Һ.К Мәхмүтов. Такташ һәм театр

Чыганак: Һади Такташ - яңа тормыш җырчысы : (фәнни конференция материаллары).- Казан, 1982.- 160 б.

 

     Һади Такташның бай әдәби мирасы, күпкырлы эшчәнлеге бүгенге көндә төрле яклап өйрәнелгән, тикшерелгән. Бу өлкәдә күп кенә мәкаләләр, аерым монографик хезмәтләр басылган. Шул исәптән, аерым бәхәсле урыннар кала килүенә карамастан, драматург буларак та Такташ әсәрләренә анализ ясалган, тиешле бәяләр бирелгән. Әмма әлегә Такташ иҗатының театр, сәхнә сәнгате белән бәйләнешле ягы кайсы да булса хезмәттә тулы яктыртылган дип әйтеп булмый. Бу тема шактый катлаулы, үзенчәлекле, ул вакытлы матбугатны, архив материалларын, төрле истәлекләрне җентекләп өйрәнүне таләп итә. Бу кыскача мәкаләдә шулай ук әлеге зур теманы иңләп алу максаты куелмый, аның кайбер якларына гына тукталу, башлыча бу өлкәдә Такташ эшчәнлеген барлау, сәхнә сәнгатебезгә аның нинди өлеш керткәнлеген   ачыклау   күздә   тотыла.

     Такташ һәм театр дигән теманы кузгатканда, төп өч момент, ягъни Такташ — артист, Такташ — тәнкыйтьче, Такташ — драматург буларак игътибар үзәгендә торырга тиеш. Бу өч юнәлеш аның бөтен иҗат гомере буенча үзара үрелеп, аралашып бара һәм аларны тыгыз бәйләнештә караганда гына, куелган мәсьәләгә   дөресрәк,   тулырак   җавап   табарга   мөмкин.

     Такташ сәхнә сәнгате белән бик яшьтән кызыксына. Бу аның 1915—1918 елларда Бохарада яшәү, малайлыкта хезмәт итү, приказчик булып эшләү дәверенә туры килә. Буш вакытларында ул үзлегеннән белемен күтәрә, шигырьләр яза, әдәбият, музыка кичәләренә йөри. Тиздән үзе дә «Җәмгыяте хәйрия» файдасына ясала торган үзешчән спектакльләрне оештыручыларыннан берсе булып китә. һәвәскәр артист буларак, спектакльләрдә аерым рольләр башкара. Бер үк вакытта ул мондый культура яңалыклары турында Ташкентта чыга торган Олуг Төркстан” газетасына кыскача мәкаләләр дә җибәреп тора. Шундый язмалардан берсендә ул, мәсәлән, Яңа Бохарада татар яшьләренең «Кызлар шулай кызык итәләр» комедиясен куюлары, төрле уеннар күрсәтелү, сәхнәдән шигырьләр укылу, «Яңа Бохарада икенче кат куелган бу ирекле кичәдән» халыкның бик канәгать калуы, электән театрларга бик    аз    йөргән   мөселманнар «бу кичәдә катнашып, театрның тулы чыгуына сәбәп булулары» турында хәбәр   итә'.

     Такташның театрга бәйләнешле мондый башлангыч адымнары алга таба ныгый бара, тиздән ул драматургиядә көч сынап карый. 1919 елда, Оренбургка күчеп, «Юксыллар сүзе» газетасында эшли башлагач, «Идеалга» дип исемләнгән беренче шигъри пьесасын иҗат итә. Әсәр 1920 елда Оренбург сәхнәсендә куела. Әмма автор, кайбер тәнкыйть сүзләренә карап, кулъязмасын   юк   итә.

     1921 елда Такташ яңадан Урта Азиягә, бу юлы Ташкентка барып чыга. Ул анда укытучы булып эшли һәм бик рухланып, үз иҗатында яңа баскыч булачак икенче сәхнә әсәре — «Җир уллары   трагедиясе»н   язарга   керешә.

