Шәйхи Маннур (1905 - 1980)

Чыганак: http://adiplar.narod.ru/mannur.htm

Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе — шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 январенда элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы һәм күршедәге Шәмәк авылы мәдрәсәләрендә ала, Бөек Октябрь революциясеннән соң шул ук Шәмәк авылында ачылган «икенче баскыч эш мәктәбендә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый. 1921 елның җәендә, ачлыктан качып, аның әтисе Фәрхулла абзый бөтен гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка-Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда уналты яшьлек Шәйхинең хезмәт юлы башлана: ул башта Анжеркадагы шахталарның хуҗалык бүлегендә кара эшче, аннары Андреевка руднигында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1923 елда аны Свердловск Халык мәгарифе институтының хәзерлек курсларына укырга җибәрәләр, ике-өч айдан соң, институт ябылу сәбәпле, аңа укуын Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Кечкенәдән үк әдәбиятка мәхәббәт тоткан һәм шигырьләр язгалаган Ш. Маннур, Свердловскига килгәч, чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә: 1923 елдан башлап, Урал төбәге татарлары өчен чыгарыла торган «Коммунист» газетасы һәм «Шәпи агай» исемле журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.

1924 елда совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ш. Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә: ерак Тобол урманнары уртасындагы Тукыз исемле борынгы татар авылында — уку йорты мөдире, Тобол шәһәрендә — балалар йорты мөдире һәм округ комсомол комитетының милли бүлек инструкторы, Уралдагы Карабаш шахталарында — колчедан чыгаручы һәм Новосибирск шәһәрендә «Азат Себер» газетасы редакциясендә секретарь булып эшли. 1927—1929 елларда армия сафында — Минск шәһәрендәге аерым элемтә эскадронында атлы кызылармеец булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Донбасс якларына китеп, 1932 елга кадәр металлургия заводында — эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә — укытучы-ликбезчы һәм мәшһүр Днепрогэс төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Ш. Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша, ул үз чорының хезмәт пафосын, социалистик ярыш һәм ударчылык хәрәкәтен гәүдәләндергән «Колчеданлы таулар өстендә» (1929), «Чуен ташкыннар» (1930), «Бетончылар җыры» (1932) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы дүрт җыентыгы («Тайга төбеннән», «Чиккән сөлге», «Елмаюлы кояш турында», «Чуен ташкыннары») басылып чыга. Шагыйрьнең исеме укучылар арасында танылып, әдәби тәнкыйтьтә еш телгә алына башлый. Үзенең бай тормыш тәҗрибәсенә таянып, шагыйрь замандашларының, бигрәк тә яшьләрнең күңел кичерешләрен тасвирлаган яңадан-яңа поэтик әсәрләр язуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта профессиональ осталыгын камилләштерү, белемен арттыруга да зур игътибар бирә. Донбасстан соң берникадәр вакыт Мәскәүдә татар телендә чыга торга «Эшче» (соңыннан — «Коммунист») газетасы редакциясендә эшләп алгач, ул Казанга килә һәм педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә. Институтта уку еллары (1933—1937) шагыйрьнең иҗат офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә, иҗатына яңа темалар, яңа поэтик ачышлар китерә. 1934 елда аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Колхозлашу чорындагы типик күренешләрне, крестьянның шәхес буларак рухи үсүен, тормышның чын хуҗасы булып җитешүен оста итеп, индивидуаль үзенчәлекләре белән ачкан бу әсәрләр шагыйрь иҗатының гына түгел, гомумән утызынчы еллар татар совет поэзиясенең күренекле казанышы булып кабул ителә. Институтны тәмамлагач, Ш. Маннур бер ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли, ә 1938 елда профессионаллыкка чыгып, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Әдипнең бу чорда иҗат иткән күләмле эпик әсәрләреннән Ерак Көнчыгыштагы совет чик сакчылары тормышың яктырткан «Туганлык» (соңгырак басмаларда «Изге бурыч» исеме белән йөри), гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Олаучы малай» (1940) һәм ак финнәргә каршы сугыш темасына язылган «Безнең авыл егете» (1941) поэмаларын күрсәтергә мөмкин. Аларда төрле чорда, төрле конкрет шартларда совет кешеләренең үз Ватаны өчен батырларча көрәшләре гәүдәләнә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, шагыйрь үзенең бөтен көчен һәм язучылык сәләтен фашизмны җиңү өчен көрәшкә юнәлтә. Ул үзе теләп фронтка китә һәм сугышның ахырынача «Сугышчан чакыру» (61 нче армия, 1942), «Алга, дошман өстенә» (Калинин фронты, 1942—1943), «Ватан бәхете өчен» (3 нче Белоруссия фронты, 1944—1945) дигән фронт газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Шунда, фронтта чагында, 1944 елның апрелендә КПСС сафларына член итеп кабул ителә. Ул совет сугышчыларының фронттагы тиңдәшсез батырлыклары турында дистәләгән очерклар, мәкаләләр язып бастыра, патриотик рухтагы шигырьләр һәм «Гайҗан бабай» поэмасының икенче кисәген — «Гайҗан бабай бүләге» (1943) исемле эпик әсәрен иҗат итә. Совет кешесенең Бөек Ватан сугышындагы героизмы, рухи батырлыгы шагыйрьнең 1946 елда язылган «Казан кызы» поэмасында да чагылыш таба.

