) кыйммәтле товарлар йөртүче бәк булган. Так татарский бэк в России и для россиян стал Иваном Федоровичем Товарбековым. Товарбяк, с гвардейцами присоединился бежавщего от Золотой Орды. Олуг после раздора ханов Золотой Орды со своими отчаянными друзьями добросовесно служил у Казанского хана пушкарем. Росле падения Казани был пленен русскими и увезен Москву князем Иваном Грозным. Где получил царские почести. И стал уже Товарковым-Пушкиным, а позднее, когда окрепла власть Ивана Грозного стал пушкарем, то есть по-прозвище — Пушкиным. Отсюда предки величайщего русского поэта — потомки Гаврилы Алексеевича, одного героев Невский битвы. ( Серия «Страницы истории нашей Родины». Новосибирск. «Наука». Сибирское отделение. 1991 год. Ответственный редактор член-коррепондент АН СССР. Вывод. Предки А.С.Пушкин были татарами). Әйе, А. С. Пушкин кебек урыслашып киткән меңнәрчә татар аксөякләрен кая куясың... Ярый, әйдә җыеныйк, безне Габдрахман абыең Таһир дәшә. Сине күрәсе килә. Татарстанда сезнең кебек шәрә батырлар азаеп бара, юк хәлендә дияргә була. Ә тарихчы Таһирҗанның тарих белән кызыксынган татар балалары өчен җаны фида. Таһир, әйтсәм әйтим, Атилла хан оныгы диярсең, үз халкы өчен утка-суга керергә әзер олуг галим. Миңа да ул татарлар турында бик күп материаллар тапты. Рәхмәт аңа...
Лев Николаевич татар алпавытлары хакында сүз алып барганда минем күз алдыма «чабаталы алпавыт» нәселеннән булган хөрмәткә ия язучыбыз Әмирхан Еники язмышы күз алдыма килде. Бу нәселнең бер тармагы чукына, икенче тармагы Әмирхан Еникинең атасы, булган хезмәтчеләрен алып, Башкортстанга күчеп килә һәм ярлылар санында шунда яшәп кала. Менә нишләтә «дин» кешене. Милләтне — милләттән, күршене — күршедән, атаны — баладан, баланы — атадан, туганны — туганнан аера, тәмам кан дошманына әверелдерә...
Шуның өчен артык диндарланып киткән халык та куркынычка әвереергә мөмкин. Һәрнәрсәнең чик-чамасы булырга тиеш кебек миңа.
Бабаларыбыз тарихы белән «саташып» йөргәндә, әнә шулай язмыш мине янә бер гадәти булмаган олуг галим белән очраштырды. Әллә соң бар галимнәр дә шулай Лев Нимколаевич кебек самими гади-садә булалармы?..
Габдрахман абый безне бусагага ук килеп каршы алды.
—Узыгыз, узыгыз, рәхим итегез. Лева, син кунакны түргә алып керә тор, мин Мәрфуга апаңа кайбер әмерләр бирим әле...
Сәер дә соң бу дөнья. Мин кем дә, ошбу исем-атлары дөньяга билгеле галимнәр кем?.. Шаклар катмалы. Ә бит мин гади авыл малае. Алар алдында сүз катырга да кыймый торам, авыз ачып сүз әйтергә кодрәтем җитми. Ул арада бер апа безнең янга чыгып, безнең белән исәнләште, Лев Николаевичның сәламәтлеге белән кызыксынды, аннары миңа карады. Казан шәкерте диде бугай миңа Габдрахман. Бик әйбәт. Тарих белән кызыксына икән. Кирәк бит, кешесенә тап булган, Арысланның үзенә. Ә ул сезгә бераз ошаган да, улыгыз түгелдер бит, — дип, шаяртып алды Мәрфуга апа.
— Булуы да бар, — диде апаның сүзен куәтләп Лев Николаевич. — Бервакыт шулай безгә бер француз галиме килде. Урамга чыгуыбыз, булды һәр кул сузган картка, һәр маңка малайга учына акча сала, җитмәсә башыннан сыйпап китә. Мин бу хәл белән кызыксындым. Нигә мин әйтәм, адым сан йә картларга, йә кул сузган малайлар учына акча саласың? Бездә алар күпләр. Һе, Лева, ди бу, мин бит бу шәһәргә бер генә килүем түгел инде, егермеләп ел килә-китә йөрим. Бәлкем бу малайларның берсе минекедер, кем белә, ә бәлкем картларның берсе минем әтиемдер. Сезнең халык та борын заманнардан ук Парижларга кадәр барып җитә — Атилла, Напольен дәверләрендә генә түгел, соңгы елларда да еш аралашабыз ич. Адашым Лев Николаевич Толстойның ярты романы француз телендә дияргә була. Хәер, Карл Великий чорларыннан ук бөтен Европа халкы төрки-француз телендә сөйләшә. Әби патша (Екатерина II 1762-1796 елларда тәхеттә утыра) бары тик француз телендә генә хатлар язган. Ә Русиянең мәһабәт патшабикәсе, империя белән идарә иткән ич... Русиянең ярты байлыгын яраткан ир-затларга өләшеп яткан патшабикәбез...
Һәм шундаен башын артка ташлап көлеп җибәрде ки, күрше бүлмәдән нәрсә булды дип, Габдрахман абый килеп чыкты.
—Мин сиңа үзем сөйләрмен, — диде рәхмәтле апа һәм картын кухня ягына алып кереп китте.
Габдрахман абый төрки дөньясының үзе бер кабатланмас шәхесе иде. Ул татарлар тарихын, гомумән, төрки дөньясының борынгы әдәбиятын шул чиккә җитеп өйрәнгән иде ки, мин аны сәгатьләр буена тыңласам да тыңлап туя алмадым.