     1922 елда Такташ — Казанда. Ноябрь аенда Академик үзәкнең  редакцион коллегиясе  аның «Җир  уллары    трагедиясе»н укып тикшерә. Ф. Бурнаш, Ә. Гомәров, К. Тинчурин, И. Кулиев,
С. Җәлал, Г.  Кәрам биргән рецензиядә бу трагедиянең татар
әдәбиятында яңа адым булганлыгы, революцион рухта язылганлыгы турында әйтелә. Академик үзәк әсәрне матбугатка тәкъдим итә, һәм ул 1923 елда шагыйрьнең беренче җыентыгында басылып та чыга. Такташ бу вакытта Татар дәүләт театрында суфлер   булып  эшли, аерым   рольләрдә  сәхнәдә  уйный.  «Җир уллары трагедиясе» дә театр репертуарына кертелә һәм 1923 елның   12   апрелендә   тамашачыга   күрсәтелә   башлый.

     Борынгы дини легендаларга нигезләнеп язылган бу әсәрдә адәм балаларының аллаларга, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез кануннарга, гаделсезлекләргә каршы баш күтәрүләре чагылдырыла. Мондый тип трагедиянең язылуы һәм театр репертуарына кертелүе очраклы хәл булмый. Бу процесс бездә ныклап Октябрь революциясеннән соң Ф. Бурнашның «Таһир-3өһрә»се белән башлана. Әлеге трагедиянең - театрларда зур уңыш казануы драматургиянең бу төренә игътибарны көчәйтә. Халык дастаннарын, дини легендаларны революция казанышларына тәңгәл килерлек итеп, революцион идеяләр белән сугарылып язылган әсәрләр бер-бер артлы сәхнәгә менә. Шәхес азатлыгы, ирекле мәхәббәт проблемаларын хәл итү юлында искелекне вату, җимерү, бунтарьлык, гыйсъянчылык программасы белән чыккан, диннең реакционлыгын фаш иткән «Җир уллары трагедиясе» әлеге   процессны   югары   ноктага   күтәрә.

     Язучыларның ни өчен борынгы сюжетларга мөрәҗәгать иткәнлекләре ачыграк аңлашылсын өчен, бер-ике мисал китерик:

     Һ.. Такташның «Җир уллары» һәм К. Тинчуринның «Зар» трагедияләре куелган проблемалары, икесе дә борынгы Дини сюжетларга нигезләнеп язылулары, адәм балаларының алла һәм аның кануннарына каршы көрәштә һәлак булуларын чагылдырулары белән бер-берсенә якын торалар. Ике автор да, үз сүзләре белән әйткәндә, «Мәңгелек» проблеманы чишәргә омтылалар. Бервакыт Ф. Сәйфи-Казанлынын «Нигә (...) газазилләр, газраиллар белән маташасыз, җирдә кешеләр беткәнмени?» — дигән соравына Такташ: «Мине мәңгелек әйберләр, бөек проблемалар кызыксындыра»,— дип җавап бирә. Тинчурин да «Зар» фаҗигасенә карата «(...) борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәләне»   үзенчә   чишәргә   тырышканлыгы   турында  әйтә.

     Татар драматургиясендә шигъри романтик трагедия жанры казанышларын билгеле бер дәрәҗәдә йомгаклаган «Җир уллары трагедиясе» басылып чыгу һәм сәхнәдә куелу культурабыз тарихында үзенчәлекле бер вакыйгага әверелә. Такташның әдәбият мәйданында ныклап танылуы да шушы әсәренә бәйле. Г. Рәхим Такташны «татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган ...яңа йолдыз», «үзенең каләме, көчле шигъри илһамы белән теләсә нинди драматизмны бирә ала торган бер талант» дип атый 5. М. Максуд та «Җир уллары трагедиясе»нә нигездә югары бәя бирә: «Әсәр көчле язылган, караучыларга яхшы тәэсир итә»,— ди. «Дингә каршы кампания вакытларында бу әсәр яшьләр, укучылар арасында уйналырга һәм репертуарларда үзенә урын алырга тиешле» - дип нәтиҗә ясый.

     Татар дәүләт театрында «Җир уллары трагедиясе»н сәхнәгә К. Тинчурин куя. Вакыйгалар композитор С. Габәши җитәкчелегендәге көчле хор чыгышы белән аралаша. Төп рольләрдә театрның күренекле артистлары М. Әпсәләмов (Адәм), Ә. Мәҗитов (Кабил), М. Вәлишин (Һабил), Г. Болгарская (Әкълимә) X. Колмәмәт (Җабраил) уйныйлар. Спектакльгә рух бирүче, аның оптимистик яңгырашын тәэмин итүче Идея-Газазил образын   Такташ үзе   башкара.

