Мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге «Электрон Татарстан» Республика максатчан программасы кысаларында (2.3.4 нче пункт: Татарстан Республикасы мәдәни мирасын һәм архив документларын электрон формага күчерү һәм алардан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү) Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы документларның электрон коллекциясен булдыру эшчәнлегенең үсешенә бәйле рәвештә 2009 нчы елның апрель аенда оештырыла

Бүлекнең бурычлары:

1. Эре китапханәләрдәге хәзерге чор мәгълүмати-китапханә технологияләрен һәм китапханә өчен яңа җайланмаларны, мәгълүматы кәгазьдән гайре формада тупланган документларны эшкәртү, саклау һәм куллану технологияләрен өйрәнү һәм анализлау;
2. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең электрон мәгълүмати ресурсларын булдыру проектын тормышка ашыру;
3. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы басмаларны күпләп сканерлау, тану һәм атрибуцияләү;
4. Электрон документларны «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталына урнаштыру.

Документларны цифрлаштыру өчен Kirtas APT BookScan 2400 (китапларны цифрлаштыру өчен автоматлаштырылган сканер) һәм ELAR ПланСкан С2Х-ЦА (газеталар һәм А4 форматлы китапларны цифрлаштыру өчен сканер) аппаратлары кулланыла.
Оптик тану һәм сканердан алынган сурәтләрне текст форматына күчерү процессларын автоматлаштыру өчен ABBYY Recognition Server 2.0. программасы файдаланыла.
 

Бухарина Ляйсан Рашидовна
Бухарина Ляйсан Рашидовна
Мәгълүмати һәм китапханә технологияләре бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International