— Русия тарихчыларының татарларга карата каһәр укуы Ватиканнан — Көнбатыштан башлана. Бу яман гадәтне беренчеләрдән булып, Польшада католик динен кабул иткән Михаил Романов патша башлый, ары таба тәхеткә менгән аның улы Алексей исә атасының тәүге хыялын тормышка ашырырга керешә. Иң гаҗәбе, аларга Русиянең исемле тарихчылары ярдәмгә киләләр. Әйтик, Рыбаков, Соловьев, Ключевский, Иловайский, соңрак Каргалов, Аполлон Кузьмин кебекләр. Алар барысы да академиклар, ил халкына таныш кешеләр. Ләкин кылган гамәлләре... Русия халкын дошманлаштыру була. Тезислары — тарих ул — сәясәт. Әнә шуннан Русиядә татарларга карата сәясәт үзгәрә дә инде, татарларны басып алучылар, «урыс халкын йөз еллар буена коллыкта тотучылар», дип яза башлыйлар һәм дүрт-биш тапкыр Мәскәү сәясәтенә җайлаштырып төзәтелгән «Повести» елъязмасы аша үзләренең бабаларын IX-X гасырларда дөнья караклары санын йөргән варягларга илтеп ялгыйлар, гәрчә бу елъязма XVIII-XIX гасырларла гына пәйдә булуына карамастан. Әйе, гәрчә бүгенге урысларда варяглар каны диңгездә бер тамчы гына булса да. Хәтта Карамзин белән Вернадский да кабергә кергәнче «безне татарлар яулады» дип язуларын дәвам итәләр. Ә варягларны, имеш, үзләре чакырып китергәннәр. Тик берсе бу хәлне изгегә юраса, икенчесе яманга кайтарып калдырды. Русияне көнбатыш идеологиясенә борырга теләүчеләр кулында дәреслекләр — мәктәп балаларына дәреслекләрне сакаллы академиклар язалар, дәүләт сәясәте алар кулында. — Ул шкафтан үрелеп китап алды һәм кәгазь кыстырган битен ачып: — Менә тыңлагыз ни яза чыгышы белән татар булган Бердәяев: «Все будущее русского народа зависит от того, удастся ли победить в нем нехристианский Восток, стихию татарсткую, стереть с лица русского народа монгольские черты Ленина, которые были в старой России». Кадерлем Лев Николаевич, яшь язучы Мөсәгыйт туган, шуннан соң сез ни әйтә аласыз. Чыгышы белән татар булган Бердәяев яза моны, Бердәяев...
— Мин аларның барысын да беләм, кадерлем Габдрахман, беләм. Алар коерыклары белән дәүләт сәясәтенә бәйләнгән иезуитлар. Владимир Ильичның кан тамыры калмыкларның «ойрат» кавеменнән килә. ХVI г. соңында ХYIII гасыр башында бу халыкның бер өлеше көнчыгыштан Русиягә күчеп килә. Бердяевнең «татарская стихия» сүзе ул — фикция. Татар сугышчылары арасында тәртип корычтай була, ә «татар» сүзе Урда дәверендә этник сүзне аңлатмаган, «Урда сугышчысы» сүзе белән тәгаенләнгән. Бердәмлекне саклау өчен бирелә аларга бу борынгы төркиләр атамасы. Шуның өчен без синең белән татарларны якларга керештек тә инде, Габдрахман дустым. Бер җайдан безнең яндагы бу яшь тарихчы да. Без инде өчәү, - дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде Лев Николаевич. Һәм бер җайдан урысларның өч батыры турында мәзәк тә сөйләп алды.
Үзләрендә кунак булганнан соң мин олуг татар галиме Габдрахман абый белән янә бер тапкыр очраштым. Ул Казанга килде. Күп еллар хыялында йөрткән «Тарихтан — әдәбиятка» дигән хезмәтен бастырып чыгу нияте белән килгән иде. Мин аны татар ашхәнәсенә алып кереп милли ашлар белән сыйладым. Ә университет галиме профессор Миркасыйм Усманов аның хезмәтенә күләмле һәм җылы эчтәлекле кереш сүз язды. Ул вакытта галимнәр хезмәтенә Ленин хезмәтләреннән цитаталар кертмәү зур гөнаһка санала иде. Ни гаҗәп, Ленинның әсәрләрен яхшы белгән Габдрахман абый үз хезмәтенә шундаен оста итеп революция тиранының цитаталарын керткән иде ки, хәтта китапның редакторы — Григорий Трофимов та һични кыла алмады — барысын да ничек бар шулай уздырып җибәрде. Хезмәт чыкты, киң катлам укучыларга җитте һәм бу хезмәт татар дөньясында үзенә бер энҗе кебек җемелдәп торды. Габдрахман абый үз хезмәтен күрде, ләкин татар халкы өчен гаять кирәк булган бу хезмәт кәгазь тышлыкта басылды һәм бары тик ике мең тираж белән генә. Йа Хода, нинди елларда яшәдек, үз тарихыбызны үзебезгә язарга ярамый иде. Әнә шул елда мин, тәвәккәләп, «Кубрат хан» романын язарга керештем. Тик башта, Лев Николавичның киңәшен тотып, гаиләмне алып, үз машинамда Таман ярым утравына юл тоттым. Хәтеремдә, Харьков шәһәрендә кунакханәгә урнаштык. Иртән кузгалгач, шәһәренең музеена туктадык. Һәм таң калдык. Музей ишегалды тулы безнең кыпчак бабаларыбызның балбаллары тора. Йөзләрчә дияргә була. Кыпчак туганнарыбызның аналары — кайсысы кулына кәса тоткан, кайсысы нәни бала. Алар улларын вә ирләрен көнбатышка таба озатканда — исән-имин әйләнеп кайтсаң, онытма, күкрәк сөтен имеп үскән анаң, туган җирең монда кала, диләр кебек иде. Музей эченә кергәч, гомумән, таң калдык. Шул чиккә җитеп, матур итеп мәрмәрдән уелган балбаллар тора иде ки, мин тәмам өнсез калдым. Менә каян алганнар икән православия динендәге руханилар үзләренең иконаларын, дигән фикергә килдем. Аннары шәһәр кырында татарлар зираты бар, диделәр, күреп китәргә булдык. Әмма зиратның яртысын инде казыганнар, бульдезорлар, краннар тора, зират урнына ниндидер завод салалар, диделәр. Мин инде белә идем, Лев Николаевич сөйләгән иде, Харьков халкы элек бары тик татарлардан гына торган, ләкин ХVII гасырда Алексей патша Харьков кыпчакларын хәрби киемнәр һәм кылыч-корал, акча-атлар биреп, чукындыра һәм алар, имеш, ирекле рәвештә православия динен кабул итәләр. Православия динен кабул иткән, урыслашып киткән бу халык Русия патшаларының сугышчыларына әверелгәч, төрки туганнарына каршы сугышалар. Ләкин инде поплардан белем алган дәвамнары, кызганыч, ата-бабаларының кем булганнарын белмиләр. Соңрак бу татарларны «Романов татарлары» дип тарихка кертеп җибәрәләр, ягъни романовлар династиясен тәхеткә күтәргән татарлар.