Сугыштан соң, 1946—1948 елларда, Ш. Маннур Казанда М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949 елдан янә профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. Аның бу еллардагы иҗаты, тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнеп-баеп, яңа сыйфатлары белән ачыла. Татарстанда нефть табу, аның өчен көрәш мотивларына нигезләп язылган «Җир-әнкәнең сылу кызы» (1953—1956) исемле күләмле шигъри повесть авторның иҗади эзләнүләрендәге яңа адым итеп бәяләнә. Шушы ук чорда әдип, үзенең яшьлек дусты, легендар Муса Җәлил турында роман язарга уйлый һәм фактик материаллар тупларга керешә. Ул Җәлил эзләреннән Минзәлә, Оренбург якларында булып кайта, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләрдә йөри, туристик путевка белән Германиягә барып, Җәлилне төрмәдә күреп белгән кешеләрне очратып сөйләшә. Шушы җитди өйрәнү-тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак, аның беренче зур проза әсәре — «Муса» (1959—1964) романы туа. Характерлар бирелешендә, композицион төзелешендә аерым җитешсезлекләре, бәхәсле урыннары булуга карамастан, роман әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан яратып, авторның уңышы итеп каршы алына. Бу әсәре һәм җитмешенче елларда иҗат ителгән «Агымсуларга карап» (1970—1973) исемле автобиографик, «Чын сөю бармы?» (1974—1976) исемле лирик повестьлары белән Ш. Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта.

Ш. Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Ямьле җәй» һ. б.); Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли. Мәсәлән, А. Пушкинның «Евгений Онегин» романы (өчтән бер өлеше, 1949) белән «Сказка о царе Салтане» («Солтан патша турында әкият», 1964) поэмасы, С. Михалков шигырьләре, М. Бубенновның «Белая береза» («Ак каен», 1949) романы татар теленә Ш. Маннур тарафыннан тәрҗемә ителгәннәр.

Ш. Маннур — үзенең күп санлы шигъри һәм проза әсәрләре белән татар совет әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең формалашуына һәм үсүенә, аның реалистик традицияләре тирәнәюенә зур өлеш керткән әдип. Әдәби хезмәтләре һәм Бөек Ватан сугышы фронтында күрсәткән батырлыклары өчен Совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы (1939), Кызыл Йолдыз (1945), Халыклар Дуслыгы (1975), «Почет Билгесе» (1957) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкли.
Шәйхи Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат булды һәм үзенең, язма васыяте буенча туган авылы Тулбай зиратына күмелде. Ш. Маннур 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.



Соңгы яңарту: 24 март 2015, 10:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International