Хөснулла Вәлиуллин. Биобиблиографик белешмәлек


 

2014 нче елның 28 нче февралендә күренекле татар композиторы, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966, 1974) Вәлиу́ллин Хөснулла Вәлиулла улының (1914-1993) тууына 100 ел тулды. «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән чираттагы электрон белешмәлек шушы күренекле дата уңаеннан төзелде.

Күренекле композитор 1914 елның 28 февралендә Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында туган. 1940 елда Казан музыка училищесын, 1950 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Х. Вәлиуллин иҗатында опера жанры үзәк урынны алып тора. Аның төп әсәрләреннән - лирик-психологик рухтагы «Самат» операсы, «Дим буенда» операсы, «Туган як» кантатасы аеруча игътибарга лаек. Ул шулай ук камера-инструменталь әсәрләр, җырлар һәм романслар, драма спектакльләренә музыка иҗат итеп татар музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән сәнгать эшлеклесе.

«Самат» операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган «Ел артыннан ел» дигән җыентыгы өчен 1989 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

 Олуг сәнгатькәрнең исемен мәңгеләштереп Байлар Сабасында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенә Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исеме бирелә. 

Тәкъдим ителә торган белешмәлектә материаллар 5 бүлеккә төркемләп бирелде. Композиторның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, композиторның әсәләре, фотоархив урын алды.

«Библиография» бүлегендә Х. Вәлиуллин әсәрләре тупланган җыентыкларның, аның турындагы хезмәтләрнең, мәкаләләрнең исемлеге урнаштырылды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

2024 нче елда күренекле композиторның тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан электрон  белешмәлек тулыландырылды. Аңа соңгы биш елда Интернет киңлекләрендә дөнья күргән материаллар өстәлде, шул еллар эчендәге яңа библиографик чыганаклар белән баетылды.

Х. Вәлиуллинның тәрҗемәи хәле

Х. Вәлиуллинның тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Х. Вәлиуллин әсәрләре

Методик материаллар

Мәгълүмат чыганаклары

Библиография

 

 

 


 

Соңгы яңарту: 2024 елның 24 декабре, 10:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International