Бүлек китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларга белемнәрнең төрле тармакларына караган меңнән артык исемдәге газета һәм журналлар тәкъдим итә. Бүлек фонды революциягә кадәрге, элекке Казан губернасында рус телендә басылган газета-журналларны һәм төрле еллардан башлап хәзерге көнгә кадәр Россиядә һәм Татарстанда чыгып килүче рус һәм татар телләрендәге вакытлы матбугат басмаларын үз эченә ала.

Бүлекнең структурасы:

● Журналлар бүлекчәсе
● Газеталар бүлекчәсе
● Татарстан матбугаты залы

Бүлек кулланучыларга уку залларында һәм түләүле төнге абонемент аша хезмәт күрсәтә, бүлек фонды турында мәгълүмат бирә, мәгълүматларны электрон базалар аша эзли, төрле темаларга библиографик күзәтүләр оештыра, күргәзмәләр әзерли, кәгазьдәге басмалардан ксерокүчермә ясый, шулай ук электрон мәгълүмат базаларыннан күчермә эшләтә, мода журналларыннан өлгеләрне прокатка биреп тора.

Белешмәләр:

Гадәти каталоглар һәм картотекалар
● Газеталар теркәү картотекасы
● Журналлар теркәү картотекасы

Электрон каталоглар һәм картотекалар
● 1994 елдан башлап газета-журнал мәкаләләренең электрон картотекасы
Казан шәһәрендәге эре китапханәләр алдыра торган газета-журналларның җыелма каталогы
Элекке Казан губернасында басылган газета-журналлар каталогы
Революциягә кадәрге газета-журналлар каталогы
● Газета-журналларның алфавит тәртибендәге электрон картотекасы (чыга башлаган көненнән бүгенгә кадәр)
● Россия китап палатасының мәгълүматлар базасы (1998 елдан башлап)

Бүлектәге башка мәгълүмати ресурслар
● СD-ROМ кушымтасы белән чыгучы журналлар исемлеге
● СD-ROM нардагы фонд

 

Махнина Асия Кирам кызы
Махнина Асия Кирам кызы
Вакытлы матбугат бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International