Шигърияттә Сәйдәш яши (Ф. Хәсәнова)

Чыганак: Казан утлары.- 2008.- № 4.- С. 120-129.

...Бөекләргә таянабыз.
Тормыш белән бәхәс чыгып,
үзебезне яклаганда,
аклаганда,
яман сүздән сакланганда...

Г. Морат

Хәзерге поэзиядә татар халкының гыйбрәтле язмышлы тарихи шәхесләренә багышлап язылган әсәрләрнең күбәюе күзгә чалына. Әйтик, соңгы көннәрдә генә Р. Харисның сирәк талант иясе Рәшит Ваһаповка багышланган «Җырчы» поэмасы аерым китап булып дөнья күрде. Шагыйрьләребез шулай ук Б. Урманче, С. Сәйдәшев, С. Садыйкова, И. Шакиров һ. б. бөекләрне әдәби образга әйләндерүдә бик теләп ижат итәләр. XX гасыр ахыры һәм Яңа гасыр башындагы шигърияттә бигрәк тә Тукай образын сурәтләүгә аерым игътибар бирелә. Шунысы күнелгә ятышлы: шагыйрьләрдән Тукай образы өстен чыкса, анын янәшәсендә композитор С. Сәйдәшев тә урын ала. Хәзерге татар шагыйрьләре даһиларны исән чакта ук хөрмәтләп калырга омтылалар дип уйларга нигез дә бар. Мәсәлән, Гәрәй Рәхимнең Илһам Шакировка багышлап язылган бер шигыре болай яңгырый:

Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры—
Шигърияттә—Тукай,
Музыкада—Сәйдәш,
Сәхнәләрдә—Илһам Шакиров.
Син аларны,
Син аларны тыңла.
Ваклыклардан әгәр ялыксаң.
Яшәүләре—бик тә гади, тыйнак.
Сәнгатьләре—бөек, халыкчан.

Әсәрне кемгә дә булса махсус багышлап язу—дөнья әдәбиятында киң таралган күренеш. Бу жанрга беренчеләрдән булып латин поэзиясендә Гораций мөрәҗәгать итә. Низами, Сәгъди, Сервантес, Мольер кебек әдипләрнең дә бу жанрны үстерүдә өлеше бар. Багышламалар рус әдәбиятында XVIII гасырда рус классицизмы вакытында ук күзәтелә, ә татар әдәбиятыңда багышламалар, мәдхия һәм мәрсия формасында булып, XIX гасырда күпләп языла башлый. Гали Чокрый исемле шагыйрьнең 500 мәрсия язганы билгеле.

Сонгы елларда гына Лена Шагыйрьждн, татар халкының күренекле шәхесләренә багышламаларын туплап, «Сагынмаклык» исемле җыентык чыгарды. Әлеге җыентыкта урын алган шигъри һәм чәчмә әсәрләр, истәлекләр, халыкның мәланият-сәнгать өлкәсендә эшләп, халык тарафыннан танылуга ирешкән зыялы катлам вәкилләре турында. Әлеге шәхесләрне шагыйрә бөеклек, чисталык, яктылык символы итеп сурәтли, әмма идеалга омтылу, анык чынбарлык беләк туры килмәвен дә яшереп тормый. Л. Шагыйрьҗан бөек шәхесләрнең аңында, тормышында булган каршылыкларга милли-фәлсәфи күзлектән карап бәя бирергә омтыла.

Ркаил Зәйдулла да бер төркем шагыйрьләргә «багышлаулар»ын «Мәгарә»дә бастырды. Мөхәммәт Мирзаның хәтта Хәсән Туфанга охшатып «Улыма», «Кызыма» дигән багышлауларына кадәр бар. Аның ижатында җырчы Әлфия Афзаловага багышланган поэма да күзәтелә, Салават та читтә калмаган. Ә менә язучы-галимнәргә Рөстәм Мингалим игътибарлы. Аның багышлаулары формасы буенча башкалардан бераз аерыла, аларда юмор хисе «бәреп тора». Илдар Юзеев та 30 лап шигырен багышлаулар тупламасында бирә. Аның багышлаулары мәдхия һәм мәрсиягә төгәл бүленгән, шигырь юлларына салынган хис-фикер ике төрле аңларга юл калдырмый. И. Юзеев багышлаулары башкорт һәм татар халкының күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә юлланган булуы белән дә үзенчәлекле. Кыскасы, татар әдәбияты «Багышламалар» үсешен кичерә, дип нәтиҗә ясау да хата булмас.

Ә менә Ренат Харис ижатында мәшһүр шәхесләргә багышлап язылган әсәрләр «Исендәдер...» дип аталган аерым бер циклга берләшә. Әлеге цикл үз эченә егермеләп шәхескә багышламалардан гыйбарәт. Шигырьләр арасында язучылардан М. Кәрим, С. Хәким, Ә. Еники, Г. Бәширов, И. Юзеев, Ш. Анак кебекләр, композиторлардан А. Ключарев, Р. Яхин, С. Садыйкова, Н. Җиһанов, И. Мәжитов, М. Яруллин, Р. Ахияровалар күзәтелсә, рәссамнардан X. Якупов, Ф. Хәсьяновалар урын ала. Шагыйрь җырчыларга да сүздән һәйкәл коя белә. И. Шакиров, В. Ганиева, И. Газиев кебек шәхесләр шигырьләрдә кабатланмас бизәкләр белән истә кала.

Р. Харис, гомумән, сәнгать әһелләренә, сәнгать өлкәсенә гомер буе игътибарлы булуы белән аерылып тора. Бу гади кызыксыну гына түгел. Юкка гына шагыйрь: «Ин беренче хыялым композитор булу иде»,—дип әйтмидер. Шагыйрьне сәнгать дөньясындагы зәвыксызлык күренеше борчый. Шуңа да ул «Тонык йолдызлар» исемле поэмасын иҗат итте.

Ә бүген сүзебез хәзерге татар шагыйрьләре иҗатындагы Сәйдәш образы турында булыр. Р. Харис иҗатында «Сәйдәш яры» исемле поэма белән бергә «Сәйдәш» шигыре дә күзәтелә. Әлеге шигырьдә шагыйрь Сәйдәш музыкасын халык күңеленең мәгърур моңы дип атый, һәм ул моңның, кеше сынына әверелеп, Казан урамнары буйлап, уйчан гына, тын гына йөреп торуы турында яза.

Поэмага килсәк, анда Сәйдәш үзе турыдан-туры катнашмый. Әлеге зәңгәр күзле, сихри тавышлы образ уналты яшьлек чибәр кыз Бибисара күзаллавындагы истәлекләр аша бирелә. Поэманың исеме—шушы кызның кушаматы. Үзенә музыкадан дәресләр биреп, пианинода уйнарга өйрәткән укытучысы, яшь егет Салих Сәйдәшевкә үлеп гашыйк булган кыз әнә шундый матур кушамат эләктерә: «Сәйдәш яры».

Туташның йөрәгендә бер күрүдә сөю уты кабызган егет ул чакта әле гади бер музыкант кына була. Шагыйрь Сәйдәшнең турыдан-туры портретын һәм характерын күрсәтми, шулай да Буа кызының җылы истәлектәге һәм авторның әледән-әле композиторның зәңгәр күзе белән моңлы музыкасына әйләнеп кайтуы геройның тышкы кыяфәте дә, характеры да үтә уңай булгандыр дип уйларга урын калдыра. Әсәрдәге романтик хис нәкъ менә шул «зәңгәр» сүзенә барыл тоташкан шикелле тоела башлый, хәтта бу сүз матурлык символы гына түгел, моң мәгънәсен аңлатуга ук дәгъва иткәндәй була. Әлеге символ бер җирдә «йөрәкнең зәңгәр күзе тәрәзләрдән истәлекләр эзен эзли» рәвешен алса; икенче җирдә «уйларның зәңгәр күзе һәр Сәйдәшкә бәйле өйгә мәрмәр такта эләр өчен урын эзли»; өченчесендә «кызның күзләрендә зәңгәр упкынлы Салих» чагылып китә; ул да булмый, Салих күзләреңдәге зәңгәрлек бүлмәне тутыра. Автор әсәрдә үзе дә зәңгәр гөмбәзен кара болыт капламавына шатлана. Кыз, Сәйдәш белән саташып, төн уртасында пианинода уйный башлагач, «төнге тәрәздә зәңгәрлек яктырып тора башлый». Тагын да килеп, Сәйдәш күзләрендәге зәңгәр нурның кыз күзләрен зәңгәрлеккә төрүе, кызның Сәйдәштән аерылгач, башкача очратмаган «жылы зәңгәрлеге» кебек сүз-сурәтләр күзәтелә .

Поэмада Сәйдәшнең кыз мәхәббәтен кире каккан вакыттагы халәте символик-драматик мәгънәгә ия. Музыкага өйрәнгән Буа кызы композиторның үзенә дә якын була башлый, ләкин арада Сәйдәш күңеленә алданрак кереп урнашкан Казанның Бибисарага охшаш тагын бер кызы бар. «Сәйдәш яры» әлеге җавапсыз мәхәббәт халәтендә егетнең «зәңгәр күзләреннән алсу сүзләр эзләп» карый, аның күзләренә яшь тула, шул яшьле күзләрдә «моңлы зәңгәрлек чайкала» башлый...

Мондый да күркәм шәхескә, егет асылына гашыйк булмау мөмкин түгел. Шуңа да кызның хыялый, матур, саф булып, сагыш катыш Сәйдәшкә соклануы гомер буе саклана. Р. Харисның поэманы оештыручы вакыйга итеп, ике яшь кешенең романтик һәм драматик мәхәббәт тарихын алуы шул сәбәпле хуплана да. Җырлап торган күпме сүз-сурәт, мәгънә, хис-тойгы сыйган драматик «Сәйдәш яры» поэмасының үзәгендә әнә шул илаһи көчкә ия мәхәббәт тора. Поэмага борчылу, кайгыру, дулкынлану, киеренкелек хисләре хас.

Малай чактан гармунга үрелгән Р. Харис өчен дә С. Сәйдәшев гади кеше генә түгел. Поэмада автор образы да зур әһәмияткә ия. Ул бөек шәхеснең үз Туган җире белән бәйле истәлекләренә сак каравы белән аерылып тора. Шагыйрь: «Тукай хаклы: үлгәч кенә татарда даһи дан эчә»,—дип язса да, үзенең талантлы кешеләргә игътибарлы булуы, хөрмәт белән каравын һәрдаим сиздереп тора. Р. Харис поэманың башына «Салих Сәйдәшев Буада» дип куя. Бу сөйләнәсе вакыйгаларның кай тирәдә баруын искәртү, Сәйдәш мәхәббәтенең географик киңлекләренә дә ишарә буларак кирәк. Автор шигъриятне каяндыр читтән, ерактан, башка тормыштан эзләми, теманы үзенең яшәгән җирлегеннән ала. Шуның өстенә Р. Харисның үзенең дә Буа егете булуын истән чыгармыйк. Шунлыктан, авторның төп вакыйганы, үзәк образларны сурәтли-сурәтли туган якны, балачакны, яшьлекне сагыну хисләренә, күңелендә йөрткән матур истәлек-хатирәләргә бирелеп китүе бер дә гаҗәп түгел.

Салих Сәйдәшевнен туганы Д. 3. Саинова-Әхмәрова истәлекләрендә композиторның Буа төбәге белән бәйле биографиясе болай искә алына: «1917 ел— революциянең кайнаган елы. Салих тормышында да үзгәрешләр башлана. Халык мәгарифенең өяз бүлеге чакыруы буенча театр артистлары белән ул Буага бара. Анда беренче мәртәбә музыкаль коллективларны, түгәрәкләр һәм оркестрларны оештыру, туплауга юнәлдерелгән сәләте тормышка аша. Яшь булуына карамастан, кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе, оркестр туплый, чуаш. татар хорларын оештыра һәм җитәкли, фортепьянода уйнау дәресләре бирә, концертларда, спектакльләрдә катнаша. Мондый актив эшчәнлеккә аннан соңгы елларда да ия була. Зыялы һәм үз яшьтәшләре арасында инде танылып өлгергән яшь, чибәр егет, мөгаен, байтак кызларның йокысын калдыргандыр. Бу еллар иҗади хезмәт тормышына керү белән бергә яшьлек мавыгулары чоры булып та кала. Мәшһүр язучыбыз Әмирхан ага Еники үзенең «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән әсәрендә Салих Сәйдәшев тормышының бу чорын гаҗәеп матур сурәтли». (Салих Сәйдәшев: композиторның тормыш һәм иҗат юлы.—Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.—Б. 46).

«Сәйдәш яры» поэмасының да беренче юлларыннан ук автор күңеленең җилкенүе, моңга төренүе сизелә. Моның да хикмәте бар. Поэмадагы автор һәм сурәтләнгән герой образы, вакыйгаларны сөйләүче һәм Р. Харис үзе дә—моң дәрьясында йөзгән кешеләр. Шуның өстенә бер шикләнүсез укучы автор белән шагыйрьне бер үк шәхес итеп кабул итә, гәрчә әдәбият теориясе аларны аерып караса да. Ә моң моңга тартыла инде ул! Сәйдәш кадәр Сәйдәшнең шагыйрь туган ягына килеп, үзеннән соң гомер буе сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдыруы кәгазь битләрендә урын алырга тиеш иде, әлбәттә.

Шулай итеп, автор укучыны Сәйдәшкә бәйле хатирәләр агымына алып кереп китә. Шагыйрь укучысын Сәйдәшкә бәйле һәрнәрсәнең халык бәгыренә тоташуын, һәр хатирәнең чиста, фәкать чиста булырга тиешлеген искәртә. Яшьлеге Сәйдәш исеменә тиеп киткән хатынның картлыгын да автор нәфис итеп сурәтли. Әсәрдә Р. Харис Сәйдәшне мәхәббәт мәсьәләсендә тотнаклы, әдәпле итеп сурәтләүгә ирешә. Әсәрдә Сәйдәш чолгап алган даирә дә тасвирлана . Әлеге поэмада татарның күп кенә шәхесләре атала: монда Бакый Урманче да, Нәжип Җиһанов та күзгә чалына, Җәлил дә күренеп ала, Фәйзи Биккенинны да күрү насыйп була. Поэма барышында Р. Харис Сәйдәшне гел «үзенеке итеп бетерә». Ул, Буаның географиясен барлап, табигый байлыкларын да онытмый. Зөя елгасы, Бикмураз, Түбән Наратбашы, Б. Урманче туган Күл Черкене. Р. Харисның Казмасы, Кильдураз күренеп торган Шәриф Хөсәеновның «Өч мунча» авыллары поэмада урын ала. Шагыйрьнең:

Татарстан урамнарын
үкчә белән шакып-шакып,
татар халкы тарихына ничә
Сәйдәш, ничә Бакый,
ничә Җиһан, ничә Җәлил
атлый бүген сиздермичә?!—

дип язган юллары бүген дә яшьләр арасында талантлар барлыгына ишарә итә. Бу талантлар Татарстан урамындагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында булмас микән дип уйларга да урын кала хәтта...

«Сәйдәш яры» XX гасыр ахырында (1998) язылган поэма. Инде бу вакытта татар әдәбияты, Т. Галиуллин әйткәнчә, «икенче җылыныш» кичереп өлгергән. 90 еллардагы вакыйгалардан соң милли үзаңы үзгәрә башлаган; милли тарихны, татарның талантлы шәхесләрен барлау чоры бу.

Ә менә Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы 1978-80 елларда ук язылган. Әдәбиятта зурдан ук алып әйтерлек үзгәрешләр дә юк, җәмгыятьтә дә «үзгәртеп кору» башланмаган, бу дөньядан киткән сәнгать әһелләрен «йолдыз»га әйләндерү дә юк, «торгынлык» дип аталган чор бу. Менә шул вакытта Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы языла. Шагыйрь поэмасы язылганнан соң да Сәйдәштән «китми». Аның Мәскәүдә композиторның 100 еллыгын бәйрәм итү кичәсендәге чыгышы да «Татар дөньясында гасыр башына (XX гасыр) охшаш революцион үзгәрешләр бара. Димәк, яна Сәйдәшләр кирәк!»—дип тәмамлана. Р. Фәйзуллинның «Бер рәсемгә карап» дип исемләнгән «Сәйдәш»не язу истәлеге дә бар. Әлеге мәкаләсендә автор үз әсәрен уйлану-монолог дип атый, укучының әсәр исеме астындагы «Силуэт» төшенчәсенә дә игътибарлы булуын сорый. Белгәнебезчә, әлеге төшенчәнең Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге икенче мәгънәсе «әйбер-объектнын бик ерактан караганда яки караңгыда әз-мәз генә шәйләнә торган күренеше, рәвеше, сызымтасы» мәгънәсен бирә.

Шуны да билгеләп үтү дөрес булыр, әсәрдә Сәйдәш һич тә «шәүлә генә» булып чыкмаган. «Сәйдәш яры»нда романтик Сәйдәш белән очрашсак, «Сәйдәш» тә композитор образы фәлсәфи-реалистик буяуларда ачыла. Поэмада мәшһүр композиторның әти-әнисе, җизнәсе, беренче хатыны Валентинага булган мәхәббәт тарихыннан гыйбарәт биографик моментлар белән дә танышабыз. Шулай да поэмада информация бирү өстенлек ала дип раслау дөрес булмас иде. Әсәрдә Сәйдәш кенә түгел,

Җилләр генә, ахры, бу җиһанда
ничек тели—исә шулайга.

дигән кысаларга куып кертелгән, «максат биеклеген алырга омтылган» татар интеллигентының гомумиләштерелгән образы да «карап тора». Әлеге образ илдә башланган үзгәрешләргә сизгер, тик «яңаның кыска «тамыры!» дип уйласа да, аларны кабул итә; тукталып уйланып ала; талант юлы турында гыйбрәтле язмышны башкаларга да ишеттерергә тели.

«Сәйдәш» поэмасында вакыйга Казан һәм Мәскәү, Оренбург шәһәрләрендә бара. Р. Фәйзуллин тарихи фактларны нигез итеп ала. Монда татар театры тарихы, татар халкының талантларга бик үк сакчыл булмаган карашы, гомумән, һәр вакыйгага вакыт категориясеннән чыгып фәлсәфи бәя бирү күзәтелә. Поэма пролог һәм эпилогтан тыш, тагын унбиш бүлекне эченә ала. Һәр бүлек татар халкының драматик язмышын чагылдырган эпиграфлар белән башланып китә. Әсәрдә тарихилык көчле, татар милләтен бердәм итеп күрү хисе көчле. Поэманың әле «үзгәртеп кору» башланганчы ук язылганын (1980) искә алсак, Сәйдәшнең, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «конъюнктура сандугач»лары ишәеп, композиторның «интеллектуальный закуска» корбаны булуына шик калмый. Гомумән, Р. Фәйзуллин композиторны татар халкының сирәк очрый торган зыялысы итеп сурәтләүгә ирешкән. Әлеге поэмада татарның күп кенә билгеле шәхесләре турында мәгълүмат бирелгән. Андыйлардан Ш. Әхмәров, Ф. Әмирхан. М. Вахитов, Г. Кариев, 3. Яруллин, К. Тинчурин, В. Мухина, М. Мозаффаров, Н. Жиһанов, Ф. Яруллин, Ф. Туишев, К. Мотыйгый исемнәре телгә алына. Әсәргә Казанның күп кенә тарихи урыннары килеп кергән: Ташаяк ярминкәсе, Шамил йорты, Евангелийский (хәзерге Татарстан) урамы, «Кольцо» тирәсендәге «Балык базары», Бакалтай болынлыклары, Мәскәүдәге Казан вокзалы.

Поэма үзе дә зур күләмле, масштаблы әсәр. Юкка гына Т. Галиуллин аны шигъри романга якын тора дип билгеләп үтмәде. «Сәйдәш» поэмасы интеллектуаль поэзия әсәре. Поэмада чарланган фикерләр күп очрый. Шундыйлардан: «һәр мескенлек түгел тыйнаклык»,—дигәнен Яңа гасырда даһи булмаганнарга да истә калдыру артык булмас. Шагыйрь Сәйдәшне фажигагә китергән сәбәпләрнең берсе хатын-кыз икәнен искәртә, ләкин бу үтә дә интим өлкәдә җәелеп сурәтләргә теләмәвен белдереп, объектив сәбәпләрне шәйләргә дә урын калдыра. Автор Сәйдәшнең үзенә тартып тору сәләтенә соклана, «сирәк арасыннан сайлап алынган бер гәүһәр ул» дип билгели. Поэма үзәгендә «талантлы кешедән никадәр таләп итсәң, шулкадәр үк хөрмәт ит» принцибы ярылып ята. Р. Фәйзуллинның әлеге шигъри юллары бәхәс формасында язылган, риторик сораулар, әйтеп бетермәүләр күплеге белән дә аерылып тора:

Эше гел гүзәлме? Чиксез мәллә
Үзен зурлаша ачу кодрәте?
Гел алай ук түгел... Хикмәт, ахры.
Талантының табигатендә.
Шәхес булып яшәү рәвешендә,
Сөйләшүендә, һәр гадәтендә.
Кешеләргә ягымлылыгында,
Дөньяга мөнәсәбәтендә...

Ике поэманы чагыштырып караганда, географик киңлек кенә түгел, ә сурәтләнгән образның яше дә әһәмияткә ия булганын тоясың. Р. Хариста Сәйдәшкә унсигез яшь тирәсе булса, Р. Фәйзуллинда аның, үсмер һәм танылган вакыты чагыла.

Сәйдәш—ике әсәрдә дә бер үк төрле, саф, тыйнак, зыялы, күркәм кешеләрнең берсе. Җаны музыкада яшәгән кеше ямьсез, сөйкемсез була да алмыйдыр ул. «Андый кешегә дөнья әшәкесе, фани дөнья гайбәте йога алмый»,—дип исбатлый авторлар.

С. Сәйдәшев образын Марсель Галиевтә дә очратырга була. Сәйдәшне ул бер эссесында телгә ала. Әлеге авторның С. Сәйдәшев турында уйлану нәтиҗәсе буларак язылган «Соңгы аккорд» исемле шигыре дә бар. Шигырьдә хәзерге заман музыка сәнгатенә иронияле карашны да тоярга мөмкин.

Ялгыз бүлмә:
Соңгы дигәнне ишеткәнгә мәллә
Стенада сөенеп көлә,
Тураймакчы булып бөкре шәүлә?!

«Чын музыка язу өчен яфракларның яшел кан тибешен тынлый алу, яңгыр шавын, болытлар күкрәвен ишетү, бураннарның җебен-җепкә аера белү сорала», дип яза М. Галиев.
«Яшел яфрак»тан алган моң детале Кадыйр Сибгатуллинның 1985 елда язган «Безнең моңнар» шигырендә дә күзәтелә..

Яшел бөре булып агыла моң,
яшел яфрак булып ярала,
сары яфрак булып җиргә ята,
кар бөртеге булып тарала,—дип язган иде ул.

Сәйдәш образы К. Сибгатуллинның «Ленин мемориалы» шигыренә дә килеп керә. Шигырьнең исеменнән аңлашылганча, монда сүз үз вакытында Сәйдәш һәйкәлен салу өчен халыктан акча җыю турында бара.

Р. Фәйзуллин поэмасында да Сәйдәшкә һәйкәл салынмауга борчылу белдергән юллар бар. Бүген исә ул һәйкәл Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты алдында басып тора.

Һәйкәл мәсьәләсе Зөлфәтне дә борчыган икән. Шагыйрьнең Ф. Шаляпинга һәйкәл кую унае белән язылган шигыре «Аръяктан хәбәр» дип атала. Шагыйрь бөек рус җырчысын асыл тавыш иясе дип атый. Автор аның тавышын тыңлаганда, Тукай булып көрсенә дә, туфрактан Сәйдәш нуры сирпелгәнен сизеп ала. 1999 елда язылган шигырь татар җирендә Сәйдәш тә, Шаляпин да газиз икәнлеген искәртә.

«Йөрәген былбыл чаккан» Зөлфәттә «Былбылның канат җилпеше» исемле 2004 елда язылган шигырь дә бар. Шагыйрь биредә талантларга күктән иңдерелгән илаһи көч турында уйлана.

Адәмнәрне сайлап, нигәдер.
Иҗат моңы, моң иҗаты өчен
Былбылның бер хисен биргәндер...

Ә Сәйдәштәге моң дөньяны тетрәтсен һәм былбыллар гына ишетә торган тавышларны ишетсен өчен бирелгәндер, дип яза шагыйрь. Әлеге илаһи халәтне Зөлфәт «Сәйдәш балкышы» шигырендә дә дәвам иткән кебек була. Сәйдәшне сурәтләүдә эпитетларны бер дә кызганмый шагыйрь. Ул аны «серле таң кошы», дип тә, «табигатьнең үзеннән килгән сихри дулкын» дип тә, «язмышыбызның асылы» дип тә зурлый. Ахырдан:

Сәйдәш үзе—тоташ музыкадан
Коеп куйган һәйкәл шикелле!—дип соклана.

С. Сәйдәшев образы шигырь, җыр, поэма, хикәя генә түгел, баллада жанрында да чагылыш таба. Биредә Зиннур Мансуровның «Сәйдәш ялгышы» исемле әсәре күз алдында тотыла. Шомлы буран күренеше. Табигатьтә пәри туе, хәтта фәрештәләр фанфарага бии. Авыл йорты. Анда олуг кунак бар. Кунак алдында «Хәйям сые» куелган.
Кунак борчыла, аның күңеле тыныч түгел. Буран эченнән ул К. Тинчурин тавышын ишеткән кебек була... Шомлы табигать күренешен шагыйрь илдәге сәясәт китереп чыгарган ыгы-зыгыга тиңли. Монда 1929 елда милләтчелектә һәм Совет властена каршы агитация алып баруда гаепләнеп, гаилә башлыгы Шиһаб Әхмәровнын кулга алынуы; Сәйдәшев өчен көнкүреш проблемалары тулы билгесезлек башлану; 1930-31 елларда зур әсәрләрнең язылмавы, музыка өлкәсендәге каршылыклар; Сәйдәшнең иҗат эшчәнлегенә 10 ел тулу көнен уздыргач та, композиторны тормышның хисапсыз сикәлтәләреннән коткарып килгән «Кәрим ага»ның кулга алынып, атып үтерелүе кебек фаҗигаләр күз алдында тотылгандыр дип уйларга нигез бар. Шулай итеп, 3. Мансуров кыска гына шигырендә Сәйдәшне фаҗигагә илткән сәбәпләрне күрсәтүгә ирешкән. Әлеге шигырь, әзерлекле укучыга юнәлтелеп, бик тыгыз, төгәл, үтемле фикере белән аерылып тора:

...Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле,
Тартып бара кара роялен... ,—дип тәмамлана ул.

3. Мансуров шигырен укыгач, күңел яңадан Р. Фәйзуллин поэмасына әйләнеп кайта.
...Дуслар... Уендашлар... Шешәдәшләр...
Сердәш булып йөргән көндәшләр...
Һәрчак булган, һәм бар, булачаклар—
Туып кына торсын Сәйдәшләр!—

дип кисәтә татар илендәге талантларны шагыйрь. Ә менә Нияз Акмалның «Талант» шигырендә, гәрчә анда Сәйдәшкә мөрәҗәгать итү бөтенләй булмаса да, әйтелгән фикер нәкъ менә аңа атап язылган кебек тоела.

Аш табагы уртак иде табында.
Күз йомганчы бүшаттылар табакны.
Аңа гына бер йотым да калмады.
Һәм әйттеләр:
«Түзәр, ул бит талантлы!..»

Шулай да, минемчә, Сәйдәшнең фаҗигасен ачып бетерә алган әсәр юк әлегә. Һәр шагыйрь аның теге яки бу ягына гына якын килә. Күбесе аның тормышын ал да гөл итеп, моңына сокланып кына яза. Бу нисбәттән И. Юзеев трагедиясе аерылып тора, билгеле. Ләкин ул да нигездә ике яклап кына тасвирлый: К. Тинчуринны югалту һәм сәяси заказ буенча талантны рухи яктан үтерү.

