Гадел Кутуй

Чыганак: http://tt.wikipedia.org/wiki

Гадел Кутуй (чын исеме Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев, [[28 ноябрь ]] 1903 Татар Кынадысы – 15 июнь 1945 Згеж Польша) – татар совет язучысы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы. «Тапшырылмаган хатлар» атаклы повестенең авторы, татар мөгаллиме.

Биография
Гаделша Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Татар Кынадысы авылында мул тормышла крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасы Алексеевка дигән авылга күченә һәм бертуган Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда урыс мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1917 елда бертуган Кутуевлар 4 гаилә бергә Самара шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлана төшә. Мәктәптә укуы белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, Владимир Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.
1920 елда унҗиде яшьлек Гадел укуын дәвам итү һәм татар әдәбиятына якынрак булыр өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый һәм Казан Татар-башкорт хәрби мәктәбенә әдәбият укытучысы булып эшкә керә. Бу чорда аның иҗат эшчәнлеге активлаша.
1925 елда Гадел Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, 1930-еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында фәнни сәркатип, мәктәпләрдә һәм Казан авиация теникумында әдәбият укытучысы булып эшли.
1942 елның июнендә Г.Кутуй фронтка китә һәм башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буенда Сталинград сугышында катнашканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Сталинградтан соң Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Лукалар һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елның көзендә ул Беренче Белоруссия фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Бу вакытта да Кутуй иҗат эшен ташламый, сугыш газеталары өчен мәкаләләр, хәбәрләр яза, төрле әдәби монтажлар төзи, әсәрләр иҗат итә. 1944 елда исә ул Казанга, иҗади ялга кайта һәм «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.
Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында Гадел Кутуйның сәламәтлеге начарлана, ул хәрби госпитальгә яткырыла. 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә.

Гаилә
Әдипнең улы Рөстәм Кутуй урыс телендә иҗат итүче шагыйрь, прозаик һәм әдәби тәрҗемәче.

Иҗат
Гадел Кутуйның иҗат эше 1920-еллар башында активлашып китә. 1923 елда «Безнең юл» журналының 4-5 саннарынла «Яшь футурист шагыйрь» дигән исем белән, аның бер төркем шигырьләре басыла. 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле иң беренче җыентыгы дөнья күрә. Андагы футуристик шигырьләр Владимир Маяковский һәм башка урыс шагыйрьләренең шигырьләренә тышкы яктан охшатып язылган булалар. Гәрчә аларда аерым уңышлы чагыштырулар, образлы тәгъбирләр булса да, тулаем аңлаешсыз һәм бик тә сәер яңгыраган бу әсәрләр шул заман әдәби тәнкыйтьтенең кискен каршылыган очрый. Кутуйны татар әдәбиятының гасырларга сузылган уңай традицияләрен инкарь итүдә гаеплиләр. Күпмедер вакыттан соң иҗатындагы бу мавыгуларны автор үзе дә таный һәм егерменче елларның икенче яртысында язган тезмә әсәрләрендә уй-хисләрен реалистик сурәтләү чаралары ярдәмендә бирергә омтыла башлый. Кутуйның бу чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Ул шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. Ул «Кызыл Татарстан» газетасында, «Красная Татария» газетасында [4], «Безнең юл», «Яңалиф»,«Авыл яшьләре», «Чаян» журналларында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр бастыра, Татар академия театрының һәр спектакленә диярлек рецензияләр язып бара. Үз чорының төрле иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләренә багышланган «Балдызкай» (1926), «Директор Җәмилев» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929), Мулланур Вахитовка багышланган «Казан» пьесалары (1927) Татар дәүләт академия театрында уйнала.
«Җидегәнчеләр» эше буенча гаепләнгә күрә, Кутуй 1930-елларда әдәби эшне ташлап, бары мөгаллимлек белән генә шөгыльләнергә мәҗбүр була. 1935 елда гына ул беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналында нәшер ителә, аның «Тапшырылмаган хатлар» повесте 9-12 саннарда басылалар.
Кутуйның сугыш алды чоры прозасында исә тормышны артык бизәп, аның бары яхшы якларын гына күрсәтү чагыла. Бу чордагы әсәрләрдән, мәсәлән, «Солтанның бер көне» (1938) исемле озын хикәясендә ул гаилә корырга йөрүче яшь укытучы егетнең көндәлек тормышы, күңел ачулары турында сөйләп, тормышның гүзәллегенә дан җырлый. Шундый рухта «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940), «Илһам» (1941) хикәяләре, «Шатлык җыры» пьесасы (1935) һәм «Талантлар ватаны» поэмасы (1937) да язылганнар.
Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик әсәрләр: «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б. Шигырьләрен «Рәссам», «Хәнҗәр» кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен иҗат итә. Сталинград сугышы катнашканнан соң ул «Без – сталинградчылар» нәсерен яза, 1945 елда исә тагын бер патриотик хисләр белән сугарылган «Сагыну» нәсерен иҗат итә. 1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик-хыялый повестен иҗат итә. Ул аны улы Рөстәмгә багышлап яза .
Гадел Кутуйның иҗаты тикшеренүчеләр тарафыннан киң өйрәнелә. Шулай ук татар әдәбияты дәреслекләренә дә аның тормыш юлы хакында мәгълүмат һәм сайланма шигырьләре, нәсерләре кертелә.






Соңгы яңарту: 17 февраль 2014, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International