     Театр булган мөмкинлекләрдән киң файдалана, декорацияләр һәм музыкаль бизәлештә дә куе романтик буяулар, фантастик элементлар мул кулланыла. Янар таулар, скелетлар гаскәре күз алдына баса. Югарыдан килгән серле авазлар ишетелә. Прологта ниндидер табигатьтән өстен көч җырлый. Болар һәммәсе   тамашачыга   көчле   тәэсир   итә.

     «Җир уллары трагедиясе» сәхнә гомерен уңышлы гына башлап җибәрсә дә, алга таба мондый әсәрләргә карата тәнкыйтьтә каршылыклы, вакыт-вакыт бик кискен фикерләр әйтелә. Мондый хәлне аеруча егерменче еллар башында театрларда борынгы сюжетларга нигезләнгән әсәрләрнең өстенлек итүе, күп куелуы, реаль вакыйгаларны, заман темаларын яктырткан пьесаларның чагыштырмача мәйданга аз чыгуы белән аңлатырга мөмкин. Бу чорда театрда катлаулы, каршылыклы эзләнү процессы бара. Яңа сәнгатькә, социалистик реализмга юл ярганда төрле сынаулар үткәрелә, төрле алымнар кулланыла. Алар арасында уңышлылары һәм уңышсызлары да аз булмый. Теге яки бу әсәрнең идеологик ягын аңлау, бәяләүдә дә төрле буталчыклыклар   күзгә  ташлана.

     Такташ та уйлана, эзләнә, театр белән бәйләнешен өзми. Көн саен диярлек театрга йөри. Репертуарны җентекләп күзәтә. Теге яки бу әсәрнең басылып чыгу яки сәхнәгә куелу уңае белән рецензияләр яза, төпле фикерләр әйтә. Ул, мәсәлән, Ф. Бурнашның русчадан «Күк кош», «Суга баткан чаң» кебек пьесалардан файдаланып язылган «Оҗмах кошы» басылгач, шактый ук тәнкыйть белән чыга. Реаль тормышны чагылдырмаган мондый пьесаның балалар өчен артык әһәмияте юклыгын белдерә. «Бурнаш иптәш, материалист — коммунист була торып, нигәдер җир тормышын тарсынып, күкләргә омтылучы хыялый идеалист шагыйрьләр юлы белән бара. Әллә хәзерге тормыштан җырлар   нәрсә   табылмыймы?»—ди   ул.

      Татар дәүләт театрында Ә. Сәгыйдинең «Сак-Сок» дигән драмасы куелгач язылган рецензиядә тәнкыйть тагын да көчлерәк. Такташ аны «Галиябану» һәм «Яшь йөрәкләр»дән урлап язылган, тәрбияви яктан бер тиенлек әһәмияте булмаган әсәр дип карый. Мондый пьеса язып шөһрәт казанырга теләүчеләргә ул бер авылга китеп «мулла» булып, авыл кулакларына кияү булып ашап ятарга тәкъдим итә. «Драма язу сез уйлаганча түгел. Аның өчен (...) хәзерге тормышның иң тирән җирләренә төшәрлек күзләр, үткен күзләр, хәят музыкасының иң нечкә кылларының тавышларын ишетә торган хәссас йөрәк, ниһаять күп, бик күп нәрсәләр кирәк»,— ди ул. Шунда ук шагыйрь: «Татар әдәбияты күчү дәверен үткәрә. Карт язучылар үз дәверләре белән бергә югалдылар. Яшь көчләр әле оешып җиткәне юк. Алар өлгерәчәк»,—дип, киләчәккә өмет белән карый. Бүгенге драма әдәбиятында «баш күтәргән хорафат язучыларга» каршы торырлык «үткен, көчле бер тәнкыйтьче» кирәклеге мәсьәләсен   күтәрә.