Һәм ул шулай була да. Ялланып сугышкан татарлар Алексей патшаның әтисе Михаил патшаны тәхеткә күтәргәндә гаять зур роль уйныйлар. Харьковта булгач, янә бер тапкыр борынгы төрки бабаларыбызның никадәр явыз язмышка дучар булуларын үз күзем белән күреп, бу хакта да тарихи әсәрләр язарга кирәк дигән фикергә килдем. Менә ни өчен минем Идел буенда көн күргән бабаларым бераллалыкка йөз тоткан ислам динен кабул итәргә мәҗбүр булганнар, көнбатыштан кара болыт булып, православия, коталик диннәре килгән еллар булган икән ләбаса. Һәм ул кара болыт кулында кеше котын алырлык көч-куәт булган. Бу көч үз заманында безнең күп кенә бабаларыбызның йола-гадәтләрен онытырга мәҗбүр иткән, төрки халкына хас булмаган яңа гадәтләр алып килгән. Иң яманы, бу дин хакимияткә әверелеп, башта Рим папасы кулына күчкән, ары таба императорлар, патшалар кулына. Көнчыгыш Рим империясе Византия үзенә үзгә православия диненә йөз тота, хакимият кулында булган бу дин бары тик империя мәнфәгатьләрен генә кайгырткан. Соңрак бу динне үз идеологиясе итеп Русия ала һәм Өченче Рим исеме белән тарихка кереп китә.
х х х
Без Кырымда — борынгы туганнарыбыз илендә. Кырым ярымутравына керүгә үк, үз туган җирләреннән куылган канкардәшләрем күз алдыма килде. Бирегә ялга килгән Кырым татары язучысы, бабалары яшәгән кыр-далаларга поезд килеп кергәч, ничегерәкләр хис итә икән үзен. Йөрәге кысылып куядыр. Күз яше белән елыйдыр. Мин кадәр мин, гәрчә бу тарафларда тумасам да, кардәшләрем өчен тетрәнеп куйдым. Җанга шом салып, вагон тәгәрмәчләре тыкылтый. Күз алдыма ил-халкыннан, туган туфрагыннан куылганнан соң ялга килүче кырым каләмдәшем килә һәм янә йөрәк кысылып куя. Чарасыздан күңел төпкелегеннән сыкрану авазы чыга. Ни кылырга белми арлы-бирле йөри башлыйм. Йа Ходаем, нинди каһәрле һәм имансыз илдә яшибез, дигән фикергә киләм һәм янә тешем кысам. Түз, сабыр ит, татар бабаларыбыз сабыр төбе сары алтын дигәннәр, килер ул азатлык безгә дә, килер, киләчәк, чөнки телиме моны империя, теләмиме дөнья халкы татулыкка таба бара.. Никадәр мәнсез илдә яшәгәнбез икән ләбаса! Хәер, инде күптән бу ил булмаса да бирегә — туган илләренә кайта алмый, чит-ят җирләрдә әле булса интегеп көн күргән Кырым татарларын янә-янә кызганып куям. Бит туган җиреңә, туган туфрагыңа аяк басуга — кем генә булмасын — һәрвакыт йөрәге кысылып, сыкрап куядыр кебек миңа.
* * *
Кырым иле юл боҗрасы буйлап, гаиләм белән сәфәрне дәвам иттек. Авыллар аша үтәбез. «Счастливого свидание» дигән авыл кырындагы бер өй каршына туктап, кукуруз арасында арык кына сыерын ашатып торган бер украин картын күреп, туктадым, килеп сәлам бирдем һәм бу авылның исеме элек ничек булган дип сорадым.
—Ташлыяр, батенька, Ташлыяр, — диде карт һәм озын мыегын сыпырып өстәде: — Раньше здесь татары жили. Порядок был. А наш народ все развалил. Татары виноград выращивали, дикованные фрукты, мы вот кукуруз растим да худых коров держем. Для коровы луга нужны, сочная трава, а тут одни камни. Отсюда прежные татары, наверное, назвали свою дереню Ташлыяр. Мы со старухы прежде в Башкирии жили, еще в тридацатые годы Сталин проклятый погнал нас на Урал. Когда нам сказали, что в Крым вербуют, мы со старухой ближе к Украине перебрались. И тут застряли. Состарились. Вот весь мой сказь, батенька...
