С. Сәйдәшевкә багышланган шигырьләр

Чыганаклар:
1. Шакирҗанова, Ә. Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр : укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, студентлар өчен методик кулланма.- Казан : РИЦ “Школа”, 2004.- 101 б.
2. Мәдәни җомга.- 2010.- 3 дек.

Нәби Дәүли

Бу бер гади, иске пианино
Бик борынгы заман коралы.
Ялгыз тора музей почмагында,
Тынып калган инде кыллары.

Кем кулының эзе төшкән аңа,
Буяулары шиңеп тырналган.
Күрәсеңдер, ярлы бүлмәсендә
Тик матурлык булып тормаган.

Кешеләр килеп, аңа карап тора,
Хуҗасыннан инде юк хәбәр.
Тузып беткән кара пианино
Кызыктыра нигә бу кадәр?

Искә төшә шушы пианино.
Янына ул килеп утырса,
Нечкә генә бармаклары белән
Баскаларга кинәт тотынса,

Туктый иде узып баручылар
Уйный, диеп, Салих Сәйдәшев.
Оча иде кебек сандугачлар,
Мең-мең төрле телдә сайрашып.

Гүя алар шушы зур тартмада
Үзләренә оя корганнар.
Җырлашырга кирәк чакларында
Тик Салихны көтеп торганнар.

Әйе, гади иске пианино,
Яңаларың торсын бер якта.
Онытылмас дусның истәлеге –
Сагыну хисен кабат уята.

Рафис КОРБАН

И бәгырь...

Әйтә торган сүзе булган аның,
Сөеп әйтә торган: и бәгырь...
Ул хәзер дә безгә шушы сүзен
Әйтер кебек тоела нигәдер.

Ул татарның бер бәгыре булып
Тоеладыр һаман кемгәдер.
Аның кебек моңлы була ала
Тик яралы бәгырь генәдер.

Ул яралы бәгырь иде җирдә,
Моңнар тулы бәгырь иде бер.
Кадерсезгө калган бәгырь булып
Әле булса җаны иңридер.

Ул Казанның тик Пеләтән дигән
Урамыннан гына, нигәдер,
Үз исемен мәңгеләштерер җир
Таба алган бары. И бәгырь!..

Әйтә торган сүзе булган аның,
Сөеп әйтә торган: и бәгырь...
Ул хәзер дә безгә шушы сүзен
Әйтер кебек тоела нигәдер.

Юк, үпкәләп түгел, бу юлы да
Безне бары сөеп кенәдер...
Без гөнаһлы бүген Синең алда,
Кичерә күр безне, и бәгырь!

Зиннур МАНСУРОВ

Соңгы сәхнәгә бару
1954 ел, май


Каеннарны ләйсән коендырган,
калмагандыр җирдә кер-кинә!..
Җәяүлисе иткән җилкәнмени –
Сәйдәш бара Арча кырына.

Күренмидер хәтта күләгәсе,
аксөяктәй актан киенгән.
Күңелкәе генә көяләнә -
көтмәгәндә көзчә көй иңгән.

Күпмеләре, кәгазь күрмиенчә,
күңеленә кире күмелгән...
Сәйдәшемне соңгы сәхнәсенә
алып бара язмыш кем белән?!

Көязләнгән язны көнләштереп,
Көлбикәдәй кыз да ияргән...
Салаватын әйтеп сәламләшә
кырмыскага башын ияр җан.

Кочаклашкан саен, кәчтүменең
иңбашында аз-маз тап кала.
Урамнарны урап буранлаган
чия чәчәкләре... таптала!..

Ышандырмый: шушы кешеләрдән
Сәйдәш дусты күргән күп әләк?!
Кәпрәймичә бара композитор,
якасында... кара күбәләк.

Кочегарга кадәр кочаклыйдыр,
кардәшләрчә ихлас үз күреп.
Сыланучан салкын сәламнәрне
нигә җибәрмәскә уздырып?!

Исемлесе, исәр, исереге
исәнләшеп китә көр генә.
Җәяүлисе иткән җилкәнмени –
Сәйдәш бара Арча кырына.

Саладагы сыман сәламләшә
Бәгырь белән бөтен башкала.
Кочаклашкан саен, кәчтүменең
иңбашында аз-маз тап кала.

Фаразлыймын: ап-ак фәрештәнең
канатына кемдер... кул сөртә.
«Череккүл»нең кара чорларында
сөттә коенганнар куркыта...

Күбәләккә ашкан күңелдәше
күтәрмәгән нинди кер генә!..
Белми кызый, Бәгырь, болай озак
баруыңны Арча кырына.

Пычранмаган соңгы пәйгамбәрдәй,
килә Сәйдәш кара еллардан.
Чайкалдыра, чак-чак чайкалдыра
байтак чаяларны егар дан.

Сәйранлыкка чыккан «сыйлаучылар»
сәламләшеп китә чатларда.
Кочаклашкан саен, кәчтүменең
иңбашында арта таплар да.

Чәчәкләрен койган чиялекнең
итәгендә әллә кар ята?!
Самимилек халык сөеклесен
шулай сөя-сөя каралта.

