Сандугачлар китә тора... (Г. Зәйнашева)

Чыганак : Рустем Яхин в воспоминаниях современников / сост. и ред. Ф. И. Хасанова; Казанская консерватория.- Казань, 1996.- 276 с.

Рөстәм Яхин белән бик якыннан дуслар идек, дип әйтергә җыенмыйм. Шулай да мин аны бик күптәннән, илленче еллардан ук беләм, якыннан аралашып, иҗат юлында очрашып яшәдек. Мин аны хәтеремдә саклыйм һәм сагынып искә алам.
Рөстәм Яхин үзенең иҗат гомерендә бик күп шагыйрьләр белән эшләде. Мондый бәхет миңа да елмайды: ул минем 4 - 5,шигыремә музыка язды. Шуларның берсе - "Китмә, сандугач" дигәненең музыкасы гаҗәеп матур, күңелләрне айкап ташларлык тылсымлы кодрәте, илаһи яңгырашы белән аерылып тора. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров бу җырны шундый итеп башкара - беркем дә бу җырны тыныч кына, гамьсез күңел белән тыңлый алмыйдыр. Шушы "Китмә, сандугач" кебек искиткеч музыкалары белән Рөстәм Яхин үзе исән чакта үзенә һәйкәл куйды, дип уйлыйм.
Китмә, китмә, сандугач,
Туган илне калдырып...
Гомеренең соңгы елларында, каты авырган көннәрендә, шушы җыр, шушы сүзләр белән Рөстәм Яхинның үзенә дәшәсе килә иде... Китмә, китмә, сандугач!... - дип әйтәсе килә иде. Ләкин сандугачлар китә. Кеше гомере чикле. Рөстәм Яхин дигән сандугач та китте... Мәңгелеккә китте. "Китмә!"... дип үзәк өзгеч ялвару белән дәшсәң дә, китә, китә сандугачлар... Ләкин сандугачның җыры кала. Рөстәмнең дә җырлары, моңнары калды. Туган халкыбызга ул искиткеч зур иҗат байлыгы калдырып китте.
50 нче елларда мин Рөстәм Яхинны композитор буларак түгел, концертларда чыгышлар ясаучы пианист буларак белә идем. Ул бик еш концертларда катнаша, бик матур итеп рояльдә уйный иде. Нинди әсәрләр башкарганын хәзер инде әйтә алмыйм, тирән мәгънәле әсәрләр уйный иде, тамашачыны уйландыра, тәэсирләндерә иде.
Аннары мин аны композитор буларак белә башладым. Концертлары да, радиотапшыруларда яңгыраган аның бик матур җырлары, романслары "Оныта алмыйм", "Дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда", "Җырланмаган әле безнең җыр", "Күңелемдә яз", "Кем белер кадереңне" кебек әсәрләре белән ул минем күңелемне яулап алды.
60 нчы еллар башында Рөстәм кайсыдыр газетада басылып чыккан минем бер шигыремне алып, шуңа музыка язды. "Ялкау малай" дип аталган бу шигырь балалар өчен музыка язгач, бик кызыклы җыр булып килеп чыккан иде. Аны бик оста итеп, балаларча шуклык белән безнең яраткан җырчыбыз Венера Шәрипова җырлый иде. Мәктәпләрдә, очрашуларда, балалар җыелган концертларда шушы җырны җырлап, Венера балалар күңелендә матур тәэсир калдыра иде. Ниндидер бер концерттан соң, Венера мине Рөстәм Яхин янына алып килде дә:
-Рөстәм, менә шушы инде ул ялкау малайны тудырган Гөлшат Зәйнашева, - диде. Рөстәм елмаеп:
-Ә-ә-ә, беләм мин аны, таныйм, тик якыннан кул бирешеп танышкан гына юк, ~ диде.
Шул көнне миннән:
-Тагын берәр шигырегез юкмы? - дип сорады.
Мин аңар "Китмә, сандугач"ны бирергә вәгъдә иттем. "Китмә, сандугач"ны радиода бер очрашуда бирдем. Ул музыка язарга булды. Шактый вакыт узды. Мин бу шигыремне аңар биргәнемне инде оныткан да идем. Бер-ике ел узды ахры. Бер көнне Илһам минем өемә кош тоткандай шатланып килеп керде дә:
- Булды бит! Яздырдым тегене!.. - диде. Мин бер нәрсә аңламый торам:
- Нинди теге? - дим.
Илһам бик шатланып үзенең "Китмә, сандугач"ны магнитофон тасмасына яздыруын сөйли башлады. Мин "Китмә, сандугач"ны ни өчендер колоратуралы сопрано тавышына язылыр да, сопрано тавышлы җырчы җырлар, колоратуралап, вокализлар кушып "сайрар", дип уйлаган идем. Шуңа курә Илһамның дәртләнеп сөйләвенә, ул җырны яратып җырладым, диюенә аптырап, гаҗәпләнеп калдым. Ничек икән инде ул, ничек сайрый икән инде ул сандугач ир җырчы башкаруында, дип уйладым. Икенче көнне радиога барып, "Китмә, сандугач"ның язмасын тыңладым да таң калдым. Рөстәм Яхин үзенең музыкасы белән бу шигырьне шулай баеткан, шулай тирәнәйткән, мин уйлаганча, колоратуралап түгел, бөтенләй үзенчә хәл иткән, сүзнең мәгънәсен үзенчә "чишкән". Һәм Илһам да моны дөрес тотып алып, үзенчә хәл иткән, үзенчә "чишкән".
Иҗатның гаҗәп серләре... Ул серләрне гади тел белән аңлатып буламы? Бигрәк тә Рөстәм Яхин иҗатының серләрен болай сөйләп кенә аңлатып булмый. Аның иҗатының тирән серләрен аңлату музыка белгечләре, теоретиклар эшедер.
Шушы җыр безне якынайтты, без инде очрашканда яхшы ук танышлар, иҗат дуслары буларак сөйләшә, фикер алыша идек. Ул шагыйрь Мостафа Ногман белән бик дус иде. Аларның гаҗәп матур, ихлас дуслыгы нәтиҗәсе булып, бик матур җырлары, романслары дөньяга килде. Мостафа Ногман иҗатының иң уңышлы еллары Рөстәм Яхин белән якыннан дус булып, бергә-бергә язган дистәләрчә җырлары туган еллардыр. Мостафа Ногман бик нәфис хисле, нечкә күңелле шагыйрь иде. Берәр матур җыры туса, Казан урамнары буйлап җырлап, канатланып йөри иде. Рөстәм Яхин белән язган һәр җыры өчен ул үзен бәхетле тоеп, шатлана иде Рөстәм белән дус булуына, аның белән бергә иҗат итүенә горурлана иде.
Шул 60 нчы еллар башында, Рөстәм Яхин Казанның Восстание урамындагы квартирасында яшәгәндә, мин аның чакыруы буенча, ул квартирасына барып та чыккан идем. Гади генә мебельле, ләкин бик чиста җыештырылган, һәрнәрсә тәртип белән куелган, ике бүлмәле гадәти квартира. Мине Рөстәмнең әнисе Мәрьям апа ишек ачып, елмаеп каршы алды. Ак яулыгын калфаклап бәйләгән, гади, әмма зыялылыгы йөзенә чыккан татар апасы. Рөстәм рояле янында нидер уйнап, нотага төшереп утыра. Минем сүзләргә язган җырны күчерә икән. "Үзең аңла" дигән җырыбыз иде бу. Рөстәм җырны уйнап, үзе әкрен генә көйләп, җырлап күрсәтте. Дөресен әйтим, мин аның тоныграк тавыш белән җырлап күрсәтүеннән җырны бик үк аңлап җитмәдем. Әлбәттә, "аңлап җитмәдем" дигән кебек сүзләр әйтмәдем, минем сүзләргә җыр язуы өчен рәхмәтемне белдердем.
Мәрьям апа безне чәй эчәргә чакырды. Ап-ак чынаякларга хуш исле чәй салды. Ягымлы татар апасы ясаган чәй бик тәмле иде. "Мондый сөйкемле әниегез янында матур, моңлы җырлар тумыйча мөмкин түгел", - дидем мин. Рөстәм тыйнак кына елмаеп: "Минем әни мине тәнкыйтьли", - диде. Мәрьям апа аңар еш кына: "Кайчан Сәйдәш кебек моңлы итеп язарсың инде ул җырларыңны?.." - ди икән. "Сәйдәш кебек итеп җыр язу өчен Сәйдәш булырга кирәк, һәр кеше Сәйдәш була алмый, Сәйдәш бер генә!.." - дип җавап бирә икән Рөстәм.
"Үзең аңла" дигән җырыбызны мин бер тыңлау белән генә чынлап та аңламаганмын икән. Ул җырны Габдулла Рәхимкулов гаҗәп матур итеп, моңлы аһәң белән җырлап, радиоларда яңгыраткач, мин үземнең Рөстәм уйнап җырлаган чакта ачык авыз булып, аңламый утырганым өчен соңыннан оялып йөрдем.
Рөстәм Яхин белән без радиокомитетта үткәрелә торган сәнгать советы утырышларында бик еш очраша идек. Утырышларда ул җырлар турында бик тирән фикерләр әйтә иде, ләкин җырларны юкка чыгарып, бетереп ташламый, җырның уңышлы якларын табарга тырыша иде. Җырны язган авторларны кимсетми торган итеп, фикерләрен җайлап кына әйтә иде. Гомумән ул кешегә каты бәрелә торган, кешене кимсетә торган сүзләр әйтүдән саклана иде. Ягымлы, кече күңелле, мөлаем, ачык йөзле иде.