Мин Башкорстан мәһшәреннән Кырымга күчеп, туган ягыма якынаям дип, татарларның әзер өй-каралтыларын биләгән ак сакаллы украин картына бик озак карап тордым. Кайчандыр туган туфрагыннан мәҗбүри рәвештә куылган карт, туган ягы — оҗмахка кайтырга җыенса да туган туфрагына кайтып җитә алмый, Кырым татарлары җирендә туктап калган. Мин империя сәясәте җидегә бөккән карт белән саубыллаштым да үз юлыма ашыктым.
Ниһаять, Севостопольга җиттек. Әмма безне калага керер алдыннан куелган хәрби поста туктаттылар. Ярый әле Зур Союздан Кырымга дип командировка алган идем, шуны һәм язучылар союзы билетым күрсәткәч, уздырдылар тагын. Биредә музейларда булдык. Әмма каланың үзендә гади граждан киемендәге кешеләр бик сирәк очрый, барысы да хәрбиләр. Бу кала тоташ хәрбиләрдән тора кебек тоелды миңа. Әлбәттә, музейларны да читләтеп үтмәдек.
Кырымның божра юлыннан көнозын машинам куалый торгач, юл өстендәге кыяга эленеп торган ресторанга кереп, чәйләп чыктык. Ахыр караңгы төндә генә ял йортына кайтып кердек.
... Иртәгә Таманярым утравына таба кузгалдык. Минем төп максатым ерак бабабыз Кубрат хан биләгән җир-туфракны күрү ич. Юл бик озак дала буйлап бара. Керчька барганда Феодосия каласында Айвазовский музеенә тукталдык, олуг рәссамның үлемсез картиналарын күреп, рухланып чыктык. Ары таба Кереш (Керчь) каласыннан паром белән чыгып, Таманярым утравына юнәлдек.
Ниһаять, без борынгы бабаларыбызның туган туфрагында. Мин күрергә теләгән Фаногория каласы юк, кечкенә бер сала — Сенная дип аталган сала гына калган икән. Зур булмаган өйдә музейлары бар. Музейга кергәч, мин бу хакта анда утырган өлкәнрәк хатын белән исәнләштем, исем-атасын сорадым, үзем белән таныштырдым. Һәм сорадым: «Кая булды тарихларга кереп калган борынгы Фаногория каласы?» Миңа безнең халыкка ошаган, әмма киемнәре украин халыкларыныкы булган Наталья Ивановна болай диде:
—Алыштырдылар ул исемне. «Сенная» дип бу саланы биредә дәүләт атларына печән чабучы казаклар атадылар. Һәр җәйне алар Хан болыныннан сугыш атларына печән чабарга киләләр иде. Алар шулай атап калдырдылар — «Сенная» дип. Минем үземә дә ошамый ул исем дә, нишләмәк кирәк, бездән исемнәрне генә түгел, бабаларыбыз тамырларын да сорамыйлар. Менә, күрәсез, биредәге һәммә экспонат болгар телендә, борын заманда биредә болгарлар яшәгән, диләр.
—Ә тагы да борынгырак заманнарда биредә, Наталья Ивановна, безнең бабаларыбыз төрки-болгарлар яшәгәннәр, дидем мин.
—Һәй, белмәссең бу дөньяны, барысы да асты-өскә килде инде. Минем әни дә әбиемне төрки болгары нәселеннән дияр иде... Сез кем соң, әллә сез дә безнең халыкмы? Балаларыгыз да, үзегез дә бер татарларга охшамагансыз?
—Минем борынгы бабаларым биредә яшәгәннәр, бу каланы күтәрүче безнең бабабыз Кубрат хан була. .
—Батюшки, дайка я вам чай поставлю. Куда еще направляетесь?...
—Тимерюк шәһәренә. Ул каланы да Кубрат хан сала. Тимер уклар җитештерәләр анда.
—А я ведь, батенька, понимаю вас, мои предки тоже говорили по болгарски, на вашем языке.
—Татарами были?
— Нет болгарами, но говорили равно что по-татарский. Потом их крестили, батенька, мама говорила мне, была у нас свой бог на небе, а теперь другой и даже не знаю где он. Толи в небе вознесся, то-ли на земле остался. Молимся и радуемся. Чай готов, позови своих. С детьми приехали, и так далеко, не боитесь?..
Наталья Ивановна безне шикәр куеп чәй эчерде, мин аңа чәйгә акча түләргә иткән идем, ике кулын күтәреп:
—Что вы, батенька, я очень рада была вас видеть. Таких я хотела видеть древных земляков. Слава богу, порядочные, добрые, красивые. А бог он един и у нас один... Но судьбы у нас разные... От судьбы не убижишь, батенька...
— Да, один, — дидем мин килешеп, Наталья Ивановнага рәхмәт әйтә-әйтә чыгарга кузгалдык. Мин инде музейга кергәч тә игътибар иткән идем, биредәге күп кенә экспонатларның исемнәре татарча, карсак төлке белән, мич каршындагы чуенга кадәр. Димәк, гасырлар буена яшәсәләр дә халык көнкүреш әйберләрен борынгы бабаларыча йөртәләр икән.
