Урман чәчәкләрен уятучы (А. Арслан)

Чыганак: Арслан, А. Урман чәчәкләрен уятучы: композитор Мәсгут Латыйповның тууына 90 ел // Сабантуй.- 2003.- 30 авг.- Б. 7.

Мәсгут ага Латыйпов музыкаль белемне башта Казанда, аннары Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакта, училищеда, Татар опера студиясендә ала. Уку белән бергә, төрле оркестрларда эшли. М.Латыйпов вокаль музыканың төрле жанрларында көчен сынап карый: җырлар, романслар, балалар өчен җырлар яза, шулай ук халык көйләрен эшкәртә. Төрле оркестрлар ул язган маршларны, сюита һәм фантазияләрне башкаралар. Ул елларда Мәскәүдә Татарстаннан күп кенә талантлы яшьләр укый. Консерваториядә укыган елларында шагыйрь М.Җәлил белән якыннан дуслаша, аның сүзләренә җырлар яза, шулай ук уку еллары аны булачак зур композиторлар Латыйф Хәмиди, Фәрит Яруллин, җырчы Сара Садыйкова һ.б. белән дуслаштыра. Зур иҗат планнары белән янып йөргәндә, 1941 елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Латыйпов полк, соңыннан дивизия тынлы оркестрларында җитәкчелек итә. Алгы сызыкта вакытта да композиторның иҗат эшчәнлеге туктамый. Ул оркестрлар өчен кантаталар, маршлар, җырлар иҗат итә. 1954 елда демобилизацияләнеп Казанга кайткач, филармониядә дирижер һәм художество җитәкчесе, Культура министрлыгының сәнгать эшләре бүлеге башлыгы, Татарстан композиторлар бүлегенең консультанты булып эшли. Мәсгут Гали улы төрле сәнгать коллективларының оештыручысы һәм дирижеры, музыка курсларында методист һәм җитәкче буларак та яшь буынның рухи культурасын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертте. Мәсгут ага — тынлы оркестр, хор, төрле уен кораллары өчен иҗат ителгән бик күп әсәрләр һәм җырлар авторы. Җырлар иҗат итүдә аның шагыйрь дуслары күп иде. Н.Арсланов, Н.Исәнбәт, И.Юзеев, Н.Дәүли, М.Ногман, М.Хөсәен, Ә.Ерикәй, Ә.Фәйзи, М.Мазуновлар белән берлектә иҗат ителгән күп романслары, җырлары, балалар өчен язылган җырлары күпләргә таныш.
Ару-талуны белми, нәтиҗәле эшләүче композитор Татарстан районнарында төрле музыкаль коллективлар төзүгә дә зур көч куйды. 100 кыздан торган «Сарман чәчәкләре» — ул тудырган тынлы оркестрларның берсе булды. Бу оркестрның Казанда булган чыгышлары зур уңыш белән үткәне әле дә хәтердә саклана. Мәсгут аганың соравы буенча Казанда үткәрелә торган яшьләр белән очрашу кичәләрендә, районнарындагы шефлык кичәләрендә, актерлар йортында фронтовиклар белән очрашуларда миңа да катнашырга туры килә иде.
Безнең музыкаль мәдәниятебез мирасында Мәсгут Латыйпов иҗат иткән вокаль-симфоник поэмалар, инструменталь камера музыкасы, тынлы оркестр өчен сюиталар, инструменталь ансамбльләр өчен пьесалар, романслар һәм җырлар калды.
Аның арабыздан китүенә унбиш елдан артык вакыт узды. Әмма көйләре «урман чәчәкләре» кебек тирбәлеп, һаман безнең күңелләрне уяталар.

Айрат АРСЛАН,

Россия һәм
Татарстанның халык
артисты






Соңгы яңарту: 30 май 2013, 14:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International