Иртәнге уйлар

Чыганак: http://shigriyat.ru/authors/kutui/56

Алтын колач җәеп кояш калка,
Җылы нурлар җиргә тарала;
Кояш матурлыгын кочар булып
Мин тез чүгеп карыйм аңарга.
Окоп янындагы күл төбендә
Мин күрәмен нурлар уйнавын;
Нурда, саф һавада коенам мин,
Җиңел булсын диеп юлларым.
Мин исним дә сирень чәчәкләрен,
Дошман якка карыйм һәм көләм;
Шушы сирень чәчәгендә чөнки
Җиңү музыкасын ишетәм.
Автоматым кысып, горур атлап,
Ап-ак төнле юллар үтәм мин,
Чөнки һәрбер тыныч адымымда
Җиңү музыкасы ишетәм мин.
Юлларымда күрәм туп, танклар,
Һәм күрәм мин халык яуларын.
Бронзадай гаскәр сафларында
Мин ишетәм хаклык яңравын.
Хыял күзем белән илгә карыйм,
Карап туймыйм — рәхәт күңелгә!
Рус шәһәрен ярсып яклаганда,
Күзләремә Казан күренә!


Соңгы яңарту: 2014 елның 20 феврале, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International