Башта без диңгез буендагы зур булмаган, әмма мәйданы шактый зур булган калкулыкка туктадык. Мин аларга борынгы заманнардан ук кайсы халык кына биредә яшәмәсен менә шул калкулыкта коллар сатканнар, дидем. Колларны нигездә Рим сәүдәгәрләре алганнар, хәлифә сәүдәгәрләре. Ары таба мөселман сәүдәгәрләре. Чибәр кызларны шахиншах, хәлифә сарайларына зур бәһага сатканнар. Чынаяктай ак тәнле, салам чәчле гүзәлләребез Рим сенаторларының сарайларын, соңрак хәлифәлекләр барлыкка килгәч, хәлифәләрнең горемнарын бизәгәннәр. Бу хәлләр күптән җиде кат туфрак астында калган инде. Ә безгә Кубрат бабабыз көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып дәүләт оштыргач күтәргән Тимерук шһәрчегенә барып җитәргә кирәк.
Тимерук шәһәренә юл күлләр арасыннан бара. Шушы күлләрдә борынгы бабаларыбыз балык тотканнардыр. Кубрат хан тиккә генә Византия илчеләрен кабул иткәндә балыкны корбан итми. Менә нинди уйлар килде минем башыма бихисап күп күлләр яныннан үткәндә. Һәм бу эпизодны мин романыма да керттем. Тимерук каласы калкурак урында утыра, зур кала түгел, бер ягыннан Терек елгасы ага. Лев Николаевич шул елга турында сөйләде дә инде миңа — тере ул, тере елга, дип. Һич тик тормый, яз көннәрендә дә, көчле яңгырлар булса да эз-юлын алыштыра. Шуның өчен биредәге борынгы халык нигездә елга буена авыл утырмаган, калкуырак җирләрне сайлаган. Ә читтән килгән халыклар елга ярына терәп үк өйләрен салалар. Ташу сулары исә аларга бихисап фаҗига китерә. Бу төбәккә оҗмах күрергә Русия калаларыннан күчеп килгән халыклар һәр елны диярлек фаҗигага дучар ителәләр, өй-каралтылары йә су астына кала, йә нигезләре җимерелә. Ә биредә көн күргән борынгы бабаларыбыз елганың бу холкын белеп, өй-каралтыларын ташу сулары җитмәслек җирләргә салганнар. Тимерук каласы да калкулыкта утыра.
Безнең Кубрат бабабыз нигезләгән Тимерук каласы Хан болыны кырында ук. Безне шаккаттырганы шул булды, биредәге халык — кибеткә керәсеңме, урамда күрәсеңме безнең Казан халкына охшаган. Таң калмалы. Кибетләргә кергәч, татарча дәшәсе килә, сатучы кызлар тәгаен безнең татар кызлары кебек, ләкин сузыбырак, хәтта бераз моңлырак итеп, украин телендә сөйләшәләр. Рус телендә безгә берәү дә дәшмәде. Мин мәктәпкә кереп чыктым. Ләкин укытучылардан башка бер бала да юк иде. Җәй ич, барысы да җәйге ялда. Менә шунда мин рус телендә сөйләшкән укытучыны очраттым. Бирегә күптән түгел генә, пединститут тәмамлап килгән икән. Ул безнең кай тарафлардан килүебез хвакында сорашты. Мин Татарстанннан дигәч, башын кырын салып, күзгә карап торды-торды да, кызларыма күз салып алды. Шуннан соң гына:
— А вы на татар не похожы, — диде.
Мин белә идем инде, ялган тарих белән тәрбияләнгән бичара рус халкы башларына төшкән һәр бәлане татарлардан күрәләр һәм безне монгол яулары белән килгән татарлар дип беләләр. Ләкин ничек аларга без монголлар кавеменнән түгел, монгол аты белән тарихка кереп киткән халыклар нигездә татарлар булганнар дип, ничекләр тиз генә аңлатмак кирәк. Менә нишләтә ялган тарих халыкны, ә Русиянең тарихы «Повести временных лет» елъязмасыннан башлана. Аны исә дүрт-биш тапкыр күчереп, төзәтеп, Мәскәү сәясәтенә җайлап язалар. Һәм бу елъязма бары тик XVIII-XIX гасырларда гына, анда да немец телендә Германиядә бастырыла. Ә үләр алдыннан Русиянең исемле аксакалы Дмитрий Лихачев исә бу елъязма хакында «Повести» Русия тарихы һәм хроникасы да түгел, ә төрле гасырлардагы борынгы бәян-хикәятләрдән җыелган әдәби әсәр, дип язып калдыра. Шул әдәби әсәрдән ихлас тарихлары дип, йөзләрчә галимнәр вә тарихчылар — данлыклы Татищев, Карамзиннан башлап, Костомаров, Соловьев, Ключевский, Иловайский, Кузьмин, Шамбаров һәм башкаларга хәтле үзләренең хезмәтләрендә беренчел чыганак итеп алалар. Кая монда хакыйкать!
— В древние времена наши предки в этих краях жили. Я писатель, по их следам хожу, хочу написать роман о наших предках.
— А вы к старикам подойдите, они все знают, — диде яшь мөгаллимә.
Һәм без урам-урам утырган, кай ягы беләндер безнең авылларны хәтерләткән кала читенә киттек. Чынлап та, таң калмалы иде. Иң әүвәл мине шаккаnтырган һәм тәмам өнсез иткән болын булды. Авыл кебек шәһәр кырындагы өйләр болын туктаган җирдә күтәрелеп киткән яр өстендә утыра. Ә болын күзләрең әсир итәрдәй еракка-еракка зәңгәр диңгезгә барып тоташкан офык белән кушыла. Болын күз-күремендә шундаен тигез иде ки, күз төшүгә, күргән манзарага ышанмый торасың. Хан болыны. Исеме сакланган, ә ханнар, аларның каберләре юк?.. Хәер, Кубрат ханның хәзинәләрен мин күрдем инде, хәзер ул салган кала кырындагы Хан болынына карап торам. Чөнки бу каланы Кубрат хан күлләрдә чыккан рудадан уклар ясау өчен төзеткән була. Күлләрдән руда чыгарганнар, ә руданы эретеп, тимер уклар ясаганнар. Аннары мин тарих атасы Геродот хезмәте аша да белә идем, безнең бабаларыбыз сөн-скифләр шушы болында маллар асраганнар. Ул яза: «Скифләр көтү көтмиләр, кыш көннәрендә дә шушы болында маллар асрыйлар — атлар һәм башка терлекләр, сугыш атларын яу чабарга дигәндә генә тотып өйрәтәләр», ди, үзенең «Тарих» хезмәтендә. Болынны күргәч, бер тыкырыктан чыкканда мин капка төбендәге нәкъ безнең бабаларыбызча капка каршындагы эскәмьядә утырган бабай янына туктадым. Исәнләштем, сораштым. Болын турында сорадым. Янә бернәрсәгә гаҗәпләндем, бабайның башында безнең авыл картларындагы кебек ак киез эшләпә иде, кыяфәте белән ул безнең авыл картларына ошаган. Тик һаман бер украин телендә җырлаган сыман, сузыбырак сөйли. Бабайга мин йөз сум акча бирдем, ул чукынмады, рәхмәт әйтеп, торып басты, кулларын күккә күтәрде, ниндидер дога укыды һәм миңа бил бөкте. Сәер дә соң бу дөнья, нинди хәлләргә генә төшерми халыкларны... Аннары миңа карап: «Бог един, сынок, мы все равны для него», — дип, баш ия-ия безне озатып калды. Димәк, бу бабай борынгы бабаларының Тәңре алласын яхшы белә, дип уйладым мин.
Бу юлы хәтта кичке ашка да кайтып өлгерә алмадык. Без булган ризыкларыбызны капкаладык та яттык. Төшемдә мин Тимерук каласында күргән картны күрдем. Нигәдер карт тоташ ак киемнән, чәчләре дә, сакалы да ап-ак иде. Ул миңа юл күрсәтте. Ләкин кай юлдан китәргә тәгаен гына аңлатмады. Юллар барысы да синеке, кай тарафларга китсәң дә үз туган туфрагыңа кайтырсың, диюе булгандыр инде. Мин уянып киттем һәм күргән төшемне юрап тормыйча, Аллага шөкер минем машинам бар, Казаныбызга ничек тә кайтырбыз дип, үз-үземне юаттым. Карт янә күз алдыма килде, хәтердә калганы шул: машинага утырыр алдыннан карт миңа: «Бар юлларың да сине Кубрат ханга алып бара!» —дип кычкырды. Тик абайлый алмадым, өнемдәме, төшемдәме булды бу хәл. Бу төшемне мин беркемгә дә сөйләмәдем дә, юрамадым да. Әмма сәяхәттән кайтуга ук Кубрат хан романым язарга утырдым. Тиз яздым мин романны, сизми дә калдым. Аннары Мәскәүдә яшәүче Яхья дустым германиядә чыккан машинка алып җибәрде. Союзда эшләгәндә безгә машинка тотарга да ярамый дисәм дә хак булыр кебек, чөнки КГБ кешеләре килеп, машинкалары булган бар язучыларның да хәрефләр аша кемне икәнен белү өчен берәр бит кәгазь яздырып алганнар иде. Татар хәрефләрен куйдыргач, мин дә язып бирдем. Шуннан соң гына «Кубрат хан» романымны машинкада басарга тотындым. Роман төзәтелә-төзәтелә басылды. Кайбер бүлекләрне кат-кат, кайта-кайта язырга туры килде. Монда миңа һәрдаим Лев Николаевич Гумилев хезмәтләре ярдәмгә килде. Лев Николаевичның «От Руси до России» хезмәтенә шактый саллы сөземтә язган Русиянең География җәмгаяте президенты С.Б. Лавров кистереп болай ди: « К сожелению «наверху» так и не осознали, насколько Л.Н. Гумилев современен, даже, если можно так сказать, политичен, когда говорит о далеком прошлом. И невольно возникает гнетущая мысль: а если бы евразейские взгяды этого ученего были поняты теми, кто делает национальную политику страны, если бы воспрнят хотя бы дух гумилевсой концепсии — дух высокого уважения ко всем народам, если бы советниками по национальным вопросам были люди типа и машстаба Л.Н. Гумилева? Может быть, меньше было бы тогда межнациональных конфлектов и пожаров братоубейственных войн, полыхающих на рубежах России?..»
Әсәрләремне язганда мин һәрдаим әнә шундый гаделлеккә йөз тоткан галимнәрнең хезмәтләренә таяндым. Кульязма кульязма белән, машинкада ул башкачарак күренә икән. Төзәткәләдем, кайбер бүлекләрен кыскарттым, ә кайберләренә өстәргә туры килде. Татарстан язучылар союзы мин Казанга килгәнче үк инде Бауман урамындагы нәшрият бинасына урнашкан иде. Бина искергән, бүлмәләре дә ташка үлчим. Гариф Ахунов идарә рәисе итеп сайлангач, без Казан шәһәре проект институтына барып, икенче каттагы союзга бирелгән уң яктагы бүлмәләргә ремонт ясарга проект ясарга заказ бирдек. Карусыз эшләделәр. Ремонтка акча сорадылар. Без янә проектны күтәреп, тотыласы акчаны исәпләтеп, финанс министрлыгына бардык. Безгә бу мәсьәләдә Татарстан министрлар советында утыручы язучы галим Мансур Хәсәнов ярдәм итте. Аңардан да телефон һуплавы булгач, безнең бүлмәләрне ремонтлауны предприятия планына керттеләр.