Татар театрында Сәйдәшев белән бергә эшләгән Б. Гыйззәтуллин болай яза: «Көннәрдән бер көнне театрга штатны кыскарту турында боерык килеп төште. Баш режиссер Ш. Сарымсаков, режиссерлар Г. Йосыпов һәм X. Уразиков, директор Н. Гайнуллин һәм мин партком секретаре Б. Гыйззәтуллин парткомда җыелдык. Без болай уйладык: Сәйдәшевнең эш хакы барлыгы 89 сум. Мондый зур дәрәҗәле кешегә бу акчаның әлләни әһәмияте юктыр, дидек тә, кыскартып куйдык. Үзе каршы килмәде. Күпмедер вакыттан соң без аның белән Радиокомитет янында очраштык. Ул учын ачты да ике айдан артык вакыт эчендә музыкасын тапшырган өчен алган гонорарын — 42 сумны күрсәтте. Сүзсез диалог шактый озакка сузылды. Мин шунда гына нинди хата ясавыбызны аңладым». Тиздән гонорарлар да туктала, чөнки радиодан аның көйләрен бик сирәк тапшыра башлыйлар. (Д. Җ. Саинова-Әхмәрова. Салих Сәйдәшев.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2001.-Б. 164).

Бөек композитор тормышында моннан башка фаҗигаләр дә күп булган. Яраткан хатынының баладан үлеп китүе, икенче, өченче хатыныннан да уңмау, яраткан улы Эмильне югалту һ. б. лар.

Хәзер Сәйдәшкә мөрәҗәгать итмәгән шагыйрь юктыр. Роберт Әхмәтҗанның да «Сәйдәшкә» исемле шигыре бар. Шагыйрь композиторны «алтынланган каен чуклы симфоник көздә зәңгәр күзләре белән зәңгәр күккә карап, ак болытлардан аккан моңга сокланып торган» мизгелдә күрә. Сәйдәш үзенә 100 яшь тулган көннәрендә кайтып килсә, беренче булып кемгә кул бирер икән дип уйлана автор. Сәйдәшнең тиңе юклыгын, аңа көндәш булырлык талант булмавын да искәртә. 2001 елда язылган бу шигырьдә дә Сәйдәшкә һәйкәлнен әлегә халык йөрәгендә генә салынуына борчылу бар.

«Хезмәтеннән тәм табу, «Бишбүләк» китергән уңыш улы Эмиль туу шатлыгы белән кушылып китә. Соңыннан билгеле булганча, бу улын ул барыннан да артыграк ярата. Аңарда музыкага сәләт күреп, музыкаль белем бирү белән шөгыльләнә башлый. Ул зур канәгатьләнү белән гаиләсен яраткан Кызыл Байракка, дачага, табигатькә, Иделгә алып бара.

Һәр талант иясенең яраткан урыны була. Сәйдәшев өчен, мөгаен, мондый урын Кызыл Байрак булгандыр», дип яза Д. Саинова үзенең истәлекләрендә. Шагыйрә Бикә Рәхимова композитор биографиясендәге менә шул фактны «Моң иясе» исемле шигъри юлларга кертеп җибәрә. Автор ярсып аккан Идел өстендә Сәйдәш моңнарын сизгән кебек була, бу моңнарда шагыйрә әрнү, әрем ачыларын тоеп ала. Б. Рәхимованың «Сәйдәш портретына карап уйлану» исемле җыры да бар. Шагыйрә үзенең соклану хисләрен «татарның асыл табышы» метафорасына сыйдыра. Өченче бер шигырендә Б. Рәхимова Сәйдәшкә үзе теләп бәхет кошы кунгандыр дип фаразлый. Аннан сон, «моңсар» эпитетын кулланып, Сәйдәш үзе татар халкы тарихында бәхет кошы сыман бер күренеш дигән нәтиҗәгә килә. Шуны да искәртү урынлы булыр, гадәттә, башка шагыйрьләр «моңсар» эпитетын Сара Садыйковага карата куллана иде.

Шагыйрә Флера Тарханованың да Сәйдәшкә багышлап язган шигыре бар.

Шагыйрә композиторның даһи әсәрләренә соклана, «халык бәгыре»ннән төшкәнгәдер, бу җырлар башка дәверләрдә дә яшәрләр дигән өметтә кала. Ә Роберт Миңнуллинның «Шәрык биюе» шигырендә бию музыкасы бәгырьләргә кагылган чөй, йөрәктәге җөйгә тиңләштерелә. Көй тыңлаганда ерак татар тарихына кадәр барып җителә. Ә Самат Шакир шигыре Латвия соборында органда яңгыраган «Шәрык бию»ен тыңлаганда туган хисләрне чагылдыра. Тыңлаучылар, төрле милләт кешеләре булып, Сәйдәш көен «татарның Бахы» дип кабул итәләр. Шәрык моңы агылганда, мең төрле асылташ кебек җемелдәп, ефәккә төренгән яшь кызлар биегән кебек була. Шигырь соклану катыш тантаналы пафоска корылган һәм кызыксынып укырлык әсәр булып чыккан.

Һәр шагыйрь Сәйдәшкә үзенчә якын килә, анын яңадан-яна сыйфатларын табуга ирешә. «Сәйдәшев, хәтта ирләр компаниясендә дә, чыгырыннан чыкканны өнәмәгән; андыйларны, үзе үк бераз уңайсызланып, «Шаяртма!» дип, яраткан сүзе белән туктата торган булган. Сәйдәшев авызыннан чыккан бу сүз «Тукта!» дигәнне аңлаткан һәм аның лексиконында ул, иң якыннарына гына әйтелә торган «Бәгырь» сүзе кебек үк киң мәгънәгә ия булган» (Д. Саинова).

Кешенең барлык хисләре, кичерешләре бергә тупланган йөрәк символын аңлата торган «бәгырь» сүзенең шагыйрьләрне иҗатка аеруча дәртләндерүен танырга кирәк. Әлеге сүз Р. Хариста «Сәйдәш—үзәгемдә, бәгыремдә, кыл уртада», «бәгырьне изә» буларак кына кулланылса, 3. Мансуров Сәйдәш лексиконындагы тылсымлы сүзне К. Тинчурин образына әйләндерә. Дөресен генә әйткәндә, бу сүз нәкъ менә аңа күбрәк туры килә дә.

