Фәрит Яруллин. Биобиблиографик белешмәлек

Татар халкының   күренекле  композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Атаклы музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә милли көйләр мохитендә төрле музыка уен коралларының сихри авазларын ишетеп үсә. Әтисе аны нота грамотасына һәм фортепианода уйнарга өйрәтә. 1930 елда Фәрит Яруллин Казан музыка техникумына укырга керә һәм кыска вакыт эчендә виолончельдә уйнарга өйрәнә, фортопианода уйнавын шомарта. Фәрит Яруллин музыка техникумында укыган вакытта ук үзен сәләтле яшь музыкант итеп таныта. 1933нче елда Мәскәү консерваториясе каршында рабфак ачыла. Аның беренче студентлары арасында Фәрит Яруллин һәм аның дусты Заһид Хәбибуллин да була. Рабфакта бер ел укыганнан соң, Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар опера студиясенә күчә. Анда ул күренекле профессор И. И. Литинский классында композиция буенча белем ала. Мәскәүдә уку елларында (1934 — 1939) ул җырлар, романслар, инструменталь миниатюралар яза башлый. Зур күләмле әсәрләрдән: виолончель һәм форпепьяно өчен соната, симфония иҗат итә.

1937 — 1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. Ниһаять, 1941 елның җәендә автор «Шүрәле» балетының каралама нөсхәсен балетмейстр Л.В. Якобсонга тапшыра һәм балетны сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана. Фәрит Яруллинны да, армиягә алып, сугыш кырына җибәрәләр. 1943 елның 17 октябрендә Беларусның Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә яшь композитор һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня авылында җирләнә.

 Музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин исеме беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы буларак кереп калды. 1958 елда Ф. Яруллинга (үлгәннән соң)  бу әсәре өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Кыска гына гомерендә ул камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын да эшкәртеп татар музыкасы үсешенә зур өлеш керткән композитор.
Электрон белешмәлек Фәрит Заһидулла улы Яруллинның (1914-1943) тууына 100 ел тулуга багышлап төзелгән иде. Анда композиторның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, аңа багышланган шигырьләр, әсәрләре, фотосурәтләр, тормышы һәм иҗатын яктырткан чыганаклар исемлеге урын алды. Бүгенге көндә әлеге белешмәлек  күренекле композиторга багышланган, соңгы 10 ел эчендә дөнья күргән материаллар,  яңа библиографик чыганаклар белән тулыландырылды.

Фәрит Яруллинның тәрҗемәи хәле

Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Фәрит Яруллин әсәрләре (Чыганак: Яруллин Ф. Песни. Җырлар. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. - 79 с.)

Фәрит Яруллинга багышланган видеоязмалар

Фәрит Яруллинга багышланган шигырьләр

Фәрит Яруллинга багышланган методик материаллар, презентацияләр

Фәрит Яруллин музее

Интернетта Фәрит Яруллинга багышланган материаллар

Библиография

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 11 июне, 14:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International