Сара Садыйкова. Биобиблиографик белешмәлек

 
Илаһи моң килгән минуттыр...
Халкыбызның мәшһүр кызы Сара.
Моңнарына аның тиң юктыр.
Бу рәсемеңдә күңеленә кинәт?
Илаһи моң килгән минуттыр...
Калфагында җем-җем итә энҗе,
Энҗе тезеп кемнәр чиккәндер?..
Калфак күрке - энҗе бөртеге дә,
Аның күңлен моңлы иткәндер...
Карагыз сез аңар бер тын калып,
Илһам нуры балкый йөзендә.
Керфек очларыннан моң түгелә,
Нинди серләр бардыр күзендә?..
Аккош булып очып китәр кебек,
Канатлары бардыр иңендә.
Аккош мамыгы кебек ак моңнары?
Мәңге тынмас туган илемдә!..

Гөлшат Зәйнашева
 
 
ИСКИТКЕЧ ХАЛЫКЧАН ҖЫР ОСТАСЫ

Хөрмәтле Сара апаны сөючеләр!
Татар халкының гасырлардан тупланып килгән рухи, эстетик хәзинәсе бәяләп бетергесез зур. Һәр буын аны үзенең гүзәл өлеше белән баета. Музыка өлкәсен алсак, безнең буын Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана.
Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан җыр остасы.
Сара апа бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сара Садыйкова моң чишмәсе ул. Халкыбыз яшәгәндә, моң яшәр, моң яшәгәндә, йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!..

Минтимер Шәймиев


2006 елда - Әдәбият һәм сәнгать елында халкыбызның сөекле кызы - күренекле җырчы, актриса, композитор Сара Садыйкованың (1906-1986) тууына да 100 ел тула. Әлеге биобиблиографик белешмәлек шушы күренекле датага багышланып төзелде.
Белешмәлек 6 бүлектән тора. Биредә Сара Садыйкованың якыннары, дуслары, иҗатташларының истәлекләре, аның күпкырлы талантын, иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан фотосурәтләр тупланган. Сара Садыйкова иҗат иткән җырларның текстлары һәм ноталары, аңа багышлап иҗат ителгән шигырьләр, сценарийлар урнаштырылган. Белешмәлек ахырында Сара Садыйкова әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның күрсәткече бирелгән. Ул 1995-2005 елларда аерым китап булып һәм вакытлы матбугатта басылып чыккан басмаларны үз эченә алып, кире хронологик тәртиптә китерелгән. Ахырда Сара Садыйковага багышланган сайтларга сылтамалар да бар.

С. Садыйкованың тәрҗемәи хәле:
С. Садыйкова әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның биобиблиографик күрсәткече:
 
 
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International