С. Сәйдәшев тормышыннан әһәмиятле даталар

Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / [төз. : Р. Исхакова-Вамба һ. б.].- Казан : Татар. кит. нәшр., 1980.- 159 б.

1900 — 3 декабрь (искечә 20 нче ноябрь) — Казанда Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев туа.

1913 — мәдрәсәдә укуны тәмамлый. Беренче татар пианисты Заһидулла Яруллин белән таныша.

1913—1916— музыкадан, гомуми фәннәрдән хосусый дәресләр ала.

1913—1915
— С. Сәйдәшев һәвәскәр музыкантлардан төзелгән милли оркестрларда уйный.

1914
— Казан музыка училищесына укырга керә.

1917
— Казан музыка училищесының фортепиано бүлегендә укый.

1917—1918— С. Сәйдәшев Буада музыкаль студиядә укыта. Татар һәм чуваш яшьләреннән хорлар оештыра.

1918—1920— Кызыл Армия сафында хезмәт итә
.
1920— Оренбургта «Озын сәфәр» исемле беренче җырын иҗат итә.

1921—1922— Оренбургта Шәрекъ музыка мәктәбе мөдире була.

1922, ноябрь — С. Сәйдәшев Оренбургтан Казанга кайта. Татар дәүләт драма театрында эшли башлый.

1922—1923 — С. Сәйдәшев җитәкчелегендәге симфоник оркестр театр фойесында тәнәфес вакытында татар музыкасыннан төзелгән концертлар бирә. Симфоник оркестр өчен С. Сәйдәшев эшкәрткән халык көйләре башкарыла.

1922 — Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» музыкаль комедиясе куела. С. Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.

1923, 19 январь — К. Тинчуриннын «Казан сөлгесе» комедиясе куела. С. Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.

1923, 9 февраль — С. Сәйдәшев Азербайҗан композиторы Хаҗибековның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенә дирижерлык итә.

1923, 30 ноябрь — М. Фәйзинен «Урал суы буенда» пьесасы куела. Салих Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.

1924, 29 октябрь— М. Фәйзинең «Асылъяр» пьесасы куела. С. Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.

1924, 26 декабрь— К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.

1925, 12 июнь — М. Фәйзинең «Ак калфак» пьесасы куела. С. Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.

1925 — С. Сәйдәшев Валентина Мухинага өйләнә.

1925, 6 декабрь— Ф. Бурнашның «Камали карт» пьесасы куела. С. Сәйдәшев музыкаль оформлениесе.


1926, 14 март — М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1926, 18 март — Ф. Бурнашның «Таһир-Зөһрә» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1926, май— октябрь — Татар дәүләт академия таетрының Мәскәү, Ленинград, Оренбург, Әстерхан һәм Идел буе шәһәрләрендә гастрольләре. «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре Салих Сәйдәшев музыкаль оформлениесе белән уйнала.

1926, 26 октябрь— С. Сәйдәшевнең улы Альфред туа.

1926, 3 ноябрь — С. Сәйдәшевнен хатыны Валентина Мухина үлә.

1926, 22 декабрь
— К. Тннчуринның «Зәңгәр шәл» драмасы С. Сәйдәшев язган яңа оригиналь музыка белән беренче тапкыр куела.

1927, 28 февраль— Нури Сакаевка багышлап матәм маршы языла.

1927, июнь, июль, август — Татар дәүләт академия театрының Мәскәү, Горький һәм Украина шәһәрләрендә гастрольләре. «Таһир-Зөһрә», «Зәңгәр шәл» спектакльләре С. Сәйдәшев дирижерлыгында бара.

1927, 11 декабрь— Ф. Бурнашның «Хөсәен мирза» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы. «Бибисара җыры» шул көннән башлап халык күңеленә күчә.

1928, 24 ноябрь — Т. Гыйззәтнең драмасы «Наемщик» куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1929, март — С. Сәйдәшев Казан дивизиясенең беренче полкына почетлы кызылармеец итеп теркәлә.

1929, май
— Сәйдәшев Сафия Әлнәевага өйләнә.

1929, июнь— Казанда «Булат батыр» исемле нәфис фильм күрсәтелә. Ул С. Сәйдәшев әсәрләреннән өзекләр уйнау белән алып барыла.

1929, 10 август
— Татар язучылары белән бергә С. Сәйдәшев тугандаш республикалар белән танышу өчен сәяхәткә чыга. Сәяхәтнең маршруты: Казан, Әстерхан, Махачкала, Баку, Ереван, Тбилиси, Батуми, Симферополь, Харьков, Мәскәү.

