Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Укырга тәкъдим итәбез
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Сабантуй
Сабантуй – шигърият дөньясында
Яшә, Сабан туе! (Лена Шагыйрьҗан)
Яшә, Сабан туе! (Лена Шагыйрьҗан)
Чыганак:
Ватаным Татарстан.- 2003.- 6 июнь
Саумы, олуг Бәйрәм,
Саумы, Сабан туе!.
Көтеп алдык сине,
Сагынып ел буе.
Котлый сине кояш,
Тәбрик итә җәең.
Мәйданыңа куйган
Яшел көләм җәеп.
Котлый сине сөеп
Һәрбер чәчәк, үлән
Борынгыдан килгән
Милли даның белән.
Бәйрәм төсе кергән
Болын-тугайларга.
Сине котлап сайрый
Былбыл, тургайлар да.
Бәйрәм бүген, диеп
Җилләр пышылдаша.
Сәламлиләр сине
Чиккән сөлге аша.
Тәбрик итә сине
Кырда буразналар.
Безнең кебек зарыгып
Көткән бу язны алар.
Ашкынадыр йөрәк,
Күңел әллә нишли.
Сине котлап әнә,
Чаптар атлар кешни.
Тәмле таба исе
Чыккан һәрбер өйгә.
Җырлый самавырлар
Син яраткан көйгә.
Синең хакка пешә
Бәлеш, коймаклары.
Сиңа башын ия
Хуҗа, кунаклары,
Мондый зур бәйрәмне
Онытмый бер күргән.
Гыйбрәт алып китсен,
Урын бирик түрдән.
Бер-беребез өчен
Чып-чын бәйрәм ясыйк.
Чишмә суы белән
Сусауларны басыйк.
Яше-карты килгән
Сабан туен зурлап.
Берсе котлый биеп,
Берсе - җыру җырлап.
Яңрап-чыңлап тора
Гармун тавышлары:
Кавышу шатлыклары,
Сагыну сагышлары...
Көрәш мәйданына
Чыга батыр ирләр.
Сабан туен хаклап
Тама хәләл тирләр.
Кыза Сабан туе,
Сүнмә, кояш, балкы!
Бәйрәм кадерен белә
Тыныч хезмәт халкы.
Күңелләргә рәхәт
Бирдең, Сабан туе!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт,
Гүзәл Сабан туе!
Бергә-бергә яшәү
Язсын гомер буе.
Яшә, Туган илем!
Яшә, Сабан туе!!
Бәйрәм итә бүген
Татарстан иле.
Исә дөнья буйлап
Сабан туе җиле...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз