Илаһи моң (Н. Хисамов)

Чыганак : Рустем Яхин в воспоминаниях современников / сост. и ред. Ф. И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276 с.

Рөстәм Яхин...
Бу исемне телгә алганда, безне ничә ун ел дәвамында моңга күмеп яшәгән йомшак табигатьле, көйләре кебек нәфис, мөлаем йөзле, үтә дә зыялы шәхес күз алдына килә. Үзенә кадәр дә, үз чорында да һәм үзеннән соң да беркемгә дә охшамаган, беркемне кабатламаган һәм хәзергә беркем тарафыннан да кабатланмаган гүзәл сәнгатькәр ул. Ни кызганыч ки, замандашыбыз итеп күрергә күнеккән, яшьлегебезне бизәгән, гомеребезне асыл көйләренә сугарган бу зат турында үткән заманда сүз алып барырга туры килә. Нәкъ Нури Арслан әйтмешли:
Нигә тургай да картая,
Кеше дә үлә икән?!.
Рөстәм Яхин безнең яшьлеккә дөньяны тутырып яңгыраган кайнар дәртле "Күңелемдә яз" романсы белән килеп керде. Аннары тирән кичерешле, тугрылык, соклану, сагыну һәм өмет тулы "Дулкыннар" , аннары һәр гомернең ниндидер өлешен биләгән үкенүле сагыш тулы "Оныта алмыйм" һәм затлы классикага әверелгән бүтән әсәрләре яңгырады.
Маршлар, социаль заказ буенча язылган хезмәт дарлары эчендә, урыс һәм Аурупа музыкаль интонацияләренә сугарылган җырлар һәм инструменталь әсәрләр янында, милли һәм халыкчан музыкаль традицияләрдән ерак, ясалма, ләкин рәсми идеологиядә мактаулы көйләр фонында аның иҗаты гармонияле бөтенлеге, хәтфәдәй йомшаклыгы һәм хисси нәфислеге белән үзенә бер якты, бай дөнья хасил итә иде. Дөрес, аурупачыл музыкaаль аһәңнәр Рөстәм Яхинга да ят булмады. Алай гына да түгел, аның урыс һәм көнбатыш төсмерләренә өртелгән әсәрләре дә бар иде. Шекспир сонетларына язган көйләре хәтта тулысынча шушындый бизәкләргә төренгән. Әмма аның иҗаты асыл нигезе белән үтә милли булып, тулаем халыкчан милли колоритка мул сугарылган сәнгати күренеш тәшкил итә. Әле телгә алган әсәрләр исә аның музыкаль палитрасын баетып, төрләндереп тора. Тирә-юнендә бөек замандашлары, Һэркайсы үзенчәлекле дөнья тәшкил иткән Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллиннар - бер-берсенең бөеклек өлешенә кермичә, олы сәнгать күренеше буларак үзара якты төсмерләтешкән иҗатчылар...
Мин дини гаиләдә тәрбияләнеп үстем. Бабаларым - ерактан килгән руханилар нәселе. Өйдә иртә-кич Корьән моңнары яңгырап торды. Әле әти, әле әни тирән ихластан изге Корьән сурәләре укый, "Йосыф китабы", "Мөхәммәдия" көйләренә моңая. Әти авызыннан Әхмәд Ясәвинең, Сөләйман Бакырганинең көйле әсәрләрен ишетәм. Аеруча әтиемнең намазлык өстенә тезләнеп, башын чак кына бер якка кыйшайтып, үзенең Илаһына сыгынган көе бөтен җан ихласлыгы белән Корьән укуы күз алдымда. Ул сурәләрнең зур-зур өзекләре, гыйбарәләре хәтергә сеңеп калган. Тавышы гаять бай һәм моңлы иде. Шуңа үрелеп, әниемнең үзәк өзгеч, тетрәнүле көй белән укыган сурәләре, шигъри әсәрләр... Безнең чор профессиональ музыка иҗаты игътибарыннан читтә калган, урысча әйткәндә, "невостребованный" бөек рухани, мәгънәви хәзинә.
Рөстәм Яхин музыкасының асыл үзенчәлеген мин һәрвакыт аның илаһи гармониясендә, сәмави галилегендә күрә- идем. Бүтән композиторлар якын килергә базмаган, телгә алырга да хәтәр әнә шушы музыкаль традицияне, рухани моңнар, Корьән, борынгы көйле китаплар, мөнәҗәтләрдән килгән мотивларны нигез итеп алганга, талантлы сәнгатькәр шушындый кабатланмас, бөек мирас калдыруга иреште. Шуңа күрә аның иҗаты халык күңелен тирәннән кузгатырга, тетрәндерергә һәм аңардан тулы кайтаваз табарга сәләтле.
Рәссамлык һөнәре белән беркадәр бәйләнешем булганга, аның көйләрен төсләргә күчереп карыйм, һәм алар миңа, офыктан күтәрелеп, күк йөзенең байтак өлешен бизәгән алсу шәфәкъкә охшап күренә. Камил гармонияле, нәфис, гүзәл, соклангыч манзара. Офык артына иңеп, һава катламында чагылган кояш - аның чыганагы.
Рөстәм Яхин белән безнең иҗади хезмәттәшлек бер җырдан башланды. Тирән кичерешле мизгелдә ничектер күңелдә үзлегеннән гөлт итеп кабынган кайнар дәртле бер шигыремә мин аңардан көй язуын үтендем. Текст стандарт строфалардан тормый иде. Аерым строфалар дүртәр юллы, кайберсе хәтта алты юллы шигырь иде ул. Композитор кабул итеп алды. Мин аның исенә төшереп йөдәтмәдем, байтак вакыт узды. Менә бер көнне Мостафа Ногман очрап, миңа сөенечле яңалык хәбәр итә:
- Әле генә Рөстәмдә булдым, ул синең шигыреңә бик матур көй язган. Дөрес, Сара Садыйкова көе кебек үк популяр булмас, ләкин зәвекъле көй, - ди.
Телефоннан сүз куешып, композитор янына киттем. Ул чакта Р.Яхин иске Казанның Лесгафт урамында яши иде. Биек түшәмле иркен бүлмәдә рояль тора. Композитор, язмасын каршына куеп, бармакларын ак клавишларда әле салмак, әле җитез йөртеп, көйне яңгыратты һәм йомшак, тигез тавыш белән җырлап китте:
Бер тынган кебек булам,
Онтылган кебек булам...
Өйнең зур залында җәйге кичнең алсу шәфәкъ нурына манчылган дәртле моң агыла. Уйландыра, әсәрләндерә. Тыңлап бетергәч, тәбрикләштек, кул кысыштык. Әнисе чәй әзерләп өлгергән иде, тәмләп чәй эчтек. Шигърият, әдәбияттагы танышлар, композиторлар, җырчылар турында сөйләштек. Мин аның тирән эчке мәдәниятле, нечкә зәвыклы эстет икәнлегенә инана бардым. Ул әңгәмәдәшенең сөйләү рәвешенә чаклы игътибар итүчән һәм үз фикерен шундук белдерүчән ихлас һәм ачык күңелле кеше булып чыкты.
-Сезнең сөйләмегез изысканный икән, - диде ул.
Сүз безнең буынның Рөстәм Яхин иҗатын ничек кабул итүе, аны сәнгатьтә ничек каршылавы темасына кереп китте. Мин әле студент чагымда "Татарстан яшьләре" гәзитендә укыган бер интервьюны искә төшердем. Бу илленче елларның азагы иде. Хәтерем ялгышмаса, Розалия Нуруллинаның Мирсәет Яруллин белән әңгәмәсен укыдым. Анда минем студент дустым Мирсәет Рөстәм Яхинныкы шикелле романслар язарга хыяллануын әйтә...
Рөстәм бу мәгълүматка гаҗәпләнде, сузып кына: "Сәй-йер"-диде. Мин төпченмәдем. Безнең сөйләшү җитмешенче елларда барганлыктан, хикмәт нәрсәдә икәнен бераз чамаладым. Яшьрәк буын композиторлар музыкада яңа формалар, яңарак интонацияләр эзләү белән мәшгульләр, кайберләре авызыннан мәзкүр композитор иҗатына карата ризасызлык авазлары ишетелә иде. "Эзләнми, үз-үзен кабатлый" кебек сүзләр колакка кергәләде. Минем әңгәмәдәшемә әле телгә алган буын вәкиленнән үз иҗатына кайчандыр соклану белдерелүенә ышану кыен иде, күрәсең.
Озакламый "Ах, тагын янам!" дигән әлеге җырны радиодан Эмиль Җәләлетдинов яңгыратты. Шуннан бирле без Рөстәм Яхин белән концертларда очраша торган булдык, телефоннан сөйләшәбез. Мин аның шигърияткә бик талымлы булуын, лирикага нечкә сиземен белгәнгә, кайбер шигырләремне телефоннан укып күрсәтә идем.
Бервакыт Ованес Туманян шигырьләрен тәрҗемә итәргә керештем. Аның үз халкы һәм ватаны кичергән фаҗигале тарих турындагы "Әрмән таулары" шигыренә ярты еллап ачкыч табылмый газаплангач, бер утыруда кинәт тәрҗемә итеп куйдым. Мин аны завод гәзите редакциясендә кичкә калып яздым. Иҗат тантанамны беренче булып Рөстәм Яхин белән уртаклашасы иттем. Шылтыратып телефоннан укыдым.
-Бу - Сезнең уңышыгыз гына түгел, поэзия уңышы, - дип дәртләндерде ул.
Беркадәр вакыттан мин аңа телефоннан "Бер генә" дигән шигыремне укыдым. Йөгрек ритмлы, яшәү мәгънәсе турында уйланып һәм мәхәббәттә хисси бөтенлекне яклап язылган шигырь иде. Рөстәмгә ошады. Формасы белән дә, яклаган фикере белән дә. Тиз җибәрүемне сорады. Хәтта кем җырлаячагын да күз алдына китерә иде. "Моңа Сәет Рәинбаков яки Генрих Дәминов кебегрәк гыйбрәтле бас кирәк", - диде. Җырны соңыннан Эмиль Җәләлетдинов башкарды.