Гарасатта йөрәк гаҗизләнсә,
ала иң югары нотаны...
Бәргәләнеп буран ятьмәсендә,
әллә бәгырь... Кәрим ятамы?!

Әлеге «бәгырь» сүзенә Роберт Әхмәтҗанов та игътибар итә. Сәйдәшнең башкаларга мөрәҗәгать итеп әйткән сүзен үзенә карата куллана:

Килче, бәгырь,
Йөрәк мәйданында
Тиңең дә юк,
Юктыр көндәшең.

Әлеге «бәгырь» сүзе Мәхмүт Хөсәеннең 1993 елда язган «Сәйдәшне озатканда» исемле шигырендә дә күзәтелә. Сәйдәшнең үлеме турында ишеткәч, ул язган маршны тыңлагач, хәтта «таш бәгырьләр» дә чыдамады дип яза шагыйрь. Шигырьдә Сәйдәшне соңгы юлга озату күренеше тасвирлана. Шагыйрь гади халыкның да, республикада исемнәре билгеле шәхесләрнең дә «күзе дымлы, иреннәре дерелди...» дип яза. Сара Садыйкова Сәйдәшнең хәер-догасын искә төшерә, А. Ключарев тирән кайгыга бата, Заһид Хәбибуллин тын гына «Сагыну»ын уйный, рояльдә Рөстәм Яхин сыктый, Мансур Мозаффаров сызлана. Ә Казан урамнары халык ташкынын сыйдыра алмый, транспорт туктала. Әхмәт Фәйзи сеңелесенең истәлекләреннән күренгәнчә, Казанда Тукайны гына шулай күмгәннәр. Нури Арсланов, композиторны күмеп кайткач та, «өзелгән кыл, сынган саз» сүз-сурәтләре белән матәм шигыре яза. Шуннан соң шигърияттә шактый вакытка тынлык урнаша.

М. Хөсәендә дә, Р. Хариста та, 3. Мансурда да Сәйдәш образына «кергәндә» фикерне буран, кар символлары аша белдерү сизелә. М. Хөсәен Сәйдәшевне соңгы юлга озаткан вакыттагы табигать халәтен җемелдәшеп җиргә яуган, жилдә уйнап очкан карлар, болыт арасыннан моңсу карап торган кояш аша сурәтләп бирсә (С.Сәйдәшев белән хушлашу 21 декабрьдә була), Р. Хариста да вакыйгалар кыш, буран, кышның язга таба авышкан бер мәлендә күзәтелә. Күрәсең, шагыйрьләр тышкы дөнья салкынлыгын Сәйдәшнең җылы музыкасы белән җылытырга телиләр. Ә 3. Мансуров, алдан әйтелгәнчә, шәхес-табигать параллельлеге белән генә
чикләнеп калмыйча, хәл-әхвәлне сәяси планда яктырта.

Сәйдәш лексиконындагы тылсымлы сүз 1995-2001 елларда Илдар Юзеезны «Бәгырь» исемле трагедия язарга этәрә. Шагыйрь иҗатында Сәйдәш образы аңа кадәр дә күзәтелә. 1997 елда язылган «Татар моңы» поэмасында шагыйрь аны парольгә «әйләндерә». Дөньякүләм танылу юлында:

Безнең пароль—Җәлил!
Безнең пароль—Сәйдәш!—дип белдерә ул.

Шагыйрьнең «Фәтхерахман» поэмасына да Сәйдәш килеп керә. Ачлык-ялангачлык кагылып үткән М. Яруллин, Ф. Яруллиннарны шагыйрь «Зәңгәр шәл» качкыннарына тиңли. Шагыйрьнең «Көз яшьләре» шигыренә дә Сәйдәш килеп кергән. Башка телдә сөйләшкән, чит кавемнән кәләшләр алган яшьләргә И. Юзеев «Җаннарында Тукае, Сәйдәше булмаган» буын итеп карый. Шагыйрьнең икенче бер шигырендә Тукай Салихның уйнавын тыңлап хозурлана, «без китсәк тә бу җиһанда Салих Сәйдәшләр кала», дип юана.

Ә «Бәгырь» шигъри трагедиясендә XX гасырның 30 елларында булган вакыйгалар урын алган. Әсәрдә илдәге сәясәтнең татар халкының ике зур талантына китергән фаҗигасе сурәтләнә. К. Тинчурин хатыны Заһидә ханым истәлекләреннән күренгәнчә, әдип Сәйдәшне нык хөрмәт иткән, аңарга карата туганнарча мөнәсәбәттә булган.
Кайчакларда ул: «Мин йөзем орлыкларын сибәм, ә Салих аларны ала да бриллиантлар ясый»,—дип әйтә торган булган. Дөрестән дә, алар арасында тыгыз иҗади хезмәттәшлек хөкем сөргән. «Тинчурин, драмаларын Сәйдәшев өчен язып, аның иҗатына төп азыкны бирә. Ә Сәйдәшев, үз чиратында, актер үз роленә кергән кебек, бу пьесаларга кереп китеп, андагы характерлар, персонажлар белән бергә яшәп, кабатланмас музыка тудыра һәм шуның белән спектакльнең икенче авторына әйләнә»,—дип яза Д. Саинова.