     М. Фәйзинең «Адашкан күңел» драмасы сәхнәгә чыгу уңае белән язылган рецензиясендә дә Такташ заманга лаек репертуар юклыгына борчыла, биредә «табигыйлеккә ят ...гаҗәеп мәхәббәт күренешләре, мәхәббәт сүзләре дә дәрья кадәр» күплеге, язучы «мәхәббәтнең илаһиятен тасвир итәргә» тырышып та, ул тасвирлар, чама югалу сәбәпле, көлкегә әйләнгәнлеге, эшче-шахтерларның да «эчүгә сабышкан, сукбайлыкка киткән байбәтчәләргә ошатып» бирелүе дөрес түгеллеге турында сөйли, сәхнәдә табигый, реаль тормыш чагылырга тиешлегенә басым ясый.

     Болар һәммәсе әле күптән түгел генә дини легендага нигезләнеп әсәр язган һәм сәхнәгә куйдырган Такташның эстетик карашлары ни дәрәҗәдә үскәнлеге, аның ныклап реализмга йөз   тотканлыгы   турында   сөйлиләр.

     Такташ, әлбәттә, тәнкыйтьтә һәр нәрсәне кире кагу юлыннан бармый, уңай башлангычларны хуплап каршылый. Шул ук «Адашкан күңел» спектаклендә ул, мәсәлән, талантлы артистка Ф. Ильскаяның «баштанаяк карап торырга мәҗбүр итүе», М. Кугушева һәм М. Вәлишиннең көннән-көн күтәрелә барулары,   оста   уйнаулары   турында  әйтә.  

     1924 елның 31 мартында Татар дәүләт театрында Г. Кариевка багышлап үткәрелгән кичәне дә ул уңай бәяли. Сәхнәдә К. Нәҗминең «Чабатаңны кемгә тукыйсың?» һәм «Яңа Печән базары» исемле әсәрләре уйнала. Такташ моны бу сезонда иң уңышлы кичә дип атый. Реаль тормыштан алынган типлар, сәхнәдә үзләрен күреп, соңыннан К. Нәҗмигә бәйләнәләр. Мондый тупаслыкларга Такташ газета аша: «Мөхтәрәм Печән базары корольләре! Кәефегез китмәсен! Бу әле сезнең оягызның пылчы-раклыкларын ачып күрсәтүнең бәлки башы гына. Без, татарның яшь язучылары, сезнең тагын кабахәтрәк якларыгызны тозлап-борычлап күрсәтәчәкбез»,—дип җавап бирә. Бу вакытта Такташның «Чаян» журналында эшләвен дә хәтергә төшерсәк, әлеге сүзләрнең төбәлгән кешеләренә ничек тәэсир иткәнлеген аңлау кыен   булмас,

     Театр, драматургиягә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре язуны Такташ алга таба да дәвам итә. Ул, мәсәлән, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Кутуй пьесалары буенча куелган спектакльләргә уңай   рецензияләр   белән   чыга..

     Такташның идея-эстетик принциплары елдан-ел ачыклана, теоретик белеме тирәнәя, киңәя бара. Ул сәхнә әдәбиятының үзенчәлекләренә, сәхнәдә беренче чиратта бүгенге тормыш чагылырга тиешлегенә нык игътибар бирә. Үз фикерләрен тормышка ашыру юнәлешендә 1925 елда авыл сәхнәләре өчен, мәсәлән. «Исхак агайның үкенүе», «Авыл кызлары», «Өйләнделәр». «Гармунчылар» кебек скетч, интермедия, комедияләр язып бастыра.