Шигырь икенче затка "син" дип мөрәҗәгать рәвешендә язылганга, Рөстәм аны полемик әсәр итеп кабул кылды. Күп тапкыр гашыйк булып, бу хиснең тирән бөтенлегеннән мәхрүм калган шәхесне гаепләгән автор тарафы аның үз карашларына аваздаш иде, күрәсең... "Бу - кирәкле шигырь, Сез хистә даимилектән мәхрүм кешеләрне урынлы гаеплисез, - диде ул. - Югыйсә бездә иңләп булмастайны иңләргә тырышучылар күп". "Чынлыкта автор читләрне гаепләүдән бигрәк, үз-үзе белән дә бәхәсләшергә мөмкин", - дигән җавап аны аптырашта калдырды. Чөнки бу өлкәдә һәм, бәлкем, гомумән дә аңа эчке бәхәс таныш булмагандыр.
Еллар үтте. Менә бер заман яңадан шигырь яза башладым. Җырга, музыкага соралып торганнарын яраткан көйчемә -Рөстәм Яхинга укыйм. Кайберләрен җәмәгате Хәлимә ханым телефоннан ук язып ала. Икенче, өченче көнгә инде телефон шылтырый. Миңа ирле-хатынлы сәнгатькәрләр магнитофон тасмасын тыңлаталар. Рөстәм уйный, Хәлимә ханым җырлый. "Кәрәкәшлем" дигән җыр.
Җитмешенче еллар азагы. Район, авыл исеменә багышланган җырлар күбәеп, бу тема хупланмаган чор. Әмма милләтебезнең яшәеш терәге булган авылларның тузу, таркалу чоры. Аның иң борчулы аһәңнәре Сибгат Хәким шигырьләрендә чагылды. Мине дә бу темага алынырга шул ук гамь этәрде. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан үз авылымда мин бала вакытта әле биш йөз йорт бар иде. Авылда - ике мәктәп, тормыш гөр килә иде. Бу чорга исә йөзләп йорт кына калды. Колхоз җитәкчеләре дә "перспективасыз" дип, читтәге бу авылга илтифат итмәде.
Ә Татарстанның көнчыгышында урнашкан Кәрәкәшледә яңа урамнар үсә. Урта мәктәп тәмамлаучылар арасында фән докторлары, мәдәниятнең күренекле эшлеклеләре күп. Мине бу авылның тузу шаукымына бирешмәве җәлеп итте, һәм мин җырымны бүтән бик күп авылларның горурлыгын кузгату өчен яздым.
Озакламый "Синең исмең, синең тавышың" дигән романс яздык, "Сиреньнәр" дигән вальс. Безнең дуслыкның соңгы уртак җимеше "Күзләрең һәм сүзләрең" дигән җыр булды. Бу шигырьне Рөстәм аеруча ошатты, хәтта гаҗәпләнеп сорап та куйды: "Мондый образны ничек таптыгыз?!" - ди. "Мин аны эзләмәдем, үзе килеп чыкты", -дидем.
Табигый ки, Рөстәм Яхин шәхесе, аның гүзәл иҗаты минем өчен безнең хезмәттәшлек кысаларында гына кызык булып калмады, аның бөек әсәрләренә колак, күңел һәрчак сизгер булды, һәр күренекле табышын күреп, билгеләп барырга тырыша идем.
-Менә Сибгат Хәким шигыренә "Минем таныш өянкеләр" җыры яңгырады. Җаннарны айкарлык тирән, тетрәндергеч мәгънә һәм сискәндергеч ишарә... Ике бөек сәнгатькәр кичерешләрнең уртак дулкынында табышкан. Икесенең дә гомерләре баеш ягына авышкан.
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.
Тәэсирләремне Сибгат ага белән уртаклаштым. "Рөстәм Яхин минем хисләрне, үзе өчен дә таныш булганга, шулай төгәл чагылдыра алган", - диде ул. Бөек шагыйрь дә, бөек композиторыбыз да, бер-берсеннән күпкә калышмыйча, арабыздан китеп бардылар...
Р. Яхинның 3.Туфайлова шигыренә язган "Чын гашыйклардай сөям илемне" дип тәмамланган җыры тирән ихласлыгы, ватандарлык хисен интим кичереш дәрәҗәсендә чагылдырган самимилеге белән күңелне гаҗәеп хушландыра, Марсель Галиев шигыренә язылган "Көзге моң" җыры уйландыра, сагышландыра.
Безнең буын, минем замандашлар узган җитмеш елда уйга-башка килмәгән күренешкә шаһит булды: сәнгатькәрнең үзе исән чагыңда ук "бөек" дигән бәяне җәмәгатьчелек алдында, рәсми җитәкчеләр, матбугат әһле телеңдә ишетә алдык. Иң әүвәл Бакый Урманче, аннары Рөстәм Яхин, аннары Илһам Шакиров шундый бәяне ишеттеләр. Алар әле бездә тагын бар, тагын, тагын булырлар. Татар сәнгате якты йолдызларның галактикасын кабызырга сәләтле ул.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International