Арча читекләре (Әхмәт Рәшит)

Чыганак: Шәһри Казан.- 2011.- 5 июль (№ 73).- Б.11

Кая барсак, кайда булсак,
Алкышлый безне халык.
Җырыбызга, моңыбызга
Сокланып, хәйран калып.

Читегемнең бизәкләре
Ерактан көлеп тора,
Арча читекләрен кисәң
Биисе килеп тора.

Түбәтәйләр түгәрәк лә,
Калфакларда - бизәкләр.
Арча читекләрен күрсәң
Өзеләдер үзәкләр.

Торалар гел дәшеп кенә
Безне ерак илләргә,
Сокланып кала һәммәсе
Безнең нечкә билләргә.

Җырлыйбыз да, биибез
Гармун кулларыбызда,
Милли моңнар сибелеп кала
Йөргән юлларыбызда.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International