Бүлек файдаланучыларга татар китабы һәм Татарстан турындагы әдәбият белән хезмәт күрсәтүне революциягә кадәрге чорлардан хәзерге вакыткача республикада һәм аннан читтә басылган документларның универсаль фонды нигезендә тормышка ашыра. Әлеге фондны матур әдәбият, тарих һәм мәдәният буенча төпле гыйльми тикшеренүләр, белешмә әдәбият, статистика материаллары, республика вакытлы матбугаты, гадәти булмаган мәгълүмат чыганакларындагы документлар тәшкил итә.

Бүлекнең төп структур өлешләре:
- хезмәт күрсәтү бүлекчәсе (уку залы);
- белешмә-библиография эше бүлекчәсе;
- фондлар белән эшләү бүлекчәсе;

Хезмәт күрсәтү төрләре:
- уку залында һәм төнге түләүле абонемент аша вакытлыча файдалануга документлар бирү;
- бүлек фондында сакланучы документлар турында мәгълүмат бирү;
- бүлекнең эш юнәлешләренә караган төрле белешмәләр әзерләү;
- белешмә һәм мәгълүмат чыганакларыннан (шулай ук электрон мәгълүмат базаларыннан) файдалану белән бәйле консультацияләр бирү;
- оешмаларга комплекслы мәгълүмат хезмәте күрсәтү;
- библиографик басмалар, исемлекләр, дайджестлар, күрсәткечләр, белешмәлекләр һ.б. төзү;
- Татарстан Республикасының истәлекле һәм онытылмас даталар календарен төзү (ел саен);
- китапханәдә һәм аннан читтә тематик библиографик күзәтүләр үткәрү;
- китапханә бинасында һәм аннан читтә күргәзмәләр оештыру;
- компьютерда мөстәкыйль эшләү өчен машина вакыты бирү;
- ксерокүчермә ясау, Интернеттан һәм электрон мәгълүмат базаларыннан текстлар бастырып алу.

Белешмә аппарат:
Карточкалы традицион каталоглар һәм картотекалар:
- алфавит тәртибендәге каталог;
- систематик каталог;
- Татарстан турындагы мәкаләләрнең систематик картотекасы (1934 елдан).
Электрон каталог һәм картотекалар:
- бүлекнең татар телендәге документлар фонды каталогы;
- бүлекнең рус телендәге документлар фонды каталогы;
- Татарстан турындагы мәкаләләр картотекасы (1994 елдан башлап).

 

Җомаголова Гөларам Шәйдулла кызы
Җомаголова Гөларам Шәйдулла кызы
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: 420015, Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International