Әнә шулай якты бүлмәләрдә утырган килеш тәмамладым мин романымны. Һәм бик озак кемгә укырга бирим дип, уйланып йөрдем. Ахыр «Казан утлары» журналының поэзия бүлегендә утыручы мәһабәт гәүдәле, татарлар тарихы турында бик күп белгән шагыйрь Нури абый Арыслановка бирергә булдым. Ул романны бик теләп алды һәм күп тә үтми укып та китерде. Мин инде бу олуг шәхес ни әйтер дип котым алынып көтеп тора идем. Ул мине кич якта, барысы да китеп беткәч, үзе утырган бүлмәгә дәшеп алды һәм бүлмә буйлап киләп сала-сала болайрак сабак-бәһа бирде.
— Ошады миңа романың, Мөсәгыйт туган. Мин романыңа кайбер борынгы сүзләрне керттем. Баш тартма, килеш. Ханша ул ханбикә дигән сүзне аңлата. Борынгы болгарлар чорында ханбикәләр әле булмаган. Ә Кубрат хан образ буларак һәйбәт килеп чыккан. Олуг шәхес булып күз алдына килеп баса. Чынлап та шул чор шәхесе. Башка образларың да уңышлы. Романдагы минем күрсәткән билгеләргә игътибар ит, яхшылап яңабаштан карап чык та, безнең журналга бир. Безне яңа бинага күчерәләр бугай, әмма моннан һични үзгәрмәс. Мин инде анда күчмәм. Журналдан китәрмен. Ә хәзер, әйдә буфетка, бераз анда сөйләшеп алыйк. Иң мөһиме, мин бу романга кул куйдым. Роман чыгарга һәм бүгенге татар укучылары кулына керергә тиеш. Кыю бул...
Буфетта без ике сәгать буена, һаман роман турында сөйләштек, мин Нури абый Арысланга галим Гумилев киңәше белән Кубрат хан калаларында булып кайтуым, Харьков шәһәрендә күргән могҗизаи балбаллар турында сөйләдем. Ул барысын да хуплап, дикъкатъ белән тыңлап утырды. Рәхмәт аңа, романны журналга биргәч, редколлегия утырышында ул янә минем кульязмам яклаган. Әнә шулай барып җитте минем татар укучысына беренче тарихи романым. Аннары ул китап булып чыкты. Романны университетны тәмамлагач та нәшриятнең проза бүлегенә эшкә килгән Кыям Миңлебаев редакцияләде. Ул да романны хуплады. Нәкъ шул мәлдә без аның белән дуслашып киттек. Ул күптән түгел якты дөньядан китте, ләкин соңгы сулышына кадәр ул минем белән дус булып калды. Ашыгыбрак, булган хезмәтләрен чыгара алмый калган Әбрар дустым Кәримуллинны теге дөньяга озатканда (без аны туган авылына илтеп күмдек) миңа бик кыен булган иде, инде икенче дустым вә фикердәшемне дә Дәрвишләр саласындагы зиратка илтеп җирләгәч, бермәлгә үземне тәмам канатларым сынгандай тойдым. Комьпюторым янына утыра алмый интектем. Ә башлаган романым «Айбиби» бар, тәмамлыйсым килә. Әнә шулай кәефем китеп йөргәндә, миңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирделәр. Һәм рус телендә чыккан «Кубрат хан» романым өчен. Бу хәл миңа янә канат өстәде, аннары мине яшь язучылар да онытмыйлар иде, үзләре белән очрашуларга алып чыгалар. Бу хәл союзның әдәбиятны пропоганда бүлегенә Рәдиф Сәгъди килгәч тагы да җанланып китте. Ул бик актив төстә оештыра да белә, җитмәсә драматург — пьесалар, хикәя-повестьлар яза. Авылларда очрашулар аеруча җанлы үтә. Авыл халкы безне көтеп ала, бигрәк тә мәктәп балалары. Кайбер авылларда язучыларны беренче тапкыр күрәләр, бу хәл дә безгә янә канат өсти иде.
Әдәби әсәрләр язарга мине беркем дә өйрәтмәде. Өйрәнеп булмый торган һөнәр ул, Ходайдан килә булса кирәк. Кайчак, үз китапларың кулыңа аласың да аптырап каласың — мин яздыммы моны? Камиллектән ерак йөргән җөмләләрне күреп, хәзер болай язмас идем дип, үртәлеп тә куям. Ләкин мин соңгы романыма кадәр галимнәр Лев Николаевич белән Габдраман Таһирҗанов, ахыр килеп Таҗикстанда очрашкан Мөхәммәтҗан имам биргән фатихаларга хилафлык кылмадым. Булдыра алган кадәр әдәби әсәрләр аша үз халкыбызның хакыйки тарихын халкыма җиткерергә тырыштым. Ә инде ни дәрәҗәдә максатыма ирешкәнмен, миңа хөкем итәргә түгел, укучыларыма. Вәләкин мин үз халкымның тарихын әдәби әсәрләр аша бирә алган кадәр бирдем дип уйлыйм. Татар халкы тарихы бик борынгы заманнардан башлана. Моны XVIII гасырларда татар халкының тарихына ачыклык кертергә тырышкан Ш. Мәрҗәни, Г. Курсави, Х. Фәезханов, К. Насыйри, Гаяз Исхаки, Зөки Вәлиди, Газиз Гөбәйдуллин, Һади Атласи кебек күренекле фикер ияләре татар халкын торгынлыктан вә йокыдан уятып, сискәндереп җибәрсәләр, XIX гасырда дөньяга килеп, үзенең тирән эчтәлекле хезмәтләре белән минем кебек авылда укып та, ярты гомерен урыс арасында уздырган егетне үз хезмәтләре белән сискәндереп җибәргән, хөрмәткә ия олуг вә мәртәбәле галим Ризаэтдин Фәхретдин булды. Ахыр килеп, борынгы бабаларыбызның тарихи әдәбиятына замандашым Нурихан Фәттах «Итиль суы ака торур» һәм шактый күләмле «Сызгыра торган уклар» романнары аша буразна сызган иде инде. Көч-куәтем җиткән кадәр мин аны дәвам иттем һәм борынгы бабаларыбызның тарихын үз күзаллавым аша. Хәзер ул сызган буразнага Вахит Имамов, Рабит Батулла, Фәүзия Бәйрамова, Айдар Халим, Солтан Шәмси, Марат Әмирханов кебек тәҗрибәле әдипләр бастылар. Әйтик, шагыйрь-прозаик Марсель Галиев үзенең шигърияти вә тарихи мәдхияләре белән безнең борынгы бабаларыбызның данга күмелгән тарихын хиссияти-тәэсирле тасвирауга иреште. Ул ерак бабаларыбыз Атилла хан дәвереннән алып, җиһангир Чыңгыз хан чорларын да колачлап, изге китабыбыз Корьәнне күкләргә күтәреп, газизи татар милләтенә, ахыр килеп, татар каныннан булган һәр адәм баласына шигъри-мәдхиясе илә күкләрдәге яшен чаткысы аша дәшә — уян милләтем, саклан, сакла илең, туган җирең, исем-атың, ата-бабаларың рухын! Сакла һәм горурлан!..
