Бүлек заманча информацион (мәгълүмати) технологияләргә һәм дөньяның 50дән артык телендә басылган документлардан торган универсаль фондка ия. Биредә матур әдәбиятны, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәргә караган, мәдәният һәм сәнгать турындагы әдәбиятны, белешмә һәм энциклопедик басмаларны, хәзерге заман вакытлы матбугатын һәм традицион булмаган чыганаклардагы документларны кулланып китапханә укучыларына хезмәт күрсәтү башкарыла. Чит телләрдәге әдәбият бүлеге АКШның Россия Федерациясендәге илчелеге, коммерцияле булмаган “Прожект Хармони, Инк” оешмасы (АКШ), Француз мәдәни үзәге, Мәскәүдәге Алмания илчелеге каршында эшләүче Гёте исемендәге Алман мәдәни үзәге, АКШның Конгресс китапханәсе, Нью-Йорк җәмәгать китапханәсе белән хезмәттәшлек итә.

Бүлектә түбәндәге структур бүлекчәләр бар:

• Мультимедиа мәгълүмат үзәге;
• Америка үзәге;
• Алман уку залы;
• Интернет үзәге.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• китапханәнең уку залларында һәм төнге түләүле абонемент аша документларны вакытлыча файдалануга бирү;
• бүлек эше белән бәйле барлык төр белешмәләр бирү;
• мәгълүмат эзләү буенча консультация бирү;
• белем бирүче семинарлар һәм тренинглар үткәрү;
• компьютерда эшләргә өйрәтүче курслар һәм семинарлар оештыру;
• Мультимедиа мәгълүмат үзәгендә укулар (дәресләр) оештыру;
• компьютерда мөстәкыйль эшләү өчен машина вакыты бүлеп бирү;
• бүлек белән таныштыручы экскурцияләр үткәрү;
• инглиз һәм алман телләрендә Аралашу клублары эшчәнлеген оештыру;
• белем бирүче һәм нәфис видеофильмнар карау;
• чит телләр өйрәнүдә ярдәм итүче видеокурслар карау;
• аудиокитаплар һәм аудиокурслар тыңлау;
• иярченле телевидение аша тапшырулар карау;
• караоке;
• видео һәм тавыш яздыру;
• ксерокүчермә ясау һәм принтерда бастыру.

Бүлекнең белешмә аппараты:

Карточкалы традицион каталоглар һәм картотекалар:
o бүлектәге документлар фондының алфавитлы һәм системалы каталоглары;
o вакытлы матбугат басмалары картотекасы;
o традицион булмаган чыганаклардагы документлар (аудиовизуаль документлар һәм электрон ресурслар) картотекасы;
o матур әдәбият картотекасы;
o чит телләр укыту методикасы буенча документлар картотекасы;
o «Татарика» картотекасы;
Электрон каталоглар:
o чит телләрдәге вакытлы матбугат каталогы;
o чит телләрдәге документлар каталогы (1995 елдан алып барыла);
o бүлек документлары фондының ретроспектив каталогы (2000 елдан алып барыла).
 

Минязова Светлана Фаварисовна
Минязова Светлана Фаварисовна
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International