Сабакташым (Заһит Хәбибуллин)

Чыганак: Фәрит Яруллин турында истәлекләр: очерклар /төз.М. Яруллин.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1985.- 152 б.

Фәрит белән без иске дуслар идек. Музыка техникумында укыган чагында (мин 1927—1931 елларны укыдым, Фәрит 1930 елны килде). Мәктәп тыкрыгында: урнашкан гомуми торакта да Фәрит белән бер бүлмәдә яшәдек. Безнең янда тагын гобойчы Мөбәрәк Батталов та яшәде. Гомуми торакка улы янына Заһидулла абзый килгәли торган иде; килгәндә ул һич буш кул белән килмәс, безгә тегесен-монысын алып килер иде.
Фәрит виолончельгә Р. Л. Поляков классында өйрәнде, махсус фортепьянодан М. А. Пятницкаядан дәресләр алды. Мин үзем скрипкага А. М. Васильев классына йөрдем. Оркестр классын А. А. Литвинов, хор классын С. X. Гәбәши алып барды.
Музыкага булган мәхәббәт Фәрит белән безне бик нык дуслаштырды. Без, әле хәтта дәресләрдә алган белем белән генә чикләнмичә, буш вакытыбызда да музыка белән мавыга торган идек: мин скрипканы кулыма алам, Фәрит рояль янына утыра — теләсәң нинди-көйгә импровизация килә дә чыга иде. Хәйран оста уйный иде ул. Аның кебек оста импровизация ясаучы пианистны гомеремдә дә күргәнем булмады. Композициядәге беренче тәҗрибәләрен ул әнә шул дәвердә ясый башлады бугай. Моны раслаган сүзне телдән ишетмәсәм дә, аның импровизация ясагандагы талантлы алымнары шуны исбатлый. Гадәттә без халык көйләрен алыпг шуларга төрле вариацияләр уйлап чыгара, музыкаль мәзәкләр китереп чыгара торган идек. Техникумның. ачык тәрәзәләре турыннан узып баручылар еш кына туктап тыңлап торырлар иде. Ара-тирә без студентларның гомуми торакларында, завод-фабрикаларда төшке ял вакытында, шулай ук радиодан да бергәләшеп чыгышлар ясый идек, шуның белән аз-маз акча да табыштыра идек. 1931 елны аерылышып, аннары инде Мәскәүдә, әүвәл консерваториянең рабфагында, соңрак опера студиясендә бергә булдык.
Менә яңадан торакта бергә-бергә яши башладык, Малый Дмитриевский тыкрыгындагы бәләкәйрәк кенә .бер бүлмәдә безнең белән тагын гаҗәеп сәләтле чуваш композиторы Геннадий Воробьев һәм укып бетергәч Алма-Атага китеп барган Газиз Сөләйманов та яшәде. Бүлмәдә мине староста иттеләр. Бүтән эшләргә өстәлеп, инструментта уйнауны нәүбәткә салу да минем вазифага керә иде. Аеруча Фәрит үзе уйнаганда, хәзерләнгәндә чит кешенең тыңлап утыруын күтәрә алмый иде.
Безне бер дигән педагоглар укытты: композициядән — Г. И. Литинский, сольфеджио белән музыка теориясеннән — И. Способин. Фәритне укытучыбыз Литинский бигрәк ярата иде. Ул аңа җайлырак фатирга урнашырга да булышты бугай. «Шүрәле» балетын Фәрит Мәскәүдә чакны ук яза башлады. Балет өчен кирәкле аерым фрагментлар язылып, нинди темалар керәсе тәгаен хәл ителде. Әмма ул чагында әле үзебезнең тулай торакта яисә Литинский дәресләрендә башкарылган аерым кисәкләрдән тыш мин берни белмәдем: Фәрит мактанырга яратмый иде.


Соңгы яңарту: 23 октябрь 2013, 9:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International