***Гүзәл дә түгел кебек син

Чыганак: Туфан, Х. Сайланма әсәрләр.- Казан : ТаРИХ, 2004.- 431 б.

***
Гүзәл дә түгел кебек син,
Чибәр дә түгел кебек,
Ямьлерәк ләкин барыннан
Синдәге сөйкемлелек.

Тик гүзәл булсаң бары син,
Тик тәти булсаң гына,
Тапшыра алыр идекме
Йөрәкне кулларыңа?

Уйларың нурлар сыман саф,
Тик күзең кара синең;
Син, гөлләр булсаң әгәр дә,
Ак чәчәк атар идең...

1958
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International