     Күп эзләнү, тәҗрибә туплау, реаль тормышка ныклап якын килү нәтиҗәсе буларак, ниһаять, Такташның    кискен социаль конфликтка корылган зур күләмле икенче сәхнә әсәре — «Күмелгән кораллар» (1927) мәйданга килә. Драмада гражданнар сугышы чорының киеренке вакыйгалары чагылдырыла. Бу чорда болай эшләнгән, көчле революцион романтика белән сугарылган мондый пьесалар юк дәрәҗәсендә. Әсәр идея-тематик, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да Такташ иҗатының яңа баскычка күтәрелүе турында сөйли. Октябрьның 10 еллыгына багышланган конкурста «Күмелгән кораллар»га беренче премия бирелү дә бик табигый була. Драма 4 ноябрьда сәхнәгә чыгарыла һәм хуплап каршы алына. Спектакль танылган артист Ш. Шамильский режиссерлыгында куела. Өяз комиссары большевик Мансур ролендә Шамильский үзе уйный. Аның сөйгән кызы, яшь укытучы Сәгыйдә ролен Н. Таҗдарова башкара. Контрреволюционер Солтан һәм дезертир Исәнбаев образларын С. Айдаров һәм X. Сәлимҗанов башкара. Башта дезертир булып, хатасын аңлаганнан соң кызыллар ягына чыккан Мокамай образын X. Кәтиев уйный. Башка рольләрдә дә шул чорның күренекле артистлары чыгыш ясый. Спектакль тормышчан вакыйгалары, киеренке сюжеты, куертылган шәхси интригалары, Мансур, Сәгыйдә кебек, революциягә чын күңелдән бирелгән көчле типлары, көчле характерлары белән игътибар казана. Театр тәнкыйтьчесе М. Парсин спектакльнең кирәк идеологиясе, кирәк художестволы ягы булсын, уңышлы чыкканлыгы, моны бигрәк тә кызылармеецлар, эшче һәм укучы яшьләр арасында кат-кат уйнарга кирәклеге турында әйтә .

     Бу чорда сәхнәгә төрле машина, кош-корт, йорт хайваннары кертү тенденциясе дә яши. Өлкән артист X. Сәлимҗанов истәлекләренә караганда, мондый трюкларны аеруча С. Айдаров ярата. Контрреволюционер Солтан ролендә ул чын атка атланып кереп, атны рәшәткәгә бәйләп чыгып китә. Ике крестьян бу атны тирәли әйләнеп йөри-йөри, диалог алып баралар, аның матурлыгына сокланалар. Бу күренеш Такташка да бик ошый. «Бүгенге спектакльдә ат булмый икән, янгын командасы ат бирми икән»,— дип шаярта башласаң, Такташ балалар кебек чын-чыклап   үпкәли   торган   булган.

     Әлбәттә, мондый хәлне хәзер шул чор эстетикасына, шул чор эзләнүләренә хас кызыклы һәм вакытлы бер күренеш дип кенә   бәяләргә   туры  килә.

     Гомумән алганда, «Күмелгән кораллар» театрда заман сулышын көчәйтә. «Заман Такташка тормышка якынрак килергә, хиссиятне, революция идеяләрен җирнең үз гыйсъянчылары, үз революцияләре аркылы гәүдәләндерергә кирәк икәнлекне» ачык күрсәтә, «Күмелгән кораллар» «иркенләп» репертуарның алгы   рәтендә   торырлык   әсәргә   әверелә. 

     Такташ заманга лаек яңа әсәрләр язу теләге белән тормышны өйрәнүен дәвам итә. Ул 1929 елда татар язучылары өчен оештырылган зур экскурсиягә катнаша. Экскурсия маршруты Астрахань — Махачкала — Баку — Тбилиси — Сухуми   Коджари — Симферополь — Ялта — Харьков—Мәскәү аша үтә һәм язучыларга күп нәрсә бирә. Такташ моның белән генә чикләнми, махсус рәвештә Донбасска барып, шахтерлар тормышын өйрәнә. Нәтиҗәдә аның «Камил» (1930) исемле киң полотнолы социаль драмасы барлыкка килә һәм Татар дәүләт академия театры репертуарында лаеклы урын ала. 20 нче еллар ахыры, утызынчы еллар башында театрда эшчеләр тормышын, колхоз төзелешен чагылдырган әсәрләр байтак куела. Шундыйлар арасында «Камил» драмасы — иң уңышлыларыннан берсе. Үз чоры тәнкыйтендә дә, әсәрне аңлау, бәяләүдә кайбер хаталар җибәрелүенә карамастан, моның шулай икәнлеге ачык күренә .

