Патентлар бүлеге республикабыздагы иң эре патент һәм техник мәгълүматлар үзәкләренең берсе булып тора. Бүлек фәнни-техник мәгълүматларны туплый, эшкәртә, системага сала һәм аларны, алар белән бәйле һәртөрле хезмәтләрне предприятиеләргә, барлык төр милек оешмаларына, китапханәдән файдаланучыларга тәкъдим итә.

Бүлектә түбәндәге хезмәт күрсәтү төрләре бар:
• документлардан бүлекнең махсус уку залларында файдалану;
• предприятиеләргә һәм оешмаларга комплекслы хезмәт күрсәтү;
• бүлек фонды турында мәгълүмат бирү;
• яңа басмалар турында мәгълүмат бирү;
• тематик библиографик күзәтүләр, күргәзмәләр оештыру;
• электрон базалардан патентлар эзләү;
• мәгълүматларны эзләргә ярдәм итү;
• патентлар эзләү буенча гамәли дәресләр үткәрү;
• компьютерда мөстәкыйль эшләү мөмкинлеге тудыру;
• патент белгечләре катнашында тематик семинарлар уздыру;
• интернеттан һәм электрон базалардан мәгълүматлар бастырып чыгару һәм ксерокүчермә эшләтү.

Белешмә-мәгълүмати фонд:
• патент-хокукый һәм законнар, закон актлары тупланган әдәбият;
• промышленность җиһазлары каталоглары;
• патент оешмаларының периодик басмалары;
• төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре;
• ИСО стандартлары;
• 1925 елдан башлап Россиянең һәм СССРның патент бюллетеньнәре.

Патентлар бүлегенең электрон мәгълүматлар базалары:
• Россиянең патентлар һәм файдалы модельләр рефератив мәгълүматлар базасы (1994 елдан);
• 1924 елдан башлап РФ патентлары;
• 1991 елдан башлап РФнең товар билгеләре;
• БДБ һәм Россия стандартлары (тулы текстлы мәгълүматлар базасы);
• Стройэксперт-кодекс. Төзелеш буенча Россия законнары һәм закон актлары, күзәтү органнарының документлары, техник нормалар, кагыйдәләр һәм стандартлар җыелмасы;
• продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү.

Мәгълүматлар базаларын куллануның уңайлы мөмкинлекләре:
• эзләү кырларының күплеге;
• эзләүнең мантыйкый алымнарын файдалана алу;
• эзләүдә сүз һәм сүзтезмәләрнең төрле вариантларын һәм кыскартылган формаларын куллана алу;
• бастырып чыгара алу;
• мәгълүматларның ел саен актуальләштерелүе.
 
Рыбицкая Елена Петровна
Рыбицкая Елена Петровна
патентлар бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International