И. Юзеев трагедиясе Сәйдәшнең юксынуы белән башланып китә. Әсәрдә ике талантнын кара урманда учак ягып, «Зәңгәр шәл» өчен музыка эзләүләре үзе үк символик мәгънәгә ия, чөнки «Җир өсте» шомланып калган. Ләкин бөекләргә карурманда да ялгыз калу язмаган булып чыга. Алар янына сынчы Сәйяр белән балерина Гөлнара килеп җитә. Тинчурин Сәйярне шымчы буларак кабул итә. Моңа нигез дә бар: ул төшендә үзеннән Сәйдәшне көчләп алып китүләрен күргән. «Качкыннар җыры» менә шундый халәттә туа. Әсәрдә «Зәңгәр шәл»нең премьерасы куелу күренеше бирелә. Халык әсәрне, Сәйдәшевне, Тинчуринны бербөтен итеп күрә. Символик зәңгәр шәлне Заһидә иңенә салалар. И. Юзеев бу өч шәхеснең бөтен фаҗигасен шул бер җөмлә аша әйтеп бирүгә ирешкән. Салих Тинчуринны эзли. Ә ул качкын киемендә пәйда була. Сәяси тоткыннар, сүзләрен бераз гына үзгәртеп, «Зәңгәр шәл»дәге «Качкыннар җыры»н җырлыйлар. Әсәрдә репрессиягә дучар булган гаилә тормышы, читкә тибәрелгән Заһидә Тинчурина образлары бар. Трагедиядә Сәйдәш ачынып сорый:

Ни өчен сүз осталарын
Тоталар зинданнарда?
Иҗат эше җинаятьме?
Ни гаеп бар аларда?

Үзләрен Яңа дус дип тәкъдим иткән шымчылар җавап та бирә:

Шагыйрьләр иректә йөргәндә—
Тәхет өчен куркыныч.
Телен һәм кулын бәйләсәң,—
Хуҗа-юлбашчы тыныч.

Салих үзенең иректә калу сәбәбен анлый алмый интегә, бергә эшләделәр, бергә яшәделәр. Ул хәтта үзенең урынын Кәрим янында, төрмәдә итеп күрә башлый.
Ләкин Сәйдәшне алып китүче һаман күренми, юкса профессиональ эшчәнлегенә карата урынсыз тәнкыйть тә җитәрлек, эшеннән дә кыскарталар. Ә кулга алмыйлар да алмыйлар. Сәбәп бик гади икән бит. Хакимият кешеләре дә җыр ярата икән. Тик ул җырның сүзләре алар ишетергә теләгән сүзләр булсын. Поэмада кеше аңында һәм тормышында булган каршылыкларның иң югары ноктага җитүе күрсәтелә. Шәхеснең чарасызлыгы әсәрне укучыда киеренке хис тудыра. И. Юзеев биредә аерым татар интеллигенты трагедиясен халык трагедиясе дәрәҗәсендә күтәрә алган. Поэмада үткен сатира, сарказм сизелә. «Халык дошманнары»ның йөзен ачкан кешеләргә «Сәйдәш маршы»н уйнап бүләк тапшыру, Казанда «репрессия планы»н планнан тыш арттырып үтәү, яшьләрнең, Сәйдәш музыкасына биеп, әлеге «жиңү»не бәйрәм итүләре—болар барысы да сәнгатьчә югарылыктагы уйланып-борчылып көлү чагылышы булып тора.

Трагедиядә сәнгать кешеләреннән дошман эзләү мотивы киң чагылыш тапкан. Бу дулкынга Сәйдәш һәм Тинчурин сыннарын эшләгән Сәйяр дә эләгә. Аның «Җан дуслар» дип исемләнгән сыны сәяси хата буларак бәяләнә. Тоткыннар белән төрмәләр тула, анда урын бетә. Төрмәләрне яңа тоткыннар өчен бушату башлана: Тинчурин да, Сәйяр дә юк ителә. Сәйдәшкә дә якты көн бетә, кулъязмалар яндырыла:

Көемне дә тентиләр.
«Сүзләреңнән аерылгач,
Даһига тиң син!»—диләр.

Шулай да трагедия оптимистик рухта тәмамлана. «Зәңгәр шәл» яңадан сәхнәгә менә. Янадан Заһидә Тинчурина иңенә Булат тарафыннан Зәңгәр шәл салына. Кара урман яктыра.

Менә без күләмле өч зур шигъри әсәр күрдек. Һәр әсәр Сәйдәшне яңа яктан ачуга юнәлдерелгән. Өч әсәрдә дә бер идея хөкем сөрә: ул да булса, тугрылык идеясе. Татар әдәбиятында борынгы чорлардан, Кол Галидән бирле килгән тугрылык. Ата-ана, сөйгән яр, дус, туган җир, яраткан хезмәт, халыкка тугрылык. Ә бездән— талантларга кадер. Бу уңайдан Эльмира Шәрифуллинаның «Шәхес белән халык таныла» исемле шигыре искә төшә. Халык һәм талант төшенчәләрен бербөтеннең ике ягы итеп карый ул. Халык булса, талантлар да табыла. Талантны кадерләгән халык үзе дә дәрәҗәле була.

Мәртәбәгә, дәрәҗәгә куеп.
Күрә белсәң, әгәр күңелен—
Яшәтәлсәң, ул да яшәтәчәк.
Данга күмеп, халык гомерен,

—дип яза шагыйрә.

Сүзебезне Татарстанның халык артисты Ш. Монасыйпов фикерләре белән йомгаклыйк. Ул бөек остазы турында менә ниләр яза: «Халыкның мәхәббәтен һәм ихтирамын С Сәйдәшев кебек үк бер генә татар композиторы да казана алмагандыр, мөгаен. Аның якты-кояшлы, җанга якын, сихри музыкасы безнең йөрәкләргә шулкадәрле тирән һәм нык үтеп кергән ки, ул үзенең рухи кыйммәте белән бөек Тукай шигъриятенә тиңләштерелә ала. С. Сәйдәшев музыкасын тыңлаган чагында аның гаҗәеп матур аһәңен, рухи дәртен, күңелләргә яшәү көче бирүен сизмичә калу мөмкин түгел. С. Сәйдәшевнең даһилыгы менә шунда чагыла да инде».



Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International