Шигырьләренә музыкалар язып, Рөстәм Яхин күп кенә шагыйрьләрне җыр иҗат итү эшенә тартты. Аны хәтта җыр шигырьләренә талымсыз дип гаепләүчеләр дә булды. Өлкән шагыйребез Сибгать ага Хәким җыелышларда, болай үзара әңгәмәләрдә, Рөстәм Яхин җыр шигырьләрен сайлаганда, талымсызлык күрсәтә, шигъри эшләнеше йомшак сүзләргә җыр яза дигән кебегрәк фикерләр әйтә иде. Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров сүзләренә язган җырларын мисал итеп китерә иде. Бу сүзләрдә хаклык та булгандыр. Матур-матур җырлары булса да, Рамазан Байтимеровның шигъри эшләнеше югары булмаган сүзләргә язылган җырлары бар иде. Ләкин Рөстәм Яхин аның шигырьләрен бик сайлап алгандыр, һәм Байтимеров сүзләренә җырлар язганда, ул сүзләрнең җырга хас үзенчәлекләрен күргәндер, без тоеп бетермәгән нечкәлекләрен тойгандыр, шуңа күрә ул сүзләргә музыка язгандыр дип уйларга кирәк, минемчә. Рөстәм Яхин җыр сүзләренә талымсыз иде дигән фикер бәлки урынсыз булгандыр. Рөстәм Яхин җыр язганда, сүзләргә үзенчә якын килә, җыр язасы шигыренең эчке куәтен ача, туачак җырны алдан "күрә", алдан "ишетә" иде. Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең "Ничек җырлыйбыз" дигән бер мәкаләсендә ("Татарстан яшьләре", 28 декабрь саны, 1993 ел) Рөстәм Яхинның җыр шигыренә мөнәсәбәте турында кызыклы фикер язып чыккан иде. Мәһдиев үзенең студенты Кадыйр Сибгатуллинның бер шигырен Рөстәм Яхинга биреп, шул шигырьгә музыка язуын сорый. Чит илгә китеп, кайта алмый калган бер татар агае күршесеннән күчтәнәч ала. Ул шигырьдә мондый юллар бар:
Күп итеп күчтәнәч салгансың,
Дәвага тотамын каз итен.
Көненә ничә кат кулга алам
Йомырка төрелгән гәзитен...
Әмма композитор Рөстәм Яхин бу шигырьгә музыка язмый. Мәһдиев Яхин белән очраша, болай сөйләшәләр:
- Моңа көй яза алмыйм мин. Бу текст шигырь буларак яшәргә тиеш. Бик тә тәэсирле, бик тә эчтәлекле.
-Ә нигә көй язып булмый? Мостафа Ногман текстларына язасыз бит сез.
Ул (Яхин - Г. 3.) тыйнак кына елмаеп, мине төп башына утыртты:
-Бу текстта бит "бытовой" әйберләр бар. Мин андый композитор түгел. Бу текст талантлы кеше тарафыннан язылган. Ул аерым бер шигырь булып яшәргә тиеш. Әмма мин көйгә "йомырка", "каз ите", "гәзит", "күчтәнәч" дигән сүзләрне сала алмыйм...
Әйе, ашау-эчү, ризыклар турында лирик җыр була алмый. Миңа моны, соң булса да, бөек композитор аңлатты...
Мөхәммәт Мәһдиевнең бу мәкаләсе Рөстәм Яхинның җыр шигырьләренә булган таләпчәнлеген, җыр шигырьләрен тирәннән, үзенчә аңлавын бик ачык күрсәтә.
Татар халкының талантлы композиторлары күп булды. Бу яктан татар халкы бәхетле халык. Безнең халкыбыз бер вакытта да җырга мохтаҗлык кичермәгәндер. Җыр хәзинәбез һәрвакыт бай булды. Нинди генә матур җырлар юк татарда! Татарны җырлаткан, аның рухын җыр белән баеткан, аны җыр белән юаткан, өметләндергән, шатландырган Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, Заһит Хәбибуллин кебек композиторларыбыз белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Татар профессиональ музыкасын тудырып, үстергән шушы олы талантлардан музыкаль эстафетаны үзенең ныклы кулларына алып, аларның дәвамчысы булган Рөстәм Яхин татар музыкасы сәнгатендә аерым урын тота. Рөстәм Яхин үзенең йөзләгән җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре белән татар музыка дөньясын баетып, аны якты бер биеклеккә күтәрде, үзенә бер "Рөстәм Яхин җырлары, романслары" дәверен тудырды. Рөстәм Яхин иҗаты гаять дәрәҗәдә халыкчан рухта. Аның матур үзенчәлеге һәм халыкчанлыгы, минемчә, иҗатының дөнья классик музыкасы югарылыгындагы алымнар белән сугарылган булуында һәм бу алымнарның халыкчанлык белән үрелүендәдер.
Рөстәм Яхин әсәрләре безнең музыка сәнгатебезнең алтын фондына кереп калачак. Татар халкы үзенең Рөстәмен яратты, аның белән горурланды, аның әсәрләрен үзе белән киләчәккә алып барачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International