     Бу вакытта театрда режиссерлар коллегиясе эшли. Аның җитәкчесе—драматург Р. Ишморат. Коллегия составында — К. Тинчурин, С. Вәлиев-Сульва, 3. Солтанов, Ш. Шамильский кебек тәҗрибәле сәхнә эшлеклеләре. Ә «Камил» драмасын сәхнәгә кую яшь артист X. Сәлимҗановка тапшырыла. Ул да — режиссерлар коллегиясе члены. Шулай да егет башта аптырап, югалып кала. Аны бу пьесаның авторы «үзе язган һәрбер сүзгә ябышып, һәртөрле үзгәртүләргә дә бунт күтәрә торган тынгысыз Һади Такташ» булуы куркыта. Әмма моңа кадәр X. Сәлимҗанов Такташның байтак шигырьләрен, поэмаларын сәхнәдә укып, шагыйрь белән аралары шактый ук якын булганлыктан, уртак тел тиз табыла. Баш рольләр Камал Ш (Камил), Г. Булатова (Сәгыйдә) һәм Ш. Шамильскийгә (Рөстәм) тапшырыла. Әсәр ныклы хәзерлек белән куела һәм 1930 елның декабрь аенда күрсәтелә башлый. Күп пәрдәле бу спектакль театрда әле күптән түгел генә эшләнгән әйләнмә сәхнәдә уйнала. Вакыйгалар еш алмашына, әле Донбасс, әле Казан, әле авылдагы күренешләр, күптөрле типлар галереясы күз алдыннан үтә. Камил, Рөстәм, Сәгыйдә шикелле революция эшенә, яңа тормыш төзү өчен көрәшкә ахыргача бирелгән коммунист һәм комсомолец образлары да, Габдулла һәм Сөләйман шикелле корткычлык юлына баскан кулак шайкалары да — һәммәсе тормышчан гәүдәләнә. Спектакль яңалыкның җиңүе, гаделлекнең   тантана   итүе   белән   тәмамлана.

     Премьералар зур уңыш белән үтә. Репертуар заман темасын чагылдырган тагын бер әсәр белән тулылана. «Камил» утызынчы еллар башында театрның реаль тормышка тирәнрәк үтеп керергә омтылып эш итүен, социалистик реализм принципларың ныграк үзләштерә баруын күрсәтә торган спектакль булып китә.

     «Камил»нең материалы кино эшлеклеләрен дә кызыксындыра. Мәскәүдәге «Востоккино» шул сюжетка сценарий язу өчен Такташ белән договор төзи. Такташ «Востоккино» режиссеры А. М. Дубровский белән бәйләнешкә кереп, сценарий өстендә мавыгып эшли. Бу факт шулай ук «Камил» драмасында үз чорының актуаль проблемасы тотып алынганлыгы турында сөйли.

     «Камил»нең сәхнәдә уңыш казануы Такташны яңа пьеса язарга рухландыра. Театр аннан ул елларда аеруча көн кадагында торган, авылны яңабаштан үзгәртеп кору, колхозлашу темасына багышланган әсәр язуын үтенә. Такташ авыл кешеләрен, яңа тормышны ныграк өйрәнү өчен, 1931 елның җәендә, театр тәкъдиме белән, Актаныш районының «Таң» колхозында булып кайта һәм «Янгын» исемле драма өстендә эшли башлаганлыгын белдерә. Әсәрнең исеме шул ук җәйдә Такташның туган авылы Сыркыдыда булып узган, кулаклар оештырган зур янгыннарга барып тоташа. Кызганычка каршы, пьеса башланып   кына   кала...

     «Күмелгән кораллар» һәм «Камил» арасында Такташның болардан тормыш материалы һәм тасвирлау алымнары белән дә аерылып торган «Югалган матурлык» (1928) драмасы языла. Бу — семья, мәхәббәт мәсьәләләренә багышланган, лирик-психологик пландагы әсәр. Авторны беренче чиратта семья ныклыгы мәсьәләсе, ата, ана, бала мөнәсәбәтләре кызыксындыра. Такташ бу бердәмлекне саклауда хезмәтнең роле турында уйлана. Аны кайбер семьяларның, үзара аңлашмыйча, тиз генә, җиңелчә генә төзелеп, бик тиз таркалуы, кайберләрендә исә, үзара яратышып та, бала табу, бала тәрбияләү мәсьәләсендә зур конфликтлар килеп чыгу борчый. Пьесада интеллигенция, студентлар, хезмәткәрләр тормышы чагыла. Драма конкрет тормыш материалына таянып язылган. Ул татар театрына профессиональ режиссура алып килгән Г. Девишев тарафыннан, Ш. Шамильский (Газиз), С. Байкина (Галия), X. Сәлимҗанов (Солтан), Р. Кушловская (Зөбәрҗәт), Ф. Камалова (Ниса) һ. б. шундый артистлар катнашында, нечкә зәвык белән куела. Әмма вульгар социологик тәнкыйть, беренче чиратта, әдәби материалны юкка чыгара. Әсәрнең идеясе дөрес аңланмый. Беренчедән, Такташ хатын-кызны бала анасы итеп кенә күрергә тели, дигән ялгыш караш алга сөрелә. Икенчедән, драмада Такташның ул чорда семьяның ролен танымаска, «өйләнмим, кияүгә бармыйм» сыманрак яшәргә тырышучыларны тәнкыйтьләве, типларын «партияле зыялылар, инженерлар, студентлар» арасыннан алуы зур каршылыкка очрый. Иң элек «Бис» псевдонимы белән язган «тәнкыйтьче» «күсәк» күтәрә. Аның артыннан 3. Бәширова һәм Мөсәгыйтьнең үтергеч рецензияләре басыла.