...Каберстанның кара каргалары
каркылдашып куя көр генә.
Җәяүлисе иткән җилкәнмени –
Сәйдәш бара Арча кырына...

Рашат НИЗАМИ

Маэстро

Бәр, барабан,
Ела, скрипка!
Син, музыка, алга бар шулай.
Нигә безне еллар урамында
Сагыш капкалары каршылый?

Бу - Сәйдәштән калган моңсулыктыр,
Эзәрлекләп килә еллардан.
Мәхәббәт һәм нәфрәт түгеләдер
Мең авазлы нечкә кыллардан...

Нужа белән бәхәсләшә Сәйдәш,
Ваклыклардан үзен аралап.
Күңеленә язмыш бәлзәм коя,
Яки бәгърен китә яралап.

Музыканың ефәк күләгәсе
Диварларга килеп сырыша.
Офыкларга кадәр кайтарылып,
Ак канатлы якты җыр оча!

Ярларыннан Идел кубарыла,
(Тәңгәл сүзләр эзләп тап шуңа), -
Яңа талантларга МАЭСТРО
Васыятен гүя тапшыра.

«Кара урман», «Зәңгәр шәл»нең сазы
Озата бара арттан калмыйча.
Колагымда шушы моң барында
Мин, ахрысы,
Интегермен үлә алмыйча...

Флера ТАРХАНОВА

Сәйдәш моңнары

Кабат җыйды безне Кызыл Байрак –
Кунакларны хәйран күп дәшкән!
Ният изге:безгә тагын бер кат
Моң иңдерү Салих Сәйдәштән.

Тыңлыйк, әйдә, мәшһүр Сәйдәшевне,
Җаныбызны моңга күмгәнче –
Бу моңнарны сердәш иткән бит ул
Иҗатында янып үлгәнче.

Көтмәгәндә язмыш бөтереп алып,
Дөньялары киткәч тараеп,
Югалтулар, хыянәтләр хәтта
Почмак саен торган караеп.

Бәлки әле шулар көч биргәндер
Язар өчен даһи әсәрләр.
Мин ышанам: алар дәверләрдә
Башкаларны узып яшәрләр.

Халык бәгыреннән төшкәнгәдер,
Мәңгелеккә китте юллары...
Үзәкләрне өзеп һаман яңгырый
Сәйдәш җыры, Сәйдәш моңнары!

Равил ФӘЙЗУЛЛИН

Җыр
(Поэмадан өзек)


Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып!
Муса Җәлил

Халыкларның җаны - ул җыр, диләр,
җыр, диләр дә, бездә - моң, диләр.
Телгәләсә, киссә бәгырьләрне,
татар җыры инде - шул, диләр.
Моңда баскан, изгән, туглаган...Юк,
безнең җырлар - киңрәк, тирәнрәк!
Ничек тоташ хәсрәттән торсын
хезмәт дәрте тулы бу йөрәк!
Җиң сызганып эшли белгәннәрдә
күпме куәт, күпме ярсу бар!
Каннар кайный икән, димәк, бездә
Мәхәббәт бар, сөю, ачу бар!

Сәйдәш иҗатыннан, эзләсәң дә,
таба алмассың көйләр бер көнлек.
Халык рухы кебек сәламәт ул –
юк аларда шыңшу, мескенлек.
Яшәү тантанасын, хезмәт дәртен,
күңелләрнең җилкенүләрен
әйтә, раслый һәрбер аккордында
фани дөньяның бар ямен.
Чалгычылар чалгы янаганда,
шахтер егет күмер чапканда,
монтер егет утлар кабызганда,
кызлар өмәләрдә чакларда -
без һәммәбез алар белән бергә,
бер адымда, бер үк сулышта.
Кешеләр белән берлегеңне тою –
үзе бер бәхет бит тормышта!

Җыр язмышы - халык язмышы ул,
ил язмышы белән беррәттөн.
Ил яулаган һәрбер үр-биеклек
көйләр, җырлар белән береккән.
Илне яңа сафка бастырганда,
ашкынулы бишьеллыкларда,
күмәк хуҗалыклар төзегәндә,
Днепрогэс, Магниткаларда
Сәйдәш тә бар, төзүчеләр,
коручылар белән бер иңдә.
Зур сәнгатьнең, гаммә сәнгатенең
өлеше бар һәрбер җиңүдә!
Сәйдәш рухы йөрде фронтларда,
окопларда, алгы сызыкта.
Туплар булып яңгырады «Марш»
фашизмга каршы, коллыкка!
Шифа-өмет булып кунды Сәйдәш
әсирләрнең туңган җанына.
Җиңү булып, яшьнәп керде Сәйдәш
Бранденбург капкаларыннан!

Сәйдәш - җыя бергә, туплый, әйди,
йокымсыраганны да кузгата.
Якты рух өсти ул. Кешелекле
тавыш-аһәңнәрне уята.
Эчке тоем белән рухка үтү –
Сәйдәш талантының иркендә.
Җырлары аның - шәхси үзенеке дә,
шул вакытта - һәркемнеке дә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International