Сабантуй сөлгеләре (Зөлфәт)

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Сабантуй сөлгеләре лә —
Кояштыр өлгеләре...
Чигүчесе кем икән соң? —
Кемнәрнең сеңелләре?

Кемнәрнең, сөйгән ярлары
Тамызган күз нурларын,
Ал чәчәкләр итеп чиккән
Назлы сөю җырларын?

Билләһи, җанлы шикелле
Лаләсе, сөмбелләре...
Батырны чын батыр итә
Саф көрәш сөлгеләре!

Борынгы батыр куәте
Күчә яшь егетләргә,
Килешә сөлге, килешә
Яшь Алып кебекләргә.

Чигү чиккән яшь сылукай
Елмаеп әйтә кебек:
Тугры ярың мин булырмын
Билеңне бирмә, егет!





Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International