1929, 23 август — Бакуда дуслык кичәсе уздырыла. С. Сәйдәшев җитәкчелегендәге оркестр композиторның әсәрләрен башкара.

1929, август — С. Сәйдәшев язучылар белән бергә Ялтада Г. Ибраһимов янында була.

1929, сентябрь
— Татар язучылары белән бергә С. Сәйдәшев М. Горький белән очрашуда катнаша.

1929, 15 ноябрь — К. Тинчуринның «Ил» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1930, 3 январь
— Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши, В. Виноградовларның «Сания» операсы куела. С. Сәйдәшев дирижерлык итә.

1930, 12 февраль— С. Сәйдәшевнең улы Нәүфәл туа.

1930, 13—20 июль— Татар дәүләт академия театры милли театрларның Бөтенсоюз олимпиадасында катнаша. К. Тинчуринның «Ил» драмасы күрсәтелә.С. Сәйдәшев музыкасы.

1931, 3 январь — Һ. Такташның «Камил» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1931, 12, 13, 14, 18 февраль— Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши, В. Виноградовларның «Эшче» операсы куела. С. Сәйдәшев— дирижер.

1932, март— К. Тинчуринның «Кандыр буе» музыкаль спектакле куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1933, май— Татар дәүләт академия театрының Азербайҗан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан республикаларында гастрольләре. «Зәңгәр шәл», «Наемщик», «Кандыр буе» спектакльләренә С. Сәйдәшев дирижерлык итә.

1933, 25 ноябрь— Сәйдәшевнең 10 еллык иҗади хезмәтенә багышланган концерт. Композиторның иҗаты турында К. Тинчурин сөйли.

1934, январь
— С. Сәйдәшев Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга китә.

1934, май
— С. Сәйдәшевнең улы Рәләф туа.

1935, 1 февраль— Советларның VII Бөтенсоюз съезды делегатлары өчен Мәскәүнең Зур театры бинасындагы концертта Идел буе хәрби округы татар кызылармеецлары С. Сәйдәшев җитәкчелегендә «Төймә», «Әтнә», «Ирәндек» көйләрен хор белән җырлыйлар. СССР Оборона халык комиссары исеменнән С. Сәйдәшевкә язулы сәгать тапшырыла.

1937, октябрь
— С. Сәйдәшевнең улы Рәләф үлә.

1937
— С. Сәйдәшев Казанга кайта. Яңадан Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.

1938
— С. Сәйдәшевнең улы Эмиль туа.

1939, 3 январь
— Т. Гыйззәтнең «Бишбүләк» музыкаль драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1939, 17 сентябрь— ТАССР Верховный Советы Указы белән Салих Сәйдәшевкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән хөрмәтле исем бирелә.

1940, 2 февраль
— Салих Сәйдәшев СССР композиторлар союзына кабул ителә.

1940, 20 апрель— Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган зур концерт уздырыла.

1940, июль— Казанда РСФСР автономияле республикалары композиторларының иҗат конференциясе. С. Сәйдәшев иҗаты турында бәхәсләр.

1942
— С. Сәйдәшев «Поход маршы» (К. Нәҗми сүзләре) һәм тынлы оркестр өчен «Ватан маршы» әсәрләрен яза.

1943, 7 октябрь— С. Сәйдәшев иҗатына багышланган концерт. Концерттан җыелган акча сугышчыларга җылы киемнәр алу өчен Кызыл Армия фондына бирелә.

1943— С. Сәйдәшев Сафия Әлнәева белән аерылыша.

1945
— С. Сәйдәшев Асия Казаковага өйләнә.

1946 — С. Сәйдәшевнең улы Эмиль үлә.

1948, 1 февраль— Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасы куела. С. Сәйдәшев музыкасы.

1948, 3 июнь
— С. Сәйдәшев Татарстан композиторларының пленумын кереш сүз белән ача.

1949
— С. Сәйдәшев Урта Азия республикаларында, Уфа, Оренбург шәһәрләрендә иҗади концертлар белән гастрольдә була.

1951, 11 январь
— ТАССР Верховный Советы Указы белән С. Сәйдәшевкә Татарстанның халык артисты исеме бирелә.

1951, 11 январь— С. Сәйдәшевкә 50 яшь, ижади эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уздырыла

1954, 16 декабрь — С. Сәйдәшев Мәскәүдә Медицина фәннәре академиясенең А. В. Вишневский исемендәге хирургия институтында каты авырудан соң үлә.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International