     Конкрет типлар күздә тотып язылганлыктан, Такташ тәнкыйтьнең каты булачагын әсәр сәхнәгә чыкканчы ук сизә. Тормыш иптәше Гөлчәһрәгә язган хатында: «18 ендә минем «Югалган матурлык» куела. Менә шул йөрәкне дулкынлата. Нәрсә булып чыгар? Нишләргә? Ә, впрочем, барыбер. Мин ул нәрсәне курыкмый яздым. Аңа булган тәнкыйтьне дә шулай бодро,   куркусыз   каршы   алам»,— ди   ул.

     Әлбәттә, Такташ хаклы иде. Тормыш үзенекен итә. Әсәр 1956 елда басылып чыга һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яңадан куела. Спектакльнең режиссеры X. Сәлимҗанов булып, төп рольләрне Камал III (Газиз), Г. Ибраһимова (Галия), И. Гафуров (Солтан), Р. Җиһаншина (Зөбәрҗәт), Г. Шамуков (Бари) башкаралар. Шагыйрьнең замандашлары Ш. Маннур белән X. Туфан исә үз вакытында хаксызга тәнкыйтьләнгән әсәргә һәм спектакльгә югары бәя бирәләр.

     «Югалган матурлык» драмасында бөек максатка омтылган ике шәхес ныклы семья кора алмый, хатын-кыз я ана, я җәмәгать эшлеклесе булырга тиеш дигән бәхәслерәк фикер үткәрелсә дә, ул дәүләтебезнең әһәмиятле кечкенә бер ячейкасын тәшкил иткән семьяның ныклыгы дуслык һәм мәхәббәткә дә, бер-береңне аңлап, уртак теләкләр белән яшәүгә дә бәйле икәнлеген гыйбрәтле итеп яктырта һәм бүген дә актуаль әсәр булып каша.

     Шул рәвешле, Такташның сәхнә, театр белән бәйләнеше дәвамлы һәм нәтиҗәле булды. Беренчедән, ул үзен оста артист, аеруча нәфис сүз остасы итеп күрсәтте. Сәхнәдә үз шигырьләрен Такташча матур итеп укый торган шагыйрьләр сирәк туа. Икенчедән, театр, драматургия турында үткен һәм гадел тәнкыйть мәкаләләре белән чыкты. Театрның дөрес юлдан баруы турында чын күңелдән кайгыртты. Өченчедән, театр репертуарын үзенчәлекле әсәрләр белән баетты. Татар әдәбиятында трагедия жанрын яңа баскычка күтәрде. Заман темаларын тирән яктырткан көчле драмалар бирде. Пьеса язганда аңа хас төп үзенчәлекләрдән берсе — социаль мотивлар үзәктә калдырылган хәлдә, конфликтны туганлык мөнәсәбәтләре белән кискенләштерүдә булды. Аның сәхнә әсәрләренә актуальлек хас иде. Ул образларның оригинальлегенә омтылды. Аның югары идеялелек белән сугарылган пьесалары театрыбызның үсешенә зур өлеш булып керде, «татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган бу яңа йолдыз» үсте, зурайды, сәхнәбез күгендә нык яктырып торды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International