Һәр тарихи әсәр язучы татар әдибе халкыбыз тарихында булган хәлләрне үз күзлегеннән чыгып яза. Бу да табигый хәл. Без барыбыз да бер мохитта тәрбияләндек, бер үк теманы кабатлаган әсәрләр дә туарга мөмкин, ләкин һич кенә дә охшаш, бер сюжет, бер композияцигә йөз тоткан тема түгел. Аллага шөкер кылам, соңгы елларда татар әдипләре арасында борынгы бабаларыбыз тарихы белән кызыксынучылар ишәйде. Мине шунысы куандыра: галимнәребез тарафыннан ерак гасырларга караган тарихи мәгълүматларга, археология казанышларына таянып, шактый саллы һәм объектив хезмәтләр туа башлады. Бу — үзе үк әйтеп тора, барыбыз да рухи яктан тазарынып киләбез икән ич. Миңа Лев Николаевич: «Тарихы булмаган халыкның киләчәге дә юк», дигән иде. Хак әйткән. Ә без татарлар тарихлы халык, моңа кадәр империя мәктәп балаларыбызга хак тарихыбызны укытуны тыя килсә дә соңгы елларда һәр татар язучысы һәм галиме «безнең бик борынгы заманнардан ук тарихыбыз булган», дигән тезисны расларга тырышып, яңадан-яңа әсәрләр, галимнәребез хак тарихыбызга йөз тоткан хезмәтләр яза башладылар — романнары, ихласи хезмәтләре аша тарихыбызның мәңгелеген расларга тырышалар. Һәм бүгенге балалар өчен генә түгел, киләсе буыннар өчен дә тарих капкалары әкеренләп ачыла бара дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Моны монгол кавеменнән булган «Чыңгызхан» хезмәтен язган калмык галиме Әренҗан Карадауан да раслый. Искәреп үтим, калмык халкы галименең бу хезмәтен Лев Николаевич Гумилев та югары бәяли.
Кадерле укучым, борынгы бабаларыбызның мин язган «Атилла»», «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Айбиби» романнарымның берсе булса да синең кулыңа керә икән — ал, укы, ул китапларда матур әдәбият аша тасвирланган синең бабаларыңның хак тарихы булыр. Дөрес, минем тарихи романнарга кадәр язылган әсәрләрем дә бар, әйтик, «Җиде юл чатында», «Икмәк кадере», дигән повестьлар, «Чоңгыллар», «Хәтер ярлары», «Сулар үргә акса да», дигән романнар һәм күп санлы хикәяләрем. Шул ук вакытта рус телендә Мәскәү һәм Казанда, башкорт телендә Уфада, болгар телендә Дунай буе болгарлары телендә чыккан «Кубрат хан» китабым өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге алдым. «Хан Кубрат» һәм «Сказание за Казан» романнарым язмышларыбыз төрле булса да, тамырларыбыз бер булган Дунай буе Болгарында басылды. «Сагъди», «Водовороты», «Сказание о Казани и дочери хана», «Божий дар», «Кто убил Серого» исемнәре белән басылган рус телендә дөнья күргән китапларым бар. Татар телендә укый алмаган татар баласына — минем әнә шул рус телендә чыккан романнарым укып та борынгы бабаларыбызның хакыйки тарихын өйрәнерләр дигән өмет белән яшим мин. Үз халкының тарихын белмәгән бала, бик тиз милли рухын, милли йөзен югалтырга мөмкин. Һәм үз халкының тарихын белмәгән, бабалары рухы белән яшәмәгән балалар, милли терәксез калып, өметсезлеккә бирелүчән булалар, еш кына яман язмышларга дучар ителәләр. Мин беләм һәм хәтта бераз күзаллыйм: безнең халык дустанә рәвештә Русия белән яшәү җаен табар, дөнья халыклары белән аралаша-аралаша, үзара сәүдә итә-итә көн күрүгә ирешер. Килер ул көн, килергә тиеш, чөнки без тарихлы халык, иң мөһиме уй-теләкләребез изге, киләчәгебез өметле.
Мөсәгыйт Хәбибуллин — 21.09.08 ел.


Соңгы яңарту: 2012 елның 9 ноябре, 10:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International